Татарстанда узган татар мәдәни чараларының күзәтүчесе ул. Кайда, нәрсә һәм ничек оештырылганын хәзер әйтеп бирәчәк. Без Эльвира САДРЕЕВАда кунакта.
Ленинградта туган, Казанда үскән (әти-әниләре Әлки районыннан. – Ред.) кыз булачак һөнәре итеп саннар өлкәсен сайлый. Белеме буенча икъ-тисадчы ул. Эльвира хезмәт юлын югары уку йортында укытудан башлый, аннары соң энергетика тармагы, завод... Креатив, иҗади күңеле медиа өлкәсенә тартыла. Беренче адымнарын интернет-матбугатта яңалыклар лентасы редакторы буларак башлый. Бүген инде ул мәдәни блогер.
Хатын-кыз кем генә булып эшләсә дә, нәрсә белән генә мавыкса да, иң элек ул әни һәм хуҗабикә.
– Тиз пешерелә торган гади ашларны яратабыз, – ди ул. – Яңа елны гаилә, әнием, туганнарыбыз белән каршы алабыз. Бу көнне гөр килеп өстәл әзерләү безнең традиция инде ул. Мин һәрвакыт кабымлыклар әзерлим. Алдан ук интернеттан үзенчәлекле рецептлар барлап куям. Брускетталар ясарга яратам, менә сезгә дә бер җайлы рецепт өйрәтәм әле.
Брускетта – дөньяга итальян кухнясыннан таралган җиңел генә ясалган кабымлык. Итальян теленнән ул утта кыздырылган ипи кисәге дип тәрҗемә ителә. Киптерелгән һәм сарымсак сөртелгән кечкенә ипи телемнәре өстенә төрле ингредиентлар куелып әзерләнә. Бу ризык дөрес туклану тарафдарлары өчен дә кулай. Эльвира да әнә шуны күздә тотып әзерли. Казан хорео-графия училищесында укыган кызы Дианага – булачак балеринага дөрес тукланырга кирәк бит. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: бу кабымлыкны әзерләгәндә өйгә хуш ис тарала. Өстәлне матур итеп бизәп, тәмле итеп ашыйсы килә. Кабымлык Яңа ел табыныгызны да бизәр.
Кирәк:
Эш барышы:
Иң элек песто соусы ясыйбыз.
Моның өчен эрбет чикләвеген юып киптерәбез дә төябез.
Рәйханны (базилик) юабыз да вак кына итеп турыйбыз. Хуш ис шушы этапта ук чыга башлаячак.
Чикләвек белән рәйханга бер тырнак сарымсакны сытабыз, 2 аш кашыгы зәйтүн мае өстибез.
Песто соусы ингредиентларының берсе – каты сыр. Аны вак угычтан уабыз.
Барысын бергә кушып блендерда әйләндерәбез. Тәменчә тоз сибәбез.
Телемләп киселгән багетны майсыз табада киптерәбез.
Ташкабакны зәйтүн мае салынган табада кыздырабыз.
Кипкән ипи өстенә эремчекле сыр сөртәбез. Аңа бер кисәк какланган помидор салып, песто ягабыз.
Соңгы этап – кыздырылган ташкабак куябыз. Менә берничә минут эчендә брускеттабыз әзер дә.
Фото һәм видео: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк