Театр – үткәнем. Мин алга карап яшәргә яратам.
ТАМЫРЛАР Мин – укытучылар, морзалар гаиләсендә тудым. Биш бала үстек: абыем, ике апам, мин, энем: Кларисса, Шамил, Резидә, Зилә, Әнвәр. Әти баянда, кларнетта, курайда уйный, әни – мандолинада. Гел өйдә концертлар куябыз, җырлашып утырабыз. Апа белән концертларда дуэтларны ике тавышка да җырлый идек әле. Татар авылында русча җырлар башкарабыз. Халык анысына да сәерсенеп карый. Безнең өйдә радиоприемник бар иде. Кыска дулкыннан Казан сөйләгәнне тота идек. Әти: «Тыңлагыз әле, чын татар теле менә ничек була ул!» – дип гел әйтә иде. Чөнки Башкортстанда сөйләшү бераз башкачарак, диалект үзен сиздерә. Гәрчә авылыбыз Нәсибаш татар авылы булса да. Өйдә гел классик музыка яңгырап торды. Ул концертларны көтеп ала идек. Аеруча мин! Операмы, опереттамы – башыннан ахырына кадәр тыңлыйм. Бик югары тавышлы Алла Соленкова дигән җырчы бар иде, Алябьевның «Соловей»ларын җырлый торган. Хәтта дәү әни: «Кызым, тыңла әле. Тавышы саламнан чыккан кебек», – дип әйтә иде. Ул сүзләр гел искә төшә...
Дәү әтием Мәхмүт Еникиев безнең бик гыйлемле зур укытучы иде. Тукайның замандашы, аннан бер генә яшькә яшьрәк, шагыйрь белән аралаша торган булган. Башкортстанга да Тукай кодалап, юлына акчалар биреп озата Мәхмүт шәкертне. Габдулла Тукайның шигырьләре, кулъязмалары өйдә байтак иде. Менә хәзерге акыл белән ул язмаларны саклаган булсак, арада әле басылмаган шигырьләре дә булгандыр, бәлки. Бабам – Башкортстан халкын рус теле һәм әдәбиятыннан укыткан атаклы мәгърифәтче. Мине русча сөйләшергә, русча җырларга да ул өйрәтте. Пушкинны бик ярата иде. Аның Аркавылдагы утарына гел кунакка килә идек. Оныкларны кабул итәргә махсус кунак бүлмәсе бар. Үзе салган йортлары һаман да тора әле. Беренче йорт бик зур, гаиләдәге алты балага да мөмкинлекләр булсын дип, алты бүлмәле итеп кирпечтән төзелгән. Дәү әти белән дәү әни исә утардагы агач йортта яши. Бик зур бакчалары бар. Бабайны Мичурин дип тә йөртәләр иде әле. Ул слива зурлыгындагы чияләр, чия зурлыгындагы карлыганнар, сортлы алмалар... Үзе селекция ясап, шулай үстерә иде. Умартачы да иде әле ул. Җәй көне бабай бакчасыннан без, оныклар, чиләк-чиләк җиләкләр җыеп алып китә идек. Морзалар нәселеннән булган Мәхмүт бабамның тамырлары атаклы Еникиевларга барып тоташа. Чыгышлары белән алар Пенза ягыннан. Дәү әнием Фәхрибану шулай ук мәктәптә гарәп графикасы белән язарга өйрәткән. Ул чыгышы белән Татарстаннан. Әнисе, дәү әнисе Арча, Саба якларыннан. Алар тегүчеләр. Күннән тегәргә, чигәргә бик оста иде инде! Минем әни дә шулай әнисеннән өйрәнеп, биш баласын да үзе киендерде. Кайчан йоклагандыр ул, белмим... Кичләрен гел дәфтәр тикшереп, дәресләргә әзерләнеп утыра. Ә мәктәптә дүртәр класста дәрес алып ба-ра иде! Күп укырга кирәк, мәктәптә дә үзен күрсәтергә, өй эшләренә дә өлгерергә кирәк. Әни дип әйтү юк инде.
Ул Нәсимә Мәхмүтовна гына! Ачу килгәндә, өйдә кул күтәреп, «Нәсимә Мәхмүтовна, миңа чәй кирәк!» – дип әйтә идем. (Көлеп җибәрә.)
Әтием ике югары белемле: рус теле һәм әдәбияты укытучысы да, юрист та. Шигырьләрне шундый сәнгатьле итеп укырга өйрәтә иде безне! Ул спортсмен да, тимераякта да шуа, двойной сальто да ясый, нота грамотасын да үзлегеннән өйрәнгән, баянда нотага карап та уйный. Әти хәтта ансамбль оештырды: үзе баянда уйный, Уфадан килгән бер укытучы – гитарада... Шундый матур җырлыйлар! «Светит месяц, светит ясный, светит алая заря...»
Әти юрист булгач, бик еш күчеп йөрдек. «Чегән» дигән кушаматы бар иде. Чөнки күзендә гипноз бар, ул җинаятьчедән бөтен нәрсәне сөйләтә ала. Бик башлы, юморлы кеше иде. Безнең өчен эталон булды. Без, балалар, гел әтигә тартылабыз. Төрмәдән качкан ниндидер куркыныч җинаятьчене атта куа барганда бозлы суга төшеп, маякка тотынып кына батмый кала ул. Менә шул чакта үпкәсенә салкын тия: туберкулез белән авырый башлый. Безнең өйдә стериль чисталык иде. Бөтен нәрсәне хлоркалап юабыз, идәннәрне әрем себеркесе белән себерәбез. Бер бала да авырмады. Әти оптимист иде, урында ятмады. Фотоларга төшерә, фотолар ясый, безгә башваткычлар төзеп бирә, кичәләр, туган көннәребезне уздыра... Гомере генә кыска булды: 49 яшендә китеп тә барды. Әни әтидән 40 яшендә биш бала белән калды. Олыгайгач та авылдан озак алып китә алмадык аны. «Әтиегезне калдырып китмим», – дия иде. Аннары Кларисса апа Уфага алып китте әнине. 78 яшькә кадәр яшәде, әти янына җирләдек. Ел саен Нәсибаш авылына кайтып киләбез. Ә туган авылым – Кыйгы районы Югары Кыйгы авылы. 60 яшемдә генә күрдем Кыйгыны. Бик матур икән! Әти белән әни мин бәби чакта ук Салават районына күчкәннәр.
БАЛАЧАК Без эшләп үстек. Сыер да сава, печән дә чаба беләм, көянтә белән су да ташыйм... Бөтен гаиләбез җыелып беткәч кенә өстәл янына утыра идек. Беребез генә соңга калса да көттек. Вакытында килмәгән өчен беркайчан тавыш күтәрмәделәр. Тик әти белән әнинең карашыннан ук болай ярамаганын аңлый идек. Дәү әти дә безне тәрбияләүдә катнашты. «Савыт-саба юганда табакларны шалтыратырга ярамый», «Җиләк-җимешне юып ашарга кирәк», дигән сүзләре кагыйдә булып кереп калган... Әни безгә үзе күлмәкләр тегеп кидерә иде. Башка панамалар киябез. Апа белән аккошлар шикелле йөгереп үтәбез. Бөтен кеше тәрәзәдән карап кала: «Һай, Нәсимәнең аккошлары оча, аккошлар китәләр», – диләр. Панамка, батист күлмәк, күлмәк җиңнәре канатлы... Принцессалар кебек инде менә. Әни әле чигә дә иде. Матур итеп киендерергә тырыша иде безне.
Мин инде кечкенәдән, үземне белә-белгәннән бирле җырлый идем. «Җитәр инде, шыңшыма», – дип тә әйтәләр әле кайчак. Ә кунаклар килсә – «Зилә, җырла!» дип кенә торалар. (Елмая.) Мин бик оялчан – ишек артына качып кына җырлый идем. Үземне радиодан җырлыйм дип хис итәм. Беркемнән курыкмыйм, беркемнән оялмыйм, мине күрмиләр – рәхәтләнәм җырлап! Мине туктата алмыйлар! Безнең авылдан ерак түгел урман бар, шунда җырларга өйрәндем дисәм дә була. Анда тавыш яңгырый, тау арасыннан ревер шикелле чыга. Үзеңне үзең тыңлап, яңадан җырлыйсың. Урман кызына әйләндем шулай! (Көлә.) Кайчак берәр күрше килеп чыкса, җир тишегенә кереп китәрдәй буласың инде! Бервакыт шулай оялудан агачлар ешлыгына кереп киттем дә адаштым. Ул тыңлап торган да: «У-у, Зилә, син бит артист!» – дигән иде... Аннары мине район үзәге Малаяздагы интернатка бирделәр. Ул безнең авылдан 15 чакрымда. Ап-ак чәчле блондинка идем. Мине марҗа дип тә йөртәләр иде әле. Интернатта каласым килмәде башта. Юлга карап елый идем. Мин үзләренеке түгел, мине тәрбиягә алганнар да, шуңа монда китергәннәр, дим әле. Озакка бармады елаулар. Интернат бик әйбәт булып чыкты. Махсус төзелгән эксперименталь мәктәп-интернат иде ул. Өчәр катлы өч бина. Үзе бер шәһәрчек кебек. Нәрсә генә юк анда! Эшкә дә өйрәтәләр, хезмәт тәрбиясе дә, музыка да, балет та анда, нотная грамотага, вокалга, сольфеджиога, сәхнә хәрәкәтләренә өйрәттеләр. 12 яшьтән мөстәкыйльлеккә өйрәндем интернатта. Үзең юасың, үзең үтүклисең... Менә шунда чын-чынлап 12–13 яшьтән вокал белән шөгыльләнә башладым. Бик яхшы укытучы иде Александр Кропачев. Җырлаганны магнитофонга яздырып тыңлаталар иде. Үземнең тавышымны үзем ишетә алам. Безне Уфадан махсус чакырылган укытучылар укытты. Мин интернатка бик рәхмәтле! Советлар Союзы вакытында менә шулай зур әһәмият биргәннәр тәрбиягә.
Сигезне бетергәч, шунда барырсың, кызым, дип, әти Уфа музыка училищесы адресы язылган газета битен бирде. Ул юл күрсәтте шулай. Беркемгә дә, хәтта әнигә дә әйтмәдем. Интернат укытучылары белән документларымны Уфа музыка училищесына җибәреп, шунда киттем. Интернаттан кайткан кебек кенә Уфадан кайтып төштем авылга. Әни белән бәрәңге өябез. Шулчак телеграмма китерделәр. Анда минем Уфа музыкаль-педагогика училищесына укырга кабул ителүем турында хәбәр ителгән иде.
УКУ Мәктәптә начар укыдым. Математика – «2»ле, физика – «3»ле, рус әдәбияты әйбәт... Шуңа күрә миңа бик авыр булды укырга китәргә, югары белем алырга. Вокал укытучым Лилия Әхмәтовна Кәримова опера җырчысы иде. «Бу баланы укытырга кирәк, ул опера җырчысы булачак», – диде. Министрлыкка барып, минем өчен кәгазьләр юллап йөрде. Юкса училищедан соң авылга китәсең дә җыр дәресен укытып ятасың инде. Казанга килгәндә миңа 18 яшь иде, бала-чага инде гел. (Елмая.) Искиткеч кабул ителеш булган! Бөтен тавышлар бар: бас та, баритон да, тенор да, колоратура, сопрано, меццо-сопранолар... Ә мин соңга калдым... Лилия Әхмәтовна композитор Александр Ключарев белән яхшы таныш булган, аңа хат язды. Ансамбль җитәкчесе Җәвит Котдусовка, Фәхри Насретдиновка тагын. Алар бергә операда җырлаганнар икән. Мине Җиһанов тыңласын өчен өч хат белән килдем шулай. «Нәрсә бетергән?» – дип сорый икән Җиһанов. Музпедучилище, дигәннәр. Әй, дип кенә куйган. «Ничә яшь?» – дип тә сорыйсы иткән. «18!» дигән җавапны ишеткәч, «Биш елдан соң килсә ярый!» – дип куйган. (Көлеп җибәрә.) Ключаревның өенә бардым. Саф татарча сөйләште! Шаккаттым! Үзе рояль артына утырды.
Аңа җырламаган җыр калмады. «Әйдә, мин сине ансамбльгә солист итеп алам», – ди. Мин каршы! Менә характер! Шулхәтле теләк зур укырга! Укытучым хәтта кайсы укытучыга керергә икәнен дә әйтте. «Валентина Андреевна Лазькога гына кер син», – диде. Ә монда, консерваториядә – кая, тыңламыйлар да! Якын китермиләр! Икенче елга кем кабат министрлыктан кәгазьләр җыеп йөри инде минем өчен?! Ничек тә керергә кирәк! Һәм мин имтиханнарны «5»кә генә биреп, пединститутның музфагына укырга керәм.
Ниһаять, сентябрьдә, әйдә, килсен, дигән Җиһанов! Булачак укытучым Лазько, кафедра мөдире Зөһрә Бәйрәшева мине коридорда җырлатып карадылар. Лазько: «Ой, какой грамотный у вас педагог! Как правильно репертуар выбрали!» – ди. Аннары инде мине Җиһанов тыңлады. Ошатты. Ләкин булмаган урынга да ала алмый бит инде! «Институттан китеп, перевод ясый алсаң, Октябрь бәйрәме үткәч килерсең», – ди. Ә мине җибәрмиләр! Чөнки ике айда үземне җырчы буларак таныттым инде. Җибәрегез, киләсе елга килермен, дим. Ялган гариза да яздым: әни үлем хәлендә ята, дип. Шундый гөнаһны алып башыма! «12 яшемдә әтисез калдым, инде 18 яшемдә әнисез дә калыйммы!» – дим әле. Шунда эшләүче апалар елый мине жәлләп, мин туры карарга да куркам... Кайткач, әни елый. «Институтка кереп, шуннан китеп йөрисең! Керәлмәсәң?..» – ди. «Җиһанов ышандырды. Килерсең, алырбыз, дип әйтте», дим. Зөләйха Хисмәтуллина классына бирмәкчеләр иде, мин Лазькога гына барам, дим үҗәтләнеп. «Аның классы бит тулы!» – ди Нәҗип Гаязович. «Аңа бирмәсәгез, укымыйм!» – дим, Җиһановны куркытам, янәсе. (Көлә.) Тәки мине үзенә алды Лазько! Ренат Ибраһимов, Рубин Абдуллиннар белән бер курста укыдык, үзебезне опера җырчылары булырга әзерләдек.
УҢЫШ Тавышым классик опера сәнгате өчен яралган колоратур-сопрано икәнен аңлап горурландым. Операда актерлык осталыгы, вокал буенча да таләпләр куела бит әле. Әйтик, опера җырчысының буе-сыны төз булырга тиеш. Артист – опера иҗат ителгән гасырга туры килсен! Рольләрне югары дәрәҗәдә башкару өчен тарихи китаплар да укырга кирәк. Аристократ хатын-кызларны уйнагач, тәнебез дә ап-ак булырга тиеш. Кояшта кызынуларны чикләргә туры килде. Операда мин – аристократка, өйдә – хатын, әни ролендә идем. Спектакльдән соң төнлә ашарга пешерәм. Керләрне кул белән дә юган чак булды. Бервакыт «Травиата» операсына репетициягә килдем. Кер юып, бармакларымның тиресе суелган. «Зилә, мондый куллар белән сәхнәдә җырлап буламыни?!» – дип шаккатты Нияз Курамшевич. Кулларга грим салдылар инде.
Артистның уңышы күп әйберләргә бәйле. Кабатланмас матур тавыш, үз эшеңне ярату, атаклы укытучылар, талантлы укучылар... Нәҗип Җиһанов мине консерваториягә алды. Алдан күрә белә һәм беркайчан ялгышмый иде ул. Валентина Андреевна Лазько мәктәбендә уку – үзе бәхет. Опера театрында беренче режиссерым Илгиз Мәҗитов булды. Бишенче курста миңа «Любовный напиток» операсында Адина партиясен ышанып тапшырдылар. Ә театрдагы беренче ролем – «Фиалка Монмартра» опереттасында Виолетта роле иде. Аннары танылган опера җырчысы һәм режиссер Нияз Даутов белән эшләдем. Актерның мөмкинлекләрен ачуда аңа тиңнәр юк. Миңа ул башта ук: «Зилә, «Травиата»ны җиде елдан соң гына, тәҗрибә туплагач кына җырларсың әле», – дип әйтеп куйды. Һәм хаклы булып чыкты! «Травиата» өчен хатын-кыз буларак өлгерергә кирәк иде әле миңа. Унбиш елдан соң инде лирик партияләрне дә, лирик-колоратураларны да җырлый идем. Уңыш сәхнәдәге партнерлардан да тора бит. Дөнья сәхнәләрендә мәшһүр артистлар белән дә чыгыш ясарга туры килгәне бар. Мөслим Магомаев, Тамара Синявская, Мария Биешу, Ирина Богачевалар белән... Искиткеч талант иясе Хәйдәр Бигичевны аерым әйтәсем килә. Мәскәүдә, Зур Кремль сараенда «Кара йөзләр» операсын куйганда бөтен зал елады. Бу спектакльдәге рольләребез өчен безгә Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшырдылар. Швейцариядә халыкара икътисад форумында Ренат Ибраһимов белән дөньяның алты телендә җырлавыбыз, Россия, Татарстан уңышлары белән горурланып кайтуыбыз күңелгә уелып калды. Казанның меңьеллыгы уңаеннан Парижда концерт бирдем. Программада Чайковский, Рахманинов, Яхин әсәрләре иде. Рөстәм Яхин романсларын аеруча яратып кабул иттеләр. Аларны дөнья классикасы белән шаккаттырып булмый, ә милли музыкабыз сокландырды!
Язмышка рәхмәтле мин. Опера-балет театрында 60 яшькә кадәр эшләдем, аена унбишәр спектакльдә җырлаган чаклар да булды... Хәзер инде тулысынча укыту эшендә: Казан консерваториясендә вокал дәресләре алып барам. Талантлы укучыларым белән горурланам. Шәп җырчылар үстердем. Күбесе инде халыкара конкурслар лауреатлары. Альбина Шаһиморатова – горурлыгым! Ул безнең татарның Монсеррат Кабальесы. Филүс Каһиров, Гөлнора Гатина, Гөлшат Имамиева, Максим Аксенов, Лариса Васюхина, Лилия Гобәйдуллина, Гөлнара Мурзиева, Сөмбел Кыямова – шулай ук минем шәкертләрем.
МӘХӘББӘТ Мәхәббәт хатлары күп килә иде миңа. Ә мин аларга көлеп кенә карадым, җавап бирмәдем. Ә иң беренче мәхәббәтемә хат яздым менә! Бик тәрбияле, әйбәт укучы егеткә күзем төште. Мин 4 нче класста укый идем ул чакта. (Көлә.) «Евгений Онегин»дагы Татьяна кебек яздым. Ул вакытта класс җитәкчебез әнием иде, хат әни кулына эләккән. Әлбәттә инде, әти белән әни укыганнар. Башыма төрле иләс-миләс уйлар кермәсен өчен өстәмә дәресләр, төрле шөгыльләр белән күмеп ташладылар... Еллар узгач, Уфада очраклы рәвештә генә беренче мәхәббәтем белән очраштык.
Өенә чәйгә чакырды. Балачакны искә төшереп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык. Соңыннан: «Зилә Сөнгатуллина миңа мәхәббәт хаты язган иде», – дип горурланып сөйләп йөргән... Ә Ирнис белән консерваториядә укыганда таныштык. Ул инде 5 нче курсны тәмамлый, ә мин әле 2 нче курста гына. Аңа дәүләт имтиханы тапшырганда булыштым: «Сибелә чәчем»не җырладым. Бер ишетте-күрде дә, артымнан да калмады. Шекспир шигырьләрен укый, чәчәкләр бүләк итә... Без хәзер дә бер-беребезне хөрмәт итәбез.
ДУСЛАР Казанда дусларым күп түгел. Кадереңне белгән, бик ышанычлы, сыналган кешеләргә генә тартыласың икән ул. Без – ахирәтләр – дүртәү. Өстәл, авырлыкны дүрт аягында тигез күтәреп, нык тора бит: без дә шулай. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә күрешәбез. Якын дуслар арасында Дәүләт Думасы депутаты, күренекле сәясәтче Флюра Зыятдинова бар иде. «Кызлар, вакыт табып очрашыйк әле бер», – дип, күңелле бәйрәм оештырган иде. Соңгы күрешүебез булган икән – озак та тормый арабыздан мәңгелеккә китеп барды.
АКЧА Ул кемгә дә кирәк. Ләкин тормышта иң төп әйбер дә түгел бит! Акчасына кызыкмыйча, күп нәрсәдән баш тартканым булды. Акчадан да өстенрәк нәрсәләр бар бу тормышта. Үз принципларыңа тугры калырга кирәк! Күптән хыялыңда йөртеп, зур максатлар куеп, планнар корып башланган эштә акчасы турында уйламыйсың да бит әле! Мин, мәсәлән, акча түләп җырчы булырга теләүчеләргә бик сагаеп карыйм.
Музыка өлкәсендә, медицинада диплом алыр өчен генә түләп укучыларга хөрмәтем юк. Опера өлкәсендә акча гына тормышны хәл итә алмый. Опера – сәнгатьнең иң югары, чиста ноктасы. Кешенең опера җырлау өчен табигатьтән бирелгән сәләте булырга тиеш.
МАВЫГУ Иң яраткан шөгылем – гөлләр, чәчәкләр үстерәм. Алсу розаларым ел буе чәчәк атып утыра. Хуш исләре бөтен өйгә тарала! Амариллис, олеандрлар... Яран гөле инде чын милли, үзебезнең гөл! Үзе файдалы, үзе матур. Аның төрле төстәгеләре үсә. Иртән уянып китүгә – тәрәзә төбендә гөлләр балкып утыра. Шуларга карап кәеф күтәрелә. (Үзе дә елмая.) Көн саен хәлләрен белешеп, сөйләшеп йөрим алар белән. Бер гөлем чәчәк атмый да атмый. «Сине ташлармын инде, чәчәгең дә юк», – дигән идем, тәки чәчәк атты бит мескенем! «Юк, юк, ташламыйм сине!» – дип юаттым инде ул гөлемне.
БАЛАЛАР Улыбыз Рөстәм театрда үсте. Гастрольләргә дә алып бара идек. Ул консерватория каршындагы музыка мәктәбендә укыды. Кайчак миңа замечаниелар да ясый иде әле. Югары нотаны алганда авызыңны нык ачасың, дипләр... (Көлә.) Рөстәм киләчәген музыка белән дә бәйли ала иде. Матур җырлый, рояльдә уйный. Чын ирләр профессиясен сайлавын теләдек. Ә зыялы ир-ат болай да музыка коралында да уйнарга, чит телләр дә белергә, спорт белән дә дус булырга тиеш ул. Рөстәм КХТИның нефть факультетын тәмамлады. Гаилә корды. Балалар тәрбияләүгә бик җитди карый. Минем дүрт оныгым бар! Барысы да җырлыйлар. Даянага 24 яшь. Әле күптән түгел генә Мәскәү педагогика институтының музыка факультетын кызыл дипломга тәмамлап кайтты. Бик тырыш, мөстәкыйль кыз! Аңа карап үземнең яшьлегемне искә төшерәм. Дамирга 13 яшь, Радельга 7 яшь, быел мәктәпкә бара. Амелиягә 4 яшь, ул инде: «Синең кебек җырчы булам, дәү әни», – дип йөри. (Көлә.)
КУРКУ Куркыныч заманда яшибез. Балалар исән-сау булсын. Менә быел тагын «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре белән гадәттәгечә поездда Кырымга китәбез. «Курыкмыйсыңмы?» – дип сорыйлар. Балалар ничек әзерләнде, ничек чыгышлар ясады, ничек көттеләр бит ул көнне! Гомергә диңгез күрмәгән авыл балалары да бар, җитмәсә. Ул бәхеттән ничек мәхрүм итәсең инде аларны?! Кырымга бару теләге куркудан көчлерәк! 25 ел буена дәвам иткән фестиваль аша миллионга якын бала узды. Севастопольдә Хәрби-диңгез флоты белән дуслык урнаштырдык, офицерлар, матрослар, СВОда катнашучы егетләр каршында чыгышлар ясадык. Арада безнең Татарстан егетләре дә бар иде. Балалар башкарган патриотик җырлар ничек тәэсир иткәнен күрсәгез икән! «Москва» крейсерының фаҗигале язмышы искә төшүгә йөрәк жу итеп китә. Безнең балалар анда да чыгышлар ясаган иде бит... Сугыш афәтләрен күрергә язмасын.
ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ Исемем Зилә миһербанлы, шәфкатьле дигән мәгънәне аңлата. Соңгы вакытта күпме кызларга Зилә исемен куштылар – шуңа сөенәм! Тормыш-та да шул исемемне акларга тырыштым. Максатчан булдым. Борынымны чөеп йөрсәм, бернәрсәгә ирешә алмас идем... Театрдагы соңгы ролем «Сильва» опереттасында Сильва роле иде. Анда шундый сүзләр бар: «Я ухожу из театра...» Мөнир Якупов: «Син нәрсә?! Син театрдан китсәң, түшәм ишелеп төшәчәк», – ди. Шулай туры килүен әйт! Ә мин: «Мөнир, мин чынлап та китәм бит», – дим. 2010 елның декабрендә бенефис үткәрдем дә гариза язып китеп тә бардым. Үземне тулысынча укытуга багышладым. Ә укыта башлавым 1983 елдан ук. Театрда да эшләдем, консерваториядә дә. Нәҗип Гаязовичка рәхмәт, «Син Валентина Лазько мәктәбен дәвам итәргә тиеш», – диде. Кайбер артистлар театрга ябышып яталар, китмәс өчен елап мескенләнәләр. Һәрнәрсәнең үз вакыты.
Театр – үткәнем. Мин алга карап яшәргә яратам.
Фото: Владимир Васильев. ТИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк