Логотип
Арабыздан беребез

​Тәвәккәлләр «тимер атны» иярли!

Хәзер машина йөртүче хатын-кызлар беркемне дә гаҗәпләндерми. Кояш астындагы урыныбызны яулап алдык дип, үкчә белән асфальтка төеп әйтә алабыз. 

Машина йөртү курсларына төрле сәбәпләр аркасында киләбез. Мисал өчен, журналыбызның баш мөхәррире җәй көннәрендә иренә ялынмыйча су коенырга йөрер өчен укыган булган, ә үзем шәхсән кызык өчен генә укыдым, апам машина алырга теләгән иде... Әмма безнең кебек күп кенә хатын-кызларның байтагы «права»ны акча янчыгына салып куялар да... автобуста, йә ирләре белән йөрүне дәвам итәләр. Куркасы юк – башкалар тәвәккәлләгән бит! Машина йөртүче хатын-кызлар гына түгел, машина йөртергә өйрәтүче хатын-кызлар да бар. Әлегә алар Казанда ун бөртеккә дә җитми. Әле тиздән аларның артып китүенә бернинди шигем юк. 

Гөлнара Колова, машина йөртү инструкторы



Инструктор эшен ничек сайладыгыз? Моңарчы кайда эшләгән идегез?
– Хәтерлим, мәктәптә укыганда «Үскәч, мин кем булырга телим» дигән инша яздык. Мин «машина йөртүче булам» дип язып куйганмын. Бу минем уйланылган, җитлеккән карарым булган ахрысы. Бүтән һөнәрләрне эзләп-нитеп 
тормадым, аягым тартмады. 
Гомерем буена машина йөртүче, автослесарь булып эшлим. Машина йөртүемә егерме өч ел инде. Җиңел машина гына түгел, бензин ташый торганын да, автобус та йөртергә туры килде. Ә хәзер минем өчен иң уңайлы эш – тәҗрибәм белән уртаклашу. 

Дөрес ишеттемме: бензовоз, автобус дисезме?..
– «КамАЗ» да йөрттем, әйе. Миңа ул вакытта егерме яшьләр тирәсе иде. Ун тонналы «тимер ат»ны иярләгән килеш юл чатындагы све­тофор каршында тукталып торам. Тирә-якта кешеләр. Шунда берсе миңа күтәрелеп карамасынмы?! Ирен хәрәкәтеннән шәйләп алдым: «Руль­дә – хатын-кыз!» Җәяүлеләр күз ачып йомганчы юк булды. Машина­да­гылар да ишеткән күрә­сең, алары да тротуарга сыенышты. Әйе, мин­нән куркалар иде ул.

«КамАЗ» йөрткән укытучы башкалардан рәнҗеттермәс. Алай да, өйрәнчек хатын-кызлар белән юлда авыр хәлләргә тарыганыгыз булмадымы?
– Юк алай. Кистереп китүчеләр булды булуын. Андый чакларда тыныч калырга кирәк. Ә ир-атлар белән сүзгә килүнең, гомумән, мәгънәсе юк. 

Ә хатын-кызлар белән?
– Хатын-кызлар белән бигрәк тә! Безгә – хатын-кызларга – болай да ташлама ясарга кирәк. Юлда инде әйтеп тә торасы юк. Безне иркәләргә кирәк... Үзем дә башкаларның юлын кисмим. Кем белә, бәлки, күрше машинада минем әле генә юлга чык­кан тәҗрибәсез укучым рульгә шы­тырдатып ябышып барадыр?! Аның әле бар игътибары юл билгеләре белән педальләрдәдер... Аның «кистереп китүчеләр» турында уйларлык тәҗрибәсе тупланмаган әле.

Машина йөртергә өйрәнүче хатын-кызларга һаман саен ниләр «тукып» торасыз?
– Үз-үзегезгә ышанып барыгыз. Юлда куркып калуыгыз, теге-бу хәлләрне күз уңында тотмавыгызны башкалар шунда ук сизеп алыр да, сез юлдагылар бик үк өнәп бетер­мәгән «чәйнек»кә әйләнеп калырсыз. Әйе, ирләр тизрәк уйлый, тиз генә бер карарга килеп маневрга да то­тыналар. Хатын-кызлар исә, уйга бата-бата, берьюлы берничә фикергә килеп, шуның берсен гамәлгә ашыра башлый. Ни кызык, нәкъ шуның аркасында ир-ат заты авариягә күб­рәк эләгә дә инде! Хатын-кызлар каударланмый, машинасын сак кына йөртә. Шуның белән ирләрнең ачуын китерә...

Машинаны тою-чамалау хатын-кызларга бик авыр. Ни өченме? Чөнки бу гомер-гомердән хатын-кыз һөнәре булмаган. Холык-табигатендә юк. Бу очракта тәҗрибә генә ярдәм итәр. Минем әти болай дип әйтеп килде: «Юлда үзеңне генә түгел, тирә-яктагы исәрләрне дә уйларга кирәк!» Хәзер исә мин шул ук сүзне укучыларыма сеңдерәм.

Хатын-кызларга нинди машина сайларга тәкъдим итәр идегез?
– Кечкенә машина сайлауны хата дип әйтә алам, чөнки аларны юлда кысалар. Хатын-кыз әкренрәк кыймылдаса, бөтенләй дә санга сукмаулары да бар әле. Артык зурысы да килешеп бетмәс. Уртача зурлыктагы «Б» класслы машина – иң кулае.

Кып-кызыл төстәгесеме?
– Әйе. Кызыл төс – бик яхшы төс. Аны «гламур» хатын-кызлар сай­лап ала дип уйларга күнегелгән. Чынында исә кызыл төс – пассив куркынычсызлык төсе. Ул ерактан күренеп тора, шул сәбәпле һәлакәт­ләргә сирәгрәк юлыга. Кара, соры төстәге машиналар исә еш кына юлда «югалып» кала.

Сезне, өйрәтүче инструктор буларак, күбрәк кемнәр сайлый?
– Урта яшьтәгеләр һәм өлкәнрәк­ләр. Машина йөртергә өйрәнү алар өчен уен түгел, алар моңа бик җитди карый. Хатын-кызлар хәзер бәйсез­лек­кә күнеккән. Эшкә дә, кибеткә дә, дус-ишләр белән очрашуларга да иргә ялынмыйча гына барасыбыз килә. Әле менә күптән түгел алтмыш ике яшьлек бер ханым мин­нән дәресләр ала башлады. «Пенсия­гә чыктым. Инде рәхәтләнеп яшисе килә», – ди ул. Ирләр белән тигез хокукларны күптән бүлешеп бетердек бит. Шул исәптән өй эшлә­рен дә. Безнең гаиләбезне моның үрнәге дип әйтеп була. Ирем дә, мин дә эшлибез. Өйдә кемнең вакыты бар, шул ашарга пешерә, савыт-саба юа. Бусы – синеке, бусы тагын синеке дигән нәрсә юк.

Алай да эшегезнең гайре табигый икәнен тоеп эшлисезме?
– Юк, юк!.. Эшем үтә җиңел. Рәхәт кенә. Әнә бухгалтерлар ничек эшли икән?! Шуңа таңнар калам...
 
Имтиханнарны уңышлы тапшырдыгыз, ди! Котлыйбыз! Хәзер шәһәр юлына берүзегезгә чыгарга туры киләчәк... Баштарак иртәнге алты-җиделәрдә машина һәм кешеләр әз булган урыннарда йөреп алыгыз. Кирәкле маршрутларыгызны – эш, кибет, мәктәп тирәләрен әйләнеп килегез. Үз-үзегезгә ышана башлагач кына балагызны машинага утырта аласыз. 

Машина йөртү хикмәтенә ирегез өйрәтергә тотынган икән, шатланырга ашыкмагыз. Икегез дә арып-талып кына бетәчәксез. Моның гаилә иминлегенә дә начар тәэсир итүе мөмкин. Машинаны йөртергә ирегез өйрәтүнең тагын бер тискәре ягы бар – сез хата ясаудан гел куркып торырсыз. Өйрәнеп йөри торган машинаны ялгыш «улатсагыз», инструктор, авыр сулап, передача тартмасын ничек итеп күчерер­гә кирәклеген йөзенче мәртәбә дә аңлатыр. 
Сөекле ирегез исә кычкырып кына җибәрер. 


Зөлфия Шәрипова, Гөлнара Колованың шәкерте



Машинага кайчан утырдыгыз? 
– Ел ярым элек. Рәхәтлектән түгел, бүтән чара булмаганлыктан килеп чыккан хәл. Ирем Биектауда эшли, мин – Казан­да. Безне – кызым белән мине шәһәр буйлап йөртә ал­маганга күрә, ирем машина йөртү дәрес­лә­ренә язылырга күндерде. Ак­танышта әтинең иске «Москвич»­ын­да «элдерә» идем, ә шәһәр – шәһәр бит инде ул. Юл киеренкелеге бик куркытты. Әмма булдыра алырыма бик тә ышанган ирем машинаны тоттырды да: «Булды, өйрән, Зөл­фия», – диде. Үземә инструктор таптым. Гөлнара исемле. Берничә дәрес мәйданчыкта әйләнеп йөргәч, ул миңа: «Киләсесендә шәһәргә чыгабыз!» – димәсенме? Коелып төштем. Ул дәрестә тәмам тиргә баттым. Аяк-балтырлар йомшарган иде, өйгә көчкә кайтып җиттем. Аннары Гөлнара мине бер инструк­тор-әфәндегә тапшырды да ялга китеп барды. Аның белән шулай килештек – ул иртә белән өемә килә, мин руль артына утырып, кызымны мәктәпкә илтәм, үзем эшкә китәм. Кичләрен өйгә дә аның белән бергә кайтабыз. Бер ай чамасы шулай йөр­дек. «Үз машинаңда йөрергә вакыт, Зөлфия», дигән сүзне колакка да элмим. Үзем генә шәһәргә чыгып китүме?! Юк инде! Ә бер иртәне инструкторым килмәде. Килмәде... Шуның белән шул. Кызым белән машина янына чыгып бастык... Бү­ген автобус белән генә барасы булыр инде... Ә нинди номерлы автобус белән соң? Кызымны бию түгәрә­генә дә илтергә кирәк, икесе – ике җирдә... Анда ничек барып җитәр­без?.. дип уйлыйм. Шулай уйлап, руль артына утырдым. «Ярый. Бүген генә барып карыйм. Юк икән, юк инде», – дидем дә, кузгалып киттем... Шулай әкрен-әкрен генә иялә­нә башладым. Кызык: инструктор белән йөргәндә куркасың икән. Руль­гә ялгызың барып тотынуыңны көтеп йөргәндә дә шүрлисең. Ә менә маши­наңны кабызып җибәргәч, ул курку каядыр югала.

Юл хәрәкәте хезмәткәрләре белән очрашырга туры килдеме?
– Әйе. Сигезенче март көнне туктаттылар... Документларымны әзер­ләп утырам. Мине котлап чәчәк бәйләме бүләк итәргә дип туктатканнар булып чыкты!

Парковка...
– Әй... Бу хакта аерым сөйләргә кирәк. Эшебез янындагы урынга басарга курыктым. Ике машина арасына үземнекен ничек куясың, ди! Моңа йөрәгем җитмәде. Бүтән урын таптым: анда болындай киң мәйдан. Машина арасына түгел, асфальттагы ике сызык арасына гы­на бастырасы. Ай чамасы шундагы сызыкларны «таптап» йөри торгач, тәки өйрәндем бит. Үзебезнең парковкага башны югары тотып керә башладым. Парковка түгел, бензин са­лырга керү турында сорагыз сез! Беренче тапкыр керүемдә бензин салдыру «пистолетын» алып машинама борылган гына идем – бензин багы юк!.. Бер абый килеп булышты тагын. Тракторларның дизель сала торган урынына тукталуым гына җитмәгән, машинамның баксыз ягы белән килеп басканмын икән!

Зөлфия ханым, хатын-кызның руль артына утыру тенденциясе хакында ни уйлыйсыз?
– Җил-җил генә кибеткә кереп чыгуыбыз, кирәк урынга үзебез бара алуыбыз белән ирләрне иркә-ләмибез микән?.. Хәзерге заман хатын-кызлары бөтенесен булдырам дип тырыша. Шушы нәрсә миңа ошап бетми. Аннары бер гаиләдә берничә машина булуга мин бик каршы – шәһәребездә машиналар хәзер бик күбәйде, суларга һава калмады...


Илсөяр Иксанова, шагыйрә



– Ирем: «Машина булгач, аны йөр­тә белергә дә кирәк бит инде», – диде дә... мине рульгә утыртты. Билге­ле, ир-атның ышанычлы кулына күнеккән машина («Девятка» – чорына күрә үтә «крутой» инде!) миңа карусыз гына бирешергә теләмәде. Кузгалып киткәндә үкергәләп, тырт-тырт килеп «сүнәм-сүнәм» дип куркытып, үз ризасызлыгын белдерде. Машинаның сабырлыгы җитмичә сүнеп калган чак­ларда да Илдарым­ның сабыры тө­кәнмәде, мине җай гына машина белән дуслаштырды. Үземне инде шактый тәҗрибәле дип санаганга күрә, укырга ике атналык кыскартылган курсларга гына язылдым. Теория ятлау әлләни авыр булмады. Ә менә практика... Инструкто­рым Илдарымның капма-каршысы булып чыкты. Беренче көнне: «Машина йөртеп караганың бармы?» – дип сорады да, минем «бар» дигәнемне ишеткәч, шәһәргә үк алып чыкмакчы булды. Тик... бу бит минем таныш машинам түгел иде, ул да үзенчә «кәҗәләнергә» кереште. Беренче тапкыр руль артына утыргандай, кузгалып китә алмый азапландым. Машина сүнгән саен инструкторым миңа кычкыра башлады. Кычкыруны мин бөтенләй кабул итә алмыйм, каушаудан уң белән сулны аермас хәлгә җиттем. Их, рульгә тотынып та караганым юк дип кенә әйтәсем калган икән! Инструкторның дорфалыгына мин ике дәрес түздем, өченчесендә дә кычкыра башлаган иде, машинаны шап итеп туктаттым да: «Миңа кычкырырга сезнең бер хакыгыз да юк, сез монда безне өйрәтергә куелган, башка миңа тавыш күтәрмәгез!» – дидем. Шуннан соң ул гомумән бер сүз дә дәшмәде. Үземә тиешле ике сәгать буена стадион тирәли әйләндем дә әйләндем... Ә имтихан тапшырганда, беренче омтылыштан ук барысын да тие­шен­чә үтәп, сынауны үткәнемне карап торган ин­струк­торымның ничек шатланганын күрсәгез икән!.. Шулай шатлана белгәне өчен барысын кичердем мин аңа.

Кулыма «права»ны алган сәгатьтә үк машинага утырып авылга кайтып киттем. Туйга. Багажник шыплап тулган, салонда дүрт пассажир. Ка­занны чыкканда икенче рәттән бо­рылуым булды... ЮХИДИ инспекторы миңа «сәламен бирде». Шактый алга китеп туктадым. Мин борылган юлда бер машина әсәре булмаса да, мине авария ситуациясе тудыруда гаепләделәр. Ситуацияне рәсемгә карап өйрәнү белән белемеңне прак­тикада куллану арасында шактый аерма бар икән әле. «Рульгә утыр­ган­ның беренче көнендә үк штраф салмассыз бит инде», – дип йомшартырга тырыштым инспекторны. «Әнә, машинада минем начальник утыра, сөйләшеп кара», – диде ул көлемсерәп. Ә юкка көлде... На­чальник дигәне нәкъ минемчә уйлый иде. «Беренче көнне шәһәр буйлап йөрмиләр, авылыгызга кайткач, бераз кыр-болыннарны ура», – дип киңәш биреп калды. Шулай итеп беренче танышлыктан соң, 15 ел эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре бе­лән шактый аралашырга туры килде. Әлбәттә, аралашуларның күбесе хәтергә уелып кала. Йә кызык, йә кызганыч булып... Гел генә беренче танышкандагы кебекләре генә дә очрап тормый. Дөрес, алар белән аралашырга теләмәсәң, шарты гап-гади – юл кагыйдәләрен бозма! Тик безнең уттай кызу бу заманда әлеге шартны үтәве генә кыенрак. Ашы­габыз, ашыгабыз! Хәер, ашыгудан гына түгел, холыктан да тора бугай ул. Кайвакыт, кызулап киткәндә: «Беркая да ашыкмыйсың бит, нигә куасың?» – дип, үз-үземне тыям. Соңгы елларда тыеп тора торган тагын бер сәбәп артты – шәһәр эче­нә генә түгел, трассаларга да видео­кү­зәтү урнаштырып чыктылар. Бер атнага биш «бәхет хаты» килеп төшсә, тизлек турында уйлый баш­лыйсың икән. «Бәхет хаты» дигәнем – видеокүзәтү төшереп алган фото инде ул. Соңгы ел­ларда автомобилистлар арасында юл йөрү культурасы беркадәр яхшырды дип уйлыйм. Дөрес, идеалдан бик ерак әле, шулай да юл сораганда бер-береңне үткәреп җибәрүләр еш­рак. Хәзер инде руль артындагы хатын-кызга да «гранаталы маймыл» дигән кебек дошмани күз белән карамыйлар. Хәер, карап бетерерлек түгел бит хәзер, ике машинаның берсендә диярлек хатын-кыз утыра. Мин әле йөри генә башлаган чорларда хатын-кызны өнәмәү бик сизелә иде. Үзем­нең дә әллә ничә тапкыр юлымны кистеләр. Ә чынлыкта хатын-кызның рульгә утыруы ул ир-атлардан калышмаска тырышу түгел, ә заман таләбе. Илдарымның бакыйга күчүенә инде 13 ел. Ә дөньяны алып барырга кирәк. Иремнең: «Машина булгач, аны йөртә белергә кирәк», – дип, мине руль артына утыртуы өчен мин аңа мең рәхмәтле.
 
Рульдәге хатын-кызга юк-бар нәрсәләр өчен дә каныгалар, моңа әзер булыгыз. Тәрәзәсенә «У» («укучы» дигәнне аңлата) хәрефе ябыштырылган машинаны күргәч, ир-атлар ярсып китүчән була. Мондый билгеләр сезгә бернинди өстенлекләр бирми!

Яңа гына машина йөртә башлаганда тәҗрибәсез булуыгыздан оялмагыз.  Яныгыздан усал итеп сигнал биреп китүчеләргә игътибар итмәгез. Алар да кайчандыр өйрәнчек булган! Техник ярдәм кирәк булса, тартынмыйча ир-атларга мөрәҗәгать итегез – кайсының үзен автотехник белгеч яисә каһарман итеп хис итәсе килмәс?


Луиза Янсуар, шагыйрә



Луиза, ни өчен нәкъ менә шушы маркалы машинаны сайладың?
– Әй лә!.. Беренче машина тарихы, сөйләсәң, кәмит инде ул. «Ма­tiz»­лар миңа төс-кыяфәте һәм бә­ләкәй булуы белән әле рульгә утырганчы ук ошый иде. Башта мин «Chevrolet Lanos»ка заказ бирдем. Машина кайтты, автосалоннан шыл­тыраттылар. Машинага кереп утыргач, кәнәфигә чумдым... Руль­дән баш түбәм генә күренеп торгандыр! Ул миңа тәбәнәк һәм җайсыз тоелды. Аннан шул ук маркадагы «Spark»ны ошаттым. Әмма аның кайтуын көтәргә кирәк булды. 
Ә миңа тиз арада машина кирәк иде. Шулай итеп, миңа насыйбы «Маtiz» булып чыкты. Яраттым мин аны! Ул да, мин дә бәләкәйләр, елгырлар...

Елгыр дисең, юл кагыйдәләрен бозмыйсыңдыр бит?
– Тырышам. Вак-төяк штрафлар булгалый инде, әлбәттә. Әмма... тамчыдан күл җыела бит. Саграк булсаң, үзеңә кулай – акчаңны юкка туздырмыйсың... 

Һәр машина йөртүченең үз юл маҗаралары бар...
– Минем дә бар. Беренчесе – машинаны кибеттән сатып алып кайткан көнне үк булды. Машина алырга дип минем белән бергә барган танышым катгый таләп куйды: «Мин монда ике тапкыр килеп йөрмим, үз машинаңны үзең алып кайтасың. Югыйсә, син беркайчан да йөртергә өйрәнмәссең». Ул әкрен генә алдан бара, аның машинасына тагылып диярлек мин барам. Кайтабыз шулай. Бер-ике чатны узгач, мин, баты­раеп китеп, тизлекне арттырдым да, күрше рәткә күчеп, светофор каршысына аңа янәшә килеп туктадым. Ә уңга борылучыларга свето­фор­ның махсус уты янасы бөтенләй баштан чыккан. Әлеге ут кабынуга миңа арттагылар кычкырта башламасынмы! Тәрәзәдән башларын тыгып, әрләргә үк керештеләр. Ни еларга, ни көләргә белмичә тик кенә утырып торам. Болар машинаның арткы ягына беркетелгән вакытлы (транзит) номерларны күреп алдылар да эшнең нәрсәдә икәнлегенә төшен­деләр бул­са кирәк. Минем артта торган машинадагы абый и рәхәт­ләнеп көлде!

Луиза, машиналы булу синең өчен нәрсә ул?
– Ирек тойгысы һәм үз-үзеңә ыша­ныч хисе бирә. Шулай ук җа­вап­лылык та өсти шикелле. Синең һәм башкаларның иминлеге күз ачып йомганчы нинди карар кабул итүеңә бәйле. Тормышта да шулайрак бит. Машинада йөри башлагач, мин моңа чын-чынлап инандым.

Олы юлда йөрүне яратам. Бигрәк тә төнге юлда. Анда үзең теләгән музыканы бар көченә ачып куясың 
да – җилдерәсең. Юл читендәге берәр ярымташландык кафе янында тукталып, кофе эчеп аласың. Шуннан соң күк­рәгеңне тутырып төнге һава сулыйсың да... кабат юлга төшәсең. Рә-әх-әт!.. 


Альбина Сәйфетдинова, пенсионер.



– Кайчан машина йөртә башладыгыз, Альбина ханым?
– Элек мине ирем Мәгафүр йөртә иде. Әмма аның күзе начар күрә башлагач, руль минем кулга калды. Шулай итеп, моннан ун ел элек «права»га укырга туры килде. Алтмыш яшьлек ханымны мәктәпкә алырлар микән, дип борчылып та куйган идем. Алдылар тагын. Дәресләрдә бик актив катнаштым, һәр кич ка­гыйдәләр китабын актардым, мәсьә­ләләр чиштем. Имти-ханны да беренче кергәндә үк тапшырдым! 

Укыганда иң авыры нәрсә булды?
– Теория бер дә авырлык тудырмады. Ә менә тауга менү, таудан төшү... Азапланып беттем... Тәмам интеккәч, иремнән: «Ничек менелә дә, ничек төшелә соң?» – дип сорадым. Ул: «Автоматически!» – дип кенә җавап бирде. Шулай «автоматически» булганчы өйрәнергә туры килде дә...

Беренче мәртәбә шәһәргә чыгу ничек булды?
– Истә калырлык! Хатын-кызмы син, олы яшьтәме син – бернинди аерма юк һәм булырга мөмкин түгел икән ул. Юлда син хатын-кыз булудан туктыйсың. Син – машина йөртүче!
Инструктор белән шәһәргә чыгып киткәч: «Педальләргә карадыгыз! Уңга карамадыгыз!» – дип төрткәләп барды. Нинди уңга карау, ди? Уй анда түгел әле! Мин турыга барам!

Сез тәртипле машина йөртүчеме?
– Кагыйдәләр бозмыйм. Ә менә трассага чыгуга чабып китәм шул. Кызым тизлеген җитмештән арттырмый. Минем моңа эчем поша – үзем барганда 90-100 белән куам. Кызым машинадан төшкәндә: «Әни, сиңа утырмыйм башка», – дип кала. Ике мәртәбә штраф кәгазе килде инде...

Сезнең яшьтәге ханымнарга нинди киңәш бирер идегез?
– Яшькә бер дә карарга кирәкми. Курыкмаска, тәвәккәлләргә! Кагыйдәләрне ныклап өйрәнегез. Өстәмә дәресләр алырга киңәш итәр идем, мәктәптәге сәгатьләр генә җитми.
Яшьтәшләр! Миңа карагыз да: «Мин дә булдырам!» диегез!
 
Беренче мәртәбә рульгә утыргач, һәлакәт турында уйламагыз. Негатив уйларның чынга ашу гадәте бар! Күз алдыгызга башка төрле уйлар китерегез: «Менә авыр ситуация туды, ди, мин җай гына тормозга басам». 
Бу «күренешне» күңелегезгә сеңгәнче кабатлагыз.

Юлда киеренкелек туганда, юлда авария, юл төзелеше булганда кайбе­рәүләр борчыла башлый. Бу очракта кычкырып сөйләшү ярдәм итә ала. Үз-үзегезгә «Бар да яхшы. Мин барысын да беләм», – дип кабатлагыз. 
 Сез һәлакәткә тарыдыгыз, ди. Ничек кенә курыксагыз да, шул ук көнне, йә булмаса, икенче көнне машина йөртергә тырышыгыз. Үз-үзегезгә: «Мин моңарчы да машинаны яхшы йөрттем, моннан соң да яхшы йөртәчәкмен», дип әйтегез. Шуны белегез, һәлакәттән соң руль артына утыруны кичектерсәгез, куркудан котылу авыррак булыр. 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар