Логотип
Арабыздан беребез

«Тугыз һөнәр алыштырдым. Тугыз яңа юнәлеш!»

Заводта беренче эш көнемне әле дә хәтерлим. Нигәдер «проходная»дан курка идем.

Фикер  сәнәгатьтә – хатын-кыз
Казан вертолет заводы

Лилия САФИУЛЛИНА, баш диспетчер


Тугыз һөнәр алыштырдым. Тугыз яңа юнәлеш! Заводта юрист һәм икътисадчы булып кына эшләмәдем. Психологлар һәр биш ел саен эш урынын үзгәртергә кирәк диләр бит. Шуңа күрә дә миңа эштә һәрвакыт рәхәт һәм кызыклы. Үз эшемнең остасы булам дип бер урында дистә еллар буе эшләүгә каршымын. Камиллеккә чикләр юк, бигрәк тә хәзер, көне-сәгате белән үзгәрешләр булып торган алдынгы технологияләр заманында. Бер өлкәне өйрәнәсең дә башкасына күчәсең. Заводта яңа һөнәрне түләп өйрәнәсе түгел. Кайсы юнәлештә эшләргә тели­сең, шунда барырга була, ә янәшәңдәге тәҗрибәле хезмәт­тәшләрең ярдәм итәргә генә тора. Заводта остазлык традициясе бар. Егерме ел элек монда килгәндә берни белми идем, хәзер менә үзем остаз. Кечкенәдән очкычлар җыясым килде, бу теләкнең ничек барлыкка килгәнен дә белмим. Зур машиналарда шушы куллар белән керткән өлешең барлыгын тою рәхәт бит! Инженер булырга теләгәнемне белгәч, төзүче әтием белән тегүче әнием шаккаткан иде. Казан авиация институтына укырга керергә бер балл җитмәде. Казан химия-технология университетының механика факультетында укыдым. «Сопроматны «биш»кә биргән кызны без эшкә алырга тиеш», – ди де вертолет заводының кадрлар буенча генераль директор урынбасары. Үзәк лабораториядә гади инженер булып эшли башладым. Металларның сыйфатын тикшерә идек. Әмма производствода эшлисем килде. Бала карау ялыннан чыгуга, цехка күчерүләрен сорадым. Анда үзенә бер романтика. Тормыш кайнап тора! Ике дистә ел эшләгәннән соң шуны әйтә алам: иң рәхәт чор – цехта үткәргән елларым. Анда хәрәкәт, тизлек, һәрвакыт нидер үзгәреп тора, тиз арада карар кабул итәргә кирәк. Менә шул киеренкелек халәте бик ошый иде миңа. Хәзерге вазыйфамда заводның барлык цехларында һәр детальнең вакытында барып җитүен тәэмин итәм. Яшьрәк цех башлыклары киңәш сорап килә икән, шундук ярдәмгә производствога йөгерәм. Гомумән, яшьләр белән эшләү ошый.


Алар яңа сулыш алып килә. Мин заводка урнашканда яшьләр аз иде, хәзер бик күп киләләр. Күзләре янып тора. Монда чарасызлыктан түгел, ә перспектива эзләп киләләр. Практикага килгән студентларга һәрвакыт үземнең тарихны сөйлим.Эшли башлаган мәлдә миңа бөтен нәрсә кызык тоелды.
Төрле бүлекләргә, цехларга йөрдем, вертолетларга да утырып карадым. Документлар илтергә кушалар икән, шундук риза булам, чөнки башка җиргә барам, яңа хезмәткәрләр, җитәк-челәр белән танышам. Алар белән сөйләшергә өйрәнәм. Урыныңда гына утырып торып берничек тә карьера ясап булмый. Кызыксынучан булырга кирәк. Сине истә калдырачаклар, ә бу теләсә нинди эш урынында да мөһим. Кызыксынучанлыгым һәрвакыт тынгы бир­мәде. Шуңа күрә дә тугыз эш урынын да тәкъдим иттеләр, берсен дә сорап алмадым.


Мине тыңлап калган яшьләр күбе­се җитәкче урында эшли инде. Аларны күргәч горурланып куям. Үземнекеләр бит! Заводта беренче эш көнемне әле дә хәтерлим. Нигәдер «проходная»дан курка идем. Режим бик кырыс кебек тоелды: алдыңда ишек ачыла, артыңда ябыла. Аңлау бераз вакыт узгач килде: без бит өйгә кайткач та ачкыч белән ишекне ачып керәбез дә бикләп куябыз. Заводка эшкә килү – өеңә кайткан кебек. Ничектер үзеңне сакланган кебек хис итәсең. Завод – зур бер организм гына түгел, гаилә дә ул. Без монда аралашабыз да, туган көннәр, бәйрәмнәр дә уздырабыз, төрле эмоцияләр кичерәбез... Заводта бер минутка да соңга калырга ярамый. Бу бит дисциплина! Ә ул сине дә, тормы­шыңны да тәртипкә сала. Куйган максатыңа ирешер өчен тәртип, планлаштыра белү кирәк! Сәгатьтән сәгатькә эшлисең икән, димәк, эш бар. Хәзер заказлар күп, эштән соңарып та кайтырга туры килә. Бердәнбер кызым Санкт-Петербург дәүләт университетында IT юнәлеше буенча белем ала. Элек дөнья күчәре аның тирәсендә әйләнә иде, хәзер бөтен тормышым заводта уза. Бар дусларым биредә эшли. Әниемнең минем белән ничек горурлануын белсәгез икән. «Кызым зур заводта эшләп, җи­тәк­че булып күтәрелде», – ди ул һәрвакыт. Күптән түгел хыялымда йөргән машиналы булдым. Чынлап! «Россия вертолетлары» холдингы Мәскәүдә «Ел хатын-кызы» бәйгесе уздырды. Төрле төбәкләрдән 31 хатын-кыз катнаштык. «Профессионал» номинациясендә җиңү яуладым. Машина бүләк иттеләр. Бик кадерле бүләк ул! Заводка биргән гомеремне, вакытымны бәяләү күрсәткече. 

Минем юнәлеш буенча, җитәкчеләр, нигездә – ир-ат. Җыелыш­ларда, гадәттә, ике-өч хатын-кыз гына утырабыз. «Мин хатын-кыз түгел, инженер», – дип әйтсәм дә, гүзәл зат икәнемне оныттырмыйлар. Төнгә эш була икән, ирләрне калдыралар, безне кайтарып җибәрәләр. Иң авыры алар җилкәсенә төшә. Ирләр хатын-кызларга караганда күпкә акыллырак дигән фи­кер белән килешмим. Аң дәрәҗәләребез бертигездер, хатын-кыз тырышрак ул. Вак-төяккә игътибар итәбез. Ир-ат күрмәгәнне хатын-кыз күреп алырга мөмкин. Инженер – ир-ат һөнәре дип әйтү дә дөрес түгел, минемчә. Гомумән, бу һөнәрне яраткан теләсә кем инженер, технолог була ала. Бары күңел биреп эшли белергә генә кирәк. Ә инженерлар илгә бик кирәк. Узган гасырның 60–70 нче еллардагы инженерлар, фән культы кайтачак әле ул. Без инде шул юлга бастык.


 Фото: Валерий Соломахин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар