Логотип
Арабыздан беребез

Су буеннан әнкәй кайтып килә...

Тау башыннан инешкә таба салмак атлап Ана төшеп килә. Артыннан бала-чага йөгерешә, бәбкә чыгарган казлар сукмак буенда сагаеп карап кала. Үзе атлый, үзе күңелен кузгаткан җырны көйли. Су буеннан әнкәй кайтып килә. Каз каурые алган кулына...

Тау башыннан инешкә таба салмак атлап Ана төшеп килә. Артыннан бала-чага йөгерешә, бәбкә чыгарган казлар сукмак буенда сагаеп карап кала. Үзе атлый, үзе күңелен кузгаткан җырны көйли.

Су буеннан әнкәй кайтып килә.
Каз каурые алган кулына...

Үз әнкәсе исенә төшкәнгә, күз төпләре дымлана аның. Бераз туктап тын алгач, юлын дәвам итә. Бүген җиде бөртегенең дә оя-нигезгә җыелган чагы. Балаларын исенә төшергәч, ирен читенә елмаю куна. Аннан әңгәмәдәшенә борылып:

– Җиде бөртегемнең һәрберсендә парлы бала, шулай булгач, оныкларым ундүртәү минем. Хикмәти Хода... – дип шөкрана кыла.

Без исә, кызыксынып, аңа төбәләбез. Чөнки беләбез: Буа районы Ташкичү авылында гомер кичерүче Наҗия Нуруллинаның күңел сандыгы хатирәләргә бик бай. Күпмесе белән бүлешер – менә анысын әлегә гөманларга гына кала.

– Тумышым белән Буа районының Норлат авылыннан мин. Мәгърифәтле, инкыйлабка кадәр биш җил тегермәнле, ике мәчетле авыл иде ул. Бирегә 18 яшемдә килен булып төштем. Ташкичүнең бәләкәйлегенә хәйраннар калып карап барганым истә...

Хәтеренең үткенлегенә сокланып, хикәятнең дәвамын көтәбез.

– Әйе, майның 14 ендә, 18 яшемдә килен булып төштем... Көзгә генә 19 ым тулды... Өч көннән соң Назыйр белән әнинең хәлен белеп килергә уйладык. Әмма туган йортымда бер чынаяк чәй дә эчә алмадык. «Янасы-ы-ыз», дигән үзәк өзгеч сөрәнгә сискәнеп урамга йөгереп чыктык. «Ут әтәче» йорттан йортка сикерде. Белмим, йорт малын коткара алучылар булдымы икән, безнең әнкәй әбине кочаклап урамда бернәрсәсез торып калды. Хуҗалыкларны, йорт тергезешергә дип, колхозларга бүлеп биргәннәр икән. Әнкәй өлешенә «Родина» колхозы тигән. Бик еракта, кызым, дип сөйләгәне истә. Менә шулай берьялгызы тырыша торгач, аякка басты. Без дә булдыра алганча ярдәм иттек.

Мин әти тәрбиясен күрмәдем...

Ул шулай ди дә, еракка төбәлеп, тын кала. Болай да сабыр хәрәкәтле, акрын-салмак кына хикәяләп сөйләүче героебызның хәтер төпләреннән иң ерак истәлеген көн күзенә чыгаруын көтеп, без дә тын калабыз.

– Әнкәй сугыш алдыннан вербовкага язылып, Иркутск якларына чыгып китә. Шул чыгып китүеннән Бөек Ватан сугышы тәмамланып, ике ел узганнан соң гына авылга кайтып егыла ул. Үзе генә түгел, авылдаш хатыны Мансура белән. Икесенең дә итәкләрендә берәр кыз бала... Әнкәй ирсез гомер итте инде ул. Әбкәй, әнкәй, мин ничек тә тырыштык, тырмаштык. Әнкәйнең тормышны авырлык белән тартканын күреп үскәнгә, мәктәпне тәмамлап укырга чыгып китү турында хыялланырга да курыктым.

Наҗия Нуруллина әйтүенчә, аның әнисе Галиябану апа Иркутск өлкәсенең Слюдянский районы Култук бистәсенә җибәрелә. Тарихи чыга-накларда бистәнең Култык дигән төрки атамадан килеп чыгуы искәр-телә. 1902 елда биредә Кругобайкал тимер юлы төзелеше башлана, ә 1949 елга кадәр Олхин платосы аша аның дубляжы салына. Мөгаен, Норлат авылы хатын-кызлары әнә шул төзелештә катнашкандыр.

– Минем сорауларым күп иде, әмма әнинең йөрәген бозып сорарга базмадым. Әгәр дә инде аның авызыннан берәр атама яки исем ишетсәм, аны хәтергә салып куярга тырыштым. Нәкъ менә шушы Култук кебек... Мин сигезенче сыйныфка укырга кергәндә ул авырый иде инде. Укуны тәмамлау белән аның урынына фермага сыер савучы булып урнаштым. Вакыт-вакыт ул әти дигән кешене искә ала: «Галиябану, заманалар гел болай авыр тормас, Мәскәүгә кайтыйк, дия иде», – дип, аны үзенчә аклап та куя. Күрәсең, ниятләре барып чыкмаган, юллары аерылган һәм ул аны авыр кичергән...

Мине Назыйр бер күрүдә ошаткан, күрәсең, бер очраштык та, шуннан соң тынычлыкта калдырмады инде. 14 майда, безне көтәләр, әйдә, җыен, дип килеп керде. Көзгә кавышырбыз дип ниятләгән идем, егет кире уйларга җирлек калдырмагач, аңа ияреп кайтып киттем.

Ихата яшьләрне күңелле ыгы-зыгы белән каршы ала. Баксаң, сыерлары бозаулап ята икән. Кайнатасы килене белән күрешкәндә: «Бәхетле булырсың, кызым, авызың тулы сый булыр», – дип каршы ала. Иртәгәсен никах укыталар да, кызның анасының ризалыгын алырга Норлат авылына кузгалалар. Тормышлары әнә шулай башланып китә.

Кайнана. Кем өчендер кадерле әни, ә кем өчендер... Наҗия апа кайнанасы күңеленә ничек ачкыч яраткан икән соң?

– Кайнанам белән 25 ел бер түбә астында, аңлашып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек. Минем өчен ул әни кебек якын булды. Әни дә: «Тормыш булгач, төрле хәл булыр, телеңне тешләргә хәлең калмаса, көянтә-чиләгеңне ал да, су буена төш. Агымсуда начар уйларыңны калдырып кайт», – ди торган иде. Шулай итә идем. Су юлы гомергә иң яраткан урыным булды. Әнкәй янына илтә торган юллар да кадерле иде. Аның белән бергәләп чәй эчә идек тә, кайтыр юлга кузгала идем. Йорттагы сүзне әнкәйгә ташымадым, ул нейтраль урын булды. Кияве дә бик яратты үзен. Инде тәмам ялгызы калгач, Назыйр үзе сүз катты: «Наҗия, әбине алып килергә кирәк. Аны анда кем карасын инде, монда тәрбиядә булыр», – диде. Әнкәй бездә нибары 45 көн торды. Васыятьләрен әйтеп, риза-бәхил булып китте. Әнкәйне, теләген үтәп, Норлат зиратында, әби янәшәсендә җирләдек.

Акрынлап тәрбия мәсьәләсенә барып җитәбез. Наҗия апа шуны сизенгәндәй, мин дә, аталары да балаларга каты була белмәдек, дип куя. Мәгәр кулларын беркайчан да эшсез тотмый. Наҗия апа үтә дә пөхтә, пакь кеше. Күршеләре дә шуны җөпли.

– Балаларга киемнәрен каралтканчы кидермәдем, юеш ыштаннарын да шунда ук юып эләргә тырыша идем. Үзем эштә булганда, бу эшне олыраклары башкарды. Вакытында юмасаң, агартып булмый бит аны. Вакытында эшләнгән эш хәерле. Эшкә әрсез булдым, кечкенә генә гәүдәле булсам да, җидешәр гектар чөгендер ала идем. Балалар вак, булыша алмый, Назыйр тракторда...

Бервакыт Гомәр абый: «Наҗия, чөгендер алдыңмы?» – дип сорый. «Алдым», – дим инде. «Күпме?» – ди. «Җиде гектар», – дим. «Сукалап та бетереп булмый бит ул хәтлене», – ди. Шулай эшләнелгән, шулай яшәлгән инде.

...Ә иртәгәсен Ташкичүдә авыл бәйрәме булды. Шунда Наҗия Нуруллинага Буа районының мактаулы гражданы дигән мәртәбәле исем бирделәр, ил-көнгә төпле балалар (улы Кадим Нуруллин – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры) үстереп биргәне өчен Татарстан Дәүләт Советының Мактау кәгазен тапшырдылар, иңенә шәл салдылар.

Гомумән, күп балалы гаиләләрне дә, бергә-бергә озын гомер кичерүчеләрне дә, хәзерге вакытта уллары СВОда хезмәт иткән аналарны да зурладылар әлеге бәйрәмдә. Җәннәт – әниләрнең аяк астында шул, шуны онытмаска иде.

P. S. Язманы Марсель Галиев сүзләренә Луиза Батыр-Болгари иҗат иткән «Су буеннан әнкәй кайтып килә» дигән җыр белән башлау да очраклы түгел. Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле әлеге җырга клип әзерләде. Аны Ташкичү авылында төшерделәр. Әнә шул клипта су буеннан ак яулыгын иңенә салып Наҗия апа кайтып килә.

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар