1 сентябрь иртәсе. Алинә дулкынланып йокысыннан уяна. Кичә әнисе шикәрле су белән чәченә кәгазь чорнады бит, димәк, аның толымнары матур булып бөдрәләнеп торачак. Караватыннан торып көзге каршына килә, кәгазьне сүтә һәм... матур толымнарның эзе дә юк. Шикәрле су белән каткан чәчен күреп, Алинәнең күзләре яшьләнә.
1 сентябрь иртәсе. Алинә дулкынланып йокысыннан уяна. Кичә әнисе шикәрле су белән чәченә кәгазь чорнады бит, димәк, аның толымнары матур булып бөдрәләнеп торачак. Әйе, бөдрә толымнарны үлеп ярата ул. Хыялы – бер генә тапкыр булса да шулай мәктәпкә бару. Караватыннан торып көзге каршына килә, кәгазьне сүтә һәм... матур толымнарның эзе дә юк. Шикәрле су белән каткан чәчен күреп, Алинәнең күзләре яшьләнә. Аларны ни тарап булмый, ни җыеп. Бу аның иң күңелсез 1 сентябрь иртәсе була. Нәкъ шул көнне ул күңел дәфтәренә язып куя: «Үскәч, көн саен матур итеп чәчемне бөдрәләтәчәкмен». Әлбәттә, үсмерлек чорына кереп баручы кызның иң риясыз хыялы була бу. Шулай да... Казан кызы Алинә Хәмидуллинаның хыялы тормышка ашкан: бүген ул «Сөембикә» матурлык салонын җитәкли, димәк, көн саен чәчен бөдрәләтеп йөри ала. Ләкин хәзер инде ул бүтән максатлар, бүтән уй-хыяллар белән яши: яхшы кардиолог булырга хыялланган кыз – КФУның фундаменталь медицина факультеты студенты.
«Укучылар белән шөгыльләнгән вакытларны сагынам»
Алинә университетның беренче курсында укыганда ук эшли башлый – унберенче сыйныф укучыларын химия, биология фәннәре буенча БДИга әзерли. Бер елдан инде үзенең мәктәбен ача.
– Әнигә рәхмәт, миңа гел терәк булды, репетиторларга йөртте, – ди Алинә. – Шуңа күрә бу өлкәне яхшы өйрәндем: репетиторларга ихтыяҗ зур бит. КФУга укырга кергәч тә, унберенчедә укучы бер кызны химиядән БДИга әзерли башладым. Ул кыз дустын алып килде. Әнә шулай ике укучым барлыкка килде. Яңа йөри башлаган кызга: «Сиңа атнасына ким дигәндә ике тапкыр килергә кирәк, юкса БДИны югары баллга бирә алмаячаксың», – дидем. «Безнең түләргә акча юк», – дигән сүзләрен ишеткәч, әллә ничек кыен булып китте, кызгандым мин аны. «Өч кеше алып килсәң, синең белән бушка шөгыльләнәм», – дип тынычландырдым. Ике көн дә узмады – сыйныфташларын ияртеп килде. Ел азагына кадәр алар белән шөгыльләндем. Иң сөенечлесе – ул балаларның барысы да имтиханда югары балл җыеп, үзләре теләгән уку йортларына керделәр.
«Ватык телефон» яхшы эшли: икенче елны Алинәдә БДИга әзерләнергә теләүче егет-кызлар саны дистәдән артып китә. Һәм ул дусты белән бер бина арендалап, шунда дәресләр үткәрә башлый.
– Укыту эшен шундый яраттым! – ди Алинә илһамланып. – Укучылар белән аралашу, аларның сорауларына җавап бирү гаҗәп дәрәҗәдә мавыктыргыч тоелды. Беләсезме, хәтта үземнең методикамны булдырдым мин. Тәҗрибә күрсәткәнчә, химиядән БДИ ел саен катлаулана, олимпиада биремнәре арта бара бит әле. Шуңа күбрәк һаман шул олимпиада биремнәрен чишә идек. Минем бит педагогик белемем юк, биремнәрне үзем ничек аңлыйм, шулай аңлаттым. Һәм бу алым бик яхшы булып чыкты.
Пандемия башлангач, Алинә укучыларын онлайн укытуга күчерә. Ләкин зур дәрт белән башлаган эш шул уку елында тукталып та кала. Репетитор кыз анысын болай аңлата:
– Укучылар белән күзгә-күз карап эшләмәгәч, күңел сүрелде. Баланың аңлаганмы, юкмы, сине дикъкатъ белән тыңлыймы, юкмы икәнен экран аркылы күреп булмый бит. Аннары әти-әниләр алдында да җаваплылык тоясың: күпме акча түләп ул баласын синең яныңа җибәрә. Нәтиҗәсе булмаса, эшләп торуның кирәге юк дип саныйм. Әйтәм бит, бу бик җаваплы эш.
БДИга әзерләүдән туктауның тагын бер сәбәбе – Алинәнең укуга вакыты җитми башлый. Беренче, икенче курсларда әле мәктәптә өйрәнгән база белемнәре буенча барса, алга таба уку катлауланганнан-катлаулана.
– Укучылар белән шөгыльләнгән вакытларны әле дә сагынам, – ди әңгәмәдәшем. – Алар белән кызык, ниндидер шәп энергетика килә үзләреннән... (Хыялга бирелеп.) Кем белә, бәлки, кайчан да булса кабат бу юнәлешкә әйләнеп кайтырмын әле. Медицина буенча югары белем алгач, студентлар белән дә эшләргә була.
Яшьләр килә, юл бирегез!
Кыю яшьләр үсте. Алар белемле, заманча. Киенү, яшәү рәвеше, дөньяга карашлары белән дә аерылып торалар. Ләкин мине иң гаҗәпләндергәне – үз-үзләренә булган ышаныч. Без университет тәмамлагач, кыяр-кыймас кына редакция ишеген ачып кергән булсак, алар – бөтенләй башка! Килеп тә керәләр, синең белән иркенләп сөйләшә дә башлыйлар. Алинә дә шундыйлардан. Күпләрнең башына да килмәгән идеяләрне ул инде тормышка да ашырган. Мондый кыюлык кайдан килгән соң аңа?
– Кечкенә чагымда әни мине нинди генә конкурсларга йөртмәде! – дип искә төшерә Алинә. – Җиңмәсәң дә, алар сиңа үсәргә ярдәм итә. Үз-үзеңә ышаныч арта, кешеләр белән танышасың, аралашасың. Монда да әниемнең йогынтысы зур булды: «Син булдырасың, кызым!» – дип, мине гел үсендереп торды. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, «Сәләт»кә килдем. Һәм шуннан башланды инде...
Элеккеге Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов белән.
Республика күләмендә нинди иҗади, интеллектуль конкурслар бар, Алинә барысында да катнашкан, миңа калса. Республика яшьләр форумнары оештырырга булышкан. Парламент дебатларында жиңүләр яулаган. 19 яшендә «ПолитЗавод» республика иҗтимагый-сәяси проекты җиңүчесе булган. Саный китсәңме... Мәскәү, Санк-Петербургларга барып та төрле форумнарда проектлар яклаган, иң яхшылар исемлегенә кергән. Быел җәен исә Президент академиясе актив яшьләр өчен оештырган бик дәрәҗәле чарада – белем форумында катнашып җиңү яулаган. Әнә нинди кыз бит ул!
– «ПолитЗавод»та катнашу өчен 1000 гариза кабул ителгән иде, шулар арасыннан 357 егет-кызны сайлап алдылар. Проект кысаларында без депутатлар белән аралаштык, сәяси темаларга чыгышлар ясадык, лидерлык сыйфатларын үстерү өстендә эшләдек. Шул чакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән якыннан аралашу бәхете дә тәтеде. Акыллы, заманча яшьләр арасында беренчелекне яулау минем өчен зур җиңү булды.
«Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан бүләк алу – үзе бер мәртәбә!»
Алинәне тыңлап, кызны җиңүгә илткән сыйфатларны барлыйм. Кечкенәдән үҗәт булуы да үзенекен иткән, минемчә. Менә бер генә мисал. Алтынчы сыйныфны тәмамлагач, ул Казанның 4 нче кызлар гимназия-интернатына керү өчен имтиханнар тапшыра. Ул чагындагы татар-төрек лицее бу. Сынауларны уңышлы узса да, өстенлек районнардан килгән балаларга бирелә икән. Кабул итү комиссиясе каршысына яңадан кергәч: «Абыйлар, апалар, мине укырга алсагыз, бер дә үкенмәссез. Мин бик күп шигырьләр беләм», – дип әйтә дә бөтен аудиторияне таң калдырып, Габдулла Тукайның «Туган авылым» шигырен сөйли башлый. Мөгаллимнәр мондый кыю кызны күреп шакката. Ә Алинә ул көнне имтиханнан татар-төрек ли-цее укучысы булып кайтып китә. Кыз сүзендә тора: татарча, төрекчә укып, дистәләгән конкурсларда җиңү яулый! Лицейның йолдызы булып кабына!
– Шигырьләр хәзер дә сөйләргә яратам, – ди Алинә. – Хобби бу минем. Укыган кайбер шигырьләремне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның социаль челтәрләренә дә куялар. Күңел була инде. (Көлә.)
Матурлык «Сөембикә»дән башлана!
Алда әйткәнемчә, Алинә бүген матурлык салоны җитәкчесе. Тиктормас тынгысыз студент кыз әнә шундый эш ачкан. Бер ел эчендә тәҗрибә туплап, бу өлкәне шактый өйрәнгән ул. Билгеле бер фикергә килеп, үзенчә яңалыклар керткән.
– Салонның исемен башта заманча яңгырашлы итеп, инглизчә атаган идем. Карыйм: гел татар апалары килә безгә. Башта ничектер яшьләрне җәлеп итәсем килгән иде. Ләкин яшь кызлар акция белән тырнак ясата да – вәссәлам! Ә менә кырыктан узган ханымнар үзләрен башкача тота: аларга затлы итеп чәчләрен дә кисәргә, килешле төскә буярга да кирәк. Массажга да керәләр. Салоны-бызга бик зыялы кешеләр йөри, күбесе татарлар. Арада театр, сәхнә дөньясындагылар да байтак. Тукта, мин әйтәм, безнең клиентларга синең инглиз исемле салоның нигә ул – миллилеккә йөз тотарга кирәк. Эзләнә торгач, уйга иң беренче «Сөембикә» исеме килде: горур, затлы, легендар. Әлбәттә, ул җаваплылык та сорый, исем җисемгә туры килергә тиеш бит. Бүген менә командабыз белән шул юнәлештә эшлибез. Визажист, чәч кисүче, тырнак ясаучы, массаж ясаучы – барысының да татар теле камил дәрәҗәдә. Клиент канәгать калсын өчен, бик тырышалар: матур итеп сөйләшәләр, һәркемгә игътибар күрсәтәләр.
Исем алмаштырып кына эш бетми, әлбәттә. Матурлык эзләп килүче гүзәл затларны салонда Сөембикә «каршы ала». Ханбикәнең купшы портреты иң түргә эленгән. Портретның авторы Эльмира Низамиева аны махсус ясаган. Авторның миллилек белән сугарылган бүтән эшләрен дә күрергә була биредә.
– Мондый үзгәреш даими клиентларыбыз күңеленә хуш килде, – дип аңлата Алинә. – Чынлап та, салонда ниндидер җылылык барлыкка килде. Шуннан соң янә бер фикер туды: килгән кеше халык җырларын тыңласын. Патефон алып кайтып куйдым. Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова пластинкаларын таптым. Бүген инде клиентлар төрле пластинкаларны үзләре бүләккә алып килә. «Сезгә килеп кергәч, чын татар рухын тоясың», – диләр. Инде аларның күбесе белән дуслашып, туганлашып беттек. Һәркайсын чәкчәк, чәй белән сыйлыйбыз. Үзебезчә, татарча булсын дибез. (Канәгать елмая.)
– Алинә, матурлык салоны медицинага якын булса да, барыбер икенче юнәлеш. Табиб булып эшләү хыялы бармы? – дим.
– Әлбәттә, бар! Кардиолог буласым килә минем. Ординатураны шул юнәлештә дәвам итәргә планлаштырам. Табиб булу балачак хыялым бит. Әле беренче сыйныфта укыганда ук үземнең бүлмә ишегенә «Баш табиб Алинә Хәмидуллина» дип язып куйган идем. (Көлә.) Һәм шул хыялыма тугры калдым. Татар-төрек лицеенда сигезенче сыйныфка кадәр укыгач, химия, биологияне тирәнтен өйрәнергә дип, 116 нчы лицейга кердем. Төннәр буе БДИга әзерләнә идем. Киләчәктә медицина өлкәсендә яңа үрләр яуларга дигән максат белән яшим. Мисал өчен, күптән түген генә МГИМО уздырган «Ныклы үсеш» форумында «Медицина – сәламәт тормыш» темасына чыгыш ясап, «Иң яхшы тема һәм делегат» исеменә лаек булдым. Заманча медицина клиникалары ачарга телим. Шул ук вакытта матурлык өлкәсендә дә эшне җәелдерәсем килә. Сез әйткәнчә, икесе бер юнәлеш бит.
...Бүген күп яшьләрдән татар теле нигә кирәк дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Алинә исә тәгаен белә: тирән белемең һәм туган телең ярдәмендә зур уңышларга ирешергә мөмкин. Бу алымны ул күп тапкырлар сынаган: форумнарда чыгыш ясаганда татарча да сөйләп, бөтен аудиторияне үзенә караткан. Ике телне дә камил белүче Алинә янына ахырдан килеп, якыннан танышалар икән. Менә ни өчен аның танышлары, дуслары – бөтен җирдә!
– Россия күләмендәге бәйгеләрдә дә татарча шигырьләр сөйлим, безнең әдәбиятка мөрәҗәгать итәм. Һәм бу башка катнашучылардан бер өстенлегем булып тора. Күп җиңүләремнең сере шунда, – ди булачак табибә. – Ә әнинең «Син булдырасың, кызым!» дигән сүзләре миңа һәрвакыт көч бирә.
«Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан бүләк алу – үзе бер мәртәбә!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк