Логотип
Арабыздан беребез

Рәхмәт сиңа, Илнур!

«Илнур абый, сезгә чиксез зур рәхмәтләремне җиткереп, әлеге юлларны язам. Сезнең ярдәм белән СВОда һәлак булган иремнең гәүдәсе бик тиз арада туган якларына алып кайтып җирләнде. Нәкъ менә сез бу эшләрне озакка сузмыйча башкарып чыктыгыз. Сезгә рәхмәтләребез әйтеп бетергесез. Олы йөрәкле, ышанычлы кеше сез...»

Арча волонтеры Илнур Яруллинга мондый рәхмәт хатлары язучылар күп. Ярдәм сорап язучылар да аз түгел. Ярты Татарстан халкында аның телефон номеры бар дисәң дә ялган булмас. Яу кырында хәбәрсез югалган якынын эзләүчеләр соңгы өмет белән аңа шалтырата. «Бер ай хәбәргә чыкканы юк. Кайда икәнен дә белмибез. Табарга булыша алмыйсызмы?» – диләр. Ә кемдер гуманитар ярдәм җибәрмәкче: «Илнур абый, юлга кайчан кузгаласың? Безнең посылканы да ала барчы?» – дип сорыйлар. Беркемгә дә «юк» дип әйтми. «Тырышып карарбыз» – һәркемгә җавабы шундый. 

Теги: волонтерлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар