Логотип
Арабыздан беребез

Өч мотоцикл, гаилә һәм уртак юллар

Зилә Идрисованың хоббие – тизлек, ирек һәм гаилә белән бер дулкында булу.

Җир йөзендә бик күпләрнең, бигрәк тә хатын-кызларның, җаннарына рәхәтлек бирүче, күңелләренә хуш килүче шөгыле була. Кемдер бакча эшләре белән мәш килә, кемдер бүлмә гөлләре үстерә, кемдер кул эшләре тота. Ә Казан шәһәренең Колсәет бистәсендә яшәүче Зилә Идрисова буш вакытын ике тәгәрмәчле тимер аты – мотоциклында урман-кырлар буйлап җилдереп үткәрергә ярата. Ул руль артына утырып, урман сукмакларына юл тота. Җил аның битләрен сыйпый, мотор тавышы колагына ятышлы көй булып ишетелә, ә күңелендә ирек һәм рәхәтлек хисе уяна.

«Бер генә урап килим!»

Зилә ханым Актаныш районының Чынык авылында туып-үсә. Гаиләдә алты бала, ул бишенчесе. Өч малай арасында үскән кызның холкы да, кызыксынулары да ир-егетләргә хас формалаша. Курчаклар белән уйнауга караганда, аны техника күбрәк җәлеп итә. Ә мотоциклга мәхәббәте исә беренче күрүдән үк башлана.

Азат исемле абыйсы мотоцикллар белән кызыксына. Зилә өченче сыйныфта укыганда, абыйсы аны берүзен мотоциклга утыртып җибәрә. Кыз рульне кысып тоткан килеш урам буйлап җилдереп китә. Әмма буе кечкенә булганлыктан, мотоциклны туктата алмый. Бу хәлне читтән күзәтеп торган Азат, кызык табып, бот чаба-чаба көлә. Ярдәм итәргә җыенмавын аңлагач, Зилә мотоцикл-ны юл читенә төшереп, коймага терәтеп туктата ала. «Абыемның шаркылдап көлүе әле дә күз алдымда тора. Йөзә белмәгән баланы суга ыргытып, йөзәргә өйрәткән кебек, ул да мине берүземне мотоцикл руле артына утыртып йөрергә өйрәтте», – дип искә ала ул.

Шул кыска гына сәяхәт кызның күңелендә мотоцикл-га карата зур кызыксыну уята. Арыса да, буе җитмәсә дә, мөмкинлек булганда мотоциклга утырырга тырыша ул. Әмма абыйсы сеңлесенә мотоциклда еш йөрергә рөхсәт итми. Сәбәбе дә әзер – бензин юк!

Ләкин Зилә бирешә торганнардан түгел. Мотоциклга утыру теләге шулкадәр көчле була ки, ул хәтта бензинны үзе эзләргә керешә. Шланг, чиләк тотып, май заводына бара, сөт машиналары артыннан йөреп, шофёрлардан бераз бензин сорап ала. Кызның бу мавыгуына гаиләдәгеләр дә аптырап бетә. Әмма Зиләнең теләге сүрелми. Аның өчен мотоцикл – гади генә техника түгел, ә иреккә илтүче юл, күңелне җилкендерүче хыял була. Үз мотоциклы булмаганлыктан, ул авылдашларына, классташ малайларына гел бер үтенеч белән мөрәҗәгать итә: «Бер генә урап килим әле!»

Бишенче-алтынчы сыйныфларда укыганда аның күңеленә бер зур хыял кереп урнаша: үз мотоциклың булсын иде дә, теләгән вакытыңда юлга чыгып кит икән!

Мотоциклда күрше авылларга барып кайту да Зилә өчен кечкенә маҗарага әйләнә. Ул дәрестә утырганда ук сыйныфташларына записка язып җибәрә: бүген Олы Имәнгәме әллә Усыгамы? Мотоцикл табылса, юлның ераклыгы да, киртәләр дә әллә ни мөһим түгел – бергәләп җилдереп әйләнеп кайталар.

Ә каска? Бу хакта сорагач, Зилә ханым елмаеп куйды: ул заманда авыл юлларында каска турында әллә ни уйлап тормыйлар. Бүгенге күзлектән караганда, болай йөрүләр шактый хәвефле тоелса да, аның балачак хатирәләрендә куркуга караганда, маҗаралар һәм чиксез шатланулар күбрәк.

Зилә Идрисованың хоббие – тизлек, ирек һәм гаилә белән бер дулкында булу

Иң зур хыял – мотоцикл алу

Еллар уза. Зилә үсә, укырга керә, укып чыга, эшкә урнаша, гаилә кора. Шулай туры килә – аның тормыш иптәше Ринат мотоспорт белән шөгыльләнүче разрядлы мотоспортчы була. Икесе дә мотоцикл «җене» кагылган кеше булып чыга.

Гаиләдә өч бала – ике кыз һәм бер малай дөньяга килә. Ләкин тормыш һәрвакыт без теләгәнчә генә бармый: вакытлар узгач, Зилә белән Ринатның юллары аерыла. Балаларны тәрбияләү, йорт мәшәкатьләре, нигездә, Зиләнең нәфис җилкәсенә төшә. Ләкин ул авырлыклар алдында баш ими, тормышын тел-теш тидермәслек итеп алып бара. Күңеленең бер почмагында күптәнге хыялына да урын кала әле! «Үсә төшкәч тә, яшь чагымда да, төрле җирләрдә эшләгәндә дә төп максатым, зур хыялым – мотоцикл сатып алу иде», – ди ул.

Ниһаять, 38-39 яшьләр тирәсендә хыялы чынга аша – Зилә 250 кублы «Honda АХ-1» маркалы мотоцикл сатып ала. Аңа атланып М7 трассасы буйлап Биектау районындагы кунакханә комплексына эшкә йөри.

Балалар, оныклар һәм уртак мавыгу

Зилә ханымның өч баласы да тормышта үз юлларын тапкан. Улы Рүзәл хатыны белән ике ул – Раянны һәм Тимерланны тәрбиялиләр. Кызы Регина укытучы булып эшли, аның кызы Хәят – биюче. Төпчек кызы Эльза Германиядә яши, ике бала үстерә: Габдулла һәм Галиябану.

Оныкларының да һәркайсының үз кызыксынулары бар икән. Раян футбол белән җитди шөгыльләнә, бик яхшы капкачы. Ә менә Тимерлан кечкенәдән техникага тартыла – 6 яшь тулганда Зилә ханым аны мотоспорт мәктәбенә алып бара. Моңа кадәр мотоциклны якыннан күргәне булмаган малай беренче тапкырында ук техникага утыра да йөреп тә китә. Тимерланның бу сәләтенә тренеры да гаҗәпләнә: «Мондый баланы күргәнем юк иде әле», – ди.

Тимерланның ярышлардагы нәтиҗәләре дә куанырлык, инде ике ел рәттән беренчелекне яулый. Шуның өстенә техника төзелешен дә яхшы үзләштерә – дусларының техникасын төзәтергә ярдәм итә.

Зилә ханым өчен оныгының бу сәләте һәм уңышла-ры – аеруча горурлык. Ул мотоспорт балада тәвәккәллек, җаваплылык, техника белән эш итә белү һәм үз көченә ышану сыйфатлары тәрбияли дип саный.

Зилә Идрисованың хоббие – тизлек, ирек һәм гаилә белән бер дулкында булу

«Әбекәй, сак бул!»

62 яшенә, үзенә туган көн бүләге итеп, Зилә ханым 300 кублы Эндуро Kugoo дигән мотоцикл ала. Оныгы Тимерланга, яшенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп, 140 кублы Regulmoto Seven Medalist Pro дигән питбайк алып кайталар. Улы Рүзәл исә 300 кублы Эндуро Kayo T4 дигән мотоциклны иярли. Шулай итеп, гаилә берьюлы өч тимер атлы була.

Бу мотоциклларның бәясе арзан түгел. Аны сатып алу белән генә эш бетми әле: махсус киемнәр, шлемнар, саклагыч чаралар да кирәк. Моннан тыш, мондый мотоциклларны теләсә кайда йөртеп булмый. Әмма монда иң мөһиме – чыгымнарны исәпләү түгел, ә күңелгә рәхәтлек китерә торган шөгыльгә вакыт һәм мөмкинлек табудыр. Зилә ханым өчен мотоцикл – техника гына түгел, ә адреналин, якыннары белән уртаклашкан бәхет чыганагы да.

Казанда мотоспорт белән шөгыльләнү өчен мототрассага барып җитү өчен уңайлы транспорт кирәк. Рүзәл бу мәсьәләне дә хәл итә: мотоциклларны төяп йөртү өчен машинасын алыштыра, ике тәүлек эчендә прицепка кирәкле җайланмаларны ясап куя.

Кырларга чыгарга җыенганда эш җитәрлек: техниканы төяргә, кирәк-яракны барларга, юлны планлаштырырга кирәк. Әмма Зилә ханым өчен боларның берсе дә артык мәшәкать булып тоелмый, чөнки көтеп алган сәяхәтнең рәхәте юлга кузгалганчы ук башлана.

Әлеге мавыгуның тагын бер кадерле ягы бар: ул гаилә җепләрен ныгыта. Зилә ханым яшьләр белән уртак тел таба, аларның кызыксынуларын аңлый, дөньяга алар күзлегеннән дә карарга өйрәнә. Иң мөһиме – балалары, оныклары белән бергә вакыт үткәреп, тормышның һәр мизгеленнән тәм таба. «Үз улым, оныкларым белән бер дулкында булу икеләтә рәхәтлек бирә», – ди ул.

Зилә Идрисованың хоббие – тизлек, ирек һәм гаилә белән бер дулкында булу

Мотоцикл йөртүнең кыенлыклары да җитәрлек. Техника шактый авыр, кайчак авышып китсә, аны яңадан күтәрергә көч кирәк. Урманда чыбык-чабыкка аяк кысылып калу, сазлыкка бату кебек хәлләр дә булып тора. Ләкин Зилә ханым мондый маҗараларны елмаеп кына искә ала. Аның өчен кыенлыклар да шушы мавыгуның бер өлеше, ә һәр сәяхәт – яңа тәҗрибә.

Оныгы Тимерлан әбекәе егылмаганмы, берәр җирен имгәтмәгәнме дип, үзе чабып килеп җитә икән. Әлеге гаиләдә «Әбекәй, сак бул!» дигән сүзләрнең дә яңгырап торуы гаҗәп түгел. Чөнки уртак мавыгу аларны бер юлга гына йөртеп калмыйча, бер-берсенә дә якынайта. Ә Зилә ханым өчен мотоциклда җилдерүнең иң зур рәхәте дә иң якын кешеләренең янәшә булуын сизүдер.

Зилә ханым мотоцикл сезоны ачылу һәм ябылу чараларыннан калмаска тырыша. Бу очрашуларга төрле шәһәрләрдән байкерлар, спорт мотоциклларында йөрүчеләр җыела. Кайчак ике меңгә якын мотоциклчы катнашканнары да була.

Төркиягә сәяхәт вакытында да Зилә ханым Кәмәр шәһәрендә мотоцикл ярышы узуы турында ишетә. Россиядән дә катнашучылар килүен белгәч, кызы Регина белән алар шунда баралар. Безнекеләрнең финалга чыгуы аларга шатлык өстенә шатлык өсти.

Балаңның мавыгуын тыйма, дөрес юл күрсәт! Зилә Идрисова киңәшләре

  • Балаңның мотоцикл белән кызыксынуын күрсәң, аны тыярга ашыкма. Бәлки, бүгенге мавыгуы киләчәктә чын шөгыльгә әйләнер, спортка, хәтта зур җиңүләргә юл ачар.
  • Мотоспорт – тизлек һәм адреналин гына түгел. Ул тәртип, сабырлык, җаваплылык, даими әзерлек тә таләп итә. Шуңа күрә ата-ананың бурычы – баланың кызыксынуын хуплау белән бергә, аны куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү.
  • Иң элек мотоциклны баланың яшенә, буена һәм физик мөмкинлекләренә туры китереп сайларга кирәк. Күнегүләрне тәҗрибәле тренер җитәкчелегендә махсус җиһазландырылган трассада гына үткәрү мөһим. Чөнки мотоспортта осталыкны үстерү генә түгел, үзеңне һәм башкаларны сакларга да өйрәнергә кирәк.
  • Саклану чараларына – башны саклаучы сертификатлы шлем, муен, күкрәк, арка, тезләр һәм терсәкләр өчен махсус саклагычлар, мотоспорт өчен билгеләнгән кием һәм аяк киеме аеруча игътибар бирү зарур. Аларны өстәмә чыгым дип түгел, ә баланың сәламәтлеген һәм иминлеген кайгыртуның мөһим өлеше дип кабул итәргә кирәк.
  • Баланың мотоциклга кызыксынуын канәгатьләндерү өчен аңа өлкәннәрнең мотоциклын биреп карау яки җәмәгать юлларында үзлегеннән йөрергә өйрәтү дөрес түгел. Башлангыч күнегүләр дә, алга таба осталыкны камилләштерү дә куркынычсыз шартларда, белгеч күзәтүе астында узарга тиеш.
  • Ата-ананың шәхси үрнәге дә зур әһәмияткә ия. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәү, техниканың төзеклеген һәрчак тикшерү, һава шартларын һәм трассаның торышын исәпкә алу – болар баланың гадәтенә әйләнергә тиеш. Иң мөһиме – аны җиңүгә генә омтылырга түгел, ә үз мөмкинлекләрен дөрес бәяләргә, куркынычны вакытында танырга һәм кирәк чакта туктап калырга да өйрәтү.
  •  
  • Мотоспортта медальләр дә, җиңүләр дә кадерле. Ләкин бер генә бүләк тә баланың сәламәтлегенә һәм иминлегенә тиң түгел. Шуңа күрә иң дөрес юл – баланың мавыгуын сүндермәү, ә аны куркынычсыз, җаваплы һәм аңлы рәвештә үстерергә ярдәм итү. Ә аның иң зур җиңүе – спортка мәхәббәт саклап, һәрчак исән-сау кайтуы.

Фото Юлия Калинина

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар