Логотип
Арабыздан беребез

«Наилә! Давай! Җиңелмә!!!»

1974 ел. Гренобль, Франция. Фехтование буенча Дөнья чемпионаты бара. СССР хатынкызлар җыелма командасы финалда Венгриянең иң көчле спортчыларына каршы чыгыш ясый. Исәп: Венгрия файдасына – 8:7.

Команданың баш тренеры Владимир Васильевич Житлов иң соңыннан чыгыш ясарга тиешле спортчы янына килә. «Җиңәргә кирәк! Наилә, син хәзер исәп 4:0 булырлык итеп чыгыш ясарга тиешсең...» Тренерның сүзе – закон. Соңгы – хәлиткеч һөҗүм башлана. Бер якта – СССР командасы спортчысы, Казан кызы Наилә Гыйләҗева, икенче якта – Венгриянең иң оста, иң тәҗрибәле рапирачысы Мария Сольноки. Әгәр ул көндәшенә бер генә кадап алса да, СССР командасы җиңеләчәк.

Язмамны шушы вакыйга белән башлавым юкка түгел. Тагын ике елдан Олимпия чемпионы булачак, шәхси ярышта Дөнья чемпионы исемен яулаячак Наилә Гыйләҗеваның СССР җыелма командасы составында беренче чыгышы була ул. Сүзне аның үзенә – СССРның атказанган спорт мастерына, Хезмәт кызыл байрагы ордены кавалеры, Казанның шәрәфле гражданины, XX гасырда Татарстанның иң яхшы спортчысы булып танылган Наилә Гыйләҗевага бирик әле.

– Ул чемпионатта (сүз 1974 елгы Дөнья чемпионаты турында. – авт.) безнең команда җиңде. Владимир Васильевич «4:0 белән җиңәргә тиешсең», дигәч, бермәл хәтта тынсыз калдым. Ярый, дидем, нәрсә эшли алам, барысын да эшләрмен. Мария Сольноки бик тәҗрибәле, көчле спортчы иде. Өстәвенә, сулагай. Мондый төр спортта сулагайларның бераз гына өстенлеге бар. Уң кул белән эшләгән спортчыга сулагайга каршы торуы һәрвакыт кыенрак. Анда бөтенләй башка төрле тактика кирәк. Миңа ул вакытта 21 яшь. Кулыма рапирамны алып, ярыш узачак юлга чыгып бастым. Шул вакыттагы кичерешләремне беркайчан да оныта алмамдыр. Алдымда – көндәшем, ә артымда – миңа ышанган командам. Һәм илем! Әйтерсең мин – илен яклап чыгып баскан яугир. Белмим ничек, бу сорауга бүген дә җавабым юк, исәп нәкъ тренер әйткәнчә, 4:0 булды. Менә шул чагында үзем өчен гаҗәеп ачыш ясадым: мөмкин булмаган эш юк, барысы да үз-үзеңә нинди фәрман бирүдән тора икән. Без җиңдек, СССР җыелма командасы Дөнья чемпионы титулына лаек булды. Шәхси зачетта мин бронза медале яуладым.Бу минем беренче зур җиңүем иде.

Очраклылыкмы, язмышның үз планымы?

Гадәти совет гаиләсендә үскән гап-гади бер кыз була Наилә. 1953 елның 2 гыйнварында Казанда Разия һәм Фәйзрахман Гыйләҗевларның икенче кызлары булып дөньяга килә ул. Бүгенге Журналистлар урамындагы карт өянкеләр ак бантиклы кызның тәүге тапкыр мәктәпкә укырга киткәненә дә, беренче тапкыр кулына рапира салынган озын букча тотып күнегүләргә йөгерүенә дә шаһит. 12 яшендә фехтование белән шөгыльләнә башлавы – бер очраклылык кына. Язмышның бәхетле очрагы. Моңарчы мәктәпнең баскетбол командасында катнашкан кызның нәрсә беләндер мавыгасы, үзенә яңа шөгыль табасы килә. Дүрт классташ, үзара сөйләшәләр дә, Казанның Пионерлар сараена юнәләләр. Алар килгән көнне монда бары фехтование секциясенә генә язалар. Фехтование нәрсә дә, рапира шпагадан нәрсәсе белән аерыла – Наилә аларның берсен дә белми әле ул вакытта. Шул ук көнне координацияләрен тикшерәләр һәм кызларның барысын да секциягә кабул итәләр. Беренче дәрескә 60 бала килә. Бер атнадан – 40. Ә бер айдан аларны санарга ике кулның бармаклары да җитә. Әти-әнисе Наиләнең фехтованиене сайлавына каршы килми үзе, тик беренче урында мәктәп һәм уку торырга тиешлеген генә тагын бер искәртәләр. Олимп тавына илтәчәк сукмактагы беренче адымнар әнә шулай башлана. Беренче тапкыр ярышка барганын да хәтерли ул. Горький шәһәреннән (бүген Түбән Новгород) 18 нче урын белән кайта. «Молодец! – дип канатландыра аны тренеры Александр Сергеевич Кислюнин. – Беренче чыгыш өчен начар нәтиҗә түгел бу».

Александр Кислюнинда дүрт ел шөгыльләнә Наилә Гыйләҗева. Спорт мастеры нормативларын тапшыра. Ул мәктәпне тәмамлаган елны Александр Кислюнинны Мәскәүгә эшкә алалар. Өметле спортчысын үзе белән башкалага чакырса да, Наилә Казанны сайлый. Туган җиргә тугрылык безнең геннарда, җаннарда, йөрәктә...
– Гомерем буе үзебезнең Казаныбыз белән горурландым, – ди Наилә ханым үзе дә. – Кая гына чакырсалар да, ниләр генә вәгъдә итсәләр дә, Казаныма, үзебезнең «Динамо»га тугры калдым.

Җиңелүләр аша – җиңүгә!

1970 елдан Наилә Гыйләҗева икенче тренерда – Владимир Васильевич Житловта шөгыльләнә башлый. Бу вакытта инде ул Казан педагогика институты студенты.
– Баштарак бик авыр булды. Бер тренердан икенчесенә күчү беркем өчен дә шома гына узмый. Фехтование үзе дә тиз генә өйрәнеп була торган спорт төре түгел. Аның өчен өлгерү кирәк. Осталык тәҗрибә белән генә килә, – дип искә ала ул чакларны Олимпия чемпионы. – Үз гомеремдә спортта күп оттырырга туры килде. Барысын да тренер әйткәнчә эшлисең кебек, тик нәтиҗә юк. «Ник шулай? Нәрсәне дөрес эшләмим?» – дип, үз-үземә дә, тренерыма да еш сорау бирә идем. Бик озак азапланды минем белән Владимир Васильевич. Ахырдан: «Гыйләҗева, мин сиңа бирә алганның барысын да бирдем. Калганы инде үзеңнән», – диде. Миңа кадәр аның ике спортчысы – Ольга Князева һәм Валентина Никонова фехтованиедә яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтәләр иде инде. Гаҗәеп кеше иде Владимир Васильевич. Ул дипломат та, психолог, та, тактик та... Безне үзебезгә караганда да яхшырак белде. 1974 ел – тормышыма зур үзгәрешләр алып килгән ел. СССР беренчелеге, Халыкара турнирлар... Италиядә «Көмеш рапира» Халыкара турниры узды ул елны. Аннан көмеш рапира иясе булып кайттым. Ул рапира миндә әле дә саклана.

1974 ел. Гренобль. Тренер Владимир Житлов СССРның фехтование буенча хатын-кызлар җыелма командасы белән. Басканнар (уңнан сулга): Наилә Гыйләҗева, Валентина Никонова, Ольга Князева, Валентина Сидорова. Кубок тотканы Елена Белова.

Шушы ук елны Наилә Гыйләҗева СССР җыелма командасына кабул ителә. Моңарчы беркайда күрелмәгән хәл – бер үк шәһәрдән, бер үк тренерның өч спортчысы берьюлы җыелма команда составына кабул ителсен әле! «Ни өчен нәкъ менә мине сайладылар?» Бу сорауны үз-үзенә Наилә ханым ул вакытта да, хәзер дә бирә.
– Команданың ул чордагы өлкән тренеры Лев Васильевич Сайчук Владимир Васильевичны яхшы белә, аңа ышана иде. Бер шәһәрдән, бер үк тренердан өч спортчының бер вакытта җыелма командага кабул ителгән очрагы башка беркайчан да булмады бугай. Тренерымны кыен хәлгә куймас, үземә багланган өметләрне аклар өчен, башаяк белән спортка «чумдым».

Бәлки, укучылар арасында хәтерләүчеләр дә бардыр: 1976 елда Казанда фехтование буенча СССР чемпионаты уза. Шунда ук Монреальдә узачак җәйге Олимпиадада катнашасы команда составы да раслана. Канадага алар бишәү бара: Валентина Сидорова, Валентина Никонова, Елена Белова, Наилә Гыйләҗева һәм Ольга Князева. Финалда безнекеләр Франция командасы белән очраша. Ярыш СССР командасы файдасына 9:2 белән төгәлләнә. Ул көннәрнең мизгеленә кадәр хәтерендә Наилә ханымның.
– Дөресен генә әйткәндә, исәп 9:1 булырга тиеш иде. Җанатарлар арасында французлар бик күп, һәм шундый зур аерма белән оттыру матур булмас кебек тоелды, ахрысы, судьяларга. Безнең бер очконы аларга биргәннәр. Ә без бу хакта соңыннан гына белдек.

Казан Олимпия чемпионнарын плакатлар һәм чәчәкләр белән каршы ала. Шуннан бер-бер артлы җиңүләр тезелеп китә. Олимпиада чемпионнарының җиңелергә хакы юк! 1977 ел. Аргентинада Дөнья чемпионаты. СССР командасы – җиңүче! 1978 ел. Гамбург. Җиңү кубогы – СССР командасында! 1979 ел. Мельбурн. Австралия. Безнекеләр кабат пьедесталда!

Унике тапкыр СССР чемпионы булган спортчы үзе бу хакта болай ди:
– Бездән барысы да ялыкты. Туктаусыз җиңүләребездән арыдылар, бездән инде тагын нәрсә көтәсең? Ләкин бер җиңгән саен, кабат җиңүе катлаулырак. Ул арада 1980 ел җитте. Мәскәүдә узачак җәйге Олимпиадага әзерләнә башладык...

Иң зур үкенеч

Олимпиадада «элеккеге гвардия»дән алар өчәү катнаша: Валентина Сидорова, Елена Белова һәм Наилә Гыйләҗева. Тагын ике кыз – яшьләр. Ул вакытта СССР командасы французларга оттырып, көмеш медаль яулый. Тормышындагы иң зур җиңелүе дип бәяли аны Наилә ханым.
– Минем өчен трагедия иде бу. Финалдан соң чемоданымны җыйдым да, беркемгә бер сүз әйтмичә, билет алып, үзем генә Казанга кайтып киттем. Бөтен тирә-як соп-соры. Тормыш тоташ сорылыктан гына тора кебек. Җанымда бер шатлык та юк... Без бит җиңүдән ярты гына адымда идек! Ник шул ярты адымны ясый алмадык? Ярты елга кадәр барды бу халәтем. Спорттан китәргә дә уйлаган идем, Владимир Васильевич туктатты: «Син нәрсә? Әле үсәргә мөмкинлегең барында!»
Соңыннан бу җиңелү хакында озак уйландым. Ни өчен шулай килеп чыкты соң? Барысын да дөрес эшләгән идек ләбаса! Җавабын таптым кебек. Ләкин бу җавап минем үзем өчен генә, башкалар хакында әйтә алмыйм. Безнең команда ул вакытта башка спортчылардан аерым яшәде. Олимпиада авылындагы атмосфера, драйв җитмәде бугай миңа. Безгә шул казанда кайнарга, андагы рухны тоярга кирәк булгандыр...
Мәскәүдә узган Олимпиададан тагын бер хатирәсе белән бүлеште Наилә ханым. Ул сөйләде, ә мин аннан яшереп кенә күз яшьләремне сөрттем.Уң яктагысы Наилә Гыйләҗева.
– Шәхси ярышта мин 7:2 исәбе белән көндәшемә оттыра башладым. Тагын бер кадап алса – бетте, җиңеләчәкмен. Җиңелүем белән килешкән дә идем, ничектер җиңү рухы кабыза алмадым мин үземдә ул көнне. Шул вакытта тамашачылар утырган трибунадан кемдер кычкырды: «Наилә! Давай! Җиңелмә!!!» Кинәт кенә күңелемдә әллә нәрсә булды. Көрәш нәкъ киресенчәгә әйләнде дә куйды: көндәшемә бер һөҗүм ясадым, икенчесен, өченче, бишенчесен... Мин җиңдем! Ләкин нинди көч бәрабәренә! Икенче ярышка егәрем бөтенләй калмаган иде…

Кем булды ул серле тавыш иясе? Кем кычкырды миңа шул вакытта?
Еллар үтте. Казанда Олимпия резервы училищесы директоры Мансур Сабирович Мифтаховның юбилеенда шул хакта сөйләдем. «Кем булды икән ул? Гомерем буена аңа рәхмәт әйтәсем килде», – дидем. Мансур Сабирович көлеп җибәрде: «Наилә, мин идем ул. Мин кычкырдым сиңа». Әллә кайчан югалткан бик кадерле әйберемне таптыммыни?! Ниһаять, рәхмәтемне җиткерә алдым. Мин аңа чынлап та бик рәхмәтле.

Спортта холык мөһим

– Владимир Васильевичтан еш кына: «Нәрсә хисабына җиңә ул?» – дип сорыйлар иде. «Холкы хисабына», – ди иде ул. Баксаң, көчле характерлы булганмын икән, – дип елмая әңгәмәдәшем. – Әле шөгыльләнә генә башлаганда, авырлыкларга тарысам, өйгә кайтып елый идем. Имеш, булып чыкмый, булдыра алмыйм. Мине юатырга теләп, Флера апам киңәш бирә: «Ташла син аны!» Елаудан шып туктыйм. Ташларга? Ярты юлдамы? Юк! Тагын торып китәм. Фехтованиедә, гомумән, спортның бар төрендә дә холык мөһим.

Олимпиадада көмеш медаль алганнан соң, спорттан күңеле катса да, Наилә Гыйләҗева 1981 елда Франциядә узган Дөнья беренчелегендә катнашырга үзендә көч таба. Җиңүчеләр хөрмәтенә бу юлы да СССР байрагы күтәрелә. 1982 елда Дөнья чемпионатын Италия кабул итә. Үзен Дөнья чемпионы итеп танытачак шәхси ярышта Наилә Гыйләҗева Италия миллионерының кызы, гаҗәеп чибәр, сөйкемле Дорина Ваккарони белән көч сынаша.

Фехтование буенча Дөнья чемпионы Наилә Гыйләҗева.

– Әле дә хәтерлим, чемпионатка аның әти-әнисе үз самолетлары белән килгән иде. Беренче һәм икенче урыннар өчен ярышабыз. Исәп: минем файдага 7:4. «Вакыт чыкты!» – дип кычкыра тренер. Без инде 15 секунд артыгын көрәшкәнбез. 15 секунд бик күп ул. Бу вакытта җиңәргә дә, җиңелергә дә мөмкин. Мин җиңдем. Публиканы күрсәгез! Алар, әлбәттә, барысы да диярлек Дорина өчен җан аттылар. Ә минем аңа исем дә китмәде. Минем өчен һәрвакыт үзебездә чыгыш ясавы авыррак булды. Чит илдә мин үз уйларым, үз кичерешләрем белән бергә-бер.

Шул ук Дорина Ваккарони белән 1981 елда финалда очраштык без. Ул вакытта мин 7:4 исәбе белән аңа җиңелә идем. Ярыш бетәргә 15 секунд калган. Саблист Эдуард Винокуров яныбыздан узышлый гына: «У-у, тут надо рисковать», – дигән реплика әйтеп китте. Шул сүз җитте: 15 секунд эчендә көндәшемә өч уңышлы һөҗүм ясадым, исәп тигезләнде. Мин җиңдем. Соңыннан Эдуардка моның өчен рәхмәт әйттем. Баш мие, характер, осталык һәм теләк – фехтованиедә җиңәр өчен менә шулар кирәк. Һәм... кайчагында әнә шундый
очраклы бер реплика…


Хатын-кыз бәхете

Спортчы карьерасын Наилә Гыйләҗева 1984 елда төгәлли. Киткәненә үкенми.
– 1983 елда теземне авырттырдым. Травма бик җитди, аны тулысынча дәвалау мөмкин түгел иде. Унбер ел рәттән СССР җыелма командасында булу, өзлексез тренировка, ярышлар организмны бик какшатты. Спорттан бик җиңел киттем. Үз-үземә бирә алган иң зур бүләгем булды бу.

Кем кемне боза – балалар минеме, мин балаларнымы дигән принцип белән спорт мәктәбенә тренер булып урнаштым. Бу 1984 ел иде инде. Менә шуннан бирле мин мәктәптә, балалар белән. Наташа Борюшкина – беренче укучым. Без аның белән Европада Дөнья чемпионатында катнаштык. Алина Фаткуллина да Европага кадәр чыгып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Хәзер үзе дә тренер булып эшли. Тренер ул спортчы белән бергә үсә.
1986 елда Казан егете, очучы Фәрит Әскәров белән гаилә корып, Нәргиз белән Дилбәр исемле ике кыз үстерәләр. Нәргиз музыка белән шөгыльләнә, Дилбәр, әнисе кебек, фехтование белән мавыга, спорт мастерына кандидат исемен яклый. Ләкин финанс-икътисад институтында уку белән спортны берләштерү мөмкин түгел, спорттан китәргә мәҗбүр була. Бүген икесенең дә үз гаиләләре. Наилә ханым белән Фәрит әфәнде инде күптән оныклар сөя.

Наилә Гыйләҗева Казандагы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь фехтовальчеләр белән. 2023 ел. Казан.

– Без дан дип тә, акча дип тә кызыкмадык. Иң элек без спортчылар идек. Үзебез булдыра алганны чын күңелдән намус белән башкардык. Владимир Васильевич безне бик кырыс тәрбияләде. Хәтта кирәгеннән тыш тыйнак булдык бугай. Әйе, тормышыбыз кызыклы, вакыйгаларга бай булды. Тик йолдыз чиренең ни икәнен белмәдек, – ди әңгәмәдәшем.

РЕДАКЦИЯДӘН: 2023 ел – Наилә Гыйләҗеваның юбилей елы. Абруйлы милләттәшебез, легендар спортчы, тренер 70 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Фотолар: Анна Арахамия һәм гаилә архивыннан.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар