Әлки районы Мәдәният йортында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының зона туры гөрли. Алып баручы егет сәхнәгә чираттагы катнашучыны – «Хатын-кыз – бизнес-леди» номинациясендә чыгыш ясаучы САФИНА Гөлнур Таһир кызын чакыра.
«Мин – авыл кызы», – дип башлый ул сүзен. – Әни мине кечкенәдән эш яратырга өйрәтте...» Гөлнур Таһировна – Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре, Алексеевский районының шәрәфле гражданины, «Дуслык» ордены иясе, 41 сәүдә ноктасында 560 кеше эшләгән
«Эдем» җәмгыятенең җитәкчесе. Бу оешма республикабызның дүрт районында 11 мең ба-
ланы һәр көнне кайнар аш белән тәэмин итә. Яңа пешкән кайнар ипи төялгән 20 машина
һәр иртәне республикабызның җиде районына һәм Казанга юл ала. 14 кафе һәм дүрт кунак-
ханә көн дә үзенең кунакларын кабул итә. Һәм боларның барысының да башында гап-гади бер кечкенә авылда туып-үскән татар кызы тора!
Әңгәмәбезне ул шулай дип башлады.
– Алексеевскийдан 25 кенә чакрымдагы Олы Әшнәк авылында туып-үстем. Әнием Зөлфия 45 ел колхозда сыер савучы булып эшләде. Апам белән икебезне ялгызы үстер-гән анага тормышның ачысын да, төчесен дә күп татырга туры килде. Җан-фәрман тырышты, безне әтиле балалардан ким итмәде ул. Яшьтәшләрем арасында иң беренче велосипед, иң беренче фотоаппарат миндә булды. Әни безне эшләтте дә, ашатты да, тәрбияләде дә... Иртүк фермага сыер саварга китә иде. Ә без Рузалия апам белән өйдәге сыерны савып, көтүгә куабыз да, кайтып, ишегалларын, абзарларны себерергә тотынабыз. Ир-атсыз яшәсәк тә, мал-туарны күп асрадык. Елына ике терлек симертә идек. Әнинең бер көн дә ферма эшеннән калып, ял иткәнен хәтерләмим. Бераз үскәч, аның урынына эшләп, бер-ике көн генә булса да үзебез ял иттерә идек әнине. 48 сыер сауган вакытлар да булды. Әле безгә кул белән сауган еллар да эләкте.
Мәктәптә укыганда җәйләрен ашлык амбарында эшләү бар иде. Дус кызларым 15 августтан эштән туктыйлар, ә мин каникулның иң соңгы көненә кадәр эшлим. Сыер савучыларга колхоз дүрт центнер бодай бирә. Аның белән генә терлек асрарлык түгел. Амбарда эшләгән өчен миңа тагын ике центнер язалар. Кыш чыгар өчен өч-дүрт машина утын кирәк. Аны ур-
манда делянка кисеп үзебез әзерлибез. Әни, апа, мин – өчәү кул пычкысы белән башта агачларны кисеп аударабыз. Аннары ботакларын бутыйбыз, делянканы чистартабыз... Әзерләгән утынны әрдәнәгә өяргә кирәк. Мин – алтынчы-җиденче класста укучы кыз, берәр ир-атны булышырга чакырырга китәм. Рәхмәт, сүземне тыңлыйлар, ярдәмгә киләләр иде. Печән-салам алып кайтырга дип трактор сорап барсам да, «юк» дип, беркем кире бормады. Ул яктан авылдашларыма рәхмәтем зур. Әтисез булгач, төрлесен ишетергә туры килсә дә, сораганда ярдәм иттеләр. Әнә шулай кечкенәдән эшнең тәмен белеп, акчаның ничек килгәнен аңлап үстек. «Эшләгез. Эшләп кеше үлми», – әнинең иң яратып әйткән сүзләре иде бу.
Балачакта сорыйлар бит инде, үскәч, кем буласың, диләр. «Приказчик булам», – дип җавап бирә идем. Каяндыр укыганмындыр инде, гәрчә приказчикның кем булуын да аңлап бетерми идем. Мәктәптә гел «бишле» билгеләренә генә укыдым дип әйтмим. Унынчы классны алдынгы булып тәмамладым. Ул вакытта Рузалия апам кияүдә иде инде, әнине ялгызын гына калдырасым килмәде. Элек авылларда мәктәп тәмамлаган яшьләрне төрле уку йортларына чакырып йөриләр иде. Райпода кадрлар бүлегендә эшләүче авылдашыбыз Әдип абый Баһаветдинов: «Безгә кибетчеләр кирәк. Син Бөгелмәдәге сәүдә училищесына бар», – дип юнәлеш бирде. Бөгелмәгә – сатучылыкка укырга киттем…
Бу һөнәрне сайлавымның үз тарихы бар. Авылдагы кибет бездән берничә йорт аркылы гына иде. Берәр нәрсә кирәксә, әби кибеткә гел мине җибәрә. Сатучы Хәдичә апа белән ничектер якынаеп киттек шулай. Мин аңа кибетнең миченә ягарга булышам, бушаган әрҗәләрне чыгарып куям. Рәхмәт Хәдичә апага, «бар кит, йөрмә монда», дип куып җибәрмәгән. Югыйсә кечкенә идем әле мин ул вакытта.
Кибеткә ипи китерәләр. Хәдичә апа аларны гаиләдәге кеше санына карап кына сата. Булышып йөргән өчен, миңа берәр ипине артыграк та биреп җибәрә. Капчыклап он кайтаралар. Анысын да кеше санына карап бүләсе. Салкын складта салкын онны үлчәп сатып кара син! Хәдичә апа белән икәүләп сатабыз – мин тутырам, ул үлчи... Күрәсең, артыграк та кайткан булгандыр, тиешлесен сатып бетергәч, әрҗә кадакланган кечкенә чанама бер капчык онны утырта да мине кайтарып җибәрә. Әбидән алып, акчасын китереп бирәм аннары.
Әледән-әле кибеткә ревизия килә. Ә андагы вак товарның күплеге! Барысын да санарга кирәк. Ничә булавка, ничә сәдәф... Мин санап куям да, ревизорлар яза. Ышанганнар инде.
Бөгелмәдән соң читтән торып Казан кооператив техникумын тәмамладым, Чабаксардагы кооператив институтына укырга кердем. Дөрес, аны тәмамлап чыкмадым, өченче курстан соң укуымны ташладым. Ул вакытта инде башым белән эшкә чумган идем.
Хезмәт юлымны үзебезнең Алексеевскийдагы райпо системасында башладым.
Башта ревизор булып эшләдем, аннан бухгалтер итеп куйдылар. 1986 елда мине Зур Полянка авылына сельпо председателе итеп билгеләделәр. Бик артта калган сельпо иде ул. Территориядә бер колхозга унике кибет... Товар алып кайтырга транспорты да юк үзенең... Машина бирүләрен сорап, Алексеевский райкомының ул вакыттагы беренче секретаре Алексей Иванович Демидовка кердем. Ике машина бирде. Эшемне, тырышлыгымны иң беренче күреп алган кеше дә ул булды. Аның: «Син булдырасың!» – дип әйткән сүзләре иңемә канатлар куйды. Мин үзем дә бу ышанычка тап төшермәскә тырыштым.
Ул вакытта бит бардың да товар төяп кайттың түгел. Аны әле башта табарга, юнәтергә, сөйләшергә кирәк иде... Кама елгасын паром белән кичә торган еллар. Иртәнге өчтә торып, паромга чиратка басасы...
Шулай берсендә әни белән болынга печән чабарга киттек. Алексей Иванович белән совхоз директоры Җәүдәт Касыймович мине эзләп килгәннәр. Эш киемнәреннән тирләп-пешеп печән чабып яткан вакыт бит. Уңайсызландым инде. Ә әни өчен бик зур горурлык булды ул. Райкомның беренче секретаре әле кемне тагын шулай болынга кадәр килеп эзләп йөри?! Күрәсең, ул вакытта инде мине райпога күчерү турында сүз булгандыр.
1989 елны Алексеевский райпосы председателенең сәүдә буенча урынбасары итеп билгеләделәр. Бер дә күчәсем килмәгән иде. Инде эшем дә җайлашты, халыкны да беләм...
Әле Зур Полянкада эшләгәндә, 1987 елны, Алексей Ивановичтан Алексеевскийда фатир сораган идем. Ул чорда эшләгән һәркемгә бушлай фатир бирәләр иде бит. 1986 елны әни пенсиягә чыкты. «Бүтән бер көн дә эшләмисең», – дидем. Әнине Алексеевскийдагы фатирыма яшәргә алып килдем, без авылдан киттек...
Иң зур сөенечем – әнине кадер-хөрмәттә яшәтә алуым. Авылда яшәгәндә дә, Алексеевскийга күченеп килгәч тә бик хөрмәтле кеше булды. Аның еш кабатлый торган тагын бер сүзе бар иде: «Кызым, урамнан кем бара анда, дип сорасалар, Гөлнурның әнисе бара, дип әйтерлек итеп яшә!» Әнинең бу сүзләрен гел исемдә тоттым. Чынлап та андый көн килде. Син кем, дип сорасалар, «Мин Гөлнурның әнисе», – дип җавап бирә иде.
Менә 14 ел инде без әнисез...
Әнинең тагын бер яраткан сүзе: «Тишекле төймә җирдә ятмый, аны барыбер күрәләр». Чынлап та, үземне эш белән күрсәттем. 2004 ел иде. Алексеевский юл төзелеше оешмасы җитәкчесе Вәлиев Фоат Вәлиевич белән мине Алексей Иванович үзенә чакыртып алды. Алар үзара киңәшкәннәр дә, юл буендагы дүрт кафедан гыйбарәт «Эдем» җәмгыятен җитәкләүне миңа тәкъдим итәргә булганнар. Юл буендагы кафе, кунакханәләр бизнесының әле башланып кына килгән чоры иде. Риза булдым. Безне бит олы кешене тыңларга кирәк, дип тәрбияләделәр. «Эдем»ны кабул итеп алганда анда 20 кеше эшли иде. Хәзер бездә 560 кеше. Башлаганда ике йөк машинасы бар иде, бүген 80 машина. Биш юнәлештә эш алып барабыз. Тагын авылларда цехларыбыз бар. Фоат Вәлиевичның туган авылы Каргалыда яңа балалар бакчасы салганнар да, иске бина буш калган. «Барып кара әле, берәр нәрсә эшләп булмасмы шунда?» – дигәч, барып карадым. Бер ел уйлап йөрдем башта. Хәзер анда 15 кеше эшли торган кечкенә генә бер оешмабыз барлыкка килде. Фоат Вәлиевичка шулай ук рәхмәтем чиксез. Күп нәрсәгә өйрәндем аннан. Тормышымда өч маягым, өч остазым булды – әни, Алексей Иванович һәм Фоат Вәлиевич.
Эштән арымыйм мин. Тәм табып эшлим. Шуңа күрә зарланмыйм да. Кая барсам, яңа кешеләр белән танышам, берәр яңалык күреп кайтам. Бизнеста ял юк, диләр. Теләгән кешегә ялы да бар. Менә мин үземә үзем хуҗа. Артымнан беркем кумый, беркем тикшерми. Ял итәргә дә, йокым туйганчы йокларга да булыр иде. Ләкин мин кешедән алда эшкә килергә, иң соңыннан гына кайтып китәргә тиеш. Нишләтәсең, шулай тәрбияләнгән...
Узган ел 65 яшем тулды. Гомернең күп өлеше узылган. Язмыш миңа гаилә корырга, балалар үстерергә насыйп итмәде. Шонталы авылына кияүгә чыгып, апа белән аерылып кайткан әнинең язмышын кабатлыйсым килмәде. Ә минем әти әле өйләнмәгән егет булган. Әнине яраткандыр, бик чибәр хатын иде әни. Тик әтине аңа өйләндермәгәннәр. Бригадир булып эшләде. Янына трактор-машина сорап барганым булды, кире борганын хәтерләмим. Ул ва-
кытта инде өйләнгән, балалары туган иде. Күрше авылда гына яшәсәләр дә, аралашып үсмәдек.
Райпода эшләгәндә әтинең кызы Гөлнарадан хат алдым. «Әни авылда ялгызы калды. Безгә Алексеевскийдан фатир алырга булышмассың микән?» – дигән. Бу хатны әнигә укыдым. Бер сүз дә дәшмәде. Гыйнвар, февраль, март, апрель узды. Берсендә эштән кайттым да ашап утырабыз. «Хәлеңнән килсә, теге хатка булыш», – диде әни. Кабат Алексей Ивановичка бардым. Ул минем язмышны да, тормышны да белә. Сүземне тыңлап, бер бүлмәле «малосемейка» бирде.
Әни туганнарым белән аралашуымны бик теләде. Безне үзе исән чакта дуслаштырып, туганлаштырып калдырды. Сеңлем Гөлшат белән инде егерме ел бергә эшлибез. Баш экономист ул, минем уң кулым. Аңа бик ышанам. Яңа йорт салгач, әни өй туена әтинең хатынын – Нурия апаны да чакырырга кушты. Әнине соңгы юлга озатканда да килде Нурия апа. Үзем дә аның белән бәхилләшергә бардым. Туганнарыма булдыра алганча ярдәм итәргә тырышам. Безнең язмышлар шундый булганга беребезнең дә гаебе юк.
Мине бөтенесе әтигә охшата. Холкымны да аныкы кебек диләр. Кешене бер кулым белән сугып егам да, тартып торгызырга икенче кулымны сузам. Максат куйганмын икән, мин ничек тә аңа ирешергә тиеш. Бер мәртәбә керәм, кире борып чыгарсалар, тагын керәм. Кич керт-
мәсә, иртән керәм... Миңа әнинең догалары һәм Аллаһы Тәгалә ярдәм итә. Әни дини кеше иде, намазын, уразасын калдырмады.
Бер кешегә дә үпкә тотып яшәмим. Кайчандыр авыр сүз әйткән, кырын караган кешеләр каршыма килеп ярдәм сорый, берсен дә кире бормыйм. Авылыбыздагы мәчетне ремонтларга булыштым. Утына-суына түләп торам. Алексеевскийда мәчеткә йөрүче апаларны ел да Болгарга, Биләргә алып барабыз. Хәрби операциядәге егетләргә киемнәр әзерләдек, азык-төлеген илтеп торабыз. Кешегә өлеш чыгарганнан байлык кимеми, арта гына.
Гөлнур Таһировна турында кырыс, ләкин гадел җитәкче, диләр. Биредә кем белән генә аралашсаң да, аны хөрмәт итүләре, яратулары сизелә.
«Гөлнур Таһировна – таләпчән җитәкче. Иң элек үзенә таләпчән. Без аннан күреп өйрәнәбез. Шул сыйфаты артына гаҗәеп миһербанлы йөрәге яшеренгән. Ул барыбызның да ни белән яшәгәнен белә. Безнең генә түгел, балалары-бызның, туганнарыбызның хәлләренә кадәр сораша. Оешмадагы һәр кешенең туган көнен истә тотып, шәхсән үзе котлый. Авырлыкка очрасак, ярдәм кирәксә, иң беренче аңа керәбез. Быел август аенда монда эшли башлаганыма 20 ел була», – ди туклану буенча директор урынбасары Агыйдел Турнина.
Оешманың бухгалтеры һәм транспорт өчен җаваплы хезмәткәре Зөһрә Казилова да «Эдем»да 13 ел эшли. «Сәүдә-икътисад институтын тәмамлагач, Казанда калырга да була иде. Тик Гөлнур Таһировна белән эшлисем килде. Мин аны мәктәптә укыган чагымнан ук беләм. Аның темпераменты, холкы ошый миңа. Монда килгәнемә бер тапкыр да үкенмәдем. Әле яшьләрне дә үзебезгә чакырам. Гөлнур Таһировна ул шундый кеше: башта юк дисә дә, уйлап йөри дә, кер әле, сөйләшик, дип, киредән чакырып ала. Без ирем белән дә «Эдем»да таныштык. Николай сәүдә бүлеген җитәкли».
Гөлнара Сиражева үзе генә түгел, ике килене дә «Эдем»да эшли. «Гөлнур Таһировнаның кеше белән аралашуда үз стиле бар. Кешенең алдына ашны да матур итеп китереп куе-
гыз, ашыйсы килмәсә дә ашарлык булсын, дип өйрәтә ул. Аның белән эшләп, без үзебезнең нәрсәгә сәләтле булганыбызны, ниләр эшли алганыбызны ачыкладык. Ул безгә дус. Ул безгә әни кебек. Читтә уздырылган чараларда Гөлнур Таһировна һәрвакыт безнең белән. Кирәксә, хәтта савытсабаларны да үзе юарга мөмкин. Бик тә чисталык һәм матурлык ярата. Театр – гардеробтан, ә без болдырдан башланабыз, ди ул».
«Кул астында эшләүчеләрнең берсе турында да беркемнән дә яман сүз әйттерми Гөлнур Таһировна, – ди директорның икътисад буенча урынбасары Гөлшат Тукмакова. – Ковид чорында кафеларыбыз ике ел ябылып торды. Шунда да хезмәткәрләрен югалтмас өчен нидер уйлап тапты ул. Беркемне эштән җибәрмәде. Олы йөрәкле җитәкче Гөлнур Таһировна. Ул командировкадан кайтып керсә, бүлмәләргә кадәр нур тулган кебек. Исемен дә белеп кушканнар бит аңа – Гөл-Нур! Безнең оешма хәйрия өчен генә дә елына
3-4 миллион акча тота. Мәктәпләргә булышасымы, авылларда Сабантуйлар уздырасымы, ветераннарны котларгамы – бөтен районга ярдәм итә. Гозере булганнар турыдан-туры аңа килә. Алдан язылып кына кабул итү дигән нәрсә юк. Халыктан сатып алган продукциягә дә базар бәясеннән күбрәк хак түли. Үзенең туган авылында кеше аз инде, табыш китермәсә дә, кибет тота. «Үзем сәүдә өлкәсендә эшләп, үз авылымда ничек инде кибет булмаска тиеш», – ди. Күп җитәкчеләр белән эшләргә туры килде, Гөлнур Таһировна кебек кешене очратмадым. Без аны бик яратабыз, исән генә була күрсен».
«Эдем»да эшләр өчен, «Эдем»не яратырга кирәк. Бу – монда эшләүчеләрнең девизы. Син яратсаң, сине дә яратачаклар. «Эш сөярне ил сөяр», – ди бит Гөлнур Таһировна үзе дә.
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк