Логотип
Арабыздан беребез

Фуат Әбүбәкерев: «Һәр сүзем – театрга мәдхия»

ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, «Тантана» премиясе лауреаты, 60 ел гомерен Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына багышлаган Фуат ӘБҮБӘКЕРЕВ.

Аның исемен әйтүгә, күңелдә «Зәңгәр кыңгыраулар», «Ап-ак ромашкалар – мәхәббәтем», «Кайда син, әнкәй?», «Синең өчен чәчәк җыям» дигән популяр җырларның аккордлары яңгырый башлый. Салих Сәйдәшев әсәрләрен Фуат Әбүбәкеревтән да күбрәк уйнаган кеше булдымы икән бездә. «Җанның кылларын тибрәндерерлек итеп уйнар өчен, Сәйдәш йөрәктә булырга тиеш, – ди Фуат абый. – Сәйдәшнең исеме йөрәгемә ике тапкыр уелды. Беренчесе... Миңа 10 яшь иде. Дустының вафат булуы турында ишеткәч, әти виолончелен алды да Сәйдәш көйләрен уйный башлады. Үзе елый, үзе ярсый-ярсый уйный... Икенчесе – театрда Сәйдәш бүлмәсендә эшләдем. Язмышның миңа зур бер бүләге булды ул». 

Тамырлар

Әтием Хәмит Җаббар улы Әбүбәкеревнең кайсы яктан, Татарстанның кайсы авылыннан булганын мин белмим. Казанда балалар йортында үскән ул. Үз әтисе вафат булгач, әнисе икенче кешегә кияүгә чыккан. Әти бу хакта сөйләргә яратмады. Без дә, сорашып, җанын яраламадык.

Ул – татарлардан беренче профессиональ виолончелист иде. Казанның 1 нче музыка мәктәбен тәмамлаган. Татар дәүләт академия театрында, радиокомитетта эшләгән, оркестрларда уйнаган. Музыка мәктәбенең директоры Рувим Львович Поляков татарлардан бер генә булса да профессио-наль виолончелист укытып чыгарырга хыяллана. Әтинең тырышлыгын күреп, нәкъ менә аны сайлагандыр, ахрысы.

1936 елны бер төркем татар музыкантларын Мәскәү консерваториясенә укырга җибәрәләр. Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһановлар арасында әти дә була. Виолончелист Ямпольский классында укый. 82 яшенә кадәр Үзбәкстанда Алишер Навои исемендәге театрда эшләде. Үзбәк халык җырларын нотага салды. 89 яшендә гомере өзелде.

Әнием Хәлимә Мостафина – Тәтеш районының Әтрәч авылыннан. Әтиләре Мостафаны мулла булганы өчен Архангельск якларына сөргенгә сөрәләр. Русча яхшы белгән бабай анда да балалар укыта. Әнинең тавышы-ы! Әтигә кушылып җырлаганда тын алырга да онытып торасың кебек! Аш-суга да оста иде. Тукайны яттан белде. Соңгы елларын Равия апа-ларда яшәде. Казанда җирләдек. 98 яшь иде...

Балачак

Мин Үзбәкстанның Наманган шәһәрендә туганмын. Бу якларга килеп чыгуыбызның үз тарихы бар. 1940 елда әтинең дусты Исмәгыйль абый – Исмай Шәмсетдинов аңа Казаннан югалып торырга куша. «Дөнья тыныч түгел. Синең дә телең озын, китеп тор», – ди. Бу вакытта әти-әнинең инде ике балалары туган була.

Наманганда базар янында урнашкан Кәрван-сарайда яшәдек. Әти белән әнигә без алты бала. Әнинең тырышлыгына бүгенге акылым белән исем китә. Керле кием белән беребезне дә урамга чыгармады. Күлмәк-чалбарларыбыз ямаулы булса да, чип-чиста иде. Бай яшәмәдек. Бер әти эшләп алган 90 сум акчага көн иттек. Ике кәҗәбез бар иде.

Алтыбыз да музыка белән шөгыльләнәбез. Равия белән Ирәдә – фортепианода, Ренат белән мин – скрипкада. Ренат елый-елый уйный. Соңыннан белдек, сулагай булган икән. Наилә белән Галия дә фортепиано дыңгырдата. «Сарман» көе шунда ук чыкмый бит ул. Аны уйнарга өйрәнгәнче-е! Нинди сабырлыклар булды икән әти белән әнидә?

Бәхетле булды безнең балачак. Иртән торуыбызга әти кайнар тәбикмәкне алтыбызга да бүлеп, өстенә берәр уч йөзем куеп чыга. Кайнар чәй белән шуны ашыйбыз.

Бер очрак хәтеремдә: «сольфеджиодан контроль эш», дип, дәрестән сорап киттем дә, иптәш малай белән рәхәтләнеп теннис уйнадык. Берзаман башымны күтәреп карасам, әти басып тора. Озын тәнәфестә безгә бутербродлар алып килә иде ул. Мине «сольфеджиога китте», дигәч, тамагы ач булмасын, дип, артымнан килгән инде. Кесәсеннән бутербродны чыгарып бирде дә: «Иблис», – дип, борылып китеп барды. Әтинең бик ачуы килгәндә әйтә торган сүзе иде ул.

Уку

5 яшемнән музыкага өйрәндем. Беренче класста укыганда музыка мәктәбенә дә бирделәр. Җиденче класстан Намангандагы музыка училищесында укыдым. Берьюлы мәктәптә дә, училищеда да укырга рөхсәт ителми иде ул елларда. Безнең гаилә өчен чыгарма ясадылар. Училищены тәмамлагач, анда гына да калырга була иде. Ләкин әтинең хыялы... «Бер генә балам булса да, Казанга кайтып, мин йөргән эзләрдән йөрсә, мин эшләгән театрда эшләсә...» – дип хыялланды ул. Ә без алтыбыз да кайттык! Иң беренче булып Равия апа Казан консерваториясен тәмамлады. Әти аңа хат язган: «Натан Брауде белән сөйләшеп карый алмыйсыңмы? Фуатны үзенә алмас микән...» Натан Владимирович – скрипач, гаҗәеп педагог, Казан консерваториясендә кыллы инструментлар кафедрасын җитәкли иде. «Килсен», – дигән. Бардым. Кичке унынчы ярты. Актлар залында репетиция бара. Натан Владимирович мине чакырып алды да кайдан килүемне сорады. «Эчәсеңме?» – ди. «Ю-ук», – дим. «Тартасыңмы?» – «Тартмыйм». «Нәрсә уйныйсың?» – «Мендельсонның концертын...» Икенче көнне аның: «Сине алам!» – дигән сүзен ишетүгә, әтигә телеграмма сугарга йөгердем. Әти ул телеграмманы гомере буе саклады.

Аллаһы Тәгалә Браудега талант кына бирмәгән, миһербанлы йөрәк тә биргән. Консерваториянең мин яшәгән тулай торагы Себер тракты урамында иде. Укырга Зур Кызыл урамындагы бинага йөрибез. Өстемдә Үзбәкстаннан киеп кайткан юка гына пәлтә. Натан Владимирович беркөнне учыма кәгазьгә төргән ике тиенлек акчалар салды: «Салкын булса, шалтыратырсың. Минем өйдә генә шөгыльләнербез...»

Ә ул Попов урамында гына яши. Тулай торактан аларга кадәр йөгереп тә барып җитәрлек. Еш булырга туры килде ул фатирда. Бик бай китапханәсе бар иде. «Нәрсәләр укыганың бар?» – дип сорый берсендә. Безнең нәрсә инде: «Война и мир» да «Целина»... Җавабымны ишетеп көлемсерәде дә шкафтан алып бер китап сузды: «Мә, укыгач, сөйләрсең нәрсә турында икәнен!» Плутархның «Сравнительные жизнеописания»се иде ул. Тышы керләнмәсен дип, кырык тиенгә тышлык алып кидердем. Кайтарып биргәндә Брауде китапның тышлыгын күрде. Ошады бу аңа. «Кайсы китапны укыйсың килсә, шуны ал», – диде. Мине үз улы кебек күрде ул. Тормышымдагы күп авырлыкларны җиңәргә булышты. Кайсы профессорның үз шәкертенә телефоннан шалтыратсын өчен ике тиенлек акчалар җыеп биргәнен күргәнегез бар? Гомер юлымда гел яхшы кешеләр генә очрады минем.

Уңышлар

Камал театрында рәсми эшли башлаган көнем – 1969 елның 1 марты. Баянчы Рәис абый Сафиуллин кулымнан тотып театрның белдерүләр тактасы янына алып килде. Анда оркестр оештырылуы һәм тугыз музыкантның оркестрга эшкә алынуы турында игълан язылган иде. Янә әтигә телеграмма суктым: «Мине син эшләгән театрга эшкә алдылар!»

Шушы көннән бирле әлегә кадәр театрдан аерылмадым. Хәтта бер тапкыр больничныйга да чыкканым булмады. Рәсми кабул ителгәнчегә кадәр дә театрда уйный идем инде. Штатта оркестр булмаса да, читтән музыкантлар чакыралар иде. Рәшидә Җиһаншинаның ире Әзһәр Абдуллин – дирижер. Татар көйләрен уйнарга ул өйрәтте. Рәис Сафиуллинның: «Фуат, бормалар белән мавыкма, мелодия-не каплама», – дигәнен әлегә кадәр истә тотам. Театрда һәр кеше укытучым булды, һәркемнән нәрсәгә булса да өйрәндем, алар үзләре генә моны белмәде.

Яңа оешкан оркестрның дирижеры итеп Володя Березинны куйдылар. Без аның белән курсташлар. Ул эштән киткәч, Рәшидә Җиһаншина минем кандидатураны тәкъдим иткән. 1973 елда мине Камал театрына музыка бүлеге мөдире һәм дирижер итеп билгеләделәр. «Фуат – Фатыйма Ильскаяга уйнаган кеше ул», – дигән Рәис Сафиуллин, директорның башка кешене куярга теләвен белгәч. Фатыйма апага уйнавы җайлы түгел иде. «Зәңгәр шәл»не куябыз. Фатыйма апа дүртенче абыстайны уйный. Менә ул оркестрга кушылып җырлап, сәхнәгә чыгарга тиеш. Ә Фатыйма апа сәхнәгә дирижерга карап чыкмый – йә арты белән чыга, йә яны белән... Җырны да теләсә кайсы җиреннән башларга мөмкин. «Фатыйма апа, по руке, по руке!» – ди аңа Березин. «Энем, нәрсә соң ул «по руке»? Тәмам интектерде мине, – дип зарлана миңа Фатыйма апа. – Нишләп мин аның кулына карарга тиеш? Ул карасын! Менә син уйнаганда мин бит җырлыйм». «Фатыйма апа, сез җырлаганда мин уйныйм», – дим. Фатыйма апа җырлаганда оркестр түгел, бары скрипка гына уйный. Мин көйне теләсә кайсы җиреннән уйнап алып китә алам. Артистларны беркайчан да «по руке» җырлатмадым.

Театрда эшләве кыен булмады, чөнки ул каныма сеңгән. Әти генә дирижер булганымны күрә алмады, ләкин спектакльләрдә музыка уйнаганымны күрде. Наманганга гастрольгә барган идек. «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Сүнгән йолдызлар»ны уйнадык. Әти шул вакытта мондый сүз әйтте: «Син миңа ничә ел гомер бүләк иттең...»

180 спектакльгә көй язганмын икән. Бик зур сан инде бу. Мин көй язмаган бер татар театры да калмагандыр. «Кичер мине, әнкәй» спектаклен куябыз. Режиссеры – Празат Исәнбәт. Соңгы репетицияләр бара. Равил Шәрәфиев белән Гөлсем Исәнгулова төп рольләрдә. Шундый яхшы уйныйлар! Тик нидер җитми кебек. «Фуат, – диләр. – Көй җитми бит!» Ә мин – музыка бүлеге мөдире, көй табарга тиеш. Спектакльгә туры килә торган бер көй турында әйттеләр. Исмай Шәмсетдинов радиокомитетта эшли иде. Аның янына кердем. Табып бирде теге көйне. Инде соңгы репетиция. «Егетләр, тыңлап карагыз әле», – дим. Көй яңгырый башлады. Әйтерсең, тәннәр буйлап ток йөгереп узды. Менә шундый бер кечкенә генә деталь дә спектакльнең уңышын билгели. Музыка спектакльне җанландыра. Кирәк көйне кирәк вакытында һәм кирәк кадәр генә кертергә кирәк. Камал театры уңышының бер сере әнә шунда.

«Банкрот» спектаклен әзерлибез. Нәҗибә Ихсанова белән Илдар Хәйруллин җырлый-җырлый танго бииләр. Гәүһәр Камаловага җыр юк. Биш литрлы шешәсен кочаклаган да сәхнәдә тик йөри. Аның да җырлыйсы килә. «Энем, – ди миңа, оркестр чокырының кырыена ук килеп, – син ник миңа җыр язмыйсың?» «Гәүһәр апа, сез бит җырлый белмисез», – дип әйтеп ташламасаммы! Әле җитмәсә, барысы да ишетерлек итеп кычкырып әйттем. Сәхнәдә кабер тынлыгы урнашты. Илдар Хәйруллин имән бармагын чигәсенә китереп, «юләрме әллә син?» дигәндәй, башын бораулый. Гәүһәр апа чокыр кырыена тагын да якынрак килде. Инде беттек, шешәсен миңа ыргыта хәзер, дим. «Энем! – ди Гәүһәр апа. – Театрда җырлый белмәгән актер юк, син шуны бел!» Тәнем өшеп китте. Кемне үпкәләттем мин?! 1967 елда «Күк капусы ачылса» дигән спектакльдә Рәфкать Бикчәнтәев белән бергә уйнадылар, шунда җырлады бит ул! Ничек истән чыгып китте соң? Ул җырны Сара апа Садыйкова язган иде. Сара апа белән мөнәсәбәтләребез яхшы иде безнең. Гәүһәр апага биш нотадан гына торган бер җыр яздым. Шуны җырлый да, аннары чарльстон бии. Гади генә җыр,  ә рольне ничек бизи!

Эш бүлмәмдәге шифоньерда бүген дә ике костюмым эленеп тора. Аның берсе чегән костюмы. «Бирнәсез кыз»ны уйнаганда Фәрит Бикчәнтәев, Коля Юкачев, Искәндәр Хәйруллин һәм мин музыкантлар булып сәхнәгә чыгабыз.

Алсу Гайнуллина Лариса ролендә, чегән кызы булып җырлый. Аннары без эләктереп алабыз: «Ай, лю-ли-лю-ли-лю-ли! Ай, лю-ли!» Ул җырны чынлап та без җырлаганга ышанмадылар да хәтта. Ә бит чынлап та җырладык. Казанга «Ромэн» ансамбле килгән иде. Җырны өйрәндем дә, дөрес җырлыйм микән, дип, чегәннәр янына «зачет тапшырырга» киттем. «О-о, – диделәр. – Син татармы, әллә чегәнме?» Минем өчен иң зур мактау булды инде ул.

Мәхәббәт

Хатыным Татьяна Николаевна Кононирова белән бер курста укыдык. Казан кызы ул. Бик талантлы һәм шул ук вакытта артык тыйнак кеше. Мине шул тыйнаклыгы, музыкага мөкиббәнлеге белән җәлеп итте дә. Дүрт ел дус булып йөреп, 1968 елда өйләнештек. Туебыз белән котларга Натан Брауде үзе килде. «Это музыка для сердца» дип язып, Бетховенның ике томлык сонаталарын бүләк итте.

Музыканы яхшы тоя иде Татьяна. 1969 елдан 1974 елга кадәр Натан Рахлин җитәкчелегендәге симфоник оркестр-да эшләде. Рахлинның вафатыннан соң аның тормышы әйтерсең икегә ярылды. Натан Рахлин кебек гений йөз елга бер генә туа аладыр. Аның башка дирижер белән эшлисе килмәде. Үзен тулысы белән гаиләгә багышлады. Минем белән театрда оркестрда уйнады.

Өйләнешкәндә мин әле опера һәм балет театрында эшли идем. Торырга фатир юк, «Татарстан» кунакханәсенең бер бүлмәсендә яшим. Ярты еллап шулай яшәдек. Татьяналар Киров районында үз йортлары белән тора иде. Дөресен әйткәндә, йортка керәсем килмәде. Югыйсә хатынымның әнисе Александра Ефимовна әйбәт кеше, киң күңелле чын рус хатыны иде.

Рәшидә Җиһаншина, безнең театрга килсәң, фатир бирәбез, дигәч, гариза язып эштән киттем. Сүзендә торды: Ленская урамында бер бүлмәле фатир бирделәр. Татьяна белән гаилә коруыбызга быел – 56 ел. Безнең мөнә-сәбәтләр ихлас булды. Таня кирәкмәгән сүз сөйли торган кеше түгел. Кешеләргә карата да бик сизгер ул.

Гаиләдә бер-береңә хөрмәт һәм яратуны мин кечкенәдән күреп үстем. Әти әнине бик хөрмәт итте. Балалар йортында ярату, наз күрмәгән бит ул. Яратуны беренче тапкыр әнидән генә тойган. Әни әтине бик яраткандыр. Яратмаса, аңа ияреп күз күрмәгән якларга күчеп китмәс иде.

Дуслар

Әти заманында Исмай Шәмсетдинов, Заһид Хәбибуллин, Салих Сәйдәшев белән дус булган. Казанга килгәч, Исмай абый минем дә дустым булды. Театрда музыка бүлеге мөдир булып эшләгәндә ул миңа бик ярдәм итте. «Менә Хәмитнең улы, булышыйк әле аңа», – дип, мине Фәтхерахман Фазылҗанов янына алып керде. Ул да әтине яхшы белгән. Радиокомитетка үземнең өемә кергән кебек кереп йөрдем. Нинди ярдәм кирәк, барысын да күрсәтергә тырыштылар.

Акча

«Музыкага өйрәнегез. Уйнап булса да тамак туйдырырсыз», – ди иде әти. Чынлап та, музыка миңа барысын да бирде: эшне дә, акчаны да, танылуны да... Консерваториядә укыганда стипендия 21 сум иде безнең. Аңа гына яшәп булмый. Шуңа да без Таня белән Камал теат-рында куелган музыкаль спектакльләрдә уйнадык. «Зәңгәр шәл»дә бер уйнаганга 5 сум түлиләр. «Туган туфрак»ка – 3 сум 50 тиен. Аена җиде генә спектакльдә уйнасак та, шактый җыела. Кайчагында хәтта үзебезгә бүләк тә ясыйбыз – Офицерлар йортына кереп, азу ашап чыгабыз. Консерваториядә сонаталар да уйныйм. Анысы өчен 40 сум түлиләр. Мин бит әле 50 ел Казандагы 1 нче музыка мәктәбендә музыкаль иллюстратор булып та эшләдем. Андагы педагог кызлар балаларны минем белән куркытып бетерәләр иде: өйрәнмәсәгез, Фуат абый кирәгегезне бирә, янәсе. Балаларны музыкага куркытып өйрәтеп булмый. Берсендә шулай Миша исемле бер малай зачет бирә. Күреп торам, каушый инде, куллары калтырый. «Үскәч кем буласың килә соң?» – дип сорыйм. Табиб булырга телим, музыка белән шөгыльләнәсем килми, ди. «Миша, – дим, – музыкага өйрәнсәң, табиблар арасында иң яхшы музыкант булачаксың. Институтта кичәләр булыр. Син фортепиано артына утырырсың да уйнап җибәрерсең. Бөтен кызлар сиңа карап «аһ» итәр...» Икенче көнне дәрескә Мишаның әбисе килде. «Сез безнең малайны нишләттегез? Кичә мәктәптән кайтты да, ашамаган-эчмәгән килеш фортепианода уйный башлады. Элек аны фортепиано янына утыртып та булмый иде», – ди.

«Фуат абый, сез балаларны нишләтәсез ул?» – дип сорый иде педагоглар да. Бернишләтмим, мактыйм гына. Зачет вакытында ялгышалар. Берәр юлны, кайберләре хәтта берәр битне төшереп калдыра. Мин ноталарга карамыйм, балаларның кулларына гына карыйм. Кайсы урыннан уйнаса, шул җирдән ияреп китәм. Ялгышканнарын үзләре дә сизми кала хәтта.

Көен үзем иҗат иткән 57 җырым бар. Күбесе бик популяр да булды. Берсе өчен дә акча сорамадым. Җырны яза башлаганда мин шикләнәм: бәлки, ошамас, бәлки, начар җыр булып чыгар, дим. Алдан сөйләшмәгәч, кешедән ничек оялмыйча акча сорыйсың инде. Хәзер әнә бер җыр өчен галәмәт зур акчалар сорыйлар. Мин андыйны кабул итә алмыйм.

Мавыгу

Студенцы дигән җирдә бакчабыз бар. Татьяна белән икебез дә бакча эшен яратабыз. Аның белән эшсез утыра алмыйсың. Элек-электән берәр килолы помидорлар үстерә ул. Үткән-сүткәннәр койма аша безнең помидорларга шаккатып карап уза. Балык тоту турында да көннәр буе сөйли алам. Балыкны Үзбәкстанда яшәгәндә дә тоттым. Әй әни балык ярата иде-е! Театрдан шушы бакчаларны биргәч, беренче көннән үк балыкка йөри башладык. Фәрит Мәмәш бик оста балыкчы иде. Гомумән, театрда балыкчылар күп. Марсель Сәлимҗанов та, Наил Дунай да балыкчылар. Дунай үзе генә тотарга ярата. Ә Мәмәшкә компания кирәк. Сәгать өчтә тәрәзәгә өч тапкыр сак кына кага. Мин торып төшкәнче, ул инде көймәне якорьдан алган, барысын да әзерләгән. Менә берзаман таң ата. Артта Фәхри Насретдинов җырлап җибәрә. Димәк, чиртми башлаган. Хәлим Җәләлов белән алар икесе бер көймәдә.

Идел өсте тып-тын, Фәхри абыйның тавышы су буйлап тарала. Арттарак – Марсель Сәлимҗанов. Аңа балык чиртсә, бетте! Шапыр-шопыр, шапыр-шопыр – судан балык тарта. Моны юри бөтенесенә дә ишеттерерлек итеп эшли. Шул бер балыгын судан дүртәр-бишәр тапкыр да тартып чыгарырга мөмкин. Имеш, ура гына балыкны. Эх, сагынам шул чакларны. Сөйли башласам, авызыма сулар килә...

Балалар

Улыбыз Руслан 1969 елда туды. Без аны яслегә дә, балалар бакчасына да бирмәдек. Башка артистларның балалары кебек, ул да театрда үсте. 4 яшеннән пианинода уйный башлады, 6 яшендә музыка мәктәбенә бирдек. Консерватория каршындагы махсус урта музыка мәктәбен алтын медаль белән тәмамлады. Әнисенә охшаган: тыйнак, үзе турында сөйләгәнне яратмый. Камалда, аннары Курчак театрында эшләде, күп кенә спектакльләргә көй язды. Йөздән артык җырга аранжировка ясады. Киленебез Ләлә белән хәзер Төркиядә яшиләр, икесе дә музыка өлкәсендә эшли.

Дин

Әти белән әни икесе дә биш вакыт намаз укыйлар иде. Әни укыганда – әти, әти укыганда әни ишекне тотып тора. Бердән, без комачауламасын, дигәннәрдер. Икенчедән, дин тыелган заманда яшәделәр бит. Мәчеткә төнлә, качып кына баралар иде. Мин намаз укымыйм. Догаларны яттан беләм, аларны хәтта җырлыйм да. Бөтине дә салганым юк. Ә менә Таня дога укымыйча өстәл янына да утырмый, урынга да ятмый. Аллаһы Тәгаләнең берлеген таныйм. Ул барыбыз өчен дә бер. Ураза тоткалыйм. Аракы эчмим, тәмәке тартмыйм. Дин тоту өчен күңелең бик чиста булырга тиештер ул.

Үзем турында

«Күңелең йомшак, сиңа бу дөньяда җиңел булмас», – ди иде Натан Владимирович. Холкым шундый: беркемгә дә начарлык теләмим. Кешегә итагатьле булу – безнең тәрбиядән. Әти үзбәкләр белән бер кулын гел йөрәгенә куеп исәнләшә иде. Ике кулында ике сетка булса да, берсен куеп торыпмы, кулында килеш күтәрепме, учын йөрәгенә куеп сәламләште. Өебезгә килеп беркемнең дә бездән зарланганы булмады. Әтинең хыялларын чынга ашыра алуым белән мин бик бәхетле. Ул йөргән җирләрдән йөрдем, аның дуслары белән аралаштым. Театр тормышының зур бер өлеше минем күз алдымда булды. Алай гына да түгел, ул тормышта мин үзем дә катнаштым. Театр мине кеше итте. Театр турында сөйлим икән, бары тик өч өндәү билгесе белән генә. Минем һәр сүзем аңа мәдхия.

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар