Логотип
Арабыздан беребез

Доктор Гафиуллина

Аңа 32 яшь. Ул – Республика клиник онкология диспансерында хирург, 1500 дән артык операция ясаган, 20 илдә булган, өч тел белә, молекуляр онкология темасына диссертация яза, хатын-кыз сәламәтлегенә багышланган блог алып бара.

Әле тагын ул – табиблар династиясе вәкиле. Әтисе Дамир Максутович Гафиуллин – эпидемиолог, шәһәребезнең йогышлы чирләр хастаханәсендә эшли. Әнисе Зарина Николаевна Гафиуллина – Яшел Үзән шәһәренең бала тудыру йортында акушер-гинеколог. Әтисе ягыннан әбисе Суфия Хәбировна Сәгыйтова – шулай ук гомерен кешеләр сәламәтлегенә багышлаган кеше. Бертуган энесе Азат та династиягә тугры – Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган.

– Алия Дамировна, никадәр авыр һәм җаваплы булуын кечкенәдән күреп үссәгез дә, табиб булудан курыкмагансыз.
– Дөрестән дә, табиб эшенең нәрсә икәнен аңлап, белеп үстек. Әти белән әнинең төнге дежурда калулары да таныш. Бу эшнең катлаулылыгын һәм җаваплылыгын яхшырак белгән саен, аның кыйммәтен дә ныграк аңлыйсың. Аннары, тәрбия, белем, буыннар арасындагы бәйләнеш тә йогынты ясамый калмагандыр... Һәрхәлдә, Яшел Үзәндә мәктәпне тәмамлагач, укырга кая керергә дигән сорау гомумән дә тумады. Ә менә кайсы белгечлекне сайларга дигән сорау бар иде. Әти белән әни стоматолог булуымны теләделәр, ә мин дәвалаучы табиб булам, дидем.

– Бала тудыру йортында эшләү хыялым иде, дидегез.
– Очраклы кешеләрнең тормышыбызда никадәр мөһим роль уйнаганын без кайчак күз алдына да китерә алмыйбыз. 2014 елны Казан дәүләт медицина университетын тәмамлагач, Казан медицина академиясе базасында ординатура үттем. Көндез – уку, төнлә – дежур... Атнага өчәр төн дежур торырга туры килә иде. Көн белән төн бутала кайчак. Хыялыңа менә-менә ирешәм дигәндә бу авырлыклар чүп кебек кенә тоела. Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә эшләргә хыялландым. Алсыннар гына, дөньядагы бар кешедән дә тырышыбрак эшләячәкмен! Шулай уйладым. Ул эшне ярата да идем. Ординатурада укыганда без бала да таптырдык, операцияләр дә ясадык, инде барысын да беләм дә шикелле... Тик мине анда эшкә алмадылар. «Ул безгә туры килми». Менә шул бер фраза бөтен планнарымны җимерде. Ничек елаганымны белсәгез?! Ул көнне дөньям ишелеп төште сыман. Шул ук фраза тормышымны бөтенләй яңа юлга борды, һәм бүгенгәчә мин шул юлдан барам.
Яшел Үзәнгә онколог итеп чакырдылар. Дөресен генә әйткәндә, баштарак бик теләмәгән дә идем... Курсларда онколог белгечлегенә укыдым. Беренче тапкыр операция ясаганым искә төшсә, әле дә дулкынланам. Өлкән яшьтәге апа иде ул. Аналык муентыгында дисплазия. Конизация артык катлаулы операция булмаса да, моңарчы андыйны ясаганым юк, бары карап торганым гына бар. Башка бер тәҗрибәле табибтан ярдәм итүен сорадым. «Эшкә урнашкансың икән, үзең ясыйсың», – диде ул. Әниемә шалтыраттым. Операция дәвамында янымда басып, көч биреп торды.

– 2017 елдан Республика клиник онкология диспансерында эшли башлыйсыз. Гадәттә, катлаулырак очраклар булса, районнан Казанга җибәрәләр. Үз-үзегезгә ышангансыз, димәк...
– Чынлап әйткәндә, башта шикләндем. Әти-әнием, уйлап та тормыйсың, барасың, диделәр. Холкымда тәвәккәллек бар. Үз өстемә җаваплылык алудан курыкмыйм. Табиб өчен мөһим сыйфатлар ул. Күп вакыт пациентның үзе өчен дә карарны табиб кабул итә. Әйе, авыр, катлаулы очраклар булса, Казанга җибәрәләр. Тик районнардагы табибларның эшләре тагын да катлаулырак. Безнең монда диагноз куяр өчен кирәкле барлык аппаратура бар, ә район табибы клиник картинага карап диагноз куя белергә тиеш. Син анда бары үз белемеңә һәм тәҗрибәңә генә таяна аласың.
Поликлиникада җиде-сигез ай эшләгәч, гинекология мөдире Андрей Владимирович Панов үз бүлегенә хирург итеп алды. Анда эләгү өчен табиблар чират тора, нигә мине сайлады ул – монысы үзем өчен дә табышмак булып калды. Бәлки, ул миндәге тәвәккәллекне, җаваплылыктан курыкмавымны күргәндер. Андрей Владимировичтан күп нәрсәгә өйрәндем. Аны үземнең остазым дип саныйм.

– Казан онкологларына күренер өчен чит төбәкләрдән киләләр. Бездә яман шешне дәвалау чынлап та шулай югары куелганмы?
– Монда иң яхшы белгечләр эшли. Бездә хирургия бик югары урында. Мин бу сүзләрне үземнең коллегаларымнан чыгып, бездә нинди операцияләр башкарылганын, аларның нинди күләмдә үтәлгәнен белгәнгә әйтәм. Техник базабыз да яхшы. Аппаратуралар да заманча. Мәсәлән, эндометрийдагы яман шешне дәвалар өчен хәзер лимфа төеннәренә индоцианин яшел белән детекция ысулы кулланыла. Әлеге заманча яңа алым Россиянең бөтен шәһәрләрендә димим, дөньяның да бөтен илендә юк әле. Күптән түгел генә яңа ангиограф куйдылар. Үзебезгә кирәкле зонадагы барлык кан тамырларын күрергә мөмкинлек бирә ул. Кан тамыры аша без шешкә химик препарат кертә алабыз, кирәкле кан тамырын яба һәм шул рәвешле шешнең үсешен туктата алабыз. Бу да чагыштырмача яңа алым санала. 
Безнең бүлектә операцияләрнең 90 процентка якыны лапароскопия ысулы белән ясала. Әле мин эшкә урнашканда без бу хакта хәтта хыялланмый да идек. Ул вакытта елына шундый биш операция ясалса, бик күп иде инде. Бишәр сәгать бара иде алар. Хәзер без шундый ук операцияне ярты сәгатьтә төгәллибез. Катлаулы операцияләр дә корсактагы өч кечкенә кисем аша башкарыла. Бу иң беренче чиратта пациентка уңай булсын өчен эшләнә. Пациент икенче көнне үк аягына баса, өченче көнгә өенә кайтып китә ала. Киләчәктә лапароскопия ысулы тагын да киңрәк кулланылыр дип уйлыйм. 

– Медицина көчәйсә дә, авыручылар саны кимеми...
– Кызганыч, бу шулай. Безнең гинекология бүлегендә генә дә елга 1300 хатын-кыз дәвалану уза. Ә гинекология бүлеге бездә икәү. Элегрәк аналык муентыгы яман шеше беренче урында иде. Хәзер эндометрийдагы шешләр күп очрый, болар икесе тигезләнде.

– Яман шешнең сәбәпләре әлегәчә ачыкланмаган. Шулай да, табиб буларак, фикерегез нинди?
– Аналык муентыгы яман шешенең барлыкка килү сәбәбе билгеле. Бу – ВПЧ, ягъни кеше папилломасы вирусы. Организмда аның булу-булмавын ачыклавы кыен түгел, тиешле анализ гына бирергә кирәк. Әгәр дә ул бар икән, димәк, сәламәтлегеңә аеруча игътибарлырак булу сорала. Бу вирустан дәва юк. Иммунитеты нык, сәламәт организмнан ул үзеннән-үзе юкка чыга. ВПЧдан вакцина уйлап табылган, һәм аның нәтиҗәсе расланган. Ә менә эндометрий – аналыкның эчке катламындагы яман шеш авыруы күп очракта организмда метаболизм бозылудан килеп чыга. Артык авырлыгы булган ханымнар ешрак авырый аның белән. Хатын-кызның җенес органнары эшчәнлеге гормоннарга бәйле. Төп хатын-кыз гормоны булган эстроген, нигездә, күкәйлекләрдә эшләнә. Шулай ук аны май тукымасы күзәнәкләре дә җитештерә. Әлеге гормонның мишень органнары – сөт бизләре, аналык, күкәйлекләр. Менопауза чорына кергәндә күкәйлекләр бу гормонны эшләп чыгаруны туктата. Ләкин май тукымасы күзәнәкләрендә әлеге процесс дәвам итә. Шуңа күрә дә хатын-кызларыбызга гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга, артык авырлык җыймаска киңәш итәм. Бу матурлык өчен генә түгел, сәламәтлек өчен дә бик мөһим.
Шулай ук генетиканың ролен дә кире кага алмыйбыз. Геннардагы мутацияләр яман шеш авыруының сәбәпчесе булып тора. Авырлыгы нормадан артык булган һәр хатын-кызда да яман шеш барлыкка килми бит, аның өчен генетикада ниндидер үзгәреш булырга тиеш.
Күкәйлектәге яман шешнең килеп чыгу сәбәпләре әлегә ачыкланмаган. Элек аның белән бала тапмаган хатын-кызлар гына авырый дип саныйлар иде. Тикшеренүләр бала тапкан хатыннарның да, тапмаганнарының да тигез нисбәттә авыруын күрсәтә.
Онкологик процессларның тагын бер сәбәбе – организмда барган даими ялкынсынулар. Ялкынсынуның сәбәбе төрлечә булырга мөмкин: мәсәлән, патоген микрофлора, физик тәэсир...
Онкологиягә тарыган пациентлар арасында эндокрин патологияләре булганнар да күп. Кайсыдыр гормон күбрәк җитештерелә, кайсыдыр азрак... Гормональ фон шулай ук онкологиядә мөһим роль уйный.

– Ә бит кайчагында гинеколог анализларны тикшереп тормый гына йөклелекне кисәтүче гормональ препаратлар билгели.
– Россиянең клиник рекомендацияләре нигезендә, контрацептив препаратларны билгеләр алдыннан пациент махсус тестка җавап бирергә тиеш. Анда 30 сорау. Әгәр шул сорауларның берсенә генә булса да «әйе» дип җавап бирә икән, әйтик, сөт бизендә мастопатия яки фиброаденома бар, дисә, мондый препарат билгеләнергә тиеш түгел. Андый очракта табиб патологияне җентекләп тикшерергә бурычлы.

– «Рак» дигән сүздән үк барыбыз да курка. Бу диагнозны белдерү табибка да җиңел түгелдер?
– Әлбәттә, җиңел түгел, бигрәк тә яшьләргә, үз яшьтәшләреңә. Ләкин без һәркем өчен кайгыра, барысын да үз йөрәгебез аша уздыра алмыйбыз. Алай булса, эшләп тә булмас иде. Хирургның башы «салкын» булырга тиеш. Без чын күңелебездән авыруга ярдәм итәргә, аны дәваларга, инде һичьюгында хәлен җиңеләйтергә тырышабыз. Менә шушы көннәрдә генә 94 яшьлек пациентыбызның аналыгын алырга туры килде. Аналык тышчасында яман шеш иде. Бер карасаң, яше олы, яшисен яшәгән дә кебек. Әйе, без аны тулысынча дәвалый алмадык. Ләкин шушы операцияне башкармасак, ул кан агудан, сызланудан интегер иде. Исән кешенең, ничә яшьтә булуына карамастан, сыйфатлы тормышка хакы бар.

– Бала-чага булмасак та, могҗизаларга ышанасы килә. Сезнең эштә могҗизалар булгалыймы?
– Күп андый очраклар. Кичә генә бер операция булды. Бар күрсәткечләр буенча да пациентның күкәйлегендә яман шеш, һәм ул инде бик зурайган иде. Операциягә дә яман шеш дип әзерләндек. Ә ул нибары киста булып чыкты, яман шеш күзәнәкләре юк. Андый вакытта һәрвакыт күңелле.

– Диеталар турында ни әйтерсез? Кето-диетаны кайбер табиблар үзләре дә тәкъдим итә. 
– Әлеге темага бернинди дә тикшеренүләр уздырылмаган һәм рәсми дәлилләр юк. Кето-диетада углеводлар аз, глюкоза бөтенләй кулланылмый. Ә бит бу матдәләр организм өчен бик мөһим. Туклану балансланган булырга тиеш. Кайсыдыр бер якка авышу яхшыга китерми. Кето-диетаны гомер буена тоту мөмкин түгел. Углеводлар күзәнәк ясалышы өчен генә түгел, җенес гормоннарын җитештерү өчен дә кирәк.
Халык медицинасы дигәннән... Моннан берничә ел элек бер хатын-кыз килде. Аналык муентыгында яман шеш. Ләкин ул операциядән баш тартты. «Мине табигать дәвалый», – дип, Себергә китте, анда агачларны кочаклап, табигатьтән энергия алам, диде. Яңарак кына кабат килде ул безгә. Яман шеш беркая да китмәгән, бары стадиясе генә арткан.


– Операциядән курку күпләргә хас. Хатын-кыз өчен аналыгын алдыру фаҗига булып тоелырга мөмкин.
– Әгәр дә үлчәүнең бер тәлинкәсендә – гомер, икенчесендә аналык тора икән, гомерне сайлау дөресрәк түгелмени? Бу органым булмаса, мин үземне хатын-кыз итеп хис итмим, ирем белер, җенси тормышым бозылыр – күпләр шулай уйлый. Ышаныгыз, хатын-кыз үзе дә, ире дә аналыкның юклыгын берничек тә сизә алмый. Җенси тормышка аның катнашы юк. Операцияне тәҗрибәле хирург җиренә җиткереп ясый икән, ахырдан бернинди дә проблема булырга тиеш түгел.

– Хәзер популяр булган Кегель күнегүләрен бар кешегә дә ясарга ярамый, дисез...
– Кегель күнегүләре, дөрестән дә, файдалы. Ул мускулларны тонуста тотарга булыша. Ләкин күпләр уйлаганча, ул аналык төшүдән булышмый, аналык юлы җиңсәсен тарайта алмый. Оча төбе мускулларында гипертонус күзәтелсә, бу күнегүләрне ясарга ярамый, үзегезгә зыян гына китерәчәксез.

– Сез интим пластика ясаучы хирург та. Мондый операцияләр бары матурлык өчен генә ясаламы?
– Матурлык өчен ясатучылар да бар. Тик күп очракта бу сәламәтлек өчен кирәк. Бәвел тотмаса, аналык юлының арткы яки алгы стенасы төшсә, аналык юлы ачык торса, интим пластика ясала.

– Диссертациягезнең темасы?..
– Онколог булып эшли генә башлаган елларымда ук профессор Зинаида Александровна Афанасьева миңа диссертация язарга киңәш итте. Ул вакытта бу эш ниндидер бер фантастика булып тоелган иде. Ләкин Зинаида Александровна: «Син аны язарга тиеш», – дип, артык авырлык һәм эндометрийдагы яман шеш темасына материаллар тупларга кушты. Хәзер башкарган хезмәтем молекуляр онкологиягә карый. Бу әле бөтенләй яңа юнәлеш. Киләчәктә бик өметле юнәлешләрнең берсе. Химик препаратлар белән тәэсир иткәндә, күзәнәктә аутофагия процессы башлана: ул үз эчендәге барлык начар матдәләрне юк итеп, ничек тә исән калырга тырыша һәм препаратларга сизгерлеген югалта. Ә безгә зарарланган күзәнәкнең һәлак булуына һәм аның урынына яңа, сәламәт күзәнәк барлыкка килүенә ирешү кирәк. Катлаулы тема. Күп кенә тикшеренүләр уздырып, ниндидер нәтиҗәгә дә киленде. Диссертация инде апробацияне узды, декабрь аенда аны якларга әзерләнәм.
Дөньяда онкологиягә кагылышлы бик күп тикшеренүләр уздырыла. Аларның күбесе тизләтелгән темпта кулланышка кертелә. Тора-бара онкологларның кирәге дә калмас, мөгаен. Бары химиотерапевтлар гына булачак, әлеге чир белән авыручылар дару эчеп кенә савыгачаклар. Без әнә шушы моментның җиткәнен көтәбез.
Бүген инде онкологияне дәваларга өйрәндек. Химик препаратлар да яхшырды. Таргет, иммунотерапия кулланыла. Радиотерапия дә заманча, кирәкле урынга гына төбәп, якындагы тукымаларга минималь зарар белән уздырыла. Бишенче шештән дәваланырга килүче пациентларыбыз бар. Дүрт тапкыр ракны җиңү кайчан гына акылга сыймаслык хәл кебек тоела иде бит.
Бик күп нәрсә кешенең үзеннән тора. Сәламәтлегебез өчен табиб түгел, үзебез җаваплы. Кайсыдыр җирегездә ниндидер авырту тоясыз, ә табиб, бар да яхшы, ди икән, тынычланмагыз. Икенче, өченче белгечкә күренеп карагыз. Берничә табибка күренү ул – норма. Үз вакытында күреп алган чир – җиңелгән чир.

Сәламәтлеген кайгыртучы хатын-кызларыбызга
доктор Гафиуллинадан чек-лист

Кече оча сөяге, корсак куышлыгы органнарына һәм сөт бизләренә УЗИ ясатырга (елга бер тапкыр);
онкоцитологиягә анализ тапшырырга (елга бер тапкыр);
гинекологка күренергә (елга бер тапкыр);
40 яшьтән өлкәнрәк ханымнар сөт бизләренә маммография ясатырга (ике елга бер тапкыр);
әгәр табиб аналык муентыгында ниндидер үзгәреш бар ди икән, ВПЧ булу-булмавын ачыклар өчен анализ тапшырырга;
әлбәттә инде, гәүдәнең авырлыгы турында онытмаска.

Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар