– Госпитальдә куйган концертыбыз инде тәмамланган иде. Саубуллашыр алдыннан яныбызга бер солдат килде. «Мин Әлмәттән», – ди. Яу кырында каты яраланган булган. Үзебезнекеләр ягына шуыша-шуыша өч ай чыккан. «Әниең исән булуыңны беләме соң?» – дип сорыйм.
Телефоннар булмаганга (госпиталь алгы сызыкка якын урнашканлыктан, монда телефон элемтәсе юк), хәбәр итә алмаган, билгеле. «Алар мине үлгән дип уйлыйдыр инде. Ә мин исән менә!» – ди. «Әйдә, сине видеога төшереп алам, әниеңә сәламеңне җиткерермен. Номерын яттан хәтерлисеңме?» – дип, телефоныма тотындым. Ул арада яныбызга солдатлардан чират тезелде. Башкортстаннан, Норильскидан, Кавказдан... Баксаң, үзләренең госпитальдә ятуларын якыннарына хәбәр итәргә гаҗиз булучылар шактый икән. Күз кырыем белән генә күрәм: Гүзәл дә видео төшерә, Олеся белән Аделия дә... Блокнотыбызга телефон номерларын теркибез. Иң якын кешеләренең номерларын алар һәрберсе яттан белә. Кайтыр юлга кузгалып, телефон элемтәсе барлыкка килүгә, машинаны юл читенә туктаттык та, илебезнең төрле шәһәр, төрле авылларында яшәүче, улларыннан өзелеп-өзелеп хәбәр көтүче әниләргә, ирләре өчен ут йоткан хатыннарга СМС язарга тотындык. «Исәнмесез! Без – Татарстанның Чистай шәһәреннән волонтерлар. Госпитальгә концерт куярга килдек. Сезне шатландырасыбыз килә. Киләсе видео улыгыздан сәлам булачак...»
Арадан тагын бер очрак хәтерендә кала «Чистополь – фронту» волонтерлар оешмасы җитәкчесе Чулпан Сөләйманованың. Сугышка киткәнче Уфадагы ПАТПда шофер булып эшләгән ир үзенең җитәкчесенә сәлам тапшырырга куша: «Кайту белән миңа яңа автобус бирәм, дигән идегез. Яңа автобусны әзерли торыгыз, тиздән кайтам!» – ди култык таякларына таянган солдат – дүрт бала әтисе.
Госпитальдәге солдатлар янына барып, концерт кую идеясе Чулпан ханымда күптәннән яшәсә дә, үзе ерак, үзе хәтәр сәфәргә беренче тапкыр узган ел кузгала алар. Алар дигәнем – 14 яшьлек кызы Аделия белән Чулпан Сөләйманова, 16 яшьлек кызы Олеся белән район үзәк хастаханәсендә табиб булып эшләүче Гүзәл Ермакова һәм ике машина йөртүче.
Чулпан ханымның тәвәккәллегенә сокланырлык. «Егетләр янына үземнең барып кайтасым килә. Син дә барасыңмы минем белән? – ди ул көннәрдән бер көнне Гүзәл дустына. – Госпитальдәге солдатларга концерт куярбыз...» Аделия дә, Олеся дә вокал белән шөгыльләнә, аларга җырлар өйрәнү өчен артык күп вакыт кирәкми. Әниләр исә Чулпан ханым иҗат иткән шигырьләрне ятлый.
Беренче тукталышлары Северодонецк шәһәрендәге госпиталь була. Яралы егетләр янына кереп, концерт куя башлагач, кызлар күз яшьләрен тыеп тора алмый. Чулпан ханымга аларны тиз генә икенче бүлмәгә алып чыгып, каты гына итеп ачуланырга туры килә: «Сез монда еларга дип түгел, җырларга дип килдегез! Сөртегез хәзер үк күз яшьләрегезне дә, гомерегездә соңгы тапкыр җырлаган кебек итеп җырлагыз!» Баштагы минутларда карашларын идәннән аермаган, йөзләрендә сызлану, газап, алҗу ярылып яткан солдатлар ак-рынлап җанлана. Кемдер кушылып җырлый, куллары гипстагылары сау куллары белән ботларына чәбәкләп кызларны алкышлый.
– Ул гастрольдән икенче кеше булып, тормыш кыйммәтләрен өр-яңадан барлап кайттык, – ди Гүзәл Ермакова. – Безне яңарак кына төзекләндерелгән бер йортка урнаштырдылар. Сигез катлы зур йортлар, лифтлар эшләми. Подъезд төбендәге эскәмиягә шәһәрдән чыгып китә алмаган, ярдәмчесез калган әби-бабайлар тезелешкән. Ишегалдында учак ягып, ризык әзерлиләр, йортта ут та, су да юк. Күбесе инде өлкән яшьтә, авырыйлар. Бер бабайга карап үзәгебез өзелде. Иртән җәяүләп сигезенче каттан төшә дә, кичкә кадәр урамда утыра. Аяклары сызлый үзенең... Табиб буларак (Гүзәл ханым – кардиолог, невролог һәм кан тамырлары докторы. – Л. Г.), алар яныннан тыныч кына узып китә аламмы?! Бирә алган кадәр киңәшләремне бирдем. Артыбыздан елый-елый озатып калдылар. Андый мизгелләр гомергә дә онытыла торган түгел.
Ә бер баруларында алар безнекеләргә каршы әзерләнеп ятучы терактны кисәткәннәрен үзләре дә сизми кала. Бу хакта сөйләгәндә әле дә эчке тетрәнү кичерәләр:
– Безгә шәхси йортлар янында йөрмәскә кушканнар иде. Шәхси сектор бик нык җимерелгән анда. Ә безнең бераз фотога төшереп, кайткач үзебезнекеләргә күрсәтәсебез килде. Шундый бер җимерек йорт янына килеп, фотога төшерә башладык. Биек булып үскән үлән арасында ниндидер снарядлар, гранаталар, әрҗәләр өелгән. Бу хакта үзебез белән элемтәдә торган командирларга хәбәр иттек. Коралларның теракт өчен әзерләнгән булуын соңыннан алар әйтте.
Һәр баруда бүләккә җырлар гына әзерләмиләр, җиде урынлы «ГАЗель» машинасына сыя алган кадәр гуманитар ярдәм дә төяп бара алар. Анда – егетләр сораган әйберләр дә, госпиталь өчен кирәк-ярак та...
– Кузгалыр алдыннан аларга нәрсәләр кирәклеген сорашабыз, – ди волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Чулпан ханым. – Бер барганыбызда госпитальләргә кер юу машиналары илттек. Яңа булмаса да, яхшы хәлдә, эшли торган машиналар. Халык булышты. «Автомат кер юу машиналары кирәк» дип хәбәр итүгә, бик күпләр үзләренә яңасын сатып алып, эшләп торганын безгә китерде. Госпитальгә матраслар кирәк дигәч тә, үзебезнең чатларга: «Матрасларыгызны алмаштырырга теләмисезме? Тотылганын без егетләргә алып барыр идек», – дип, бер язу җитте. Егетләргә меңнән артык матрас җибәргәнбездер. Ике кешелек зурларын волонтерыбыз Раиса Галкиева икегә бүлеп, яңа тыш кидереп, өр-яңа кебек итеп ясап бирде. Егетләргә беркайчан да начар, пычранган әйбер җибәрмибез. Һәр мендәрне яңа сүрүгә тутырабыз, һәр юрганны юабыз, һәр матраска яңа тыш кидерәбез. Безнең волонтер апалар – барысы да әниләр. Фронттагы һәр солдат аларга үз баласы кебек.
– Без җибәргән посылкаларны кулларына алгач, егетләр иң беренче нәрсә эшли дип уйлыйсыз? – Чулпан ханым үз соравына үзе үк җавап та бирә: – Кочакларына кысып, туйганчы исниләр. «Өй исе, әни җылысы килә», диләр.
«Чистополь – фронту» – «Чистай – фронтка» волонтерлар оешмасы солдатлар һәм госпитальләр өчен 42 төрдәге продукция җитештерә. Эчке киемнән башлап, тепловизорлар һәм дроннардан саклый торган костюмнар, җылыны чыгармый торган одеяллар, кар өстенә ятып йокласаң да суык үткәрми торган йокы капчыклары, маскировка ятьмәләре, коры ашлар, витаминлы үлән чәйләре, сырлар, 3D принтерда дрон өчен кирәкле детальләр...
Ә башта, илебездәге миллионлаган башка волонтерлар кебек үк, алар да эшне маскировка ятьмәләре үрүдән башлый. Бу вакытта Чулпан Сөләйманова – Шәһәр советы депутаты, Территориаль иҗтимагый совет җитәкчесе, Чистай хатынкызлар советы председателе һәм Җылылык челтәрләре оешмасында иҗтимагый элемтәләр буенча белгеч. Өч бала әнисе дә ул.
– Махсус хәрби операция башлангач, барыбыз да аның нәрсә икәнен аңладык, ләкин никадәр куркыныч булуын барыбер ахыргача күзаллап бетерә алмаган идек. Фронттагыларга ярдәм кирәген аңлар өчен берникадәр вакыт үтте әле. Бу фикер егетләрнең үзе белән аралашканнан соң туды: «Әгәр Җиһаз фабрикасы микрорайонындагы Иҗтимагый совет бинасында челтәр үрә торган пункт ачып җибәрсәк?» Депутатлар җыеныннан соң уемны шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтовка әйттем. Ул берсүзсез хуплады. Тик ничек эшләргә, нәрсәдән башларга? Беренче станокны гаражда булган материаллардан улым ясап бирде. Инде ярдәм итәргә кешеләр табарга кирәк. Монда үз вакытында «Дубравушка» дип аталган вокаль ансамбль бар иде. Иҗтимагый советның элеккеге җитәкчесе Мария Есеповадан ансамбльдәге хатын-кызлар белән сөйләшеп каравын үтендем. Беренче көнне үк ансамбльдәгеләрдән – тугыз, алардан ишетеп тагын тугыз кеше килде. Төнлә уйлап ятам, иртән волонтерлар киләчәк, безнең бит челтәр үрә торган тукымалар юк. Икенче көнне эшкә килүгә (ә без монда килеп эшләүне хәзер эшкә килү дип атыйбыз), чат ясарга тотындык. Кемнең нинди танышы, ул танышның танышы, дусты, туганы – барысын да чатка керттек тә ятьмә үрергә тукымалар җыюыбыз турында игълан бирдек. Беренче үргән челтәребез кеше күтәрә алмаслык авыр иде. Без аны башта ике атна үрдек, аннары ике ай сүттек. Соңрак егетләр дә яза башлады: тюльдән үрелгән ятьмәләр кояшта ялтырый, дроннар аны бик тиз күреп ала икән. Тукымаларның үзлекләрен өйрәнә башладым. Питерда спанбонд җитештерә торган фабрика барлыгын белдем. Менә шунда өченче мәсьәлә килеп чыкты: аны нинди акчага сатып алырга? Ун рулон спанбонд өчен 150 мең сум тирәсе акча кирәк. Спонсорлар эзләп киттем. Бөтенләй белмәгән кешеләр янына кереп, үзебезнең волонтерлар оешмасы төзүебезне, егетләргә әйберләр тегүебезне, тукымалар сатып алыр өчен акча кирәген сөйләдем. Бер рулон тукыма сатып алып бирә алмассызмы, дидем. Буш кул белән борып чыгармадылар, булыштылар.
Үзенең йокысын, ялын, болай да санаулы буш вакытын волонтерлык эшенә багышлаган Чулпан Сөләйманованың фронтта якын туганы юк. Штаб урнашкан бинаны иртәнге бишенче яртыда ачып кереп, башкалар килгәнче барысын тәртипләп, җайлап, мондагы эшен төгәлләп, үз эшенә киткән Рамилә Әхмәдьянова, волонтерларның бригадиры, төннең теләсә кайсы вакытында штабны ачып, фронтка китәсе солдатны киендереп, сораган кирәк-ярагын биреп җибәрүче, монда иртәнге җидедә килеп, кичке җидегә кадәр эшләүче Раиса Галкиевага, «Чистай – фронтка» оешмасының шәһәрдәге өч штабына көн саен эшкә йөргән кебек йөргән волонтерлар өчен бу эш – йөрәк кушкан эш.
– СВО башланган көннән үк, ничек булышырга, кайда булышырга, дип уйлана башлаган идем. Үзебезнең ТОСта (Территориаль иҗтимагый совет) «Чистополь – фронту» дигән оешма барлыкка килүен кызым әйтте. Монда 2022 елның 1 ноябрендә килдем. Без фронтка барып сугыша алмыйбыз, ә менә моннан торып кулдан килгән ярдәмне оештыра алабыз. Әнием Бөек Ватан сугышы елларында үзләренең башак җыеп, фронттагы солдатларга җибәрүләре турында сөйли иде, – ди Раиса Васильевна. Халыктан җыелган ничә тонна тукыма аралагандыр аның куллары... Өйгә кайткач та эштән аерылганы юк: егетләр өчен егерме литрлы су шешәләре йөртә торган рюкзаклар тегә. Бу рюкзакларны егетләр сораган: үзе зур, чыдам, үзе җиңел, аз урын ала торган берәр нәрсә тегә алмассызмы, дигәннәр. Чистай волонтерлары алар сораган уңайлы рюкзакны уйлап тапкан. Каешлары җилкәләрен басмасын өчен куеп калдыра торган йомшак «башмаклар»ны Чистайның 6 нчы мәктәп укучылары хезмәт дәресендә тегеп алып килә.
2022 елның 1 ноябрендә 18 кешедән башланып киткән «Чистополь – фронту» оешмасында бүген 20 меңнән артык волонтер. Бу – гади сүзләр генә түгел.
– Дөресен әйткәндә, бездә бөтен кеше волонтер хәзер, – ди Чулпан ханым. – Халык безгә авылы-авылы белән кушылды. Җиде авылда мас-кировка ятьмәләре үрәләр, фронт өчен кирәкле әйберләрне сатып алалар, шәмнәр ясыйлар. Шәмнәрне ясый башлаганчы, тайгадагы аучыларның тәҗрибәсен өйрәндем. Банка төбенә башта өч нарат күркәсе салып калдырабыз. Фитиль урынына чыршы күркәсен бастырып куябыз. Безнең шәмнәр 16 сәгать буена яна һәм корымламый.
ТОСка һәр көнне 150 шәр волонтер килә. Эш ике сменада оештырылган. Штабка килмичә, өйдән генә эшләүчеләребез дә күп. Кемдер өч бармаклы бияләй, оекбаш бәйли. Коры ашлар өчен ит, яшелчә киптерүче волонтерлар бар. Коры ашларны без берничә төрлене пешерәбез. Борщ, рассольник, карабодай, борчак һәм балык ашы. Солдатларга аксым гына түгел, фосфор да кирәк. Безнең егетләр бит үзләре дә Кама ярында үскән егетләр, балык яраталар. Балыкны балыкчылар китерә. Без аны пешереп, кылчыгыннан аралап киптерәбез. Бер кап аштан зур бер порция чыга. Егетләргә җибәргәнче, үзебез ашап карыйбыз, чынлап та бик тәмле.
Авыллардагы волонтерларыбыз үлән чәйләре киптереп китерә. Рамилә апа аны бөтен гаиләсе белән капларга тутыра. Ире дә, улы-килене, оныклары да – барысы да волонтерлар. Бервакыт Раиса Васильевнаның 11 яшьлек оныгы Артем, үзе пешереп, бер тәлинкә коймак күтәреп килгән. Ерак түгел Чисто-польские выселки дигән авыл бар. Анда яшәүче хатын-кызлар: «Сезгә чәй эчәргә», – дип, бәлешләр, пирог-лар пешереп алып киләләр. «Монда килеп эшләргә вакытыбыз юк, шушылай булса да булышыйк», – диләр. Кем сөт алып килә, кемдер каймак... Ул сөтләрдән волонтерыбыз Галина Спиридонова егетләргә сыр пешерә. Сыр озак саклана, анда кальций күп. Тагын да файдалырак булсын өчен, Галина аңа пажитник үләне дә куша. Без аларны вакуумлы пакетларга тутырып, егетләребезгә илтәбез. «От мамы Гали» дигән бу сырларны бик ярата алар.
Масленицага коймак пешереп җибәрдек бер елны. Аны вакуумлы пакетларга тутырып, дроннар белән алгы сызыктагы егетләргә ыргыттылар. Арада Чистай егетенең дә булуын белмәгән идек. Каплардагы: «Чистополь – фронту» Приятного аппетита, ребята!» дигән сүзне укыгач, аның ничек сөенгәнен белсәгез. «Чистай! Ул бит минем өем, минем шәһәрем! Минекеләр җибәргән!» – дип кычкырганы рациядән яңгырап торган. Менә шуннан соң ничек пешермисең дә, ничек җибәрмисең инде?! Бер генә тапкыр булса да өй ризыгы белән сыйлыйсы килә бит.
Чулпан ханым ул шундый кеше – аңа барысы да яхшы, җиренә җиткереп эшләнгән булырга тиеш.
– Костюмнарны күпләп тегә башлаганчы, кечкенә генә партияне фронтның төрле өлкәләренә җибәрәбез. Уңайлымы, туңдырмыймы, су сеңдереп авыраймыймы? Киемдәге һәрбер деталь – кесәләренең ничек тегелүе, ничек ачылуы, тирәнлеге – барысы да әһәмиятле. Егетләрнең фикерен белгәннән соң гына җитештерүгә тотынабыз.
Чулпан ханым кулына «леший» костюмын ала:
– Сез аны күтәреп кенә карагыз, нинди җиңел. Суны сеңдерми, тиз кибә. Ә бу сүс баулары – исне югалтыр өчен. Монысы – җәйге костюм. Кышкы костюмнарга юкә мунчала кушып тегәбез. Анда бит егетләребезне дроннар белән генә түгел, өйрәтелгән этләр белән дә эзәрлеклиләр. Ә юкә мунчала исе этләргә эз алырга комачаулый. Аучы дуслар белән бу костюмны махсус сынадык. Алар ау этләрен тотып торды, ә мин үлән арасыннан шактый гына йөгергәч, җиргә капланып яттым. Янымда күпме генә әйләнгәләнсә дә, эт мине таба алмады. Җәй өчен киемнәрне сеткадан да тегәбез. Аны да егетләр уңайлы, тирләтми, тәнгә җиләс, диләр.
«Чистай – фронтка» волонтерлары фронт өчен тепловизорлардан, дроннардан саклый торган одеяллар да тегә. Пулялардан, снаряд кыйпылчыкларыннан саклый торганының эченә бронежилетлар теккәндә куллана торган җиде кат кевлар һәм кордура дигән махсус тукыма куела. Пыяла кебек каты бу тукымаларны кисүе дә, тегүе дә бик катлаулы. Өстәвенә, бәясе дә кыйммәт.
– Мондый одеялларның сатудагы бәяләре бер миллионга якын. Ләкин шундый бер одеял ничә егетнең гомерен саклап калырга булыша. «Сез теккән одеял астына качып исән калдык. Өстән пулялар чиертеп-чиертеп китте, беребезгә дә зыян булмады», – дип яза безгә егетләр. Шушы киемнәр, одеяллар, йокы капчыклары бер генә кешенең гомерен саклап калырга ярдәм итсә дә, бу да бик зур эш бит.
Чулпан ханым дөрес әйтә. Кеше гомеренең бәһасе юк. Әнә бит чал чәчле волонтер апалар да: «Без монда барысына түзәрбез, егетләребез генә исән кайтсын», – диләр. Йөрәкләре бер ритмда типкән «Чистай – фронтка» оешмасының зур бер армияне тәшкил иткән волонтерларына, Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановка, эшмәкәрләр Сергей һәм Виталий Абакуниннарга рәхмәте чиксез аның.
«Хәрби операция тәмамлангач, без таралышабызмы?» Бу сорауны Чулпан Сөләймановага еш бирәләр. «Таралышмабыз. Без бер коллектив хәзер. Тәҗрибәбез тыныч вакытта та кирәк булачак», – ди ул үзенең фидакарь командасына.
Фото: Юлия Калинина
Видео: Лилия Гәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк