«Әтиләрнең кадерен өлкәнәя төшкәч, үзең әти булгач, оныклар тугач тагын да ныграк аңлый башлыйсың икән», – ди Татарстанның халык артисты ИлСАФ.

«Рәхмәт сиңа, әти...» мультипроектын «Сөембикә» журналы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашыра.
ИлСАФ, сез – әтиләр турында җырлаган сирәк җырчыларның берсе. Ник алар турында җырлар аз икән ул?
– Әтиләр дә әниләр кебек бик якын кешеләр. Әмма чынлап та алар турында җырлар аз. Туган нигез, туган йорт әни исеме белән бәйле бит. Әни ул – хисләр. Әтиләр барыбер бераз читтәрәк, чөнки алар һәрвакыт эштә. Алар – табучы. Минем әти дә төрле командировкаларга йөрде, шуңа әни якынрак булды безгә. Минем дә иң беренче җырым – «Тәрәзәдә әни күзләре». Аннары инде әтиләр турында да җыр иҗат иттек.
Әтиегез турында искә төшкән иң беренче җылы хатирәләрегез нинди?
– Безнең әти бригадир булып эшләде. Ул минем өчен нигәдер ат белән бәйле булып искә төшә. Әти гел атта йөри иде. Эштән аты белән кайтып кергәндә һәрвакыт капка ачып тора идек. Ат белән мәш килә идек: җигәбез, туарабыз, арба-тәгәрмәчләрен майлыйбыз…

Шулай да әтиегез нинди кеше иде?
– Бик шат күңелле иде ул безнең. Авылның бер башында көлеп җибәрсә, тавышы икенче башына кадәр ишетелә торган иде. Бик матур җырлый иде. Әни белән икесен һәрвакыт мәҗлесләрдә җырлатканнар. Моң миңа алардан күчкән. Ачык кеше иде әти, кешегә карата усаллык тотмады, оптимист иде ул.

Сез гаиләдә бер кыз һәм биш малай үскәнсез. Алты баланы бер йодрык булып яшәрлек итеп тәрбияли алганнар.
– «Бер-берегезне ташламагыз, бер-берегезгә ярдәм итегез», – дип үстерде безне әти һәрвакыт. Моны әтинең васыяте итеп кабул иттек. Бер йодрык булып яшәр өчен башка сүзләр кирәкмидер инде ул. Без шулай яшәргә тырышабыз да. Туганлык җепләрен өзмичә алып бару җиңел түгел. Биш малайга биш төрле гаиләдән биш килен килүен дә онытмаска кирәк. Безнең әти бакыйлыкка иртә күчте, әни мәрхүм булганга да инде биш ел. Авылда туган йортыбызда беркем яшәмәсә дә, җылылыкны өзмибез. Әле тавыклар да бар. Тавык булган ихатада җанлылык бар бит ул. Барыбыз да туган йортыбызга кайтып йөрибез. Җәй буе анда кеше өзелми безнең. Аллага шөкер, туган нигезне матур итеп тотабыз әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк