– Бик каты авырып киткәч, 9 ай буе хастаханәдән чыкмый әтине карадым. Бу авырлык бер сәләтемне ачты. Өстәлгә суга-суга ноталарны тоемларга тырышып, инструментсыз музыка язарга өйрәндем. Консерваториягә миңа кызыл диплом тапшыру тантанасына таякка таянып булса да әти дә килде. «Кызыгыз булдыра», – дип, укытучым кулын кысканда, әтинең күзләреннән яшь бөртекләре чыкты, – дип сөйли композитор, Мансур Хәсәнов исемендәге Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмира ГАЛИМОВА.
«Рәхмәт сиңа, әти...» мультипроектын «Сөембикә» журналы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашыра.

Эльмира ханым, төсегез, холкыгыз белән әниегезгә охшагансызмы, әтиегезгәме?
– Кечкенә чакта елмаюымда, күз карашымда әтием чалымнары иде, үсә төшкәч, әнигә охшата башладылар. Икесененең дә төс-кыяфтен алганмындыр, ә менә холкым буенча мин – «әти кызы». Безнең әти дә тынгысыз, максатчан, татар халкының язмышы өчен борчылган, бар кешегә ярдәм итәргә ашкынып торган кеше. Башкаларга булышыр өчен, миңа калса, гомерен дә жәлләмәс иде. Шушы сыйфатлар миндә дә бар. Коллегаларым да: «Сез үзегезне аямыйсыз», – диләр. Өч кенә ел эшләсәм дә, коллективны гаиләм итеп күрәм. Тормышларында авыр минутлар булса, иң беренче булып ярдәмгә ашыгам.
«Син көчле булырга тиеш, син бит Мөнир кызы!» – дип үстерде мине әти.
Әтисенә охшаган кызлар бәхетле була, диләр. Килешәсезме?
– Шулай диләр шул. Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә кабул итә бит. Тормыш сикәлтәсез булмый. Сынаулар да күп булды. Ләкин бүген үземне бик бәхетле хис итәм. Әтинең миндәге сыйфатлары төшенкелеккә бирелергә юл куймый. Абынып егылсаң да, торып тузаннарны кагасың да юлыңны дәвам итәсең. Тезләрдә яралар да бик күптер, әмма сиздермәскә тырышам. Мине сөендереп талантлы кызым үсеп килә. Әти-әниемнең сокландыргыч гаилә булып яшәүләре дә зур куаныч иде. 2024 елда алтын туйларын уздырдык. Әмма бер ел элек әниебезне югалттык. Бүген әтием безне бәбкәләр кебек саклый. Кемнәрнедер тәрәзәдән карап әниләре көтсә, абый белән безне әтиебез көтә. Әле бәлешләргә кадәр пешереп көтә. Бакыйлыкка күчкәнче әнием аны пешеренергә өйрәтеп калдырды. Ялгызлыкта яшәү әтием өчен авыр булуын аңлыйм. Өйдә әнинең зур итеп ясалган фотосы белән сөйләшеп йөри. Бер-берсен бик яраты алар. Андый зур мәхәббәтне башка күргәнем юк дисәм дә, ялгышмам.
Балачакта әтиегез белән бәйле нинди матур хатирәләр күңелегездә саклана?
Безнең туган көннәребез аермасы да ике генә көн. Әтинеке – 18 мартта, минеке – 20 сендә. «Балыклар (Йолдызлык билгесе – Ч. Г.) бер команда инде ул», – дип үртәп көлә иде бездән әни. Гаилә булгач төрле хәлләр була, мин һәрвакыт әти яклы идем. Ә абый күбрәк әни янында булды. Әни кырысрак иде, без һәрвакыт укырга тиеш идек. Минем алтын балыгым, дип, әти якларга керешә. Кечкенә чакта балалар бакчасына бармаска тырыша идем. Әти автобус йөртүче булып эшләде. Аңа ияреп эшенә барырга яратам. Автобуста йөрергә кызык. Юлда йөрү талоннарын компостерда бастырып аласың, тукталышларны микрофоннан автобус йөртүче үзе хәбәр итә. Менә шуларны әти миңа тапшыра. Әле микрофонга татар халык җырлары да җырлыйм. «Әйдә, кызым, җырла әле», – дип әйтә иде әти. «КАМАЗ» заводына баручы эшчеләр әтинең рейсын җырлы автобус, дип йөртәләр иде. Болар күңелле балачагымның бер мизгеле.
Фото: Юлия Калинина, шәхси архивтан; оператор: Азат Әхмәдиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк