Логотип
Арабыздан беребез

Рабит Батулла: «7 яшькә кадәр ата тәрбиясе күрмәдем»

«Әти гомере буе гаиләсен кайгыртып яшәде. Бик уңган кеше – белмәгән эше юк иде», – дип сөйли әтисе хакында халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит ага Батулла.

«Рәхмәт сиңа, әти...»  мультипроектын «Сөембикә» журналы Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү комиссиясе ярдәмендә гамәлгә ашыра.

Рабит ага, әңгәмәбезне балачагыгыздан башласак...
– Мин әтине 7 яшемдә генә күрдем. Аны 1939 елда сугышка әзерлек өчен алганнар. Ул чакта миңа бары 1 яшь булган. Сугыш беткән елны күрше Гөлсинә апа: «Мөхлисулла абый кайтты», – дип килеп әйтте. Ул чакта әнине бездән 5 чакрым ераклыктагы керәшен авылына укытырга җибәргәннәр иде. Шунда торып чаптым. Өйдә бик күп солдатлар җыелган. Күзем белән күкрәгендә иң күп орденлысын эзлим. Түрдә утырганына таба бара башладым. «Юк, улым, мин синең атаң түгел», – ди. Әти боегып кына кечкенә сәкедә ишек төбендә утыра икән. Ул мине тезенә утыртты... Нишләп моның орденнары юк икән дип аптырадым. Башкалар орден-медальләр белән кайта бит. Малайлар урамга тагып чыгып мактаналар. Әти әсирлеккә эләккән икән. 

«Элек балаларым йөземә кызыллык китермәсен дип яши идем, хәзер үзем алар йөзенә кызыллык китерүдән куркам.

Истәлекләрегезгә караганда, әтиегез бик уңган кеше була.


– Әйе, уңган кеше иде. Сугыш башланганчы ук аның велосипеды булган. Ул чакта велосипед районда ике кешедә бар иде, диләр. Әти безгә чабата кигертмәде – күн итек киеп үстек. Каракүл бүрек киде, миңа да кидертте. Әти мал тотты, кош-корты күп иде. Әле бит әсир дип гел мыскыл итәләр. 16 ел мәктәптә укыткан кешеләрне, әсир булган кешенең совет балаларын тәрбияләргә хокукы юк, дип, мәктәптән кудылар – колхозчы ясадылар. Шуннан әти түзми, бөтен каралты-курасын сатып, 1959 елда Пермьгә күченә. Мин ул чакта Мәскәүдә укый идем. Читтә балта осталары бригадасы төзеп, агач йортлар сала башлый. Үзләренә ике катлы йорт торгыза, телефон кертә. «Москвич»ына утырып ел саен авылга кайта, авылдашларын, шул исәптән, үзен мыскыл иткән кешеләрне дә сыйлый. 

Рабит ага Батулланың әтисе Мөхлисулла абый
Рабит ага Батулланың әтисе Мөхлисулла абый

Әтиегез белән якын идегезме?

– Әти миңа кырыс булды. Якынайсак та, аның белән ниндидер бер аралык калды. Ул шул читләшү дигән нәрсәдер инде. Әмма кешеләр алдында, үземә әйтмичә генә, минем белән мактана торган булган. 

Рабит Батулла әнисе һәм апасы белән
Рабит Батулла әнисе һәм апасы белән

Сез татар дөньясында популяр булган яшь шәхесләр – актер, биюче Нурбәк белән режиссер Байбулатның әтисе. Мин балалар тәрбияләү буенча үз бурычымны үтәдем – дәвамчыларымны үстердем, дип әйтә аласызмы?
– Мин бәхетле дип әйтү шактый кыюлык ул, бәхетнең качуы бар. Шуңа күрә ул сүзне әйтә алмыйм. Улларым үз юлларын тапты. 

«Элек балаларым йөземә кызыллык китермәсен дип яши идем, хәзер үзем алар йөзенә кызыллык китерүдән куркам.

Фото: Юлия Калинина, шәхси архивтан; оператор: Азат Әхмәдиев

Теги: ИлСаф: «Әтинең васыятен үтәп яшибез»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар