Логотип
Актуаль тема

«Җырлы сишәмбе»: Казан җырлый

Сишәмбе көнне казанлылар Казансу яр буенда, Милли китапханә астындагы амфитеатрда рәхәтләнеп җырлады. Казан мэриясе чираттагы һәм, халык әйткәнчә, көтелгән милли проектын гамәлгә ашыра башлады.


Казанда пәнҗешәмбе саен «Хәрәкәттә – бәрәкәт»тә казанлылар һәм башкалага килгән кунаклар рәхәтләнеп биесә, «Җырлы сишәмбе»дә рәхәтләнеп татарча җырлаячак. Ә халык, бигрәк тә татар яшьләре татарча җырларга сусаган икән бит! Ул көнне һава бозылып, көне буе яңгыр явып торуга карамастан, кичкә болытлар арасыннан кояш чыкты.

«Җырлы сишәмбе» узасы урынга – Милли китапханәгә таба менә торган баскыч  каршындагы амфитеатрга әкренләп халык җыела башлады. Беренче очрашуда халкыбызның яраткан җырларын, узган елларның популяр хитларын бергәләп, гитара озатуында җырларга чакырганнар иде. Проект кураторы, музыкант Булат Шәйми һәм җырчы Эльмира Шәрипова «Казан кичләре», «Бөрлегән», «Нәрсә булды сиңа бүген?», «Уфтанма», «Әйтелмәгән мәхәббәтем», «Онытмаган» һәм тагын бик күп башка моңлы һәм дәртле татар җырларын күмәкләшеп җырлаттылар. Ә җырларга килүчеләр төрле иде: яшьләр дә, өлкәнрәкләр дә, балалары белән килүчеләр дә бар иде. Барлыгы өч йөздән артык кеше җыелды.

Оялып кына җырлый башлаганнар да ахырга рәхәтләнеп җырладылар. Ниндидер бер коллектив милли медитация булды ул! Әле киләчәктә җырлы ярышлар да булмасмы?

Бигрәк тә килгән балаларның кушылып җырлаулары сөендерде. Бер сәгать булырга тиешле очрашу сәгать ярымнан артып китте, чөнки ахырга таба халык кызып китте. Барысы да таныш җырлар. Балачакка, яшьлеккә алып кайта торган, ретро-җырлар иде. Җыр сүзләрен белмәүчеләрне дә кайгырткан мэрия махсус кечкенә китапчыклар әзерләгән, шулай ук куар-код (QR-код) аша кереп, җыр сүзләрен телефоннан карап җырлау мөмкинлеге дә бар иде.

«Супер. Җырлар бик яхшы сайланган, бөтенесен дә беләбез. Җырлар барысы да популяр. Миңа "Әйтелмәгән мәхәббәтем" җыры бик ошады, аны хәзер бик сирәк җырлыйлар, рәхәтләнеп кушылып җырладым. Һәм мин, Башкортстан татары буларак та, ул җырны бик яратам», – диде Индира.

«Кайту» җыры бик ошады. Проект бик ошады. Көтелгән, күңел сораган проект. Тагын киләчәкбез», – диде Рамил.

 

Рамил генә «тагын киләм» дип кайтып китмәгәндер ул җырлы очрашудан. Рәхәтләнеп кайда бергәләшеп җырлап утыра алабыз әле?! Ә җырлау – дәва да, ял да ул. Җыр якынайта да әле ул. (монысы күбрәк яшьләр колагына.)

Киләсе «Җырлы сишәмбе» 7 июльдә булачак.

Фотолар: Милли Казан аккаунтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар