Ресублика җәмәгатьчелеге Дания Дәүләтшина белән хушлашты
Дәүләт Советында республиканың танылган дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, дүрт чакырылыш ТАССР Верховный Советы депутаты, 1979-1990 елларда ТАССР Верховный Советы Президиумы Секретаре булган Дания Дәүләтшина белән хушлашу мәрәсиме булды. Матәм чарасында Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика парламенты депутатлары, ТР Рәисе администрациясе, профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Татарстан муниципалитетлары башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
«Дания Салих кызының тормыш юлы туган Татарстаныбыз белән тыгыз бәйләнгән, – дипбасым ясады Марат Әхмәтов. – Ул 1934 елның 3 мартында Чистай шәһәрендә туа. Казан педагогия институтын тәмамлаганнан соң Алексеевск районының Урта Тигәнәле авылында мәктәптә укыта. Дания Салих кызының хезмәт сөючәнлеге, инициативалылыгы, куелган бурычларны хәл итү сәләте комсомол эшендә, аннары партия эшендә тулы күләмдә чагылды».
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы искәрткәнчә, 1956 елда Дания Дәүләтшина ВЛКСМның Алексеевск райкомыныңберенче секретаре, Ә дүрт елдан соң ТАССРның Биләр районы КПСС райкомы секретаре итепсайлана. 1965 елда Лаеш районына район башкарма комитеты рәисе, аннары партия райкомының беренче секретаре итеп билгеләнә. «Республикада мондый дәрәҗәдәге бердәнбер хатын-кыз җитәкче, үзенең җитәкчелеге вакытында ул районны алдынгылар рәтенә чыгарды, – дип ассызыклады Марат Әхмәтов. – Дания Салих кызы ТАССР Верховный Советының дүрт чакырылыш депутаты сыйфатында да «җирдәге» хәлләрне, кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклый иде».
Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, бутәҗрибә аңа 1980 елда ТАССР Верховный Советы Президиумы Секретаре итеп сайланыргамөмкинлек бирә. «Югары закон чыгару органында10 ел эшләү дәверендә ул республикада парламентаризм үсешенә зур шәхси өлеш кертте, аналарны һәм балаларныbяклауга юнәлдерелгән күп кенә социаль әһәмиятле законнарның инициаторы булды. Аның ярдәмендә республикадаһәм тулаем илдә хатын-кызлар хәрәкәте яңадан торгызылды, – дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы. – Ул елларда партиянең Балтач райкомы секретаре булып эшләгәндә, мин бу көчле һәм эшлекле ханым белән еш очрашаидем. Тагын шуны әйтәсем килә, ул үзеннән бөркелеп торган чиксез дәрт-дәрманы белән кешеләрне рухландыра, әмма шул ук вакыттасистемалы уйларга һәм команда эшләргә дә сәләтле иде».
Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да Дания Салих кызының гаиләсенең һәм якыннарының, хезмәттәшләренең кайгысын уртаклашты. «Кама ярындагы Чистай шәһәре – аның кече Ватаны. Ул еш кына бу урыннарның табигате балачактан аның характерын формалаштыруы хакында әйтә иде. Яшьтән үк ул үзенә киң елгадан искән җилләрнең ирекле рухын сеңдергән, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Дания Салих кызы парламент эшендә үзен күрсәтте. Аның эшчәнлеге югары дәрәҗәдә оештырылуы белән аерылып тора, ул авыл кешеләренең тормышын белә, партия эшендә тәҗрибәсе бар. Ул әзерлекле кеше иде. Буреспублика парламентына уйланылган, кирәкле карарлар кабул итәргә һәм шул ук вакыттасайлаучыларыбыз мәнфәгатьләрен, республикабыз мәнфәгатьләрен кыю якларга ярдәм итте».
Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе Дания Дәүләтшинаның ныклы позициясе һәм мөһим инициативаларны яклауда эзлеклелеге белән аерылып торуына игътибар итте. «Шул ук вакыттабу тышкы ныклык, кырыслык эченә гаҗәеп җылы, игътибарлы һәм юмарт кеше яшеренгән иде, аның белән эшләгән һәркем моны яхшы хәтерли. Безнең барыбыз өчен дә Дания Салих кызы үз чорының якты символы, кыюлыгы һәм эшкә тугрылыгыбелән иң катлаулы чорлардашбб да авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткән легендар шәхес булыпкалачак», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Дания Салих кызының туганнары һәм якыннарыадресына кайгы уртаклашу телеграммаларыҗибәргәннәр. Телеграммаларны чарада катнашучыларга Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов укып ирештерде.
«Гаҗәеп юмарт күңелле, талантлы һәм бик компетентлы җитәкче, туган Татарстаныбызда җәмәгатьчелек тарафыннан зур хөрмәт һәм ныклыабруй казанган Дания Салих кызы Дәүләтшинаның вафаты турында ишетеп бик кайгырдым, – дип ассызыклаган Рөстәм Миңнеханов. – Дистә еллар дәвамында бу уникаль ханым татарстанлыларның иминлеген ныгыту өчен армый-талмый хезмәт итте, территорияләр һәм яңа производстволар үсешенә зур өлеш кертте, социаль мәсьәләләр белән актив шөгыльләнде. Хатын-кызлар хәрәкәтенең елъязмасы һәм республикабызның парламентаризмын камилләштерү аның исемебелән тыгыз бәйләнгән. Аның игелекле эшләрендә һәм казанышларында шәхеснең гадәти булмаганлыгы һәм күпкырлылыгы, сирәк очрыйторган эшкә сәләте һәм лидерлык сыйфатлары чагылыш тапкан, ә иң мөһиме – кешеләргә мәхәббәт, рухи игелек, һәркемгә ярдәм итәргә әзерлек».
«Дания Салих кызы катлаулы елларда Татарстан Республикасы үсешенә зур шәхси өлеш кертте. Аны Лаеш районын уңышлы җитәкләгән, республикада бердәнбер хатын-кыз район җитәкчесе булган вакытлардан бирле беләм, – дипбилгеләп үтә Минтимер Шәймиев. – Дания Дәүләтшина талантлы, көчле, ихтыярлы, зирәк кеше, принципиаль һәм гаять компетентлы җитәкче иде, шуңа күрә аңа үз вакытында ТАССР Верховный Советы Президиумы Секретаре вазифасын ышанып тапшырдылар. Аның республика закон чыгару органындагы эшчәнлеге нәтиҗәле булды. Мин Дания Салих кызынакүпьеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәтлемен, безнең уртак эшебез яхшы мөнәсәбәтләргә һәм үзара аңлашуга нигезләнгән иде».
Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина журналистлар белән аралашканда Дания Дәүләтшинаның күп кенә дәүләт эшлеклеләре өчен остаз булуын билгеләп үтте. «Мин Дәүләт Советына эшкә килгәндә, мине иң беренче котлаучы Дания Салиховна булды, аның белән без моңа кадәр таныш түгел идек, – дип искә ала Лилия Маврина. – Шуннан бирле, 17 ел дәвамында, без аның белән бергә гомер буе кулга-кул тотынышып бардык. Ул остаз гына түгел иде. Күпләр өчен ул «сәяси әни», безнең дус кызыбыз иде. Аны барысы да кызыксындыра иде. Ул бүгенге көнгә бик яхшы ориентлашты, яңалыкларны укыды, Дәүләт Советының барлык вакыйгаларыннан хәбәрдар иде. Аерым алганда, утырышлардан соң шалтыратты һәм кирәк вакыттабезне төзәтте яисә мактый иде».
Лилия Маврина Дания Дәүләтшинаның биккунакчыл кеше булуын да сөйләде. «Ул беркайчанда бәлеш белән чәй эчертмичә җибәрмәде, ашарга пешерергә һәм сыйларга яратты, – дип истәлекләре белән уртаклашты Дәүләт Советы Секретаре. – Теләсә кайсы вакытта, мин кайчан гына килсәм дә, – аңа һәрвакыт шалтыраталар иде. Мин анышаяртып «иҗтимагый кабул итү бүлмәсе» дипатый идем. Кайчандыр очрашкан, кайчандыр ул ярдәм иткән кешеләр, ә алар бик күп иде, барысыда аңа мөрәҗәгать итүләрен дәвам иттерделәр».
«Дания Дәүләтшина – якты кеше иде. Аның балаларына, туганнарына һәм хезмәттәшләренә салган кыйммәтләр мәңгелек истәлеккә калсын», – дип билгеләп үтте Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык - төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев.
«Ул кешеләр турында кайгырту белән яшәде, һәрвакыт ярдәм итәргә тырышты, безнең барыбызөчен дә остаз булды. Ул безнең ничек эшләвебезне, үзебезне ничек тотуыбызны, сөйләшү рәвешебезне, хәтта нинди кыяфәттә булуыбызны һәрвакыт күзәтеп торды», – дип истәлекләре белән уртаклашты «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова.
«Татарстан хатын-кызлары» республика иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева искә төшергәнчә, Дания Дәүләтшина ярдәмендә республикада хатын-кызлар хәрәкәте торгызыла, ул озак еллар аналар һәм балалар сәламәтлеген саклау, хатын-кызларның хезмәт шартларын яхшырту һәм башка мәсьәләләрне хәл итә.
«Ул 1980 еллар ахырында республиканың хатын-кызлар хәрәкәтен торгызды дияргә була, һәм аны үзе җитәкләде, – дип искәртте Зилә Вәлиева. – Ул безнең өчен соңгы минутка кадәр остаз булды, чөнки ул – үз халкына хезмәт итүнең искиткеч үрнәге. Дания Салих кызы үзенең исеменТатарстан тарихына дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе буларатк та язып калдырды. Дәүләт вазыйфаларын биләүче кешенең актив иҗтимагый эшчәнлек алып баруы – уникаль ярашу».
Хушлашу мәрәсимендә туганнары исеменнән гаилә әгъзасы Фәрит Шаһиәхмәтов чыгыш ясады. «Аллаһы Тәгалә тормыш юлының озынлыгын билгеләсә, бу юлның киңлеген кеше үзе билгели. Дания Салих кызының тормыш юлы туган ягындагы Кама елгасыныкы кебек киң, 15 ел җитәкчелек иткән Лаеш районының Кама диңгезе кебек үк киң һәм тирән, аның күңеле дә шул кадәр киң иде, аңа бөтенесе – җитәкчелек белән дә, гадикешеләр белән дә аралашу сыя иде. Сөйләшү, ярдәм итү, киңәшләшү өчен һәрвакыт, һәм һәркем өчен аның фатиры ачык иде», – диде Фәрит Шаһиәхмәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк