Логотип
Актуаль тема

Тугыз футбол кыры

– Бу безнең өчен иң кадерлесе, – ди «На Максимова» гуманитар ярдәм пункты җитәкчесе Алсу ФАЗУЛЛИНА, стенада эленеп торган рамкага куелган солдатларның рәхмәт хатына күрсәтеп. Ап-ак кәгазь эреле-ваклы ир-егетләр язуыннан чуарланып беткән. «Татарин», «Шум», «Дизель», «Малай», «Старый» һәм тагын бик күп фронттагы егетләрнең «кайгыртуыгыз өчен рәхмәт» дип язган кыска гына җөмләләре йөрәк түреннән үк чыкканы сизелеп тора. Туган яктан килгән маскировка ятьмәсе гомерне саклап кала, ә кайгыртучан куллар ясаган чәй яраланып беткән җанга бераз булса да сихәт бирә...

«Читләр юк, барысы да үзебезнекеләр»

Фронттагы егетләргә ярдәм итү теләге белән янып йөрүче активист хатын-кызлар – гадәттә, уллары, ирләре, абый-энеләре көрәш сызыгындагылар. Гуманитар ярдәмнең авыл җирләрендә киң таралуы да гаҗәп түгел: авылда халык бер-берсен белә, күршесенә, авылдашына ничек тә ярдәм итәсе килә. Шәһәр җирендә тормыш башкачарак, һәркем үз казанында гына кайнап яши кебек. Юк икән ләбаса! СВОдагы егетләргә ярдәм итәргә битараф булмаучылар, үз вакытларын кызганмыйча эштән соң маскировка ятьмәсе үрергә ашыгучылар йә өенә кайтып, егетләргә аш, чәй ясар өчен яшелчә, үлән киптерүчеләр һәм аны меңәрләгән данә итеп кечкенә-кечкенә пакетларга бүлгәләп тутыручылар шәһәрдә дә бар икән. «На Максимова» волонтерлар пункты – Казан шәһәрендәге шундый үзәкләрнең иң зурысы һәм иң активы. Үзәк моннан өч ел элек ачыла, хәзер анда волонтерлар саны ике йөздән арткан. Гуманитар ярдәм пунктын ачуда актив башлап йөрүче һәм бүген дә волонтерларны берләштереп торучы, булган бар ярдәмнең бер бөр-теген дә түкми-чәчми егетләргә җибәрүче – Алсу Фазуллина. Алсуның бер якын кешесе дә фронтка алынмаган, әмма ул мондый вазгыятьтә «читләр юк, барысы да үзебезнеке», ди.

Алсу Әсгать кызы – КНИТУның инженерлык экологиясе кафедрасы доценты, химия фәннәре кандидаты. Көндез студентларга лекцияләр укый, лабораториядә тәҗрибәләр ясый, эштән соң волонтерлар үзәгенә ашыга. Өенә төн җиткәндә генә кайтып керә. Менә шулай дүртенче елын яши.

– Тормышым түп-түгәрәк иде. Янәшәмдә ирем, ике улым үсеп килә, кандидатлык диссертациясен якладым. Шул чакта хәйриячелек турында уйлый башладым, – дип сөйли ул волонтерлыкка кереп китү тарихын. – Ул көнне әле дә хәтерлим. Эшкә барам, үзем һәр-вакыттагыча күңелемнән булачак көнгә планнар корам, башкарасы эшләрне барлыйм. Шул чакта хәйриячелек белән шөгыльләнәсе килү теләгем барлыгын аңлап алдым. Үз эшемне, коллегаларымны, студентларымны бик яратам. Шулай да күңел өчен изге эшләр башкарасы килә башлады. Ул чакта авыру балалар белән эшләүче волонтерлар күз алдыма килде. Бик авыр хезмәт, анда искиткеч нык нервлар кирәк. Күңелемнән үзем башкара алырдай волонтер эшләрен барлап йөри башладым. Күпмедер вакыттан соң илдә махсус хәрби операция башланды. Кечкенә улымның классташ кызының әнисе Ксения егетләргә ярдәм итә иде. Алар анда тектеләр, гуманитар ярдәм җыйдылар. Мин дә мессенджерда Ксения оештырган чатка кушылдым. Беркөнне госпитальгә урын-җир җыя башлаулары турында хәбәр итте. Өйдә кулланылмый яткан бөтен мендәр, юрган тышларын, простыняларны җыйдым да илтеп тапшырдым. Ул чакта Оренбург трактындагы Архиерей дачаларында маскировка ятьмәсе үрәләр иде. Шәһәрнең икенче башы. Эштән соң барып йөрүдән мәгънә юк, бөкеләрдә тора-тора барып җитәсең дә, кайтырга кирәк. Ә безнең чатта Яңа Савин, Авиатөзелеш районыннан кешеләр күп иде. Берәр якынрак җирдә җыелышып ятьмә үрергә кирәк дип уйлый башладык. Бина белән ярдәм итүләрен сорап, шәһәр хакимиятенә хат юлладым. Администрация бик начар хәлдәге урын гына тәкъдим итә алды ул чакта. Изге эш эшләргә бик телисең икән, галәм ярдәм итми калмый икән. Ксения тешен дәвалатырга клиникага йөри иде. Анда табибка волонтер булуын, җыелып ятьмә үрер өчен бина эзләвебез турында сөйләгән. Һәм Артём Александрович Карташов клиниканың икенче катындагы бүлмәне кулланырга тәкъдим иткән. СССР таркалганнан соң онытылган бу бүлмә авария хәлендә иде. «Ике ай көтегез, ремонт ясыйк», – диде Артём Александрович. Менә шулай итеп, 2023 елның гыйнвар аенда үз почмагыбыз барлыкка килде. Без шундук маскировка ятьмәсе үрергә тотындык. Ул чакта үзәккә берничә кеше генә йөри иде. Маскировка ятьмәсе – фронтта иң күп кирәк булган әйбер. Аны бер элеп куялар да, сүтмиләр икән. Җитмәсә, ул дроннар зыянлап, яраксыз хәлгә килә. Гомумән, маскировка ятьмәсе егетләргә һәрвакыт кирәк әйбер. Без башта Түбән Камада эшләүче төркемгә булыштык. Алар безне ятьмә үрер өчен материаллар белән тәэмин итә, без ясыйбыз да аларга җибәрәбез.

Окоп шәмнәре, коры ашлар һәм «фирменный» чәй

Тора-бара кешеләр күп килә башлады. Җибәргән материаллардан ятьмәне дә бик тиз генә үреп куя башладык. Кул кушырып эшсез утырып булмый бит, без төркемнән аерылып чыгып, автоном рәвештә эшли башларга уйладык. Бу – материаллар өчен чыгымнарны үзебез табабыз, ясыйбыз, үзебез СВОга җибәрәбез дигән сүз иде. Маскировка ятьмәсе нигезе булган спанбонд алырга акча җыя башладык, спонсорлар эзләдек. Менә шулай эшләп киттек.

«На Максимова» гуманитар ярдәм пункты
«На Максимова» гуманитар ярдәм пункты

«На Максимова» волонтерлар үзәге өч ел эчендә СВОга 50 тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәргән. Бүген алар – Казан шәһәрендә иң күп маскировка ятьмәсе үрүчеләр. Өч ел эчендә тугыз «Казань Арена» футбол кыры ябарлык ятьмә үреп, фронтка җибәргәннәр. Моннан тыш, 18 мең окоп шәме ясаганнар. Монысы да – Алсу Әсгать кызы инициативасы белән. Ул аларны башта эшендә ясый башлый, чөнки лабораториядә шартлар тудырылган. 6 тартма шәм – аның үз куллары белән ясап җибәргән беренче гуманитар ярдәме. Ул чакта Донецк өлкәсендәге Угледар шәһәрендә хәрби бәрелешләр бара. Алсуның шәмнәре шунда китә. Хәзер шәмнәр ясау белән шөгыльләнүче аерым бер производство мәйданчыклары бар аларның. Иганәчеләре – «ТатТрансАвто» – Тэцевская урамында бер бина бүлеп бирә. Анда кызлар окоп шәмнәре ясый башлый. Иганәче Татьяна коры душлар ясарга да тәкъдим итә. 10 меңнән артык армия душы ясап, егетләргә юллыйлар. Волонтерлар егетләр өчен тиз пешерелә торган ашлар әзерләп җибәрергә ниятли. Яшелчәләрне битараф булмаганнар һәрвакыт китереп тора, итне шәһәрнең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты бирә. Алсу ханым итне өенә алып кайтып пешерә аннан соң вак кына итеп турап киптерә. Барлык ингредиентларны җыеп пешереп карыйлар – тәмле түгел. Коры ашлар ясаучы төрле сайтларны актаралар, ингредиентларның берсен алып ташлап, икенчесен күбәйтәләр. Шул рәвешле барысына да ошаган тәмле аш килеп чыга. Бүген алар борщ һәм токмачлы аш ясыйлар. Егетләргә инде 16 мең порция җибәргәннәр.

 «На Максимова» гуманитар ярдәм пункты
Инна. Ире СВОга мобилизацияләнгәннән соң, гуманитар ярдәм төркеме эзли башлый ул. Инде менә өч ел буе һәр көнне эштән соң волонтерлар үзәгенә юл тота.

Хуш исле үләнле чәйләр әзерләргә ничек ниятләгәннәрдер, инде хәтерләмиләр дә. Әмма ул чәйләр «На Максимова» үзәге кызларының фирменный чәйләренә әйләнгән. «Сезнең чәйләрегез аеруча тәмле», – дигән кайтавазлар килә хәрбиләрдән. Өч ай күзенә йокы кермәгән абзый, туган ягыннан килгән чәйне эчкәч, ниһаять, рәхәтләнеп йоклап алган. «Мәтрүшкәле чәйләрне, гадәттә, авылда тәмләп эчәләр. Бу абзый да, мөгаен, авылдан булгандыр. Безнең чәйне эчкәч, үзен туган ягына кайтып килгәндәй хис иткәндер, аңа бераз гына булса да җиңел, рәхәт булып киткәндер», – ди Алсу Әсгатовна. Без барганда да өстәлләрдә үләннәр кибә иде. «Бер волонтерыбыз бер машина үлән чабып китерде. Менә шуларны киптереп, чәйләр ясаячакбыз», – ди волонтер. Монда үләнгә дә менә шулай сөенәләр. Ул да ярдәм бит.

«Һәркем йөрәк кушуы буенча йөри»

«На Максимова» төркемендә 250 ләп кеше: мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннары, медицина хезмәткәрләре, студентлар, педагоглар, инженерлар, пенсионерлар. Барысын да бер теләк берләштерә – СВОдагы егетләргә ярдәм итү. Кемнәрдер өендә егетләр өчен киемнәр тегә, кемнәрдер акчалата ярдәм итә. Фронтка гуманитар ярдәм ташучы егетләре дә бар. Ә ир-ат кулы һәрвакыт кирәк ул. Үзәктә эш ике сменага бүленгән. Иртәнге якта, гадәттә, пенсионерлар килеп эшләп китә, кичен эштән соң җыелалар. Бергә башлаган кызлар белән әле дә иңгә-иң куеп эшлиләр. Җәй айларында үзәккә йөрүчеләр азрак, әмма әледән-әле яңа кешеләр кушылып тора икән.

– Әле менә кичә генә бер хатын-кыз килде, – дип сөйли Алсу ханым. – Ярдәм итәр өчен янып тора. «Мин хәзер отпускта, сезгә бик булышасым килә. Тегә беләм», – ди. Ярты төнгә кадәр солдатларга эчке кием тегәр өчен өлге кистем аңа. Үләннәр турында әйткән идем, анысын өлкән апаларыма кушармын, диде. Кызын маскировка ятьмәсе үрергә йөрер ди. Әнә шулай үзе генә түгел, янәшәсендәгеләрне дә җә-леп итәргә тели. Без андый кешеләргә сөенәбез генә. Безгә бер волонтер ир-ат та маскировка ятьмәсе үрергә йөри. Улы – СВОда. Кызлар тизлеге белән үрә алмый, әкрен эшли. Чөнки маскировка ятьмәсе үрү җиңел түгел. Махсус схемага карап эшлибез, лента бөтерелергә тиеш түгел. Кул күнектерергә кирәк, әлбәттә. Шул абый килеп, бераз гына булса да үреп китә. Аңа да рәхмәтлебез. Ул бит үз теләге белән килгән. Гомумән, монда килүчеләргә бернинди басым ясалмый. Һәркем йөрәк кушуы буенча йөри. Теләге булганнарга шартлар гына тудырабыз, – ди үзәк җитәкчесе.

«На Максимова» кызлары фронттагы егетләргә генә түгел, Донецк Республикасындагы Шахтерскидагы акыл ягыннан зәгыйфь инвалид балалар интернатында тәрбияләнүчеләргә дә ярдәм итәләр. Инде берничә тапкыр гуманитар ярдәм юллаганнар. Аларга Донецкидан рәхмәт хатлары – балалар үзләре ясап җибәргән картиналар килә. Алар да солдат хатлары белән бергә үзәк стенасында эленеп тора. Волонтерлар үзәгенә СВОда булган хәрбиләр үзләре дә килә. Җае туры килсә, бәйрәмнәр белән дә котлап чыгалар икән әле.

 «На Максимова» гуманитар ярдәм пунктында Казан мэры И.Р. Метшин
Үзәк эшчәнлеген шәһәр мэры Илсур Метшин да югары бәяләгән.

Шәһәр мэры Илсур Метшин узган ел килеп, алар белән танышканнан соң, волонтерлар утырган бинаның мәйданын зурайтырга кирәклеген белдергән. Күршедәге муниципаль милек булып саналган бинага мэр инициативасы белән ремонт ясалган. Хәзер чиста, якты дүрт зур бүлмәләре бар аларның. Берсендә маскировка ятьмәсе үрәләр, икенчесендә тегәләр, материаллар әзерлиләр, өченчесе – гуманитар ярдәм склады. Ул складта хәзер кышын кирәк булачак әйберләр туплый башлаганнар. Дүртенче бүлмәдә волонтерларга утырып чәй эчәр өчен шартлар тудырылган.

– Волонтерлар да – кешеләр, безнең дә төрле вакыт була. Менә шушында килеп сөйләшеп, бер-беребезне тыңлап тынычланып китәсең. Без инде монда дуслашып беттек, – ди Алсу Әсгатовна.

Патриотик тәрбия

Волонтерларга ярдәм итәргә укучылар да килә. Барысы да Алсу Әсгать кызының мәктәпләрдә патриотик тәрбия дәресләрендә сөйләвеннән башлана.

– Кечкенә улым 26 нчы лицейда укый. Анда директорны, укытучыларны яхшы беләм. Алар безгә ярдәм итә башлады. Ярминкәләр үткәрәләр, маскировка ятьмәсе үрергә килеп йөриләр. 54 нче, 62 нче, 119 нчы мәктәптән, «Адымнар» мәктәбе, 33 нче гимназиядәге «Фрегат» отрядына йөрүче укучылар, укытучылары ярдәм итә. Парта арасында утырган балаларга сөйләү – бер нәрсә, монда килеп үз күзләре белән күреп китү башкачарак тәэсир итә, билгеле. Биредә берсе дә киреләнеп утырмый, тәртип бозмый. Алар гуманитар ярдәм пунктына килгән-нәрен аңлыйлар. Мәктәпләрдә «СВО геройларына чәкчәк» акциясе үткәрделәр, 26 нчы лицей укытучылары җыелышып токмач кисеп җибәрде. Балалар боларның барысын да күреп һәм белеп үсә. Кемгәдер ярдәм итү алар өчен гайре табигый хәл түгел. Бу – киләчәк буын өчен яхшы үрнәк, – ди волонтер.

Без үзәккә килгәндә, маскировка ятьмәсе үреп утырган апалар арасында бер яшүсмер дә бар иде. Җәй, каникул, балалар йә урамда, йә өйләрендә телефон тотып утыра. Ә ул буш вакытларында бирегә йөри икән.


– Мин аңлыйм: анда, еракта безне саклаучыларга ярдәм кирәк, – ди Артур, өлкәннәрчә җитди итеп. Үзе сөйли, үзе тиз-тиз ятьмә үрә. – Ярдәм итәргә башта әнием йөри башлады. Ул хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли. Аннан соң мине дә алып килде. Өч ел инде каникулларда, буш чакларда ятьмә үрергә йөрим. Бу эшкә бер атналап өйрәндем. Миңа коллектив бик ошый. Өлкәннәр белән сөйләшү рәхәт, алар төрле киңәшләр бирә. Ярдәм дә итәм, үзем дә алардан күп нәрсәгә өйрәнәм.

«Өлешем керсен...»

Тормыш тәҗрибәсе туплаганнар күп йөри монда. Румия апа, мәсәлән, инде пенсионер. Үзенчәлекле шәхес икәне күренеп тора. Колагында әллә ничә «гвоздик» алкалар. «35 яшьтән башлап һәр юбилеем саен бер тишек тиштерәм», – дип көлә ул.

«На Максимова» гуманитар ярдәм пункты
Румия апа: «Мин өч ел йөрим инде. Булышырга кирәк, аз булса да өлешем керсен, дим».

– Илдә шушы хәлләр барганда ничек тыныч кына өеңдә утырасың инде?! Бу пунктны эзләп таптым. Маскировка ятьмәсе үрергә өйрәндем. Шактый авыр хезмәт ул. Кулны күнектерергә кирәк. Мин өч ел йөрим инде. Булышырга кирәк, аз булса да өлешем керсен, дим. Танышларым арасында бик күп һәлак булучылар: дус кызымның бердәнбер улы, кызымның йөргән егете, үземнең дустым... Иремнең бертуганының улы, Аллага шөкер, исән-сау. Ничек тыныч күңел белән өйдә утырыйм?! Гомерләрен саклап калырга әз булса да ярдәм итсен иде бу ятьмәләр, дип тели-тели үрәм. Сорап торалар, заявкалар бар, димәк, бик кирәк алар, – ди Румия апа.

«Егетләрнең гомерләрен саклап калырга өлешем керсен дип йөрим» дигән фикер еш ишетелде монда.
– Тормышымда күңелсезлекләр килеп чыккач, «миңа бу эш белән шөгыльләнергә кирәк микән соң» дигән шик туды, – ди әңгәмәдәшем. – Шул көннәрдә фронттан бер хәрби шалтыратты. Мин гуманитар ярдәм җибәргән подразделениедәге хәрбиләр белән һәрвакыт хәбәрдә торам. Үземнең шикләремне аңа да сөйләдем. «Алсу, сез бит безнең егетләрнең гомерләрен саклап каласыз, бик кирәк эш белән шөгыльләнәсез», – дип әйткәч кенә уйлана башладым. Чынлап та, бу ятьмәләр күпме гомерне саклап калгандыр. Шул сүзләрдән соң ничек ярдәм итмисең инде?! Бу бит әле минем гражданлык бурычым да. Россия Федерациясе гражданины буларак, хокукларым гына түгел, бурычларым да бар. Бөек Ватан сугышында да бит ныклы тыл аркасында җиңгән безнең бабайлар. Димәк, хәзер без дә егетлә-ребез өчен ныклы тыл булырга тиешбез.

Видео: Чулпан Галиәхмәтова

Фото: Юлия Калинина һәм шәхси архивтан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар