Логотип
Актуаль тема

Виш-листтан бүләк

Бүләк бирешү кешелек барлыкка килгәч үк туган гадәтләрнең берседер, мөгаен. Ул – күңел җылысын, ихтирамны, теләкне, яратуны хәтта өметне дә үзенә яшереп саклый торган символ. Бигрәк тә бәйрәмнәр җитсә, ул бер культка әйләнә. Бу чорда кибетләрдәге халык ташкыны моны елдан-ел раслап килә. Заман, җәмгыять үзгәргән саен, бүләк алышу гадәте үзгәреш кичерәме? Ул модага иярәме? Без бүләкне алырга яратабызмы, әллә бирергәме? Шул хакта сөйләшик әле.

Конфет, духи, айфон...
Яңа ел, 8 Март, 23 февраль... Бүләкләр турында сөйләшү менә шушы бәйрәмнәр җиткәндә популярлаша. Рекламалар активлаша, социаль сораштырулар үткәрелә, кибет киштәләре тагын да ымсындыргыч итеп бизәлә. Сатучылар өчен бу маркетингның бер алымы булса, без – гадәти кешеләр өчен якыннарыбызга, күңелебез яткан кешеләргә хөрмәт күрсәтү өчен бер сәбәп. Күпләребез сихри бәйрәм итеп кабул иткән Яңа елда бүләкләр бирешү аеруча бер ләззәт. Әлеге традицияне Петр I керткән. Ул чакларда иң зур бүләк – матур итеп бизәлгән тәм-томнар була. Дөрес, аларны император тирәсендәге гаиләдә үскән балалар гына ала алган. Әле узган гасырның уртасында да Яңа елга бүләкләрне бары балаларга гына әзерли торган булалар. Совет халкы 1970 нче елларда бүләкләр бирешә башлый. Яңа ел төнендә зәңгәр экраннардан китмәгән, бәйрәмнең үзенә күрә бер символына әйләнгән «Ирония судьбы, или С лёгким паром» фильмында Надя белән Ипполитның бер-берсенә сюрприз ясауларын һәм моңа ихлас куануларын төшергән мизгелләр бар. Кино – җәмгыять көзгесе. Димәк, бу чорда француз духие һәм электрокырынгычлар популяр булган.


Совет чорында яшәп калган бала буларак, әйтә алам: безнең өчен Кыш бабайдан иң зур бүләк – берничә мандарин, бөтнекле прәннек, әстерхан чикләвеге салынган пакет иде. Үзгәртеп кору еллары белән бергә бүләкләр дә үзгәрде: Barbie курчаклары, плеерлар, магнитофоннар... Ә бәйрәмгә бирелгән музыкаль открыткаларга өлкәннәр дә балалардай сөенде. Яңа гасырдан бүләкләр кыйммәтләнә башлады. Товар базарын электроника басты. Пейджерлар, беренче телефоннар, компьютерар... Балалар теләге дә үзгәрде: уен приставкалары, радиоидарә ителүче машиналар... Аннан соң планшетлар…


2010 нчы еллардан айфон культы башланды. Һәркемнең кулында булган ул гаджет популяр бүләкләр исемлегендә беренче түгел инде хәзер. Бер маркетплейсның финанс тикшеренүләренә күз салсак, быел бүләккә кыйммәт булмаган гаджетлар, өстәл уеннары һәм актив ял өчен кирәк-ярак алалар икән. Сөендерә торган хәл бу. Бүләкләр бирешүнең артуы да, аларның кыйммәтләнүедә сизелә. Узган ел ил халкы бары тик Яңа ел бәйрәме чорында гына 10 миллиард сум тоткан. Бу исә алдагы ел белән чагыштырганда 41 процентка күбрәк.Ә бүләкләр алу өч тапкырга арткан.


Ни өчен бүләк бирешергә яратабыз соң? Психология фәннәре магистры, психолог, Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева болай дип аңлата:


– Бүләк бирешү депрессия һәм шөбһәләнү билгеләрен киметә. Янәшәдә шундый кешеләр бар икән, аларга кечкенә бүләк биреп ярдәм итә аласыз. Бүләк ул – иң элек эмоцияләр чыганагы. Хөрмәт белән тапшырылган кечкенә генә әйбер дә атмосфера тудыра. Бүләк ул – хисләреңне тапшыру. Хисләрен сүз белән белдерә алмаган кешеләр өчен ул иң идеаль алым. Һәм иң мөһиме: бер-береңә бүләк бирү эмоциональ бәйләнеш, җылы мөгамәләләр тудыра һәм, якын мөнәсәбәтләрне саклый. Менә шуның өчен дә җәмгыятьтә бүләк алышу гадәте яши. Ул социальләшү өчен бер чара булып тора.


Акчалата...
Сер түгел, бәйрәм җитсә, туган көннәргә барырга җыенсак, элекке кебек матур сүзләр язар өчен открыткалар түгел (Хәтерегездәме, элек почта аша открыткалар сала идек? Ул да бит истәлекле бүләк. Өлкән буын әле дә аларны кадерләп саклый), ә открытка-конверт эзлибез. Язып торасы да юк: анда матур сүзләр, шигырьләр, һич булмаса, «Марожный алып ашарсың» дип язылган. Турырак килгән открытка сайлыйбыз да, шуның эченә акча шудырабыз. Бүләкне акчалата бирү бүген бик популярлашып китте. Моның сәбәпләре дә бар. Шуның иң беренчесе – тизлек заманында яшәү. Уйланып, бүләк сайлап йөрү – үзенә күрә бер затлылык, романтика, аңа вакыт бүлеп бирү, хәтта «элита» билгесе булып санала. Тик хәзер күпләр вакыт кытлыгында яши. Аннан соң бит әле «кирәксез бүләк» мәсьәләсе дә бар. Бүген һәр кешенең стиле, ихтыяҗы, гаджетлары һәм хоббие үзенчә. Кирәкмәгән бүләк-ләр киштәдә тузан җыеп ятарга да мөмкин. Акча исә кешегә кирәкле әйберне сатып алу мөмкинлеге бирә. Димәк, бүләккә практик караш көчәйде. Рациональ заманда яшибез, бигрәк тә үсеп килүче буын. Алар үзләре өчен файдасыз бүләкне күреп: «Юк, бу миңа кирәкми», – дип әйтергә дә күп сорамас. Шуңа акча универсаль бүләк булып кала. Ул һәр ике якның да тормышын җиңеләйтә.


Акчалата бирүнең тагын бер отышлы ягы бар. «Бүген бәйрәмнәр ясау бик кыйммәткә чыга, ә очрашасы, күңел ачасы, бу мизгелләрне фотога төшереп гаилә архивында калдырасы килә. Туйларны гына алсак та, мәҗлес ясау өчен бер кунакка тотылган ресторан чыгымын 8–10 меңнән дә ким санарга ярамый. Өйдә уздырганы да арзанга төшми. Мәҗлес җыйган кеше чыгымның беразын булса да мәҗлестән кергән акча белән каплармын дип уйлый. Бәхәсләшмәгез дә – бу хак! Моны бәйрәмгә килгән кунак та аңларга тиеш. Шуңа бу җәһәттән акчалата бирү кулайрак кебек. Ярый, бүләк алырга булдыгыз ди. Кимендә 10–15 меңлек бүләк булырга тиеш инде ул.  Шуның кадәр акча бетереп, бүләгегез ошамаска, аларга кирәк булмаска да мөмкин бит әле. Шуңа мин, икътисадчы буларак, акча бирү ягында. Бүләкләрне оештырылган бәйрәмнәрдә генә түгел, ә кеше көтмәгәндә-уйламаганда сюрприз итеп бирү яхшырак кебек. Дустың туган көнен үткәрмим ди, ә син тотасың да аңа бүләк ясыйсың. Дөрес, моңа теләгең, акчаң булса. Кечкенә генә дә булырга мөмкин, бу инде бернәрсәгә бәйләми торган, сезнең хөрмәтне күрсәткән бер билге булачак», – ди Казанда яшәүче Лилия Шәфыйкова. Әмма, миңа калса, акчалата бүләкнең зур минусы бар. Ул тотыла да онытыла. Бик сирәкләр генә: «Бу кеше биргән акчага шушы әйберне алыйм да, бүләге итеп тотармын», – дип фикерли.

Миңа бу бүләкне бир әле 
Кызык, әйеме? «Бүләкне сорап алалармыни?» дигән уй баш миен ярып уза. Әмма бу күренеш безнең җәмгыятькә үтеп керә башлады. Зумерлар арасында ул инде гадәти хәл. Алар, мәсәлән, туган көнгә чакыру белән бергә, бүләкләр исемлеге җибәрә. Шуннан сайлап аласың. Элек теләкне әйтү оят кебек иде. Хәзер исә киресенчә, бу – адекватлык һәм ачыклык билгесе. Зумерлар гына түгел, балалар туган көннәрендә дә шулайрак хәзер. Әниләре язган исемлектәге биреләсе бүләкләр алдына балалар маркетплейстагы артикулны да язып җибәрә әле. Алдан әзерләнгән бүләкләр исемлеге – виш-лист дип атала. Ул инде көнбатыш илләрдә күптәннән бар. Аның тамыры Санта Клауска теләгән бүләгеңне сорап хат язуга барып тоташа.


 Виш-листларның популярлашуы кабат шул рациональлеккә кайтып кала. Бүләкләр хәзер тузан җыяр өчен тапшырылмый. Хәер,аларны саклар өчен сервант, стенкалар да юк инде өйләрдә. «Бу саклансын әле, кирәге чыгар», дип, әйбер җыю гадәте дә бетеп бара. Бүләк бирелгән икән, димәк, аны кулланырга кирәк дип уйлыйлар хәзер. Виш-лист – кирәкмәгән бүләкләр проблемасын бетерә. Бүген кешеләр акчага, вакытка һәм энергиягә экономия ясарга өйрәнә. Виш-листлар шуның бер инструменты инде. Бүләк бирешүнең мәгънәсе дә юкка чыкмый кебек, файдалы да. Тагын шунысы бар: бүләк сайлау – күпләр өчен стресс. «Нәрсә алыйм? Ошармы? Кабатланмасмы?» дип уйлыйсың. Димәк, син чакырган кунагыңны стресстан азат итәсең. Бүген виш-лист – мода гына түгел, ә заманча бүләк бирешүнең бер төре. Дөрес, аның нечкәлекләре бар. «Баламны туган көнгә чакырганнар иде, – дип сөйләде танышым. – Виш-лист җибәрделәр. Мин җитешкәнче, бүләкләрне сайлап бетергәннәр, безгә иң кыйммәтлеләре калган. Кечкенә балама 5 меңлек бүләк тоттырып туган көнгә җибәрә алмыйм, моңа мөмкинлегем дә юк. «Без килә алмыйбыз, авылга кайтабыз», – дип язып җибәрдем инде. Бала күңелсезләнде, әмма берәр көннән соң онытты инде ул аны».


 Үзең мәгънәсез булып күренмәс, кунакларны кыен хәлдә калдырмас өчен виш-листның үз этикет кагыйдәләре бар. «Аны һич тә туган көнгә чакыру белән бергә җибәрергә ярамый. Сораган  кешеләргә генә бирегез, – ди журналыбызның этикет буенча эксперты Айсылу Гарипова. –Исемлектә бик кыйммәтле әйберләр генә булмасын. Беркем дә уңайсыз хәлдә калмасын өчен төрле бәя категорияләрендәге вариантлар тәкъдим итегез. Кайчак формаль исемлек урынына идея әйтү дә яхшырак. Мәсәлән: «Миңа яңа чәйнек кирәк иде» яки «Күптән шушы китапны алырга хыялланам»... Бүләк мәҗбүри түгеллеген ачык итеп аңлатыгыз. Виш-листлар – дөрес кулланылган очракта, бүләк бирү процессын ике як өчен дә күңелле итә ала торган  инструмент».


Бүләк итү генә түгел, аны лаеклы итеп кабул итә белү дә мөһим бит әле. «Кирәкми иде инде», «нигә акчаңны әрәм иттең» дигән сүз-ләрне еш ишетәбез. «Психологиядә дорофобия дигән төшенчә бар, – ди психолог Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиева. – Ул – бүләк алганда-биргәндә уңайсызлану, үзеңне комфортлы хис итмәү. Кеше бәй-рәмнәрдә, туган көннәрендә, гомумән, бүләк бирешү кирәк булган чакларда качарга тырыша. Бу балачак травмалары белән бәйле дип аңлатыла психологиядә. Бүләк нинди дә булса эмоциональ яра белән тиңләшә. Дорофобия ничек барлыкка килә соң? Беренче чиратта ул кыйммәтсезләндерелүдән килә. Мәсәлән, бала рәсем ясый да әти-әнисе янына килә. Ул аларга бүләк итәргә тели. Әти-әнисе битараф кала, ныклап игътибар итми, ә инде бала рәсемнәрен чүп чилә-гендә күрсә – ул ябыла, өлкәннәр өчен моның кадерсез булуын аңлый. Тагын бер сәбәп: бүләк белән идарә итәргә тырышу. Бүләк безнең өчен – предмет, ә психологиядә ул – кайгырту, игътибар. Менә шуны кире алу да травма калдыра. 


Мәсәлән, балага бүләк бирәләр, әмма үзен начар тоткан өчен, аны вакытлыча кулланырга кушмыйлар. Ата-аналар өчен бу тәрбия чарасы булса, бала өчен – бирелгән кайгыртуны кире алуга тиң. Болар да дорофобиягә китерә. Шулай ук гаилә кагый-дәләре, эчке установкалар (кеше үскәндә мактау сүзләре ишетмәсә, игътибар, кайгырту, бүләк алу өчен нәрсә дә булса эшләргә кирәк дип яши), социаль шөбһәләнү дә бүләк-ләрдән куркуга китерә. Үзеңне үзгәртеп була, моның өчен белгечләр белән эшләргә кирәк. Әлеге проблемага бармак аша карамасагыз иде. Бу дөньядагы бердәнбер тормышыгыз матур мизгелләргә бай булсын. Ә бүләк – ул эмоцияләр. Хәтта Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.): «Бүләк бирү ул – сөннәт, чөнки кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне якынайтып, Аллаһы Тәгаләгә якынаябыз», – дигән.


Татарларда «Энә дә бүләк, дөя дә бүләк» дигән матур мәкаль бар. Заман үзгәргән саен, бүләкләр дә, аларны бирү ысулары да (доставка хезмәтләре, телефонга электрон сертификатлар җибәрү) үзгәрә. Әмма бер нәрсә үзгәрмәсен иде: чын күңелдән бүләк ителсен ул. Күрешеп-очрашуларга вакыт җитмәгән чорда нәкъ менә йөрәктән тапшырылган бүләк ике арадагы җылылык, ихласлык күперен саклап торадыр да…


Яңа ел җиткәндә шуны да әйтәсе килә: үткәрелгән тикшеренүләрдән күренгәнчә, бәйрәмдә үзеңә алган әйбер куанычы бары бер айга җитә, ә шушы чорда алган бүләк шатлыгы озакка бара. Тагын бер тикшеренү нәтиҗәсе: бүләкне алуга караганда бирү күбрәк куандыра. Килешәсезме?


Эльвира САДРЕЕВА, «Иптәшләр Татарлар» блогы авторы 


Бүләкне бик тә яратам. Мине белгән, миңа нәрсә охшаганын аңлаган якын кешеләремнән – аеруча. Ә читләр биргәннәрне үз итмим, аларны өйгә дә алып кайтмыйм, шундук башкаларга бүләк итәм. Чит кешеләр энергиясен белмим, аннан соң анда җылылык та булмый бит инде. Бүләк сайлау процессыннан ләззәт алам. Барысын да уйлыйм: файдалы да булсын, эмоцияләр дә бирсен. Үземә мондый бүләк ошар иде микән дип уйлыйм. Илдәге икътисадый вазгыять акча бүләк итүне популярлаштырды хәзер. Әмма мин бары бүләк бирү ягында. Аны эзләп йөрергә, табарга, аны матур итеп тапшырырга яратам.


Альбина ГАЙЗУЛЛИНА, Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры актрисасы


Бүләкләр әзерләргә яратам, бигрәк тә Яңа елга. Өйдә бизәлгән чыршы астына бүләкләр кую – безнең гаилә традициясе инде ул. Инде егетләр үсеп бетсә дә, барыбер куябыз әле. Балалар бит алар! Бездә 15 декабрьдән үк Кыш Бабай кечкенә-кечкенә бүләкләр калдырып китә башлый. Тәмле шоколадлардан башлап акчага кадәр булырга мөмкин ул. Элек Кыш бабайга хат язалар иде, хәзер: «Сезгә Яңа елга нәрсә кирәк?» – дип сорыйбыз. Алар инде башка үсмерләр кебек үк: «Акча», – диләр. Үзем, шәхсән, бүләккә акча яратмыйм. Алдан бирелгән бүләк исемлеген дә дөрес түгел дип саныйм. Нәрсә бирәләр, шуны рәхмәтле булып кабул итә белергә кирәк. Бүләкне тапшырырга, шул чакта кешенең эмоцияләрен күзәтергә яратам. Гомумән, кешеләрнең шатланганын яратам. Бүләк – шатлык бит инде ул!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар