Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнехановның Ураза бәйрәме уңаеннан тәбрикләве
Ураза гаетен үткәрүнең күп гасырлык традицияләренә һәммәбез өчен хәзер бик кирәкле зирәклек һәм тирән мәгънә салынган. Быел борынгы Казаныбыз бу зур бәйрәмне ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак мәртәбәле статуста уздыра. Күпсанлы дин кардәшләребезгә мөселман өммәтенең бердәмлеген ныгыту, җәмгыятьләр арасындагы һәм мәдәни багланышларны үстерү, барлык игелекле кешеләрне мәңгелек әхлакый хәзинәләр тирәсендә туплау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә чакыру белән мөрәҗәгать итәбез.
Милләтләр һәм диннәр арасында татулыкның чын кыйммәте тиешенчә бәяләнгән, аны саклауга омтылыш көчле булган Татарстанда Ураза гаете, барлык мөселман, православие дини бәйрәмнәре һәм башка бәйрәмнәр кебек үк, үзара ихтирам, аңлашу һәм дуслык рухында уза. Россия халыклары бердәмлеге елында, Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында боларның әһәмияте тагын да арта.
Әлеге тантаналы олуг көннәрдә Аллаһы Тәгалә барлык догаларыбызны һәм хәерле гамәлләребезне кабул итсен, иманыбызны ныгытсын, күңелебезне сафландырсын, уйларыбызны яхшылыкка һәм рәхимлеккә юнәлтсен!
Сезгә тынычлык, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим.
Татарстан Республикасы Рәисе
Фото: https://rais.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк