Бүген коллегабыз – «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров белән хушлаштык. Кичә ул 47 яшендә, тромб өзелеп, кисәк кенә бакыйлыкка күчте. Хушлашу мәрәсиме «Татмедиа» бинасы каршында узды. Анда мәрхүмнең коллегалары, дуслары, төркемдәшләре, көрәштәшләре һәм райондашлары җыелган иде.
Радик Сабиров «Шәһри Казан» газетасын 7 ел җитәкләде. Аңа кадәр ул «Идел» журналында баш мөхәррир булды. Фикерле, татар матбугаты өчен янган баш мөхәррир иде ул. Замана тенденцияләре белән бергә атлап яшәде. Басма матбугатны саклау өчен дә янды, социаль челтәрләрне дә иярләде – ул җитәкләгән газета интернет киңлекләрендәге рейтингта һәрвакыт беренчеләр сафында булды. Ул эше белән янып яшәде, коллективын да әнә шул рельска бастырган иде. Радик турында бүген бик күп җылы сүзләр әйтелде. Хәер, Радик турында беркем дә начар сүз әйтә алмастыр. Ул бик кешелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел һәм гади иде.
.jpg)
Шамил Садыйков (ТАТМЕДИА җитәкчесе): «Әйтеп бетергесез зур югалту»
«Иртәдән кичкә кадәр ялсыз, азарт белән, эшне яратып эшләгән, чын мәгънәсендә зур журналист иде. Безнең коллектив арасында, республика журналистлары арасында ул – иң көчле журналист. Иң актив вакытында, эшне булдыра торган чагында китте... Җиңүче булып, беренче булып китте...»
Айдар Сәлимгәрәев («Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе): «Ышанып булмый»
«Шушылай саубуллашырбыз дип бер дә уйламадым. Ышанып булмый. Хөрмәтле, тыйнак кеше иде».
Илшат Әминов (Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Татарстан–Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры): «Түзмәдем, еладым»
«Бүген иртән моны ишеткәч, түзмәдем, еладым. Радик безнең өчен редактор кеше генә түгел, журналист, иҗат кешесе генә дә түгел, ул безнең дус та... Бик сәләтле кеше иде. Мин аңа сокланып карый идем, чөнки аңа карагач, безнең матбугатның киләчәге бар дип уйлый идем. Менә бүген өметнең бер җебе өзелде йөрәктә... Аны алыштырып булмый, чөнки ул көн саен – тәүлегенә 24 сәгать эшләде. Халык өчен, милләт өчен, укучылар өчен, безнең журналистика өчен... Ул шимбә дә, якшәмбе дә эштә иде. Кич белән кайтып барам, ул һаман монда. «Нәрсә эшлисең?» – дим. «Менә сайтка материал куйдым, кешеләргә ярдәм итәргә кирәк», – ди. «Бүтән кешең юкмы әллә?» – дим. «Яратам бит эшемне, шуңа күрә минем өчен авыр түгел», – дип әйтә иде. Барыбыз өчен дә, журналистика өчен дә, татар халкы өчен дә зур югалту бу. Минем өчен шәхси югалту. Аны алыштырып булмый. Урыны оҗмахта булсын».
Радик журналист кына түгел, спорт яратучы кеше, көрәш өчен янып йөрүче, үзе дә көрәшче, хөкемдар иде. Көрәш турында язучы журналист та булып, социаль челтәрләрдә махсус аккаунтлар да алып барды.
Хәлил Шәйхетдинов (ТР спорт министрының беренче урынбасары): «Татар көрәшен таныту өчен көне-төне эшләде»
«Һәрвакыт елмаеп, ачык йөзле булып, татар көрәшен дөньяга таныту өчен көне-төне эшләде ул. Татар көрәшен яктырткан Илдус Илдарханов, Атлас Гафиятов сыман, Радик та соңгы 20 елда бу өлкәдә бик актив эшләде. Бер генә Татарстан беренчелеге дә, Муса Җәлил турниры да аннан башка узмады. Ул һәр көрәшчене, аның гаиләсен белде. Алар турында язды һәм зур дәрәҗәләргә күтәрде. Аның язган язмалары китаплар булып чыкты. Шәхсән минем үземә бик якын кеше иде Радик, чөнки мине аерым хөрмәт итте, гел ярдәм итте. Радик дустым, урының җәннәттә булсын. Без синең исемеңне мәңгеләштерергә көчебезне кертербез дигән өметтә калам».
.jpg)
Фирдүс Гыймалтдинов («Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры): «Татар сүзен киң катлам халыкка җиткерү өчен хезмәт итте»
«Җир шары әйләнсен өчен, кайбер кешеләр үзенең аяклары белән аны ныграк әйләндерергә тиеш. Радик шундыйлардан иде. Мин аның кешелеклелек сыйфатларын аерым билгеләп үтәр идем: зур эшләр башкарса да, беркайчан шапырынып йөрмәде, күкрәк какмады, тавыш күтәргәнне күргәнем булмады. Бик сабыр, бик тыныч һәм шул вакытта үз эшен шау-шу куптармыйча башкара торган кеше иде. Ул иҗатта экспериментлардан курыкмады. Аңа җиңел генә булмагандыр. Ләкин ул чын мәгънәсендә татар сүзен бөтен мөмкин булган ысуллар белән киң катлам халыкка җиткерү өчен үзенең хезмәтен куйды. Мин әле Радик дустыбызның арабызда юклыгына ышана алмыйм. Дустыбыз, урының җәннәттә булсын. Туганнарына һәм якыннарына күркәм сабырлык телибез. Ходай Фирдәвес җәннәтләрен насыйп итсен, син безнең күңелдә мәңге сакланырсың».
Гөлнара Сабирова (Аксубай якташлар җәмгыятеннән, элеккеге коллегабыз): «Аксубай талантлы улын соңгы юлга озата»
«Мин биредә Радикның якташы буларак сөйлим. Аксубай якташлар җәмгыяте исеменнән әйтәм: аны аксубайлылар бик яратты, Радик та Аксубайны бик яратты. Ул безнең районыбызның бик тыйнак һәм талантлы улы иде. Бүген миңа әлеге кайгылы хәбәрне якташларым шалтыратып әйтте. Бөтенебез бик зур тетрәнү кичерәбез. Радик бик тыйнак булды, бернәрсәдән дә курыкмады. Кызларын яратты, тормышын яратты дип беләм. Һәм үзен фәндә дә, иҗатта дә, спортта да күрә алды. Үзеннән соң шундый кыска гына гомерендә бик якты эз калдырды. Аксубай бүген үзенең мәрхәмәтле, кешелекле, талантлы улын соңгы юлга озата. Радик, без сине онытмабыз».

Хатыйп Миңнегулов (галим, профессор): «Ул милләт улы иде»
«Мин университетта 1967 елдан бирле эшлим һәм шушы вакыт эчендә күп кенә студентларны күрергә туры килде. Шушы күпләр арасында Радик Сабиров ничектер аерылып тора иде. Мин аның студент вакытын, активлыгын әйбәт хәтерлим: яхшы укыды, группаның старостасы иде, төрле чаралар оештырганда башлап йөрде. Студент чагыннан ук әдәбиятны, халкыбызның тарихын яратты. Чын мәгънәсендә милләт улы иде. Университетны тәмамлагач та фәнне дәвам итте – Хәсән Туфан иҗаты буенча диссертация язды. Радик Сабиров – гадәти журналист кына түгел, ул журналистларның, милләтпәрвәрләрнең үрнәге. Аны югалту – зур югалту. Татар теле, мәгариф өчен көрәшкән кешеләрне онытырга тиеш түгелбез».
Хушлашу мәрәсиме Коръән уку һәм мәрхүмнең рухына дога кылу белән тәмамланды. Мәрхүмне Татарстан Республикасы Аксубай районының туган авылы Яңа Үзидә җирләячәкләр. Авыр туфрагың җиңел булсын, Радик! Кызларының, барлык туганнарының ачы кайгысын уртаклашабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк