Логотип
Актуаль тема

Уяу булыйк!

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекция идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясендә сагайтырлык саннар китереп, юл-транспорт һәлакәтләре турында сөйләде. Җәйге чорда андый бәхетсез очраклар аеруча еш кабатланып тора икән шул.

Ел башында 1540 юл-транспорт авариясендә 161 кеше үлгән, 1867 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Каршы як полосага чыгып, 91 авариядә 49 кешенең гомере өзелгән, 156 кеше имгәнгән. Исерек йөртүчеләр аркасында 63 авариядә 19 кеше һәлакәткә очраган, 88 кеше төрле яралар алган... Мондый күңелсез саннар уйландыра да, куркуга да сала. Күп аварияләр йөрүчеләрнең ял итмичә рульгә утыруларыннан килеп чыга, дип кисәтте Дамир Равил улы. Тиешенчә йокламаган автомобиль йөртүчеләрнең концентрациясе югала, реакциясе сүлпәнәя, һәм аяныч хәлләргә дучар булалар. Җәй көне күпләр гаилә белән ерак юлларга сәяхәткә чыга. Мондый сәфәр вакытында 2-3 сәгать саен тукталыш ясап ял итәргә, арыган килеш рульгә утырмаска кирәк дип аңлатты ул. Мототранспорт катнашындагы аварияләр соңгы вакытта актуаль проблемага әйләнүенә дә тукталды. Аварияләр саны 40 процентка арткан! 98 юл-транспорт һәлакәтендә 8 кегше үлгән, 104 кеше тән җәрәхәтләре алган. Биектауда 17 яшьлек мопед йөртүче каршы як полосага чыгып, йөк машинасына барып бәрелгән, мотошлемсыз пассажиры шундук үлгән. Бөгелмәдә питбайк белән идарә иткән 14 яшьлек кыз, тиешле тизлекне сайлый алмыйча, каршы як полосага чыгып шундый ук авариядә һәлак булган..

Җәйге каникулларда балаларның буш вакыты күбәя. Алар еш кына автомобиль пассажирлары булалар, идарә итү күнекмәләре булмаса да велосипедта, самокатта, мопедта, скутерда, питбайкта җилдерәләр. Балигъ булмаганнарга транспорт белән идарә итәргә рөхсәт иткәннәре өчен ата-аналар 30 мең күләмендә штрафка тартыла. Шуңа күрә аларның тиешле урында гына хәрәкәт итүен, саклану экипировкасыннан булуын  тәэмин итү өлкәннәр җаваплылыгында! Соңгы биш елда республикабыз юлларында һәлак булган балалар саны 69 га җитте! Ике тулы класс кадәр бала! Күздән ычкындырмыйк балаларыбызны -  уяу булыйк! Юл-транспорт һәлакәтенә юл куймыйк!

...Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы урынбасары менә шундый аяныч хәлләр, өзелгән гомерләр турында җитди итеп сөйләде. Уйланыйк. Сабак алыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар