Логотип
Актуаль тема

Татарым дип яшәгән

Гади, эчкерсез, кешелекле кеше иде ул! Татар җанлы кеше, милләт дип үлеп торган кеше! Моңлы кеше…

Пермь краенда шәхси вертолет һәлакәтендә «Таттранском» транспорт компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадетдинов һәлак булды.

Кичә аны туган ягында – Барда районының Үдик авылында соңгы юлга озаттылар. Әнисе Фәнирә апага, туганнарына, гаиләсенә килгән кайгы гына түгел, туган авылына, Барда районына, бөтен татар дөньясына килгән кайгы бу. Җеназасына кеше бик күп килгән. Хәтта Ильясны озатырга дуслары чит илләрдән дә кайткан. Казаннан да дуслары – җырчылар барган. Алар өчен Ильясның йорты да, күңеле дә һәрчак ачык булган. Чөнки җыр – татар җыры – аның бер канаты: Ильяс белән саубуллашу Үдик авылы клубында узган һәм аны алып чыгып киткәндә, залда Ильяс башкаруында «Сандугач» җыры яңгырап калган…

Соңгы көннәрдә бик күп җырчылар Ильяс турында яза. Аның яхшылыкларын искә төшерә. 

Вадим Захаров: «Дуслар, Төмәннән кайтып кына җиткән идем, тагын юлга чыгып китәргә туры килде. Пермь ягына Бардага юл тоттык. Безнең якын дустыбыз Ильяс үзенең вертолеты белән фаҗигале төстә һәлак булды. Айрат белән шунда кузгалдык. Сабырлык телибез туганнарына, берничек тә юата торган сүзләр табып булмый».

Ришат Төхвәтуллин: «Бүген безнең бик тә якын дустыбыз Ильяс вафат булды… Ут чыбыкларына эләгеп, вертолеты һәлакәткә очраган. Урыны оҗмахта булсын. Безгә һәрвакытта да ярдәм итеп тора иде. Милләт дип яшәгән, татар халкы өчен бик тырышкан егет. Ильясның барлык туганнарының авыр кайгысын уртаклашам. Ачык күңелле, зур йөрәкле кеше иде. Бу – якыннарың өчен генә түгел, без – дусларың өчен дә зур югалту. Cезнең белән күрешкәч, кешеләр турында фикерләрем үзгәрә торган иде. Һәрвакыт шундый позитив, оптимист кеше булдың… Бөтен туганнарыңа, гаиләңә сабырлык телим».

Гүзәл Уразова: «Кадерле Ильяс дустымның, якташымның якты истәлегенә багышлана. Күңел әрни, йөрәк сыкрый. Син һәрвакыт искиткеч олы йөрәкле, милләт җанлы, кешелекле, ярдәмчел, талантлы кеше булдың. Синең эшләгән зур эшләрең, һәрберсенә күрсәткән ярдәмең беркайчан онытылмас. Туган авылыңны яратып ел саен шаулатып Сабантуйлар уздырдың, олыны да, кечене дә зурлый белдең. Өздереп гармун уйнап  җырлап җибәрә идең. Бар яктан килгән, уңган, тәҗрибәле җитәкче булдың. Пермь крае, районыбыз өчен, без дуслырың, туганнарың, гаиләң, Әниең өчен бик зур югалту. Сүзләр белән әйтеп бетереп булмый. Бик яшьли, вакытсыз китеп бардың. Урының оҗмахта булсын кадерле дустым. Ильяс Гыймадетдиновның туганнарының, якыннарының тирәң кайгысын уртаклашам».

Илсөя Бәдретдинова: «Ильяс дустым, урының оҗмах түрләрендә булсын… Күңел ышанмый… Кылган изгелекләреңне, өздереп тальянда уйнауларыңны, җырлауларыңны, тәмле итеп сөйләүләреңне, кунакчыллыгыңны онытмабыз. Хуш, Ильяс…

Әнисенең, абыйларының, хатынының, кызларының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Артык кунакчыл, әйбәт кеше идең, дустым. Күз тидеме соң…»

Данир Сабиров: «Әле генә тетрәндергеч хәбәр килде… Татар халкы дип янып торган, Пермь өлкәсенең Барда районында яшәүче дустым – Ильяс фаҗигале рәвештә һәлак булган… Милләт пәрвәре, туган авылы Үдиктә ел саен грандиоз Сабантуйлар уздырган, көчле эшмәкәр, кунакчыл дус, моңлы тавышлы, төрле уен коралларында уйный алган бик акыллы, кешелекле һәм булдыклы егет иде! 

Гаиләсенә, якыннарына сабырлык... Урының оҗмах түрләрендә булсын, дустым». 

Данир Казан концертыннан туры Пермь өлкәсенә Барда районы Үдик авылына юл тоткан. «Сигез сәгать тирәсе юл үтеп, таң белән килеп җиттек, – дип яза Данир. – Бүген гомеремдә икенче тапкыр мин мәет юдым. Казаннан чыкканда ук йөрәгем шулай теләде. Менә шулай Ильясны соңгы юлга озаттык. Бәхил бул, дустым».

Әбри Хәбриев: «23 нче елның ноябре. Бардадан Казанга кайтыр юлга чыктык. Автобусның төбе каткан балчыкка эләгеп, май фильтры янчелеп, двигательдәге бөтен май агып бетте. Төн уртасы. Салкын! Без Бардадан 25 километр ераклыкта. Урман эчендә.

Бер шалтырату. Бер шалтыратуда килеп җиттеләр. Маен да, фильтрларын да алып килделәр. Бер сүз дәшмичә, Ильяс братым автобус астына кереп тә китте. Менә шундый гади, эчкерсез, кешелекле кеше иде ул! Татар җанлы кеше, милләт дип үлеп торган кеше! Моңлы кеше…

Урының җәннәт түрләрендә булсын, браткаем».

«Татарым дип яшәгән дустыбыз! Ышанырлык түгел», – ди җырчы Әнвәр Нургалиев.

Гыймадетдиновлар гаиләсе турындагы язма «Бер ананың биш улы» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар