Татарстан туристларына Мисырга юлламаны Төркиягә алыштырырга тәкъдим итәләр

Мисырга очарга тиешле туристларга кичәге көннән Антальяга (Төркия) барырга тәкъдим итәләр. Бу хакта кичә узган "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Natalie Tours, Pegas, Coral Travel һәм Anex Tour туристлык операторлары вәкилләре белдерде.
Шулай итеп, «Анекс Тур» ҖЧҖ вәкиллеге директоры урынбасары Илфат Дәүләтшин белдерүләренчә, Антальяга очарга теләүчеләр исемлеген төзиләр. Клиентларга Мисырдагы кунакханә категорияләренә туры килә торганны тәкъдим итәләр. Моннан тыш, Казаннан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән кышкы курортларга очарга тәкъдим итәләр.«Пегас Туристик» ҖЧҖ вәкиллеге генераль директоры Инна Папшева белдергәнчә, хезмәткәрләр клиентларга шалтыратып ял итү юнәлешен алыштырырга, шул исәптә Анталья шәһәрен тәкъдим итәләр. "Баш тартучыларга нинди юнәлешне тәкъдим итүне 9 ноябрьдә хәл итәчәкбез", - диде ул.
Natalie Tours вәкиллеге директоры Татьяна Короткова, Казаннан Мисырга бары тик Хургада шәһәренә генә җибәрдек, диде. Хәзер компания туристларга юлламаларын БГӘ, Һиндстан яки Таиландка алыштырырга тәкъдим итә ала. Моннан тыш, туроператор турлар өчен акчаларны да кире кайтарырга әзер, диде Короткова. "Заявка язу зарур, дүшәмбедән карыячакбыз", - диде ул.
"Мисырның куркынычсыз урын булуы турында рәсми белдерү юк", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.
Сүз уңаеннан, Төркиядә ял итәргә теләгән туристларның, авиасуднода кеше әз булу сәбәпле, оча алмый калган очраклар да еш була.
Хәзерге вакытта Мисыр территориясендә якынча 3,5 мең Татарстанлы бар.
Соңгы көн эчендә Казанга Шарм-эль-Шейхтан 4 очкыч, Хургададан - 2 очкыч белән туристлар кайтарылды.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/11/07/115291/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.