Логотип
Актуаль тема

Тәртибең кысаларга сыймый: мәктәптә тәртип тикшерәчәкләр (сораштыру)

Ил мәктәпләрендә балаларның тәртибен тикшерә башлаячаклар. Әлеге экспериментка 2–8 сыйныф укучылары кертелде. Класс җитәкчеләренә яңа эш өстәлде. Без шул җәһәттән сораштыру үткәрдек.

Мәктәптә тәртип ничек тикшереләчәк?

Тәртипне бәяләү 30 баллы шкала буенча алып барыла һәм класс җитәкчесе тарафыннан (башка укытучыларның искәрмәләрен исәпкә алып) куела.  Билгенең өч варианты бар: «Үрнәк», «Кысаларга сыйган тәртип», «Кысаларга сыймаган тәртип»

 Тәртип өчен куелган билге нәрсәгә тәэсир итә?

1. Имтиханнарга һәм аттестатка тәэсир итми. Мәгариф министрлыгы билгеләп үткәнчә, тәртип билгесе укучының фәннәр буенча билгеләренә, төп дәүләт аттестациясенә (ОГЭ/ЕГЭ) яки аттестат алуга турыдан-туры тәэсир итмәячәк.
2. Ата-аналар белән эшләү. Тәртип «кысаларга сыймаганн» (0–9 балл) дәрәҗәсендә булса, класс җитәкчесе 3 көн эчендә укучының ата-аналары белән очрашып әңгәмә үткәрергә тиеш. Мәктәп шулай ук психологларны җәлеп итә ала.
3. Бәхәсләшү хокукы. Ата-аналар куелган балл белән риза булмасалар, аны мәктәпнең бәхәсләрне карау комиссиясе аша шикаять итә алалар.


Бүгенге көндә илнең һәр төбәгеннән кимендә 10 мәктәп бу экспериментта катнаша, ә системаны бөтен Россия мәктәпләренә тулысынча кертү турындагы карар уку елы ахырында кабул ителәчәк. Без төрле һөнәр ияләреннәy мәктәптә укыганда тәртипләре нинди булулары турында сораштык. 


Шагыйрә Луиза Янсуар: «мәктәптә малайлар белән сугыштым»

 Мин мәктәптә укыганда бик шук идем. Укырга кергәндә инде башлангыч белем бар иде, шуңа күрә уку да кызык булмагандыр. Шаяру ягын гына карап йөргәнмендер. Малайлар белән дә сугыштым, алар белән «атлы казак» урынына мәктәп буйлап чабып та йөрдем, тәртип тә боздым. Директор бүлмәсенә алып та керәләр иде укытучылар. Мәктәп директоры – әтием. Өйдә әти-әни дисәм дә, мәктәптә укытучы булган әниемә –«апа», ә әтиемә «Николай Николаевич» дип эндәшәм. Директор бүлмәсенә дә «Николай Николаевич, исәнмесез» дип керәм. Әти хәзер көлә: «Башыңны иеп басып торуыңда да бунтарлыгың чагыла иде», – ди. Мәктәптә әйбәт укыдым. 

Укучы тәртибенә билге кую индивидуаль каралырга  тиеш дип саныйм. Укучы классташларын кыерсытмый, агрессив түгел икән, аның гиперактив булып шуклануы нормаль күренеш кенә бит. Гомумән, тәртип боза торган баланы укытучы психологик яктан дөрес бәяли белергә дә тиеш дип уйлыйм. Бәлки ул баланың өендә проблемалардыр. Укытучылар гаиләсендә тугач, бу хезмәтнең никадәр авыр икәнен дә беләм. Укытучының эше болай да бик күп; хәзер укучыларының тәртибен дә бәяләү аның эшен тагын да катлауландырачак дип уйлыйм.

Укытучы Миңнегөл Вафина: «Шук малайлар усал түгел иде»

Мәктәп минем күңелемдә бары тик якты истәлекләр генә калдырды дисәм дә дөрес булыр... Без 7-8 чакрым  ераклыктагы мәктәпкә (Кама Тамагы районы, Кәзиле авылы мәктәбе) җәяү йөреп  укыдык. Яңгыр явамы, кар-бураны буламы, дәрес калдыру уйда да юк иде.Үземнең тәртипсезләнеп йөргәнне бөтенләй хәтерләмим. Мин бик тыйнак укучы кыз бала идем. Тәртипсез укучылар ул чакта, гомумән, юк та  иде шикелле. Шук малайлар бар иде, әмма дә ләкин аларның уй-фикерләре, эш-гамәлләре усал түгел иде. Таштимер дигән классташым хәзерге вакытта Кама Тамагы районы Кариле авылында тормыш итә. Ул шук кебек хәтеремдә калган... Әмма дә ләкин  бик ярдәмчел, эчкерсез малай иде. Әйе, мәктәптә тәртип өчен билге кую мәсьәләсе гамәлгә ашса, укытучыга да, шул сыйныфта белем алучы сыйныфташларына да уңай булыр иде. Ни өчен дигәндә, тәртибе начар булган укучы тирә-юньдәгеләргә дәрестә өйрәнгән материалны аңларга  комачаулык итә.


Балалар табибы Илдус Лотфуллин: «Укытучының указкасын сындырдым»

Мин мәктәптә әйбәт укучы булып саналдым. Тәти малай.  Кайчакта эчтә агрессия җыелып, сугышып ала идем. Бервакыт эчемдә ачуым җыелып киткән дә, күрәсең, укытучы апаның бик яраткан указкасы бар иде, шуны тәнәфестә тотып сындырдым. Ә гомумән алганда әйбәт малай идем. Тәртипкә билге кую начар да, яхшы да түгелдер. Аның ничек кулланылуына карыйдыр инде. Әгәр дә ул укытучы кулында репрессия, куркыту, балаларны бастырып тору инструментына әйләнми икән, әгәр дә объектив рәвештә башкаларга укырга комачаулаган балаларга карата кулланылса – бу әйбәт күренештер инде. Ләкин һәрнәрсәнең кеше факторы бар. Шуңа күрә моның начар яклары да булырга мөмкин.

Шоумен Әбри Хәбриев: «мәктәптә шуклыклар була инде»

 Тәртип әйбәт иде инде, башлангыч классларда шук булганбыздыр инде, югары сыйныфларда тынычланганбыздыр. Алай тәртип бозып йөреп почмакта бастырып куймадылар. Мәктәп яшендә шуклыклар була иде инде үзе. Сыйныфташларың белән такта чүпрәген түбәгә ыргытып уйныйсың – ул шунда ябышып кала, укытучы килеп кергәч, ул килеп төшә. Андый әйберләр булгалады инде. Болай мин тәртипкә билге куюга тискәре карамыйм. Уңай карыйм, чөнки кайвакыт сизеп бетермәгән, күреп бетермәгән, әти-әни тоеп бетермәгән тайпылышларны ачыклар өчен ярдәм итә торган кечкенә генә алым дип уйлыйм. Миңа калса, кирәк ул. Дәресләрдәге билгеләр баланың мәктәптә үз-үзен ничек тотуын күрсәтә алмый. Баланың үз-үзен ничек тотышыннан, холкыннан, аның башкалар белән мөнәсәбәте нинди булуыннан чыгып дөрес итеп билгеләнсә, кайбер очракларда бәлки чаң кагарга җирлек тә барлыкка килер. Җитешсезлекләрне ачыклау өчен әйбәт дип уйлыйм мин моны.


Җырчы Нурзадә: «Безгә дә тәртипкә билге куялар иде»

 Мин бик тәртипле идем, мәктәптә «4»кә, «5»кә укыдым. Гомумән, безнең класс бик тәртипле иде. Мин авылда мәктәптә укыганда малайлар белән генә укыдым, бер генә кыз идем. Шуннан киткәндер инде минем малайлар белән дуслык та. Мәктәптә тәртипкә билге кую кирәк. Хәзер балалар бит икенче төрле. Элек тә бар иде бит – безгә тәртипкә билге куялар иде.

Фотолар: «Татар-информ» агентлыгыннан, социаль челтәрләрдән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар