«Ул аны батырлык итеп кабул итмәде. Күңеле кушканга эшләгән. Мәрхәмәтле йөрәкле иде шул. Әмма хыялы гына чынга ашмый калды...» Хәбирә апа ГАНИЕВА махсус хәрби операциядә һәлак булган улы Маратның интернет челтәрләрендә инде балладага әйләнгән батырлыгын тыйнак кына әнә шулай дип аңлата. Марат турында җырны ничә тапкыр тыңлады икән, тыңлаган саен йөрәге ярылырдай хәлдә күз яшьләренә буыла. Маратның ике туган апасы Резеда исә аның батырлыгы тарихта язылып калырга тиеш дип саный. Николай Масаловлар Бөек Ватан сугышында гына булмаган...

Марат – Казанның гап-гади егете. Олы улы Айрат елый-елый ялынып сораганга алып кайта аны Хәбирә апа. Күршеләрендә икешәр бала, Айрат кына ялгызы. Үзеннән тугыз яшькә кече энесен Айрат кулыннан төшерми дә үстерә. «Бер-берсен бик яраталар иде инде. Башта арбада тартып, аннан соң велосипедына утыртып кына йөрде. Берсендә Айратны хастаханәгә салдык, операция ясадылар. «Әни, ул үлмәячәкме?» – дип, үксеп-үксеп елаган иде шул чакта Марат», – дип искә ала Хәбирә апа улының кечкенә чакларын. Менә мәктәптә укырга гына яратмый Марат. Югыйсә әдәби китапларны су урынына эчә. Айрат армиягә киткәнче китап базасында эшли. 90 нчы еллар... Хезмәт хакын аңа китаплата бирәләр. Ике туган рәхәтләнә генә укып.
Марат тарихны бик ярата. Бөек Ватан сугышында катнашкан Габделбарый бабасыннан һаман сугыш кырындагы стратегияләрне сөйләтә. Ник сез болай бардыгыз, менә болай һөҗүм итәргә кирәк иде бит, дип, аптыратып бетерә. «Бер тарих кына җитми, хәрби булыр өчен төгәл фәннәр кирәк», – дип киңәш тә биреп карый Хәбирә апаның энесе отставкадагы полковник Сәлим Куртаев. Гуманитар фәннәр аңа яхшырак бирелгән булгандыр, мөгаен. Педагогика институтына барып, күрше егете өчен татар теленнән имтихан биреп, укырга керергә ярдәм итә. «Улым, ник син дә укырга кермисең соң?» – ди ана. «Миңа нәрсәгә ул», – ди, яшьлек ваемсызлыгына бирелеп. Махсус хәрби операциягә киткәч укымаганына бик үкенә Марат. «Стратегияне беләм, әмма аңлатыр өчен белемем җитми, укыйсы калган», – дип сөйли. Бәлки, хәрби булып та киткән булыр иде. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, ике тапкыр контракт төзеп китә, әмма икесендә дә частьлары таралып, кире кайта.
Мобилизация башлануга, военкоматка барып гариза яза. Күршеләренә килеп йөри торган хәрбинең: «Марат, син күз алдыңа да китермисең, анда бик куркыныч. Ул Бөек Ватан сугышы гына түгел. Тагын да хәтәррәк», – диюе дә туктатмый аны. «Анда бит бер миңа гына куркыныч булмаячак», – ди. Әнисенә исә: «Мин анда булырга тиеш», – ди. «Башкача була да алмас иде. Марат хәрбиләр мохитендә үсте. Илне саклау алар канында инде. Бар ир туганнарыбыз армиядә хезмәт итеп кайтты, качып йөрмәде», – ди ике туган апасы Резеда Вәлитова. Казандагы ЭКСПО үзәгендә ике ай хәрби укулар үтәләр. Аны снайпер итеп билгелиләр. «Акчамны да, вакытымны да жәлләмәдем, малайларны кечкенәдән тирга йөрттем. Марат бик яхшы атты. Аттракционнардагы атышлы уеннарда бөтен бүләкләрне җыеп алып кайта иде», – ди Хәбирә апа. Хәрби зонада да башта снайпер итеп алалар, аннан соң штурмовиклар командасына билгелиләр. Ә анда штурмовиклар – иң кирәкле һәм җаваплы подразделение. Нәкъ менә алар һөҗүм итү вакытында беренчеләр сафында, авыр шартларда кыюлык, тәвәккәллек, максималь дәрәҗәдә оешканлык сорала.
2022 елның октябрендә фронтка киткән Марат анда нәкъ 20 ай була. Шул вакыт эчендә күп һөҗүмнәрдә катнашулар, чолганышка эләгеп, сиксән көн бер хәбәрсез калулар, өч тапкыр ялга кайтып китүләр... Бер кайтканында телендә һаман бер кыз бала була. «Бигрәк матур иде ул. Ул кызны табып, тәрбиягә аласы килә. Исән-сау булсам, табып алып кайтам аны, әни», – ди ул әнисенә. Аз сөйләшергә өйрәнгән Мараттан бу кыз тарихын җайлап кына Резеда сораштыра башлый. Энесе сөйләгәнне телефонына яздырып та бара.
Марьинка дигән авылга һөҗүмгә барганда «птичка» диюгә солдатлар кайсы кая кача башлый. Баш очларында очкан дронны алар үзләренчә шулай дип атый. Марат бер өй ишеген бәреп ача да шунда кереп кача. Бераз тын алгач, почмакта нидер селкенгәнен ишетә. Әллә өрәк инде, дип уйлый башта, аннары каршы як солдаты түгел микән дигән шик туа, әкрен генә барып караса, өч яшьләр тирәсендәге бер бала утыра. Тирә-ягында беркем юк, мәетләр дә күренми. Каты хәрби бәрелеш бара, дроннар, снарядлар оча, ә өйдә ялгыз бала... «Исемең ничек?» дип эндәшүенә, Маратка уенчыгын суза. Фәрештәгә тиң ул кызчыкны ялгызын гына калдыра алмый инде ул. Килеп кергән хезмәттәшләре белән баланы ничек итеп штабка алып кайту турында уйлашалар. Автомат урынына бала күтәреп йөреп булмый бит инде. Марат украин кызын биштәренә сала да аркасына аса. Дрон тавышы ишетсә, капчыкны корсак ягына күчерә – балага гына зыян килмәсен. Бөтен курыкканы: еламаса гына ярар иде. Барган юллары – урман аша. Кайтаваз каты булачак. Берзаман кызчык кечкенә йодрыгы белән Маратның каскасына кага башлый. Ашыйсы киләдер дип, аңа кечкенә ипи кисәге суза. Бала шулай капчыкта ипи ашый-ашый кайта.
«Бала гомереннән дә кыйммәт нәрсә юк», – ди Марат ул хәлләрне сөйләгән чакта. Кайтып җитүгә туры полковникка алып бара табышын. «Бу кызга синең хөрмәткә Марта исемен бирик», – ди полковник һәм Марат турында мәгълүмат-ны язып ала. «Ул полковникның исемен беләсеңме?» – дип сорый Резеда. «Апа, соң ул бит фирма директоры түгел, полковник. Офицердан ничек исемен сорый алам инде мин?» – ди Марат, апасының беркатлылыгына ачуы да килеп. Маратны шуннан ялга җибәрәләр. Зәңгәр күзле, сары бөдрә чәчле кызчык теленнән төшми аның. Бөтен уе – барып табу була. Улы Артур инде буй җиткергән, хатыны белән аерылышкач, бергә дә яшәмиләр, кызны алып кайтса, әнисе белән икәүләп тәрбияләп үстерерләр менә. Тик ялдан соң Маратны башка җиргә җибәрәләр. Элекке урында калган хезмәттәшләре белән кат-кат хәбәргә дә чыгып карый, әмма кызчык турында бер хәбәр таба алмый, шулай да өмете өзелми. Табачак ул аны...
Соңгы ялына кайтканда Марат бигүк сәламәт булмый инде. Тәнендә берничә ядрә, контузия алган. Беркая да чыкмый, өйдә генә була ул. «Болай итеп ничек сугышырга барасың инде?» – дип, аны госпитальгә алып китәләр. Якыннарының уйлары – аны алып калып тернәкләндерү була. Хирургка керергә чират көтеп утырганда Марат сикереп тора. «Әни, әйдә өйгә кайтабыз. Монда нәрсә генә дисәләр дә, мин барыбер китәм», – ди ул. «Саулыгың юк бит, улым», – дип әнисенең елавына: «Егетләргә дә, командирга да әйләнеп кайтам дип вәгъдә бирдем. Мин кайтмасам, егетләрне ялга җибәрмәячәкләр. Аларның да гаиләсе, әниләре бар. Менә мин кайткач сиңа рәхәт бит. Алар да улларын көтә», – ди Марат. Аны мәҗбүриләп калдырып булмаганын аңлый туганнары. «Гел шунда ашкынды ул», – ди әнисе дә. Әле бит сары чәчле кызчыкны да табасы... «Марат һәр сүзе өчен җавап бирә торган кеше иде. Ул бит 90 нчы елларда Казанда үскән бала. Группировкаларда тормаса да, чын, дөрес «пацан» иде. Биргән сүзендә һәрвакыт торды», – ди Резеда ханым.
2024 елның 26 июнендә әни белән ул соңгы тапкыр телефоннан сөйләшә. Ана җанлы Марат әнисе өчен гел борчылып, җай булган саен шалтыратып, апасына да әнисен ташламауларын гел сорап тора. «Әни, без хәзер сугышка керәбез. Бер машина егетләрне алып китте инде. Хәзер ашап чыгам да, сиңа тагын шалтыратып алырмын», – ди ул әнисенә. Тик насыйп булмый... «Ул чакта ашап өлгерә алды микән», дип уйлап та йөрәге өзелә хәзер ананың. Көне буе улыннан шалтырату булмагач, Хәбирә апа, җаным бераз тынычланыр дип, аның диванында йоклый һәм төш күрә: улы аяк очына килеп утырып, әкрен генә: «Әни» дип эндәшә... Шундук уянып сикереп тора әни кеше.
«Бу балага берәр хәл булмагандыр бит», дигән хәфевле уйларын куарга тырыша. Ә иртән аңа Резеда кайгы хәбәре алып килергә мәҗбүр була. «Апа, без Маратны югалттык», – дип хәрби дуслары шалтырата аңа. Донецк өлкәсе Бахмут районындагы Нью-Йорк авылын алганда һәлак була. Батырларча һәлак була. «Ул безне каплады», – диләр көрәштәшләре. Хәбирә апа моңа ышана. Марат бит ул! «Сез йөгерегез, мин сезне каплыйм», – дип әйтергә ике дә уйлап тормагандыр ул чакта. Бернәрсәдән дә курыкмый иде шул, «Водоканал»да эшләгәндә аны иң авыр участокларга җибәрделәр. Марат «юк» дип әйтергә яратмаган. «Биш»легә генә укымаса да, тәртибе дә үрнәк булмаса да, чиста һәм батыр йөрәкле Хәбирә апаның улы. Украин кызын коткаруы да юкка түгел инде...
Ә аннан соң билгесезлек... «Без аны алып чыга алмыйбыз, ул «соры зона»да калды», – диләр дуслары. Җәсәден күрмәгәч, рәсми статусы булмагач, ананың өмете дә өзелми. Ә бәлки аны үтермәгәннәрдер, бәлки ул әсирлеккә төшкәндер… Бәлки, кайтып керер... Ишеккә шакыган саен: «Улым, кайтмады микән», дип сикереп тора ул… Әнә шулай сигез ай ярым үтә. Кая гына шалтыратып, кемнәргә генә хат язып бетермиләр... Бер хәбәр дә юк. Яман шеш авыруы белән соңгы көчендә көрәшкән әтисе дә улын көтә... Көннәр ел булып тоела.
Исраф булып ятмасын, гәүдәсен булса да алып кайтып бирсеннәр инде дип тели башлый ана. Шулай итеп, март башында Коръән ашы үткәрергә булалар. Ишегалдына – тавыклары янына чыккан җиреннән Хәбирә апа чарасызлыктан ике кулын күккә төбәп күтәрә дә елый-елый: «Берәр хәбәр бир инде, Аллаһым», – дип ялвара. Өйгә керүгә үк телефоны шалтырый. «Маратның җәсәден алып чыктылар, кайтаралар», – дип, хәрби комиссариаттан шалтыраталар. Аллаһның кодрәте дими ни дисең инде бу хәлне... Шуннан соң нәкъ ун көннән Маратның әтисе бакыйлыкка күчә. «Маратны көтеп алдым, ике улымны да җир куенына салдым, миңа да вакыт җитте», – ди ул, үз хәлен чамалап…
Маратның Батырлык орденын алырга Хәбирә апа белән Резеда ханым бергә бара. Резеда энесенең тарихка керми калган батырлыгы турында военкомга сөйли. Бераз вакыт үткәч, аңа журналистлар шалтырата. Марат турында ничек бар шулай сөйләп бирә апасы. Ә бер-заман интернет челтәрләрендә Маратка багышланган баллада күреп алалар. Балладаны көйгә салалар һәм җырга әверелдерә-
ләр. Улын шулай итеп кемнәр хөрмәтләгәнен белми дә ана. Җырны тыңлаган саен елый һәм рәхмәтләрен укый... Улының батырлыгын һәркем ишетсен, белсен, үсеп килүче буынга үрнәк итеп куйсыннар иде. Хәбирә апалар буыны да немец кызын коткарган совет пехотачысы Николай Масалов батырлыгына сокланып үскән. Шундый Масаловлар хәзер дә бар. Буыннар дәвамы яши. «Хәзер башка буын, башка кыйммәтләр, диләр. Вакытлар гына үзгәрә, кеше үзгәрми. Кешеләрне коткару дигән төшенчә безнең ил халкының генетик кодына салынган. Илебез, халкыбыз дәһшәтле Бөек Ватан сугышы аша узган. Бу канлы сугыш өенә кермәгән бер генә гаилә дә юк. Шул мохиттә үстек, тәрбияләндек. Һәр гаиләдә дә балаларын чын патриотлар итеп тәрбиялиләрдер. Шуның белән көчле дә инде безнең ил», – ди Хәбирә апа улы һәм ил халкы белән горурланып.
«Энем турында гомерем буе сөйләячәкмен. Белсеннәр, менә шундый батыр һәм мәрхәмәтле йөрәкле безнең уллар, – ди Резеда ханым. – Алар һәрвакыт ярдәмгә киләчәк. Казандагы берәр урамны да Марат Ганиев исеме белән атасыннар иде дип хыялланам. Аның батырлыгы тарихта калырга тиеш. Егетләребезнең бүгенге батырлыгын тарих онытмасын иде. Бу безнең иң зур теләгебез...»
БЕЛЕШМӘ: Марат ГАНИЕВ – Казан егете. Армия сафларыннан кайткач, контракт төзеп тә хәрби хезмәткә барып кайта. Кече сержант мобилизация башлануга үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Нәкъ 20 айдан соң 2024 елның 26 июнендә Бахмут районында барган каты бәрелешләр вакытында Нью-Йорк авылын алганда һәлак була. Россия Президенты Указы нигезендә үлгәннән соң Батырлык ордены тапшырыла.
Фотолар: Анна Арахамия һәм шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк