Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итүгә 25 ел тулу белән котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар!
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне республикабыз Конституциясе кабул ителүгә 25 ел тулу уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Татарстанның Төп Законында шул чорда илдә барган социаль-икътисадый һәм сәяси үзгәрешләр бик ачык чагылыш тапты, ул төбәкнең хокукый системасы үсешендә иң әһәмиятле урын тотучы документ булды. Россия Федерациясе Конституциясенә һәм Татарстан Республикасы Конституциясенә таянып, федераль үзәк белән нәтиҗәле мөнәсәбәтләр урнаштырылды.

Татарстан бүген икътисадта, социаль өлкәдә һәм рухи-мәдәни үсештә Россия Федерациясендә алдынгы сафта бара. Бездә тупланган эш тәҗрибәсенә федераль дәрәҗәдә дә, төбәкләрдә дә ихтыяҗ зур. Республиканың казанышлары илебез җитәкчелеге, иң беренче нәүбәттә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путинның даими зур ярдәменнән башка мөмкин булмас иде.

Хөрмәтле татарстанлылар!
Республикадагы иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны ныгытуда Конституциябез гаять зур әһәмияткә ия. Хакимиятнең барлык тармаклары һәм дәрәҗәләре арасында уңышлы үзара хезмәттәшлек булдыру, кешеләрнең ирекләрен гарантияләү, иҗтимагый үсештә барлык  катнашучыларның тигезлеген тәэмин итү – Конституциянең әлеге һәм башка нигезләмәләре чынбарлык тормышыбызны чагылдыра.

Гомумроссия сәяси партияләренең алтмыштан артык төбәк бүлекчәсе, ике мең тирәсе дини һәм меңгә якын һөнәри берлек оешмасы, өч йөз илледән күбрәк милли-мәдәни мохтарият, башка иҗтимагый берләшмәләр белән беррәттән, граждан җәмгыяте үсешенә үзләреннән өлеш кертә.

Җәмгыятьтә татулыкны ныгыту механизмнарын даими рәвештә камилләштерүнең мөһимлеген аңлау – бер гасыр элек булып узган инкыйлаб вакыйгаларының сабагы. Җәмәгатьчелектәге уңай көчләрне туплау хәзерге дөньяда көннән-көн ишәя барган төрле тискәре, радикаль күренешләргә каршылык күрсәтүнең гаять мөһим шарты булып тора.

Тынычлык һәм дуслык, икътисадның уңышлы үсеше Татарстанга мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль яклау өлкәләрендә югары стандартлар урнаштыруны тәэмин итәргә, тарихи-мәдәни һәм рухи мирасыбызга үзенчәлекле сакчыл мөнәсәбәт күрсәтергә мөмкинлек тудыра.

Сәламәт яшәү рәвешенә аеруча зур игътибар бирү, спортка ярдәм күрсәтү, экологик иминлек турында кайгырту җәмгыятебез үсешенә, гомумән алганда, уңай йогынты ясый. Туган җирне, Ватанны ярату хисе безне берләштерә, яңа казанышларга рухландыра.

Кадерле дуслар!
Конституция көне яхшы тормыш, кеше һәм гражданның хокуклары һәм ирекләре тәэмин ителгән хокукый социаль дәүләт төзү юлында саллы казанышларга ирешүебезне күрсәтә.

Һәммәбезгә бердәмлек, ныклык, күңел күтәренкелеге, илгә-көнгә тынычлык, игелекле гамәлләр һәм иминлек телим.

Бәйрәм котлы булсын! Барыгызны да Татарстан Конституциясе көне белән ихлас тәбрик итәм!».


ТР Президенты Матбугат хезмәте. 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    7223
    1
    52
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    4813
    0
    34
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    3625
    1
    20
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    1456
    0
    17
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 23 март 2023 - 11:56
    Без имени
    Башта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.
    Ничек дуслаштырыйм?
  • 22 март 2023 - 10:47
    Без имени
    «Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисез
    Оныгым минеке түгел...
  • 22 март 2023 - 09:46
    Без имени
    Менэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!
    Бер очрашу
  • 22 март 2023 - 14:07
    Без имени
    Улыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэ
    Оныгым минеке түгел...
  • 23 март 2023 - 16:39
    Без имени
    Бу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафу
    Чибәрлек – матур кешенең сыңар канаты! 
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату