Логотип
Актуаль тема

Рөстәм Миңнеханов "Инстаграм"га Татарстанда 2017 ел уңышын җыюга багышланган ролик куйган

Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов “Инстаграм”дагы битендә республикада урып-җыю барышы турында ролик куйган.
Видео иртә таңнан кояш баеганчы кырда эшләүче комбайнчыларга багышлана. Ролик кош очышы югарылыгыннан төшерелгән матур кадрлардан гыйбарәт.

Кичә 4 сәгать эчендә генә дә видеоны 21 меңнән артык кеше караган иде. Хәзер караучылар саны 27 меңнән артып киткән. 

Исегезгә төшерәбез, бүгенгә Татарстанда 3 млн 50 мең тоннадан артык ашлык суктырылып, игеннәрнең 58 проценттан артыгы җыеп алынган.
 
чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар