Логотип
Актуаль тема

Рәхмәт сиңа, Илнур!

«Илнур абый, сезгә чиксез зур рәхмәтләремне җиткереп, әлеге юлларны язам. Сезнең ярдәм белән СВОда һәлак булган иремнең гәүдәсе бик тиз арада туган якларына алып кайтып җирләнде. Нәкъ менә сез бу эшләрне озакка сузмыйча башкарып чыктыгыз. Сезгә рәхмәтләребез әйтеп бетергесез. Олы йөрәкле, ышанычлы кеше сез...»

Арча волонтеры Илнур ЯРУЛЛИНга мондый рәхмәт хатлары язучылар күп. Ярдәм сорап язучылар да аз түгел. Ярты Татарстан халкында аның телефон номеры бар дисәң дә ялган булмас. Яу кырында хәбәрсез югалган якынын эзләүчеләр соңгы өмет белән аңа шалтырата. «Бер ай хәбәргә чыкканы юк. Кайда икәнен дә белмибез. Табарга булыша алмыйсызмы?» – диләр. Ә кемдер гуманитар ярдәм җибәрмәкче: «Илнур абый, юлга кайчан кузгаласың? Безнең посылканы да ала барчы?» – дип үтенәләр. Беркемгә дә «юк» дип әйтми. «Тырышып карарбыз» – һәркемгә җавабы шундый.

Әфган җирендә

Ут эчендә йөрүнең нәрсә икә-нен яхшы белә Илнур Яруллин. Әфган сугышын кичкән кеше ул. Бер ел да җиде ай буена әҗәлнең күзенә карап йөри. Кукмараның Лубян урман хуҗалыгы техникумын тәмамлаган егетне 1983 елда армиягә чакыралар. Төрекмән-станның Теджен шәһәрендә өйрә-нүләр узып, механик-йөртүче һөнәрен ала. «Ул елны яз иртә килде. Көндезләрен эсселек 50 гра-дуска кадәр җитә иде. Иртәнге биштә уятып, бишәр чакрым йөгерергә алып чыгып китәләр, – дип искә ала солдат итеге туздырган елларын Илнур абый. – Безне сугышка әзерләгәннәрен белеп тордык. Шүрләтсә дә, андагы хәлләр-не үз күзләребез белән барып күрәсе килде. Ул елларда армиядә хезмәт итү үзе үк дәрәҗә саналды, Әфганда булуны исә бик зур егетлек дип кабул иттек. Аңа кадәр күрше авылдан Фоат Абдул-лин исемле егет Әфган сугышыннан «Сугышчан батырлык өчен» медале белән бүләкләнеп кайткан иде. Ул үзенең истәлекләрен, кичерешләрен сөйләгәндә, без инде күңел белән шунда йөрибез. Шулкадәр кызыга идем аңа. Анда баргач, үзем дә ул хезмәт иткән хәрби частька эләктем.

Әти-әниемнең догалары саклап йөрткәндер, үлем һәрвакыт янә-шәдә генә булса да, туган авылыма исән-сау кайтырга, гаилә корып, балалар үстерергә насыйп булды. Хатыным Зөһрә белән авыл хуҗалыгы институтында укыганда танышып, Инсаф, Ил-шат, Илгиз исемле өч ул үстердек.

Сугыш – кайда да сугыш инде ул. Хәтәрлек – адым саен. Танк-лар белән «зеленка»га кереп барабыз берсендә. Елга белән тау арасындагы үзәнлекне шулай дип атыйлар. Йөзем куаклары, өрек-ләр үсеп утыра. Кышлаклар тезелеп киткән... Люктан башны чыгарып, «походный» бара идек: «шык» кына итте – миннән алда баручы егетнең ярты башын умырып та алды. «Ә» дигәнче рычагка үрелеп урындыкны төшерүгә, өстемә танк башнясындагы «Луна» прожекторының пыялалары коелышты. Эре калибрлы пулеметтан яудыралар гына... Ул да булмады, пушкага гранатометтан аттылар...

Армиядән әнигә язган хатларым әле дә саклана. «Минем бар да яхшы, монда бик тыныч, союздагыга караганда әйбәтрәк. Инде өйгә кайтырга шуның кадәр генә вакыт калды. Сизелмичә дә ничә ай үтеп китте...» дип язганмын. Әти-әнием икесе дә татар теле укытучылары, әти Яңа Кырлай мәктәбендә директор булып эшләде. Алар минем кайда хезмәт иткәнемне, бәлки, белмәсләр дә иде, авылдашым, бергә уйнап үскән күрше малае Кавиев Фердинандны монда җибәргәннәр дә, адресны эзләп табып, хәл белергә килде. Берсендә әни яза: «Син бик тыныч дисең дә, классташың Гарипов Нәҗипне, Олы Мәңгәрдән тагын бер егетне алып кайтып җирләделәр...»

«Панджшер» операциясенә биш кенә көнгә дип чыгып киткән җирдән биш ай танктан төшмичә йөрергә туры килде. Тарлавыкка керә торган юлны саклар өчен 200–300 метр саен блок-постлар куйдылар. Ике яктан да 100 әр метрдагы кышлакларны җимереп, җир белән тигезләп чыкканнар. Аннан соң «зеленка» башлана. Өрекләр өлгергән чор. Автоматымны тотып, агачлар арасына кереп киттем. Эчкәрәк кергән саен, җимешләр эрерәк, яхшырак кебек күренә. Автоматны агач төбенә сөяп, очына ук үрмәләдем. Кемдер астан акрын гына сызгыра. Ботаклар арасыннан карыйм: кап-кара сакаллы берәү, бармагы белән генә ишарәләп, мине чакыра. Кулына автомат тоткан. Минекен күрмәгән, ахрысы, сөяп калдырган килеш тора. 3-4 метр биеклектән күз ачып йомганчы автоматым өстенә сикердем дә, мизгел эчендә тәтәсенә бармагымны терәп торып та бастым. «Бача, нис... нис...» – дия-дия, акрын гына артка чигенде. Ул да атмады, мин дә... Әле дә төшемә керсә, куркыныч булып китә.

Һәр ротага – бер мунча

Быел 16 март көнне арчалар хәрби операциядәге егетләргә йөзенче мунчаны ясап җибәрде. Ул көнне Татарстаннан 250 тонна гуманитар ярдәм төяп озаттылар. Юлга кузгалыр алдыннан колонналарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе карап чыкты. Бу хакта «ТНВ» каналыннан
сюжет күрсәттеләр.

Егетләргә мунчалар ясап илтү уе 2022 елның декабрендә, Арча районы халкы җыйган гуманитар ярдәмне беренче тапкыр илтеп кайткач та туа Илнур абыйда.

– Арчадан гуманитар колонна киткәч, «Сугышчан туганлык» оешмасыннан берничә ветеран белән йөкне озатучылар булып бардык. Әфган сугышы хатирәләренә анда күргәннәр дә өстәлеп, сугышчы егетләргә иң кирәкле әйберләр белән булышу теләге туды. Ул вакытта генераторлар, пычкы, пленка, буржуйка мичлә-ре сораганнар иде. Икенче юлы инде алар сораганны үзебез җыеп, үзебез илтергә булдык. Ерак сәфәргә җыену «ГАЗель» машинамны юлга әзерләүдән башланды. Солдатларга берничә мунча да ясап алып бардык. Бу эштә «Сугышчан туганлык» оешмасы егетләре, «Запорожец һәм ретро автомобильләр» клубы әгъзалары, районның «Металл» оешмасы, РМЗ ширкәте ярдәм итте. Эшләрне төгәлләп, егетләргә исемле посылкалар да тутырып, сораган әйберләрен туплап, март аенда шул якларга чыгып киттек.

Әле беренче барып күргәч үк: «Иң кирәге мунча икән монда», – дидем. Егетләр айлар буена юынмыйча йөри алмый. Киемнәрен дә юып киптерәселәре бар. Үз алдыбызга һәр ротага – бер мунча дигән бурыч куйдык. Без аларны ике метрга ике метрлы итеп, каркасын тимер профильләрдән ясыйбыз. Өсте брезент белән каплана. Бик тиз җыела һәм бик тиз сүтелә. Мичен тимердән үзебез эретеп ябыштырабыз. Аларны ясарга булышкан Данаил Сабиров, Фердинанд Кавиев, Даниял Фәсахиев, Фәнис Гарәфиевнең ярдәмен аерып әйтәсем килә. Берничәсен Кенәр егетләре дә ясап китерде.

Мунчалар гына ясап илтми Илнур абый. Машинага ике туңдыру камерасы куеп, солдатларга ит ризыклары да алып бара.

– Моңарчы атлар тота идем. Шулардан егетләр өчен колбасалар ясаттым. Инде атлар бетте. Берничә ел рәттән җиде кеше корбанга сыер малы чалып, аның итен тулысы белән егетләргә генә тотабыз. Быелгы корбаныбыз аеруча авыр килде, бу барганымда да колбаса, тушенкалар ясап илтәчәкмен, – дип, алдагы көннәргә корган ниятләре белән бүлеште Илнур абый.

Кылган игелекләре турында сөйләргә яратмый ул. «Кемгәдер күрсәтер өчен түгел, йөрәгем шулай кушканга йөрим», – ди. Ничә машина ремонтлап илткәнен дә әйтмәде. «Күп инде, санын хәтер-ләмим», – диюдән узмады. Ярдәм итүчеләр булса да, күбесен үз хисабына алганын аңлавы кыен түгел.

– Мондагы мәшәкатьләр барысы да тормыш ваклыклары гына. Чын кыйммәтләрнең нәрсә икә-нен анда барып кайткач аңлый-сың, – ди ул. – Сез минем турыда түгел, менә Вагыйзә апа Әгъләмо-ва, Резеда Сәлахова, Иске Ашыт-тан Гадения Фәйзрахманова, Гөлфинә Вафина, Фәния Шәрәфиева кебек кешеләр турында языгыз. Вагыйзә апа – пенсиядәге укытучы, актив волонтер, Святово-Кременная группасының адми-нистраторы. Андагы һәр сорауга җавап язып, һәр мәгълүматны туплап, миңа җиткереп тора. Үзем генә карап та, җавап биреп тә өлгерә алмас идем, чөнки андый группаларыбыз бик күп. Ай саен пенсиясеннән солдатларга өлеш чыгара, үз акчасына бензин белән эшли торган генератор сатып алып җибәрде.

Резеда апа Сәлахова шулай ук Кенәрдән. Почтада эшли. Һәр баруыбызда егетләргә кырыгышар тартма чәкчәк пешереп җибәрә. Улы Инсаф 2022 елдан бирле СВОда, мобилизация белән киткән иде. «Казан Экспо»да булганда кызы туды. Әлерәк кенә ике атнага ялга кайтты, бу көн-нәрдә яңадан китәргә тиеш. Сабыр, акыллы егет. Исән-сау кайта күрсен берүк.

Үзенчәлекле йөк

Язма башында, Илнур Ярул-линны ярты Татарстан белә, дип әйтүебез купшы сүзләр генә түгел иде. Аңа һәр көнне кем дә булса мөрәҗәгать итә: кемдер ирен, кемдер улын, кемдер туганын эзли. Кайчагында хәбәрсез югалган солдат турындагы иң соңгы мәгълүматны белер өчен берничә сәгать вакыт җитә Илнур абыйга. Татарстаннан алынган егетләр хезмәт иткән часть командирла-рының күбесе белән һәрчак элем-тәдә ул. Гуманитар йөк белән баргач, яннарында булганы, алар яшәгән блиндажларда төн кунганы бар.

– Элек «соры зона»га кадәр кереп була иде. Хәзер анда хәлләр бераз башкача. Шулай да егетләр янына мөмкин булганча якынрак барып җитәргә тырышабыз, – дип сөйли чәчләренә чал кергән уйчан карашлы волонтер.

Аның эше егетләргә гуманитар ярдәм җыеп илтү белән генә чикләнми. Бик авыр, җаваплы һәм шуның белән бергә бик саваплы да эш башкара ул – яу кырында башын салган егетләрнең җәсәден туганнарына алып кайтып тапшыра. Ике йөздән артык үзен-чәлекле йөк алып кайткан инде Илнур абый.

– Үземә дә бик авыр эш бу. Кешенең газиз баласын тимер табутта алып кайтып, әниләрнең шул табутны кочаклап елаганнарын күрү... Андыйга беркайчан да ияләнеп булмыйдыр. «Сиңа нәр-сәгә кирәк?» – дип әйтүчеләр дә күп. Кирәккә йөрүемне дә беләм. Кеше соңгы өмете белән сиңа мөрәҗәгать итә икән, ничек «юк» дип әйтәсең? Җиде госпиталь белән элемтәдә торам.

Бая телгә алган якташым Фоат Минзиевич та СВОда. 2023 елда, 61 яшендә үз теләге белән киткән иде. Арчада зур вазыйфаларда эшләгән кеше ул. Хәзер анда медицина ротасы старшинасы. Барган саен күрешми калмыйбыз.

Актаныш егетен алып кайткан очрак бик күңелгә кереп калды. Яраланып госпитальгә эләккән булган. Йогышлы авыру тапканнар да, хәрби хезмәттән азат итеп, гадәти хастаханәгә күчергәннәр. Шунда үлгән. Комиссовать ителгәч, солдатның гәүдәсен кайтарту өчен Оборона министрлыгы җавап бирми. Ритуал хезмәтләр исә шактый зур суммада акча сораган. Мин ул вакытта Макеевкадан ерак түгел идем. Кайсыдыр бер чатта шушы хәбәрне күрдем дә туганнарына шалтыраттым. Алар ничек алып кайтырга белмичә, чарасызлыктан инде кредит алырга уйлаган булганнар. Баш врач белән сөйләшеп, егетнең гәүдәсен Ростовка алып чыктым. Анда табут сатып алып, туган ягына кадәр кайтарып җиткердем.

«Илнур абый, зинһар өчен, табарга булышыгыз», – дип шалтыратсалар, үзләрендә булган бөтен фотоларын җибәрергә кушам. Тәнендә нинди наколка, нинди җөй бар – барысын да җентекләп сорашам. Янында документлары булмаган, танымаслык булып яраланган кешеләрне бармагындагы наколкасыннан яки тешләреннән генә танып алган очраклар аз түгел. Бер сә-
фәрдән дә машинаның буш кайтканы юк. Гуманитар ярдәм төяп барабыз, үзенчәлекле йөк белән әйләнеп кайтабыз...

Онытырга хакыбыз юк

– Алтай белән без дуслар идек. Позывное бу аның, үз исеме Рафаэль Вәлиуллин. Арчаның Божа авылыннан. Әти-әнисе юл фаҗигасендә һәлак булганнар. Байкал артындагы хәрби училищены тәмамлагач, десант гаскәрләренә җибәргәннәр. Шунда өйләнеп, ике баласы туган. Мобилизация белән СВОга китте. Барган саен күрешә, озак кына сөйләшеп утыра торган идек аның белән. Полк командиры урынбасары, штаб начальнигы булды. Соңгы очрашканда әйтә: «Илнур абый, минем истәлеккә дә берәр ярыш уздырырсың инде, яме?» – ди. «Ни сөйлисең син?» – дидем ачуланып. Ике тапкыр әйтте шул сүзен. Төне буе сөйләшеп чыктык. «Мине монда калдырма, туган җиремә алып кайт», – диде. Инде менә ике ел рәттән Арчада Алтай истәлегенә хоккей турниры уздырабыз... Күрше районнардан да киләләр, бездә Алтайны белмәгән кеше юк.

2011 елдан Әфган сугышында һәм башка хәрби бәрелешләрдә һәлак булган якташларыбыз истәлегенә һәр елның 23 февралендә Арчада Запорожецлар һәм ретро автомобильләр ярышы оештырабыз. Хәзер ул СВОда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә багышлана. Призларын үзем әзерлим. Егетләрнең исемнәре ярышларда булса да яңгырап торсын, дим.

Арчада СВОга кагылышлы музей булдырырга телим. Дөресрәге ул музей инде бар, быелга кадәр экспонатларның бер өлеше Кырлайда, бер өлеше Арчадагы музейда торды. Хәзергә алар үзебезнең автосервиста.

Мин аны җир астындагы блиндаж рәвешендә күрәм. Бер бүлмәсе – солдатларның ничек яшәгәнен күрсәтә, берсе – медицина ротасына багышлана, берсе – танк батальонына, ә берсе – тулысынча Татарстан егетләреннән торган 1234 нче полкка. Һәрберсенең фотосын, аның турындагы мәгълүматны куярга телим. Иң беренче шушы полк белән эшли башладым, аларның һәрберсен беләм. Анда барып көрәшкән, кан койган егетләрнең берсе генә дә онытылырга тиеш түгел. Онытырга хакыбыз юк.

РЕДАКЦИЯДӘН: бу язманы әзерләгәндә «Дуслык» ордены кавалеры, Татарстанның атказанган урманчысы, 1996 елда Россиянең иң яхшы урманчысы исеменә лаек булган Илнур Яруллин чираттагы тапкыр ерак юлда иде... Берүк исән-имин йөреп кайтсын. Хозыр Ильяс юлдашы булсын...

Фото: Юлия Калинина һәм гаилә архивыннан

 

Галерея

Теги: волонтерлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар