Логотип
Актуаль тема

Татарстан профессоры Илдус Әхмәтов – иң күп цитаталанган галимнәр исемлегендә

Казан медицина университетының картлык һәм озын гомер генетикасы лабораториясе мөдире, Татарстан Фәннәр академиясе профессоры Илдус Әхмәтов 2025 елда дөньяда иң күп цитаталанган галимнәр исемлегенә кертелгән.

Илдус Ильяс улы Әхмәтов 1978 елда туган. Ул Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, медицина фәннәре докторы. Галимнең фәнни эшчәнлеге картлык һәм озын гомерлелек генетикасын, физик активлыкның кеше сәламәтлегенә йогынтысын, туклануны һәм мускулларның физиологик үзенчәлекләрен өйрәнү белән бәйле. Аның фәнни кызыксынулары арасында саркопенияне – яшь барган саен мускул массасының һәм көченең кимүен – өйрәнү дә бар.

Билгеле булганча, Илдус Әхмәтов – «Татарстан Республикасының озын гомерлеләр биобанкы» проекты авторы. Үзенең тикшеренүендә галим сәламәт озын гомерлелекнең генетик һәм әйләнә-тирә мохиткә бәйле факторларын ачыклау максатын куйган. Проект өстендә эшләү дәвамында ул 90 яшьтән 104 яшькә кадәрге 360 озын гомерле кешене тикшергән. Тикшеренүдә катнашучыларның сәламәтлеге генә түгел, ә алар яшәгән урыннар да анализланган. Олы яшьтәге кешеләрнең биоматериалларын, сәламәтлек күрсәткечләрен һәм яшәү шартларын бергә өйрәнү озын гомерлелекнең сәбәпләрен тирәнрәк аңларга ярдәм итә.

Алынган нәтиҗәләр нигезендә сәламәт гомерне озайту өчен диагностик комплекс эшләнгән. Моннан тыш, үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсендә Әхмәтов картлык процессын көйләүче төп генны – EDA2R генын ачыклауга ирешкән. Бу ген – картлык белән бәйле ялкынсыну процессларын көйләүдә катнаша. Хәзерге вакытта белгеч аны бастыру юнәлешендә эшләүче препаратлар эзли.

Галимнең EDA2R генының активлыгының артуы картлык белән бәйле ялкынсыну процесслары белән бәйләнешен күрсәткән фәнни эше Nature Communications журналында басылып чыккан. Аның бу юнәлештәге тикшеренүләре сәламәт картлыкны саклауга юнәлтелгән алымнарны эшләү өчен нигез була ала – картлык механизмнарын өйрәнү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Кем белә, бәлки ул механизмнар ачыкланыр да, адәм балалары киләчәктә, чыннан да, 150 яшькә кадәр яши алыр.

Алдарак әйтелгәнчә, милләттәшебез Scopus мәгълүматлары буенча дөньяда иң күп цитаталанган галимнәр исемлегенә кертелгән. 

Галим Илдус Әхмәтов әйткән кайбер фикерләрне күңелегезгә салып куегыз

Безнең тикшеренүләр, шулай ук башка галимнәрнең хезмәтләре 90 яшькә һәм аннан да өлкәнрәк яшькә җитү мөмкинлегенә йогынты ясаучы 300дән артык факторны ачыклады.
Иң мөһим рольне физик активлык уйный. Әйтик, бер сәгать җәяү йөрү кешенең гомерен өстәмә 6 сәгатькә озайта. Көненә 6–8 мең адым атлау киңәш ителә. Әгәр вакытыгыз булмаса, көн саен ким дигәндә 20–30 минут тиз йөрегез. Бу гомерегезне 2–2,5 елга озайтырга мөмкин.

Икенче урынга мин туклануда чама белүне куяр идем. Идеалда, ашаганнан соң бераз ачлык хисе калырлык итеп, табыннан торырга кирәк.

 Рационда яшелчәләргә, җиләк-җимешләргә, җиләкләргә, ярмаларга һәм кузаклыларга, үсемлек майларына, шикәрсез йогуртка, сыйфатлы сырларга һәм балыкка өстенлек бирү мөһим.

Тулы кыйммәтле йокы да зур йогынты ясый.

Социаль факторларның да әһәмияте ким түгел: ныклы никах, балалар булу, югары белем, күбесенчә акыл хезмәте белән шөгыльләнү, эштән канәгать булу һәм пенсиягә соңрак чыгу. Боларның барысы да озын гомерлелекнең ышанычлы фаразлау факторлары булып тора. 

Ялгызлык һәм социаль изоляция гомерне кыскарта.

Психологик халәт тә мөһим. Оптимизм, максатчанлык, дингә ышану, йога яки медитация кебек рухи практикалар гомерне озайтырга ярдәм итә. Ә хроник стресс, депрессия һәм даими арыганлык аны кыскарта.

Кешелекнең 150 елга кадәр яшәргә өйрәнүе өчен үзенең тамыр күзәнәкләреннән яшь органнар үстерергә һәм алар белән картаючы органнарны алыштырырга өйрәнергә кирәк.

Фото: Илдус Әхмәтовның шәхси архивыннан
 
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар