Логотип
Актуаль тема

Онищенко Яңа елга экзотик илләргә бармаска киңәш итте

Яңа ел бәйрәмнәренә экзотик илләргә бармаска киңәш ителә, чөнки климатның кинәт алышынуы организмга начар тәэсир итәргә мөмкин. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты, элеккеге баш санитар табиб Геннадий Онищенко җиткерә, дип хәбәр итә РИА Новости.

"Әгәр дә кемнеңдер каядыр бару мөмкинлеге бар икән, климатны кинәт алыштыру кирәкми. Бернинди Сингапурлар, Доминиканнар кирәкми, үз климатик поясыңда ял итәргә кирәк. Мәскәүләргә бәлкем Россиянең көньягына бару әйбәт булыр, ә бернинди экзотика түгел. Чукындыру бәйрәме алдыннан кайтып җитәргә, ә анда бездә һәрчак салкыннар.

Никадәр генә чыныккан булсаң да климатның кинәт алышынуы организмга начар тәэсир итәргә мөмкин. Бигрәк тә өлкәннәр һәм балалар өчен. Авырулар да китереп чыгарырга мөмкин хәтта, дип белдергән Онищенко.

Ул һава әйбәт булганда күбрәк саф һавада йөрергә киңәш итә.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/27/155077/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар