Якыннары читкә тибәргән, кулында балалары булган, менә-менә сынам дип торган хатын-кызларга кайчак аз гына җылылык та яшәргә очкын бирә. Бала кебек, бишектә бераз тибрәлеп көч җыеп алу гомерләрне саклап кала кайчак.
– Безгә рәхәт тормыштан килеп эләкмиләр. Йортсыз-җирсез калган хатын-кызларны йә вокзалдан, йә күпкатлы йорт подвалыннан алып кайтабыз, баласы белән урманда яшәгән әнигә булышкан очрак та булды. Авыр хәлдә калып ярдәм сораган бер генә хатын-кыз да игътибарсыз калмый, – диләр хатын-кызлар өчен «Колыбель» социаль йорты хезмәткәрләре. Якыннары читкә тибәргән, кулында балалары булган, менә-менә сынам дип торган хатын-кызларга кайчак аз гына җылылык та яшәргә очкын бирә. Бала кебек, бишектә бераз тибрәлеп көч җыеп алу гомерләрне саклап кала кайчак.
Читкә кагылганнар
– Бөтен ил халкы Сочига ял итәргә йөри, ә мин менә Сочидан Казанга килдем. Язмышым булгандыр, шушында булачак иремне очраттым, – ди яшь баласын кочаклап утырган Катя. Ул шулай үз тормыш тарихын сөйләүгә күчә. – Озак та очрашмадык, өйләнештек. Яши башлагач ирем үзгәрде. Эчүгә сабышты, анысына ничек тә түзәр идең, кулын уйнатты. Әниләре белән бергә яшәдек, тик алар да мине якламады. Авырга уздым. Балабыз тугач ирем үзгәрер дигән өметем барлыкка килде. Әмма йөрәк астында туачак сабыебызны йөртүемне белсә дә, кыйнаудан туктамады. Шул вакытта ук, чыгып китим микән әллә, дип уйлый башлаган идем. Интернеттан шушы приют турында укып белдем. Әмма нигәдер чыгып китә алмадым. Елаулар, кыйналулар эссез узмады – кызыбызны вакытыннан алда таптым. Аңа балалар церебраль параличы диагнозы куйдылар. Баланы тернәкләндерү үзәкләренә йөртү өчен акча кирәк, әтисе дә, кайнана-кайната да ярдәм итәргә теләмәде. Үзе дә инвалид әтием, карт әбием булышты. Бала белән хастаханәдән йөреп кайтам да кичен кыйналам. Минем борчуым кызыма да күчә.
Ирем үтерәм дип яный башлагач, чынлап торып китәргә кирәклеген аңладым, баламны кулыма алдым да төнлә өйдән чыгып киттем. Ул төнне соңгы автобуска утырып иптәш кызыма барып кундым, икенче көнне «Колыбель»га шалтыраттым. Алар безне шунда ук сыендырдылар. Менә инде бер ай кызым белән монда яшибез. Килгәндә депрессиядә идем. Психологлар минем белән бик күп эшләде. Балачагым да катлаулы булды. Тиккә генә шушындый тормышка да килеп эләкмәгәнмендер. Белгеч белән сеанслар үткәргәндә үз-үземне аңладым, яраларымны төзәттем, хәзер инде тормыштан нәрсә теләгәнемне, нинди максатлар куярга кирәклеген беләм. Рәхмәт «Колыбель»га, монда чын-чынлап чәчәк аттым.
Приют хезмәткәрләре балама бушлай тернәкләндерү курслары сөйләштеләр, бер мәрхәмәтле хәйрияче ханым кызыма бассейнга йөрү мөмкинлеге тудырды. Табиблар бик яхшы динамика күрә. Әлбәттә, безгә әле күп дәвалану курслары узасы. Хәзер менә читтән торып сату буенча менеджер булып теркәлдем. Бала йоклаганда, автобуста барганда телефоннан эшлим. Юристлар ярдәме белән балама пенсия рәсмиләштерер өчен документлар җыям. Эмоциональ яктан да бик ныгыдым. Бераз акча туплагач, бүлмә арендалап яши башлармын дип ниятлим. Минем кебек катлаулы тормыш хәленә очраган башка әниләр өчен дә приютта урынны бушатырга кирәк. Кире иремә кайтмыйм инде. Башта гафу итәрмен кебек иде, әмма ай буе баланың хәлен дә сорамады. Димәк, анда өмет юк. Кызым белән икәүләп аякка басарга көч бар миндә хәзер.
Регинаның никахын рәсмиләштермичә генә яшәгән ире кызлары Нәфисә тугач үлеп китә. Кечкенә баласы белән яшь әни тулай торактан бүлмә арендалый, тик яшәргә акчасы җитми башлагач, әнисенә кайта. Әмма әнисе аны кертергә теләми. «Син зур инде, тормышыңны үзең алып бар», – ди ул. Үги әтисеннән туган ике сеңлесе белән әнисе аны өйдән куып чыгара. Яшәр урын кирәк. Участок полициясе чакырып, мәҗбүри кереп, үз өендә яши башлый. Әмма әнисе әледән-әле низаг чыгара. Соңгы шундый низаг вакытында әни кеше кызының башына утюг белән суга. Кечкенә Нәфисә өлкәннәр кыланышыннан куркып, һәрвакыт елый. Регина фатирдан чыгып китә һәм приютка килеп эләгә. Аның белән дә психологлар эшли, социаль түләүләр алыр өчен документлар рәсмиләштерергә ярдәм итәләр. Регина кызын балалар бакчасына чиратка бастырган. «Балама бакча булу белән һөнәрем буенча эшкә чыгам», – ди ул. Мәктәптән соң техникум тәмамлап, пешекче-технолог дипломы алган ул. Ә әлегә бик авыр процесс көтә: әнисе белән судлаша.
Әни булырга өйрәтү
«Гадәттә, безнеке кебек приютларга социаль яктан имин булмаган катлам хатын-кызлары гына эләгә дип уйлыйлар. Әйе, балалар йортында тәрбияләнгәннәр еш мөрәҗәгать итә безгә. Әмма бөтенесен бер чыбыктан сөрергә кирәк түгел. Менә бит Регина да, Катя да гаилә корырга да, бала табып тәрбияләргә дә тырышкан. Әмма тормыш без дигәнчә генә бармый. Әллә нинди авырлыклар килеп туарга мөмкин», – ди «Колыбель»ның баш администраторы Мелания Апраксина.
Приют Казанның Вознесение бистәсендәге ике катлы коттеджда урнашкан. Барып керүгә бик зур кебек, әмма монда дистәдән артык гаилә яшәгәнен күз алдына китерсәң, әллә ни зур түгел инде. Узган ел җәен 17 бала белән 11 әни яшәгән! Без килгәндә 7 бала белән 5 әни сыену тапкан иде. Алай да йорт балалар тавышыннан яңгырап тора. Беренче каттагы иркен залда алар өчен уен зонасы ясалган, аш бүлмәсе дә бар. Икенче катта йокы бүлмәләре. Алар барлык шартлар тудырылган аерым бүлмәләр түгел, әлбәттә. Караватлар куелган почмаклар гына.
Нинди генә җылы атмосфера булса да, өй түгел инде бу. Моны хатыннар да аңлый. Шуңа күрә дә тиз арада проблемаларын хәл итеп, үз почмакларын булдырырга телиләр. Россиянең башка төбәкләрендәге мондый приютларда яшәү вакыты чикләнгән. «Җитәкчебез Элина Галиуллина бик мәрхәмәтле. Бездә катгый чикләүләр юк. Мөстәкыйль тормыш башларга әле көче җитмәгәннәрне мәҗбүр итмибез. Нигездә бездә дүрт айдан бер елга кадәр булалар. Бер ана ике ел ярым яшәде. Китеп, кабат килгәннәр дә бар. Тормышы җайланмагач, урамга чыгарып җибәрүдән ни файда?! Без бит исем өчен генә эшләмибез», – ди администратор.
«Колыбель» авыр тормыш хәлендә калган хатыннарга фатир да бирә алмый, акчалата да булышмый, билгеле. Аларга беренче чиратта иң элек психологик ярдәм кирәк. Шуңа алар белән психологлар эшли. Юристлар тырышлыгы белән документларын ясыйлар, түләүләрне рәсмиләштерәләр. Күп очракта приютка бер кат киемнән, бернинди документларсыз килеп керәләр бит. Әнә үсмер кызы белән бер әнине урманнан алып кайтканнар. Социаль хезмәттән шалтыратуга барып алалар аларны. Фатир өчен түләргә акчасы җитми башлагач, ана урманга китәргә мәҗбүр була. Приютта алар инде ел ярым яшиләр икән. Әнисе эшли, кызы мәктәптә укый. «Мөстәкыйль тормышын башлап җибәрергә бераз акча җыйды инде, хәзер бездән китәргә җыена», – ди Мелания. Үсмерләр болай да бунтарь булалар. «Авыр хәлдә калган әниләренең хәленә керәләрме?» – дип сорыйм. «Төрле очраклар була. Бер гаилә булды бездә. Приютта яшәгәненә бик гарьләнде инде кызы. Бөтен гаепне әнисендә күрде. Бу бала белән эшләргә махсус үсмерләр психологы чакырдык. Хәзер инде алар фатир арендалап яши. Тормышлары да, мөнәсәбәтләре дә әйбәт. Әниләргә генә түгел, балаларга да рухи ярдәм кирәк авыр чакта. Кайбер яшь әниләр, гомумән, балаларын карый, хәтта алар белән уйный да белми. Аны күреп үсмәгән, гомумән, гаилә моделенең нәрсә икәнен белми. Алар белән махсус психологлар эшли. Бала белән аралашырга, уйнарга өйрәтәләр. Кечкенә баласы булганнар эшкә йөрми бездә», – дип аңлата Мелания.
Вәхши ирдән качып – приютка
Урын буш тормый монда. Без килер алдыннан да шалтыратканнар әле. Афроамерикан хатын баласы белән вокзалда куна икән. Русча сөйләшә белми дигән хәбәр итүче. Тел белмәү – киртә түгел. Безнең белән сөйләшкән арада волонтер-тәрҗемәче таптылар. (Без китүгә үк аны барып алганнар. Африкадан килгән Физа ике яшьлек кызы Марибэль белән хәзер приютта яши.) Теркәлү урынына, диненә, милләтенә дә карамыйлар, кем ярдәм сорап шалтырата – барысына да булышалар. Әмма шартлары бар: хатын-кызлар эчкече һәм наркоман булырга тиеш түгел. Андыйларга башка приютлар бар. «Колыбель» – тормыш төбенә тәгәрәмәскә тырышкан хатын-кызларга ярдәм итүче оешма. Приютка вәхши иреннән качып килүчеләр дә байтак очрый икән. Шуңа күрә дә социаль йортның беркайда да адресы юк, диварына элмә такта да куелмаган, хатыннарга да кайда яшәгәннәрен ирләренә әйтмәскә кушалар. Тәүлек дәвамында социаль йорт хезмәткәрләре кизү тора. Йорт «хәвеф кнопкасы» белән дә җиһазландырылган. Сак оешмасы хезмәткәрләрен берничә тапкыр чакырырга туры килгән.
Урамда XXI гасыр, ә иреннән уттан курыккандай котлары очып яшәгән хатыннар әле дә бар җәмгыятьтә.
«Психологик басым астында булган теләсә нинди хатын иреннән куркып яши. Ул аңа юк та дип әйтә алмый, – ди Мелания. – Берсендә безгә биш балалы, алтынчысына авырлы мөселман хатыны килде. Вәхши иреннән чыгып качкан. Аның артыннан ук ул ирнең икенче хатыны да килде. Алар шуның кадәр куркып яшәгәннәр, эндәшсәң дә дерт итеп китәләр, башларын күтәреп карарга да куркалар иде. Ничектер адресны белгән: беркөнне ачулы ир килеп керде. Ярый икенче хатыны качып өлгерде. «Сез монда аны көчләп тотып, акчасын үзегезгә аласыз!» Беренче әйткән сүзе шул булды. Бу ирне нәрсә кызыксындырганын шундук аңладык. Аңа кадәр дә районның социаль хезмәтенә шалтыратып, гаилә турында белешмәләр җыйган идек инде. Ир балаларны машинага чыгарып утыртты. Синең калырга бер сүзең җитә, дисәк тә, хатын, башын иеп, ире артыннан атлады. Хатынның теләгенә без каршы килә алмыйбыз. Монда берсен дә көчләп тотмыйбыз, акчаларын да җыймыйбыз. Ул хатын кабат килде әле. Без аны районга бер йортка яшәргә җибәрдек.
«Бездән урамга чыгып китмиләр»
Социаль йортның санаторий түгеллеген аңлый монда килгәннәр. Приютның уставы бар. Килешү төзиләр. Хезмәт күрсәтүче персоналлар юк – чираттан кизү торып ашарга пешерәләр, җыештыралар. Йорт янындагы кечкенә бакчаларында җәй буе кыяр, помидор, кәбестә үстерәләр. Беркем дә эштән баш тартмый. Приютның тагын бер шарты: монда яшәгән бар хатын-кыз да кичен кайта. Төн кунар җире бар икән, димәк, яшәр җире дә бар, диләр хезмәткәрләр. Бераз хәл җыеп, аякларына басуга, хатын-кызлар, рәхмәтләрен әйтеп, кабат олы тормышка атлыйлар.
Приют эшләү дәверендә берәүнең дә качып, ямьсезләнеп киткәне булмаган.
– Тормышының бу чорын куркыныч төш кебек, онытырга теләүчеләр дә бар, – ди Мелания. – Язмышлары белән кызыксынып, аларны борчымыйбыз. Ә күпләр бездән киткәч тә элемтәләрен югалтмый. Аларның хәлләрен белешеп торабыз. Бер гаилә килде безгә. Әни кеше элек эчкече булган. Ул ремиссиядә иде. Приюттан китәргә курыкты баштагы мәлне. Кабат эчүгә сабышырмын дип уйлагандыр, мөгаен. Юк, сынмады. Әмма әледән-әле безгә килеп йөри. «Мондагы атмосфера миңа бирешмәскә көч бирә», – ди. Димәк, без бу хатынга әле дә рухи ярдәм итеп торабыз. Пешекче әни яшәгән иде. Бездән киткәч кияүгә чыкты. Ире белән килеп, пылау пешереп, өстәл әзерләп, бәйрәм ясап киттеләр әле. Күпләр приютка волонтер буларак ярдәм итеп яши. Бездән соң аякка басып, үз урыннарын тапканнар бик сөендерә. Кызганыч, приюттан китеп, тормыш төбенә тәгәрәгәннәр дә булгалый. Моны фаҗига итеп кабул итәбез. Әмма кулдан килгәннең барысын да эшлибез, алдагы көнендә тормышының нинди булуы бары хатын-кызның үзеннән генә тора шул.
Социаль йорттан китсәләр дә, аннан ярдәм алып яшәүчеләр дә бар. «Колыбель» урнашкан йортның подвалында гуманитар склад ачканнар. Анда киемнәр дә, азык-төлек тә, коляскалар да, уенчыклар да бар. Монда яшәп киткән хатын-кызларга да, үзләренеке булмаган мохтаҗларга да өләшәләр. Машина белән хәтта районнарга да илтәләр. Барысын да мәрхәмәтле кешеләр алып килә икән. Без булганда гына Миләүшә исемле ханым ике капчык бәрәңге китереп китте. Шулай яшелчәләр белән ярдәм итә икән. Бик сорасак та, фотога төшәргә дә, сөйләшергә дә теләмәде. «Күңелем кушканга эшлим, кешегә күрсәтер өчен түгел», – диде ул.
«Казан» агросәнәгать паркында «Корзина малыша» дип аталган акциядә катнашучылар да шактый була икән. «Безнең хакта ишетәләр дә килеп танышалар, аннан даими ярдәм итә башлыйлар», – ди Мелания. Хәйрияче Олесяга, Гөлнарага рәхмәтләре зур. Алар ярдәме белән «Колыбель» хатын-кызларны кочагына ала. Хатын-кызларга булышучы социаль йортка да ярдәм кирәк, билгеле. Ул бары Президент гранты һәм хәйриячеләр ярдәме белән генә яши. Ә бит җәмгыять өчен әйтеп бетергесез зур эшләр башкара: хатын-кызларга җилкәсен куя, бала төшертүне, «социаль ятимлек»не киметә, мөнәсәбәтләрне җайлый, гаиләләрне саклап кала.
Ирләре белән аңлашып, кабат бергә яши башлаганнар да юк түгел.
Язманы шундый бер матур тарих белән тәмамлыйсы килә. Мария ике баласы белән килә приютка. Укыган, элекке спортчы, ихтыяр көче дә зур. Әмма ире белән бик начар яшәгәннәр. Кул күтәрә башлагач, иреннән чыгып китә. Өч ай яши ул монда. Психологлар белән эшли. Приютта хатын-кызларга балык түгел, кармак бирергә кирәк дигән принцип белән эшлиләр. Хәйриячеләре Гөлнара берничә хатын-кызга ирләре белән мөнәсәбәтләрне җайлау буенча онлайн курслар да сатып алып бирә. Ике атнадан соң Мария ире белән аралаша башлый. Үзенең хаталарын да таный. Беркөнне ире балаларын һәм Марияне йөреп кайтырга дип кереп ала да башка шәһәргә алып китә. Ике көннән Мария бәхетле, канәгать булып приютка кайтып керә. Шул ук көнне гаризасын язып, рәхмәтен әйтеп хушлаша. Бик матур яшәп яталар икән хәзер.
Аида ФИОГБЕ, «Умиление» гаиләне, ананы һәм балачакны саклау үзәге җитәкчесе урынбасары
«Колыбель» – «Умиление»нең иң зур проектларының берсе. Беренче социаль йорт шәһәрнең Совет районы хакимияте ярдәме белән 2016 елда ачылды. Әмма безгә күп тапкырлар күченергә туры килде, чөнки приют өчен бинаны арендага алабыз. Монда килеп эләккән күпчелек хатын-кызларның гаилә моделе формалашмаган. Күбесе бик тиз ышанучан, инфантиль. Шуңа күрә дә алар сәламәт мөнәсәбәтләр кора белми. Үзләре кебек үк ир-атлар белән аралашалар. Әмма ныклы гаилә кору өчен күп хезмәт, зирәклек сорала. Мин хәзер социаль яктан имин булмаганнар – эчкечеләр, наркоманнар турында сөйләмим. Алар, гомумән, башка катлам. Безгә килгән хатын-кызларны тормышка яраклашырга, социальләшергә өйрәтәбез. Аларның тормыш алып бару өчен ресурслары барлыкка килә.
Әйе, мин бездән хатын-кызлар матурланып, бөтен нәрсәне белеп, өйрәнеп китә, дип әйтмим. Холыкларына карап, кайберсенә проблемаларын хәл итү өчен бер ай вакыт та җитә, кайберләренә айлар кирәк. Менә шушы авыр вакытта ярдәм кулы сузучылар без. Социаль йорт эшли башлаганнан бирле барлыгы 400 кешегә (шул исәптән балаларга да) ярдәм иттек. Безгә, нигездә, авырлы һәм кечкенә балалы хатын-кызлар килә. Шул рәвешле күпме баланың гомерен саклап калдык. Гомумән, «Умиление» абортлар профилактикасы буенча да зур эшләр алып бара.
Хатын-кыз консультацияләрендә безнең психологлар эшли. Алар белән сөйләшкән хатын-кызларның 15 проценты вәхши уйларыннан баш тарта. Февраль аеннан тест режимында авырын төшертергә уйлаган хатын-кызларга ярдәм итү йөзеннән бала карау хезмәтен гамәлгә ашырабыз. Алар алдан сөйләшенгән сәгатьләргә килеп, алҗыган әнине әз генә булса да ял иттерә. Монысы инде «Колыбель»дан тыш эшләребез. 2021 елда Яшел Үзәндә икенче социаль йортыбызны ачтык. Аннан да хатын-кызлар өзелми.
«Умиление» гаиләне, ананы һәм балачакны саклау үзәгенә ярдәм сорап йә ярдәм итәргә теләп шалтыратучылар өчен телефон: +7 987 220-03-60
фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Рэхмэт сезгэ, мэрхэмэтле сын кешелэр, сэламэт булыгыз
0
0