Соңгы көннәрдә цифрлы акча турында еш ишетергә туры килә. 1 сентябрьдән һәр россияле цифрлы сумнан файдалана ала. Аның белән хәзер төрле түләүләр үткәрергә мөмкин. Әмма сораштырулар күрсәткәнчә, илнең ярты халкы аның нәрсә икәнен дә, картадагы акчадан нәрсә белән аерылуын да аңламый. Әйдәгез, аңларга тырышып карыйк.
Цифрлы акча нәрсә ул?
Цифрлы сум – акчаның яңа формасы. Ул кәгазь акчалар, тәңкәләр һәм банк счетларындагы акчасыз акчалар урынына түгел, аларга өстәмә буларак чыгарыла. Бер цифрлы сум һәрвакыт бер кәгазь сумга яки бер акчасыз сумга тигез булачак. Ул махсус код формасында. Аның белән сатып алулар өчен түләргә, башка кешегә күчерергә, банкоматтан кәгазь акча итеп тә алырга мөмкин булачак. Төп аерма шунда: һәр цифрлы сум уникаль булачак, һәм аның хәрәкәтен күзәтеп булачак. Мәсәлән, акча бер кешедән икенчесенә, аннан кибет кассасына, ә соңрак кибет хезмәткәренә хезмәт хакы итеп күчерелә, ди. Аның бу юлын тулысынча күзәтергә мөмкин булачак. Бу, әлбәттә, үтә күренмәлелек турында сөйли. Шул рәвешле законсыз операцияләрне һәм башка шикле гамәлләрне ачыклау җиңелрәк булачак.
Цифрлы акча гадәтидән нәрсә белән аерыла?
Акчасыз сумнан аермалы буларак, цифрлы сумга процентлар һәм кэшбэк исәпләнмәячәк, аны кредитка алып булмаячак. Киләчәктә нинди дә булса өстәмә мөмкинлекләр барлыкка килергә мөмкин. Үзәк банк моны да кире какмый. Иң мөһим аермаларның берсе – цифрлы янчыктагы акчаның яклану дәрәҗәсе югарырак булачак. Чөнки акча өчен коммерция оешмасы булган банк түгел, ә Россия дәүләте җавап бирәчәк. Банкларда кертемнәрне иминиятләштерү лимиты 1,4 миллион сум тәшкил итә. Шуңа күрә, теория буенча, цифрлы янчыкта шактый зур суммаларны да курыкмыйча сакларга мөмкин булачак. Тагын бер өстенлек – башка кешеләргә теләсә нинди суммадагы акчаны комиссиясез күчереп булачак.
Алар кайда сакланачак?
Цифрлы сумнар һәр россияленең цифрлы янчыгында сакланачак. Әмма ул билгеле бер банктагы счетта түгел, ә Россия Үзәк банкы платформасында урнаша. Һәр кешенең бары тик бер генә цифрлы янчыгы булачак. Аңа эре банкларның мобиль кушымталары аша кереп булачак. 1 сентябрьдән 12 банк үз клиентларына цифрлы сум счетларын ачарга һәм алар белән операцияләр башкарырга мөмкинлек бирергә әзер. Бу банкларның мобиль кушымталарында махсус бүлек барлыкка килә. Аның аша цифрлы янчыкка кереп, аны тулыландырырга яки аннан акча чыгарырга мөмкин. Ә кечерәк финанс оешмалары бу системага 2027 елның 1 сентябренә кадәр кушылырга тиеш.
Комиссия булачакмы?
Юк. Янчык ачу да, сумнарны цифрлы формага күчерү дә тулысынча бушлай. Башта акчаны банкка кертергә, аннары банк кушымтасы аша аны цифрлы янчыкка күчерергә кирәк булачак. Цифрлы сумны кире чыгарганда да шул ук юл үтәлә: башта цифрлы сумны акчасыз акчага әйләндерергә, аннары аны тере акчага күчерергә кирәк.
Янчык автомат рәвештә ачылачакмы?
Юк. Сезнең ризалыгыгыздан һәм катнашуыгыздан башка цифрлы янчык ачылмаячак. Аны ачу өчен банк кушымтасын соңгы версиягә кадәр яңартырга, цифрлы сум логотибы булган бүлекне табарга һәм янчыкны ачуны расларга кирәк булачак. Үзәк банк аңлатканча, моның өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша шәхесне раслау процедурасын узарга кирәк булачак.
Дәүләткә бу ни өчен кирәк?
Сынау этабында Үзәк банк һәм хөкүмәт цифрлы сумның гражданнарга караганда дәүләт һәм бизнес өчен күбрәк кирәк булуын аңлаган. Беренчедән, бу бюджет акчаларының максатчан тотылышын яхшырак күзәтергә мөмкинлек бирәчәк. Үзәк банк һәм дәүләт органнары һәр бюджет цифрлы сумының юлын күрә алачак: кем, кайчан һәм нәрсәгә акча тоткан. Икенчедән, бизнес өчен дә үтә күренмәлелек артачак.
Кибетләрдә, шул исәптән, онлайнда, ничек түләргә?
Офлайн кибеттә смартфон белән QR-кодны сканларга, банк кушымтасында түләү ысулы буларак цифрлы сумны сайларга һәм операцияне расларга кирәк булачак. Онлайнда да әллә ни үзгәреш юк. Хәзер онлайн сатып алу өчен картаны, СБПны һәм башка түләү ысулларын сайларга мөмкин. Аларга тагын бер вариант кына өстәләчәк – банкның мобиль кушымтасы аша үз цифрлы янчыгыңнан түләү.
Пенсия һәм хезмәт хакын ничек алачакбыз?
Гражданнар өчен цифрлы сумнан файдалану ирекле булып кала. Кеше хезмәт хакын яки пенсиясен цифрлы сумда бары тик үзе теләгән очракта гына алачак.
Ә мошенниклардан яклау ничек булачак?
Үзәк банк системалары аерым банкларның мобиль кушымталарына караганда ышанычлырак якланган, аларны ватып керү дә катлаулырак.
Шуңа күрә цифрлы сум яхшырак якланган дип әйтергә мөмкин. Ләкин проблема шунда: мошенникларның күпчелек корбаннары акчаны җинаятьчеләргә үзләре бирә. Ә моңа каршы теләсә нинди технологияләр дә көчсез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк