Муса Җәлилнең тууына – 120 ел
«Туган көндәй безнең истә торсын
«Курсант» булып йөргән чагыбыз...»
(Муса Җәлилнең басылмаган шигыре эзләреннән)
...Муса Җәлилнең бу шигыре безгә аның тормыш юлын күп еллар буена өйрәнгән журналист, тикшерүче-галим Шәмси абый Хамматов язмалары аша берникадәр таныш булса да (ул аны «Муса Җәлил Минзәлә якларында» дигән язмасында искә ала), басылмау сәбәпле, әлегәчә киң даирә укучыларга билгесез булып калды.
Муса Җәлил аны 1941 ел ахырында Минзәлә шәһәрендә хәрби-сәяси курсларда укыган чорында яза. Ул вакытта җирле мәдәният йортында директор булып эшләгән, соңрак «ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булган Рабига Рәхимҗан кызы Терегуловага багышлап яза.
Рабига апа шигырьнең кадерле ядкарь булып калуын тели һәм аны шәхси «Истәлек дәфтәренә» Муса Җәлилдән үз куллары белән язып калдыруын үтенә. Шигырь менә нәкъ шулай – «Истәлек» дип атала. Озакламый, 1942 ел башында ук, шагыйрь яу кырына китәчәк һәм аннан инде бүтән әйләнеп кайтмаячак...
Гомумән алганда, Муса Җәлилнең «Минзәлә чорыннан» (1941 елның 7 ноябре – 1942 елның 1 гыйнвары) дистәгә якын шигыре мәгълүм. Араларында иң билгелесе, мөгаен, «Минзәлә истәлеге»дер. Биредәге «Ленин байрагы» дип исемләнгән район газетасында аның «Бүләк», «Иншәр сеңелгә», «Чыршы җыры», «Мактанчыкка сабак» кебек шигырьләре дөнья күрә. Курсларда уку вакытында язылган шигырьләренең күбесе 1942 елда нәшер ителгән «Тупчы анты» җыентыгында урын ала. Әмма араларында югарыда әйтеп үтелгән «Истәлек» шигыре булмый...
Бу шигырь нинди шартларда туа соң? Бу җәһәттән, Рабига апа Терегулова хатирәләренә күз салыйк.
Рабига Терегулова
«Муса Җәлил хәрби-политик курсларда укып йөргән чорда мин культура йорты директоры булып эшли идем, – дип яза ул үзенең 1969 елгы кулъязма истәлекләрендә. – Билгеле инде, сугыш елларында да халыкка культура хезмәте күрсәтергә күп көч куя идек.
Сугыш башында ук барлык яшь егетләр фронтка китеп беткәч, спектакльләрдә ирләр ролен башкаручыларга кытлык туды. Шуңа күрә политик курсларның җитәкчеләреннән безгә – культура йортына курсантлар арасыннан татар егетләрен җибәрүне сорап үтендек. Аннан алда гына бу курстан бер иптәш телефоннан шалтыратып, монда булган татар егетләренең культура йортына килеп, төрле эшләрдә катнашырга теләкләре булуын әйткән иде. Соңыннан мин аның Муса икәнен белдем.
Беркөнне шулай бер бүлмәгә җыелып репетиция ясап утыра идек, бер төркем татар егетләре – курсантлар килеп керде. Безнең күзләр дүрт булды: сөенечебезнең иге-чиге юк иде. Шуларның берсе: «Мин – җитәкчеләре, үзем Муса Җәлил булам. Мине бу егетләргә баш итеп сезнең карамакка җибәрделәр, – ди бу миңа, – ләкин кичке сәгать 10 га кадәр генә. Әйдә, әйтегез, безгә нәрсә эшләргә?..»
Эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып биргәч, Муса һәм егетләр рольләрне бүлә башладылар, моңа бик шатландык. Рабига Тукаева дигән кызыбыз хәтта тыпырдап биеп тә алды. Без өч пәрдәлек «Дүрт хикмәтле төен» дигән комедия әзер-ләдек. Авторын хәтерләмим инде... Мин – баш рольдә, Муса егет ролен башкарды.
Егетләр клубка озак кына йөрде әле. Бер кичне хәтта авылга барып та спектакль куеп кайттык. Концерт программасы әзерләп, халык алдында чыгышлар ясый идек.
Мусаны һәм башка курсантларны фронтка җибәрү вакыты җиткәч, бергәләп саубуллашу концерты куйдык. Бу концертта Муса үзенең «Минзәлә истәлеге» шигырен дә укыды. Муса һәм аның иптәшләре белән дустанә мөнәсәбәт урнашкан иде. Шуңа күрә алар белән саубуллашу безгә җиңел булмады. Хушлашу билгесе итеп шагыйрь минем «Истәлек» дәфтәремә түбәндәге юлларны язып калдырды:
Яшьлек хатирәсе онытылырмы?
Бәлки, әйе,
Бәлки онытылмас.
Бәлки төтен булыр,
Бәлки, изге эштәй
Һичкайчан да үлмәс, юк булмас.
А, юк!
Онытылмасын яшьлек,
онытылмасын.
Онытылмасын тормыш
таңыбыз,
Туган көндәй безнең истә торсын
«Курсант» булып йөргән
чагыбыз!».
Шунысы аяныч, хәзерге вакытта бу истәлекләрнең төп нөсхәсе дә, Рабига апа үзе исән чагында кадерләп саклаган «Истәлек дәфтәре» дә сакланмаган. Алар барысы да – музейда фәкать күчермә кулъязмалар рәвешендә генә. «Истәлек» шигыре дә тулы түгел – аның ахыры юк. Ә бәлки, шигырь авторның үзе тарафыннан тәмамланып бетмәгән булгандыр?.. Хәзер бу турыда ни дә булса әйтү кыен. Тик шулай да, «Истәлек» шигыренең безгә килеп ирешкән өлешендә дә, шагыйрьнең мәхәббәт катыш хәвеф, яшәешкә мәдхия белән сугарылган нечкә лирикасы тоемлана. Гүя, ул үзен нинди язмыш көтәсен алдан ук сизенгән.
Истәлек
Еллар, еллар,
Яшен кебек кызу үтәсез.
Безнең яшьлекне дә еракларда
Адаштырып кына китәсез.
Яшьлек хатирәсе онытылырмы?
Бәлки, әйе,
Бәлки, онытылмас,
Бәлки, төтен булыр,
Бәлки, изге эштәй
Һичкайчан да үлмәс, юк булмас.
Бәлки...
А, юк!
Онытылмасын яшьлек,
онытылмасын.
Онытылмасын тормыш таңыбыз,
Туган көндәй безнең истә торсын
«Курсант» булып йөргән чагыбыз.
Шуның өчен Сезгә шигырь язам,
Истәлеккә калсын гомергә.
Тик альбомың тулгач суга салма,
Күмеп куйма төпсез кабергә.
Еллар үтәр. Алар саны...?
Күпме?.. Белмим!
Кызу үтә, очсыз-кырыйсыз.
Шул вакытта яшьлек искә төшсә,
Альбомыңны алып укырсыз.
Искә төшәр тиле шаярулар,
Тәрәзәләр, иске парталар,
Портретлар,
Якын дусларың,
Бәлки шунда тагын... карталар.
Тик мин төшмәм синең исеңә.
Яки төшсәм... (дәвамы юк)
Рәшит ГАЛЛӘМ,
тарих фәннәре кандидаты.
Энҗе ДАНИЛОВА, Муса Җәлил мемориаль музее мөдире.
Казан – Минзәлә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк