Логотип
Актуаль тема

«Мәтрүшкәле чәй»: пары чыгып торган җиз самавыр, милли уеннар

Бәйрәмгә килүчеләр чәй эчеп кенә калмады, татар халкының милли уеннарында катнашты, җырлады, биеде, бер-берсе белән аралашты.

6 август көнне кич белән Казанның «Татмедиа» бинасы каршындагы Фестиваль бульварына аяк басуга, шәһәр ыгы-зыгысы каядыр юкка чыккандай тоелгандыр... «Сөембикә» журналы редакциясе халыкны «Мәтрүшкәле чәй» бәйрәменә җыйды. Яңа өзелгән мәтрүшкәнең хуш исе, махсус бизәлгән фотозона, пары чыгып торган җиз самавыр, гармун моңы, сый тулы кунак табыны...

«Мәтрүшкәле чәй» чарасы гади мәдәни программа гына түгел, ә милли традицияләрне заманча форматта тәкъдим итү булды. Бәйрәмгә килүчеләр чәй эчеп кенә калмады, татар халкының милли уеннарында катнашты, җырлады, биеде, бер-берсе белән аралашты.

Милли мәдәният шәһәр мохитендә дә табигый яши ала икән. Моның өчен зур сәхнәләр дә, катлаулы декорацияләр дә кирәк түгел. Бер самавыр, бер уч мәтрүшкә, милли уеннар, җыр-моң һәм кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга теләк тә җитә.

«ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры, Ш.М. Садыков һәм «Сөембикә» журналы баш мөхәррире Л.Н. Маликова
«ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры, Ш.М. Садыков һәм «Сөембикә» журналы баш мөхәррире Л.Н. Маликова

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков үз чыгышында мондый очрашуларның милли традицияләрне саклауда мөһим урын тотуын билгеләп үтте.

Аның сүзләренчә, мәтрүшкә татар халкы өчен хуш исле үлән генә түгел, ә балачак хатирәләре, авыл тормышы һәм гаилә җылылыгы белән бәйле символ булып тора. Ул үзе дә ел саен Питрәч районында мәтрүшкә җыюын әйтеп, кышкы кичләрне мәтрүшкәле чәйдән башка күз алдына китерә алмавын сөйләде.

«Мәтрүшкәле чәй». Татарстанның атказанган артисты, җырчы Нурзадә
Чараны Татарстанның атказанган артисты, җырчы Нурзадә алып барды

Чараны Татарстанның атказанган артисты Нурзадә алып барды. Татарстанның атказанган артисты, баянчы Наил Сәгъдиев, җырчы Илзидә Госман һәм баянчы Рамил Канипов чыгышлары да халыкны битараф калдырмады. «Йөзек салыш» кебек милли уеннар уйнаганда кунаклар үз талантларын күрсәтте: кем җырлады, кем биеп күрсәтте. Арча районы Симетбаш белән Ташкичү авылыннан килгән үзешчән сәнгать осталары чыгышы бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде.

Татарстанның халык артисты, виртуоз-баянчы Наил Сәгъдиев.
Татарстанның халык артисты, виртуоз-баянчы Наил Сәгъдиев.
Баянчы Рамил Канипов һәм җырчы Илзидә Госман
Баянчы Рамил Канипов һәм җырчы Илзидә Госман.

Мәтрүшкә татар халкы өчен һәрвакыт аерым мәгънәгә ия булган. Ул дару үләне генә түгел, ә йорт җылылыгының, кунакчыллыкның, авыл тормышының һәм гаилә истәлекләренең символы. Элек-электән татар гаиләләрендә җәй көне мәтрүшкә җыеп киптергәннәр, кышын исә аны чәйгә кушып эчкәннәр. Кунак килгәндә дә иң элек самавыр куелган, хуш исле мәтрүшкәле чәй ясалган. Шуңа күрә бәйрәмнең үзәге итеп нәкъ менә мәтрүшкә сайлануы очраклы түгел. Ул бу көнне кешеләрне берләштергән уртак брендка әверелде.

Бәйрәм тәмам. Ә халык таралырга ашыкмый. Моңарчы бер-берсен белмәгән кызлар, апалар гармунчы уйнаган «Мәтрүшкәләр» җырына кушылып, автобус тукталышына таба атлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар