Бүген Казанда XVIII «Ел табибы – Ак чәчәкләр – 2026» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Тантаналы чара, гадәттәгечә, медицина хезмәткәре көненә багышланган иде. Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов Татарстан Рәисе исеменнән республиканың иң яхшы табибларын, сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннарын һәм медицинада яңа гына үз адымнарын ясаучыларны сәламләде.
«Ел табибы – Ак чәчәкләр» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы – игелекле һөнәр ияләренә тирән хөрмәт атмосферасы белән аерылып торган бәйрәм, – дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. – Биредә утыручы медицина хезмәткәрләренә һәм сезнең аша һәр көнне армый-талмый поликлиникаларда, больницаларда һәм бала тудыру йортларында, ашыгыч ярдәм күрсәтүдә һәм ерак авылларда, операция бүлмәләрендә һәм палаталарда эшләүче коллегаларыгызга мөрәҗәгать итәсем килә. Без сезгә хезмәтегез өчен чиксез рәхмәтле. Барысы да яхшы барганда, барысы да сәламәт булганда ул күренми. Әмма нәкъ менә сез халык сәламәтлеге сагында торасыз һәм бу бурычны югары профессионализм белән үтисез».
Марат Әхмәтов алгы сызыкта булган һәм махсус хәрби операция барышында үзләренең һөнәри бурычларын үтәүче медицина хезмәткәрләренә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Медицинаның йөзе көн саен үзгәреп тора, – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы. – Соңгы елларда дәвалау учреждениеләренең яңа корпуслары файдалануга тапшырыла, тармакның матди-техник базасы яңартыла, өр-яңа медицина җиһазлары сатып алына. Ләкин нинди генә заманча техника булмасын, сезнең кулларыгыздан, сезнең тәҗрибәгездән һәм һөнәри осталыктан башка ул – файдасыз. Моннан тыш, дәвалау уңышлы булсын өчен, пациентның рухын күтәрү, аның ышанычын яулау һәм кәефне күтәрү мөһим. Бу медицинага чын күңелдән бирелгән кешеләргә генә хас сыйфат».
Марат Әхмәтов республика премиясенең төп бүләген «Ел табибы»на тапшырды. Бу номинациядә табиб-анестезиолог-реаниматолог, Республика балалар клиник хастаханәсе бүлеге мөдире Анна Тимофеева җиңүче булды.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев билгеләп үткәнчә, Татарстан – медицина ярдәме күрсәтү буенча илнең әйдәп баручы төбәкләренең берсе. Ул шулай ук тармак ветераннарына, яшь табибларга һәм бүгенге медицинада эшләүчеләргә кеше гомерен саклау эшенә керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Министр Татарстан Рәисенә һәм республика җитәкчелегенә инфраструктура проектларын үстерүдә күрсәткән ярдәмнәре һәм Татарстанның һәр табибын шәхес буларак үстергәннәре өчен аерым рәхмәт әйтте.
«Әлбәттә, соңгы елларда Россия Хөкүмәте һәм шәхсән Президент Владимир Путин карарлары, илкүләм проектлар нәтиҗәсендә безнең сәламәтлек саклау тармагын тамырдан үзгәрткән прогрессны билгеләп үтәргә кирәк», – дип басым ясады Альмир Абашев.
«Ел табибы – Ак чәчәкләр» республика премиясе Татарстанда 2008 елдан бирле республиканың иң яхшы табибларына бирелә, быел тантана 18 нче мәртәбә уздырылды. Премиянең исеме танылган татар язучысы Габдрахман Әбсәләмовның «ак халатлы кешеләргә» багышланган «Ак чәчәкләр» исемле романы хөрмәтенә бирелгән. Исегезгә төшерәбез, автор үз әсәрендә профессор Әбүзәр Таһиров тормышыннан бер вакыйга сөйли, ул баланы дәвалаган өчен бүләк тәкъдим иткән анадан рәхмәт йөзеннән чәчәкләр генә сораган. Гади ак чәчәкләр доктор өчен медицина профессиясендә чисталык һәм риясызлык символына әверелгән. Конкурс нигезендә шул идея ята.
Шушы еллар эчендә киң җәмәгатьчелеккә йөзләгән табибларның, профессионалларның, гомерләрен кешеләргә ярдәм итәүгә багышлаган кешеләрнең исемнәре билгеле булды. Быел премияләр алты номинациядә тапшырылды: «Ел табибы», «Уникаль очрак», «Һөнәргә тугрылык», «Шәфкатьлелек һәм кайгырту», «Яшь гвардия», «Сәламәтлек синергиясе: команда көче гамәлдә». Соңгы өч номинациядә быел беренче тапкыр бүләкләделәр.
«Шәфкатьлелек һәм кайгырту» номинациясе урта һөнәри белемле хезмәткәрләргә юнәлдерелгән. Җиңүче алдан билгеләнде – WorldSkills халыкара конкурсы аналогиясе буенча «Шәфкать туташы эше» профиле буенча бәйсез экспертларны җәлеп итеп, аерым һөнәри осталык конкурсы оештырылды. Бу номинациядә Яр Чаллы шәһәренең «6 нчы шәһәр поликлиникасы» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Марина Кузнецова җиңүче булды.
Быелгы тагын бер яңа номинация – «Яшь гвардия». Конкурста кимендә биш, әмма ун елдан артык булмаган эш стажы булган кандидатлар катнашты.
«Сәламәтлек синергиясе: команданың көче гамәлдә» номинациясе иң «командалы» номинация иде. Анда медицина берләшмәләре катнашты, алар күп кенә күрсәткечләргә бәя бирделәр (халыкның медицина ярдәменнән канәгать булуы, телемедицина консультацияләре уздыру һ.б.). Бу номинациядә Яр Чаллы шәһәренең Р.С.Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе командасы җиңүче булды.
«Уникаль очрак» номинациясендә төп бүләк Республика балалар клиник хастаханәсе табибларына бирелде. «Һөнәргә тугрылык» номинациясендә Бөгелмә үзәк район хастаханәсе табиб-педиатры Нина Измайлова иң яхшысы дип танылды. Хәер, бүген тантанада күп тапкырлар билгеләп үтелгәнчә, сәхнәгә чыккан һәркем җиңүче иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк