Легендар журнал бәйгесе!

Май – бәйрәмнәргә бик бай ай ул. Тынычлык, Хезмәт бәйрәме безне Бөек Җиңү бәйрәменә якынайта. Аннары – радио көне. 19 майда – Татарстан журналистлары бәйрәме! Быел исә ул тагын да үзенчәлеклерәк, истәлеклерәк булачак: татар матбугатына нигез салынуның 110 еллыгын билгеләп үтәчәкбез! Милли журналистиканың чишмә башы Санкт-Петербургта дөньяга аваз салган беренче татар газетасы«Нур»га барып тоташа. Ә бүген Татарстан Республикасы мәгълүмати тәэмин ителеш ягыннан Россиядә иң алдынгы позицияләрне били. Журналистлар, матбугат хезмәткәрләре, хәбәрчеләр һәм укучыларыбыз урамында чын-чынлап олы бәйрәм бүген. Сезне ихластан котлыйбыз, кадерле дуслар! Безне сайлап алуыгыз, яратып укуыгыз, һәр яңа башлангычка битараф калмавыгыз фикерләрегезне кыю җиткерүегез, яраткан басмагызга тугрылыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Бүген исә сезгә яңалык җиткерергә ашыгабыз. 12 майдан 15 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасында «Татмедианың легендар брендлары» конкурсы кысаларында он-лайн тавыш бирү уздырыла. Конкурс барышында җиңүче басмалар билгеләнәчәк. Мәртәбәле жюри бәясеннән тыш, халык сүзе, укучылар фикере дә исәпкә алыначак. «Легендар газета», «Легендар журнал» («Сөембикә» журналы өчен тавыш бирү - http://tatmedia.ru/legends/69/ ), «Легендар телерадиокомпания», «Легендар мультимедияле редакция» дип исемләнгән 4 төркемнән үзеңә ошаганын сайлап алырга кирәк.

Бәйгегә инде старт бирелде! Сез безнең белән бит? Ашыгыгыз! Тизрәк-тизрәк! Сезнең тавыш хәлиткеч көчкә ия! 

#syuyumbike #сююмбике

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    7787
    0
    49
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    4021
    5
    48
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    3686
    2
    24
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    4521
    1
    22
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6303
    1
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 сентябрь 2023 - 18:55
    Без имени
    Кырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…
    Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы? 
  • 26 сентябрь 2023 - 16:03
    Без имени
    Шушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.
    Җиңги
  • 26 сентябрь 2023 - 14:43
    Без имени
    Шуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.
    Җиңги
  • 26 сентябрь 2023 - 07:52
    Без имени
    Эй ходаем шул хадарем итеп язылган.Оласаем куз алдына килде.
    Җиңги
  • 25 сентябрь 2023 - 19:24
    Без имени
    Никах ул дини йола туглмени? Анда ничек жырлап биеп йорергэ момкин икэн сон?
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»