Уллары кечкенә чакта бу җырны бергәләшеп гел җырлый алар: «Әйдә, югары күтәрел син, / бөркетем, / Күзәт киң дала өсләрен. / Калдым мин ялгы-зым сугыш кырларында, / Һәлак булдылар дусларым...»
Артуры яки Айраты белән телефоннан сөйләшкәндә, еш кына шул җырны искә төшерә Резеда ханым.
Сүзләрен үзенчә үзгәртеп, бүген инде икесе дә яу кырындагы улларына кыюлык, ышаныч бирергә теләп, тын гына көйли: «Канатларыңа көч өстим, кыю бөркетем, югары күтәрел!» Бу сүзләр – газизләренә фатыйхасы ананың.
Лейтенант Артур Әсхәдуллин 1982 елның 3 октябрендә Кама Тамагы бистәсендә туа. 2022 елның көзендә бертуган энесе Айрат артыннан үз теләге белән махсус хәрби операциягә китә. Позывное – Гроза. 2023 елның 12 октябрендә Россия Президенты Владимир Путин аңа «Батырлык ордены» бирелү турындагы Указга кул куя. Бу бүләккә ул хәрби операция вакытында шәхси составны саклап калганы өчен лаек була. Аннан нәкъ бер ай алдан гына – 2023 елның 11 сентябрендә Артур Рашат улы «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнә. «Кыюлык өчен», «Хәрби батырлык өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучыга», «Авдеевканы азат иткән өчен» медальләре иясе.
Айрат Әсхәдуллин, ефрейтор. 1997 елның 18 февралендә туа. Казан елга техникумын тәмамлый. «Татфлот» җәмгыятендә штурман, капитан ярдәмчесе, соңрак капитан була. 2022 елда өлешчә мобилизация белән СВОга алына. Позывное – Моряк. Сватово, Волчанск шәһәрләрен алу өчен барган сугышларда катнаша. 2023 елның 23 маенда Россия Президентының Указы нигезендә «Кыюлык өчен» медале белән бүләкләнә.
...Аларның бакча артыннан гына Идел ага. Кама белән Иделнең бергә кушылып, диңгез шикелле 40 чакрымга җәелгән урыны бу. Теплоходлар, катерлар, баржаларның кычкырткан тавышлары өйгә кадәр ишетелеп тора. Арадан берсенең тавышы бөтенләй үзгә – сузып-сузып, ишетми калмагыз дигәндәй, озаклап кычкырта. Әйтерсең кемгәдер сәлам биреп, «Бу – мин!» дип әйтеп уза. Елга ягыннан килгән бу тавышны ишетүгә, Резеда ханым бакча башына йөгерә. Алмагачлар арасындагы ачыклыктан Иделгә кул изи. Кычкырта-кычкырта күздән югалып баручы танкерның штурвалы артында улы аның. Капитан Айрат Әсхәдуллин! Туган як ярлары яныннан узган саен, әнисе белән үзара шулай «хәбәрләшеп» алалар. Кайтаваз булып ярларга бәрелгән бу авазда «Әнием, исәнме! Хәлләрең ничек соң? Минеке әйбәт!» дигән сүзләр яшеренгән.
Идел өстендә бүген дә пароходлар да, танкерлар да йөзә. Ләкин шулар арасыннан берсе ярга якын ук килеп, өзеп-өзеп кычкыртып үтеп китми хәзер… Резеда ханымның ике улы – Артуры да, Айраты да махсус хәрби операциядә. 2022 елның көзендә энесе Айрат кулына повестка алгач, Артур да үз теләге белән гариза яза. «Без бергә булырга тиеш», – ди ул. Ул чагында ана улына бер генә сорау бирә: «Барысын да яхшылап уйладыңмы? – ди. Кая барасыгызны беләсең». Җавап хәрбиләрчә яңгырый.
– Аның уйнаган уенчыклары да гел танклар, солдатлар булды. «Үскәч, мин дә солдат булам», – диде. «Әйе, улым, егет кеше армиягә барырга, илен сакларга тиеш», – дип үстердек. Тырыш малай булды ул. Эшкә дисәң – эшкә, укуга дисәң – укуга. Көне-төне китап укырга риза иде. Тарих белән кызыксынды. Аннары берзаман видеоплейерлар чыга башлады. Артур карамаган берәр тарихи кино калды микән?! Җырларга ярата иде-е! Иң яраткан җыры – «Крейсер Аврора». Аннары «Орленок», «Трубач»... Үзебез яшәгән Кама Тамагы бистәсендә музыка мәктәбе ачылгач, гитара дәрес-ләренә йөрде. Мәктәптән соң Казан кооперация институтын тәмамлады. 21 яшендә армиягә алдылар. Бу вакытта гаилә корып та өлгергән иде инде.
Түрдәге тумбочкадан уллары белән бәйле иң кадерле истәлекләрен кулына ала Резеда ханым. Монда аларның беренче алдырган чәч бөртекләре, беренче рәсемнәре... Артурның армиядән язган хатлары да шушында. Резеда ханым бер хатны ача: «Кадерле әнием, әтием, Эльвира, яраткан энем Айрат... Минем бар да яхшы. Сез ничек? Айрат энем нишләп йөри? Укыйсы килмидер инде, әйеме? Сезне кичләрен, әйдә уйныйк дип борчыймы? Эштән бик арып кайтасыңдыр инде, әнием... Сезне шулкадәр күрәсем килә... Мин сезне бик-бик яратам!..»
– Казанда – кораллы көчләрнең махсуслаштырылган бүлекчәсе – Спецназда хезмәт итте ул, – дип дәвам итә Резеда апа олы улы турындагы сүзен. – Анда хезмәт итүе җиңелләрдән түгел. Беренче атнада ук йодрык көрәшенә, төрле кораллар белән эш итәргә, тактик медицина ярдәме күрсәтергә өйрәттеләр. Соңыннан «Кызыл бе-рет»ка имтихан тапшырды. Дүрт яклап һөҗүм иткән тренерларының барысын да җиңгәннәргә генә кызыл берет кию хокукы бирелә… Бу сынауны уңышлы уза Артур. Үзлегеннән спорт белән шөгыльләнүе, авыр эштән тайчанмый үсүе ярдәм итә аңа. Әнә бит, бакчага турник ясап, яшүсмер чагыннан шунда тартыла, гантельләр күтәрә иде, ди әнисе. Армия хезмәтенә үзен алдан ук әзерли ул шулай. Көне килеп җиткәч кенә авыр буласын аңлый. Монысы – уллары үсеп килүче әниләр колагына әйтелгән сүз.
– Армиядән соң Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, Спецназда хезмәт итәргә калды. Казанда, аннары Самарада булды. Мәскәүдә хәрби разведка буенча укыды. Кая барса да, хатыны Эльвира янәшәсеннән атлады. Самарада кыскартуга эләккәч, бермәл нәрсә белән шөгыльләнергә, үзен кая куярга белмәде. Мин ул вакытта Кама Тамагында «Акчарлак» тернәкләндерү үзәген ачу белән мәшгуль идем. Артур шунда тренер булып урнашты. Аннары Затон бистәсендәге кадет мәктәбенә педагог-тренер итеп чакырдылар. Әле «Акчарлак»та эшләгәндә үк Тәтеш педагогика училищесын тәмамлап, физкультура укытучысы дипломы алган иде. Балалар белән бик яратып, җанын-тәнен биреп эшләде. Плац ясатты. Иртәнге линейкалар ишегалдында үтә, гимн астында әләм күтәрәләр... Һава торышы нинди булса да, малайларны яланөс чаптыра... Аларны үзе белгән саклану алымнарына өйрәтә... Ярышларга йөриләр, призлы урыннар яулыйлар иде. Ул эшләп киткән мәктәптә бүген Артурга багышланган стенд бар.
Шушында азга гына бүленеп, Резеда ханымның үзе белән дә таныштыру урынлы булыр. Яшел Үзән районының Төньяк Норлат авылында туып-үссә дә, язмыш аны Кама Тамагы бистәсе белән гомерлеккә бәйли.1982 елда Казандагы механика-технология институтын тәмамлаган ике яшь белгечкә – яңа гына гаилә корган Рашат белән Резедага юлламаны нәкъ менә Кама Тамагының май заводына бирәләр. Хезмәт юлын лаборатория мөдиреннән башлаган Резеда соңрак заводның директоры була. 1997 елга кадәр эшли ул монда. 2003 елда поселок Советы рәисе итеп сайлана. Шул ук елны Бөтенроссия күләмендә узган тирә-якны төзекләндерү конкурсында Кама Тамагы беренче урынны яулый. «Нинди генә эшләр эшләнмәде ул чорда. Район җитәкчелеге алдыбызга бурычны куя тора, без үти торабыз... Паркларны яңарттык, балалар өчен уен мәйданчыклары ачылды. Бистәдә 5 меңгә якын тирәк кенә утыртылды. Аларны Тәтешкә барып алып кайттык. Һәр оешма, һәр йорт, һәр подъезд үз тирә-юнен матурлады. Иң яхшы урам, иң яхшы ишегалды, иң яхшы йорт, иң яхшы подъезд, иң яхшы гөлбакчага конкурс игълан иттек. Чәчәкләр бәйрәме белән төгәлләнде ул. Каретага ак атлар җигеп, гомер булмаганча матур бәйрәм оештырган идек», – дип, күңелендәге иң якты хатирәләрен яңарта әңгәмәдәшем.
2017 елдан Резеда Илдус кызы үз районнарындагы Тенеш авылы почта бүлекчәсен җитәкли. Хезмәт юлының буеннан-буена җитәкче вазыйфаларын башкара. «Булдыра алмам дип беркайчан да курыкмадым, үз көчемә ышандым. Аннары янымда гел яхшы кешеләр булды», – моның серен әнә шулай гап-гади генә итеп аңлата ул үзе.
Резеда ханым белән очрашуыбыз аның борчулы көннәренә туры килде. Ике улы да госпитальдә, Артурның яралары бик җитди. Операциядән соң ул әле һаман реанимациядә.
– Икесенең дә өченче кат яраланулары. Монысы мин белгәне генә, белмәгәне тагын күпмедер. Бу юлы үзенең туган көнендә – 3 октябрьдә яраланган Артур. Разведка ротасы командиры ул. Әле Казанда чакта ук үзенә бер мең егет сайлап алып, полигонда аларны сугыш серләренә өйрәтте. Өйрәнә-өйрәнә, бер мең егеттән иң-иң чыдам 78 егет кенә калган иде. Күбесе Артур таләп иткән авырлыкка түзә алмыйча, башка командирларны сайлаган. Шул егетләр белән разведкага барды, алар белән ут астына да керделәр... Разведчиклар төп көчләрдән һәрвакыт алдан бара. Алар прорывка җәй көне үк кергән булганнар инде. Бара-бара, ерак ук киткәннәр. Артурдан 5 кенә метр читтә «Комикадзе» шартлап, ярчыгы эчке органнарын, ашказанын телгәләгән. Шулай да аңын югалтканчы үзенең координаталарын тапшырып өлгергән ул. Аны өч көннән соң гына алып чыга алганнар. «Синең догаларың гына исән калдыргандыр мине, әни», – ди. Әле дә бик авырлык белән генә сөйләшә. Айратка да операция ясадылар. Аның хәле, шөкер, җиңелрәк.
Резеда апа кечкенә генә ак төргәкне сүтеп, учына тимер кисәге ала. Дүрт ягы да тешле-тешле. Эреле-ваклы ул тешләрнең һәрберсе дә кайрак белән үткенләгән кебек. Аш кашыгы зурлыгында гына булса да, шактый авыр үзе. «Бу ни?» – дигән сорау белән әңгәмәдәшемә төбәләм.
– «Хаймарс» ярчыгы, – ди ул кулындагы тимер кыйпылчыгына төбәлеп. – Айрат беренче тапкыр шушының белән яраланган иде. Янтыгыннан кереп, кендек тирәсендә тукталып калган. Ничек бавырын, эчәгеләрен өзмәгән? Операция ясаган хирург та: «Егет, син күлмәк киеп тугансың, ахрысы», – дип шаккаткан. Ә ул чынлап та «күлмәк» белән туды. Безнең халык «йөзлек», ди. Мин аны өч көн тулгаклап, бик-бик авырдан таптым. Кендек бавы муенына сигез тапкыр уралган иде. Үз әнием – ул вакытта инде күптән пенсиядәге акушер килеп коткармаса, икебез дә исән калмас идек. Айрат безгә язмышның бүләге булды. Биш айга кадәр авырлы икәнемне дә белмәдем. Бераз тазарып китүдән тыш, бернинди билгесе сизелмәде. Үземне формада тотам дип, әле диетага утырган булдым... Туасы җан булса, әнә шулай могҗиза белән булса да туа икән ул.
Абыйсы кебек, Айрат та музыканы яратты. Баянда уйнарга өйрәнде. Янында абыйсы булса, беркем дә кирәк түгел иде аңа. Артур аны үз баласы кебек үстерде. Бакчага йөртте, чүлмәккә утырырга өйрәтте...
Кечкенәдән су яратты Айрат. Бүлмә уртасында балалар ваннасы торыр, аның эчендә һәрвакыт су булыр иде безнең. Уенчыкларын йөздерә-йөздерә дә, онытылып, үзе дә кереп чумлый. Идәндә күл генә түгел, диңгез, океан!
Тугызны тәмамлагач, кая барыр бу бала, кем булыр дип баш ватасы булмады безнең. Су яраткан егет Казан елга техникумын сайламый, нәрсә сайласын?! Бик яхшы билгеләргә генә укыды. Икесенең дә аттестатында «дүрт»ле-«биш»леләр генә. Техникумнан соң Су юллары академиясенә укырга кереп, армиягә китте. Ракета гаскәрләренә алдылар. Аннан кайту белән «Татфлот»та эшли башлады. Маяклар урнаштырып, аларны карап, тикшереп йөрүче суднога билгеләделәр.
Мобилизация башланганда броне бар иде аның. Төнлә военкоматтан килеп ишегебезне шакыдылар: «Айратка повестка бар. Шалтыратыгыз, тиз үк кайтып җитсен!» Бик җаваплы ул безнең Айрат. Узып барышлый ук туктап, повестканы кул куеп алып чыккан. Биш ел эшләмәгәч, бронь тиеш түгел дип аңлатканнар.
Алар Казаннан иң беренче эшелон белән киттеләр. Ул көннәрдә кичергәннәрне берничек тә аңлата торган түгел. Сватово юнәлешенә эләкте. Әллә ничә тапкыр яраланды. Әлегә ул кабат Донецкида – госпитальдә. Дүртенче катта эшләгәндә, абайламыйча, арты белән егылып төшеп, берничә җирдән аяклары сынган, табан сөяге чәрдәкләнгән. «Шуннан егылып төшеп тә ничек исән калдым икән, әни?» – дип аптырый ул. «Сине фәрештә канатына утыртып төшереп куйган, улым», – дим. Берсендә нәкъ аяк астына дрон мәтәлеп төшкән. «Бетон астына кереп качтым да, шартлаганын көтеп ятам. Бөтен тормышым күз алдымнан үтте. Ә ул ни өчендер шартламады», – дип, исе китеп шул вакыйганы сөйләгән иде Айрат. Гомерне Аллаһы Тәгалә генә бирә дә, ала да алуына бу да бер дәлил түгелмени?
Бер бик каты бәрелештән чыккач, шалтыратты ул миңа. «Әни, минем шулкадәр яшисем килә. Яшисем килә, әни!» – ди. «Безнең нәселдә барысы да көчле кешеләр, улым. Без нык торырга тиеш. Бу – сынау», – дидем.
Шушы дүрт елга якын вакыт эчендә икесе дә ялга бер тапкыр гына кайтты. Туган көнем алдыннан, 2023 елның язында икесе бергә кайтып кергән иделәр. Шуннан соң күрешә алганыбыз юк әле.
Күпне күрергә, күпне кичерергә туры килде аларга. Штурм белән гел алга баргач, блиндажлар ясап, кайнар ризык әзерләү мөмкинлекләре юк. Үзләре белән нәрсә ала алалар, шуның белән штурмга керәләр. Иң кыены – су табу. Әнә шуңа күрә дә солдатларга без моннан әзерләп җибәрә торган коры душлар – анда иң кирәкле әйберләрнең берсе. Аны чылатырга ике-өч тамчы су җитә. Шуның белән кулларын, битләрен сөртеп, үзләрен аз булса да тәртипкә китерәләр.
Шул душларны ясауда Резеда Әсхәдуллина үзе дә катнаша. Бу төбәктәге иң актив волонтерларның берсе ул. Һәр авылда аның үз командасы, үз ярдәмчеләре бар. 27 төрдәге продукция ясыйлар икән.
– Өч төрле юнәлештә эшлибез. Беренчесе – солдатларга ярдәм. Курткалар, шапкалар, «пятиточечник»лар, пончолар тегәбез. Яңарак кына тегеп озаткан пончоларның сызымын Артур үзе ясап җибәргән иде. Эчке ягына җылылыкны үткәрми торган фольга куеп тегелгәнгә, аны кигән кешене тепловизорлар күрми. Капюшоны зур, битне каплап, алга кадәр төшеп тора. Атлаганда аяклар күренмәсен өчен, адым киңлегендә. Үзе бик тиз җыела, үзе җылы. «Ничек җибәреп өлгердегез әле моны», – дип сөенә Артур.
Биш-алты сәгать яна торган блиндаж шәмнәре ясыйбыз. Быел Тенеш мәктәбе Россия мәктәпләре арасында грант отты, акчаны маскировка челтәрләре, шушы шәмнәрне ясар өчен бирделәр. Сөйки мәктәбе укучылары да шәмнәр ясый. «Бушаган калай банкаларыгызны ташлый күрмәгез», – дип, халыкка әйтеп кенә торабыз.
Икенче юнәлешебез – кыр госпитальләре. Эчке киемнән башлап, барысы да кирәк андагы яралыларга. Без яткан кешене кузгатмый гына алмаштырып була торган итеп тегәбез киемнәрне. Кырый җөйләре юк, ябыштырып кына куела, шуңа да ул теләсә кайсы размерга туры килә. Янга бер кесә тегеп, анда коры душ та тыгып җибәрәбез.
Өченче төрле ярдәм – чик буенда яшәүчеләр өчен. Алар да хәзер зур размерлы җылы киемнәргә мохтаҗ. Балалар йортларына киемнәр кирәк.
Әйберләрне булдыру гына түгел, аларны илтеп, үз кулларына тапшыру да мөһим. «Боевое братство» дигән халык фронты белән эшлибез. Разведчикларга Олег исемле батюшка бара.
Резеда ханым – биш вакыт намазын, уразасын калдырмый үтәп баручы хак мөслимә. 2023 елда ислам диненең бишенче баганасын да башкарып чыгарга насыйп булган аңа – олы хаҗ кылып кайткан.
– Уллары, ирләре, туганнары СВОда булганнарга Татарстан Рәисенең бүләге иде ул. 50 кеше бардык. Күңелләре каткан, күбесе намазда да түгел, арада дога белмәүчеләр дә бар... Бәлки, хаҗга баруны бер сәяхәт, экскурсия кебек кабул итүчеләр дә булгандыр. Анда 23 көн буласыбызны белгәч, нишләп кенә бетәрбез, дип тә пошындылар. Ә менә анда барып җитеп, ихрамга кергәч, Әл-Харамда сәҗдә кылгач, Гарәфәт тавында таң аттыргач... Бәгырьләре каткан кешеләрнең дә җаннары сафланып, калебләре ачыла торган урын бит ул. Мәккәдә пәйгамбәребез кабере янында елый-елый дога кылдык. Кәгъбәгә үз кулларым белән кагылып, кешелек өчен тынычлык, бәрәкәт, иминлек сорап ялвардым.
Хаҗдан мин тынычланып, күп нәрсәне аңлап кайттым. Бу җиһанда без генә үзгәртә алмый торган нәрсәләр бар. Кемнең кайда туасы, күпме яшисе, нинди үлем белән дөньядан китәсе без туганчы ук язылып куелган. Без аны берничек тә үзгәртә алмыйбыз. Сугышлар да шулай. Барысы да Аллаһның кодрәтеннән. Шушы сынауның тизрәк бетүен теләсәк, барыбызга бергә булырга кирәк.
РЕДАКЦИЯДӘН: язманы типографиягә әзерләп бетергәндә генә күңелле хәбәр килеп иреште: Резеда Илдус кызы Әсхәдуллина «Махсус хәрби операциядә җиңүгә керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Резеда хажия туганыма сабырлык бу авырлыкларны жинэргэ.
0
0