Логотип
Актуаль тема

Корбан чалу: кемнәр өчен фарыз һәм кеше үз гомерендә ничә тапкыр корбан чалдырырыга тиеш?

Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел ул 27 майга туры килә.

Корбан гаете   
Корбан гаете Татарстан мәчетләрендә җәмәгать белән бәйрәм намазлары укудан башлана. Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының бердәм карары белән, мәчетләр дә Гает намазы  кояш чыгып, 30 минут узгач укырга тәкъдим ителә. 


Казан шәһәре мәчетләрендә Корбан гаете:
• 02:15–03:15 – иртәнге намаз, Коръән укылу;
• 03:15–03:45 – гает вәгазе укылу;
• 03:45 – гает намазын уку;
• 03:55 – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.


Кемнәр корбан чалырга тиеш?
    Татарстан мөфтиятенең Казыйлар һәм Голамәләр шураларының  гыйльми сәркатибе Булат Мөбарәков белдерүенчә, Корбан нисабының күләме 595 грамм көмеш бәясенә тиң. Быел Казыйлар һәм Голамәләр шураларының  карары нигезендә ул бөтен әҗәтләр һәм асыл хәҗәтләрдән тыш, 100 000 сум күләмендә билгеләнде. Димәк, мөселман кешесенең артык 100 000 сум акчасы булганда, аның өчен корбан чалу мәҗбүри санала. Сүз акча турында гына бармый. Кешенең кулланылмый торган 100 мең сумнан ким булмаган милеге, алтын-көмешләре булса да, ул  корбан чалдыра. Әлеге изге гамәлне ир-атлар гына түгел, нисаб күләме булган хатын-кызлар да кылырга тиеш. Әлббәттә, корбан чалдыручының балигълык яшендә булуы зарур. 100 мең сум ул шартлы бәя. Икенче елга ул үзгәрергә мөмкин. Бу бәя көмеш бәясеннән чыгып санала.


«Кешенең нисабы җитәрлек икән, ул корбан чалдыра. Монда кеше үз гомерендә ничә корбан чалырга тиеш дигән сорау куелу урынсыз. Корбан чалу көннәрендә үзебезнең милекне, акчаларыбызны саныйбыз, ул нисаб күләменә җитә икән, ул чакта корбан чалырга тиешбез», – дип аңлатты Булат Мөбарәков.
Корбанга кәҗә, сарык, сыер, үгез, дөя чалына. Башка хайваннар корбанга чалынмый. Ярты еллык сарык сую ялгыш. Сарык малы бер яшьлек, сыер малы – 2 яшьлек, дөя 5 яшьлек булырга тиеш.


Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла:
• беренче көнне (Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә, ягъни  27 майда);
• һәм алдагы ике көндә (Зөлхиҗҗә аеның 11 һәм 12 нче көннәрендә, ягъни 28 һәм 29 майда). Корбан чалу Казан шәһәрендә 29 майда, кояш баеганчы, 20:13 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.


Корбан чалу урыннары
        Бәйрәм намазы тәмамлану белән, махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалына башланачак. Казан шәһәрендә корбан чалу 29 майга 20:13 сәгатькә кадәр (кояш баеганчы) дәвам итәчәк. Быел Казанда махсус 17 мәйданчыкта корбан чалыначак: «Корбан бәйрәм» комплексы, «Гадел» мәчете, «Ризван» мәчете, «Тынычлык» мәчете, «Әл-Мәрҗани» мәчете, «Апанай» мәчете, «Иман Нуры» мәчете, «Коддус» мәчете, «Билал» мәчете, «Бистә Нуры», «Казан Нуры» мәчете, «Салихжан» мәчете, «Фатиха» мәчете, «Рамазан» мәчете, «Мәүлид» мәчете, «Әхмәдзәки» мәчете, «Җомга» мәчете.

Корбан гаете уңаеннан бәйрәм программалары 
«Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда Корбан гаете уңаеннан гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак. Мөхтәсибәтләр гадәттәгечә паркларда һәм мәчетләр янында бәйрәмнәр оештырачак. Катнашучылар өчен сый-нигъмәт, төрле бәйгеләр, викториналар, эстафеталар, милли уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни программа каралган. Кунакларны шулай ук кайнар пылау, коймаклар, тәм-томнар һәм чәй көтә. Моннан тыш, хәләл ашамлыкларны очсыз бәядән сатып алу өчен сәүдә нокталары эшләячәк. Бәйрәмнәрдә балаларга аерым игътибар биреләчәк», – дип хәбәр итә Диния нәзарәте матбугат хезмәте. 
Казанда 27 май көнне традиция буенча «Корбан-фест» гаилә бәйрәме уза. Ул «Елмай» балалар паркында 13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр оештырыла. Кунакларны сәхнә программасы, балалар зонасы, тарихи реконструкция элементлары булган арт-постановка (урам театры), мастер-класслар, ярминкә, ачык һавада фуд-корт көтә.

Тәкбир әт-Тәшрик көннәре
       26 нчы, 27 нче, 28 нче, 29 нчы һәм 30 нчы май көннәрендә Тәкбир әт-Тәшрик көннәре билгеләп үтелә. Бу көннәрдә (26 майда – иртәнге намаздан башлап 30 майда – икенде намазын кертеп) фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр) сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә: «Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд». Ирләр тәкбирне – тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар