Декабрь уртасыннан гыйнвар уртасына кадәр киберһөҗүмнәр һәм алдау очраклары гадәти айлар белән чагыштырганда 20-30 процентка арта арта дип белдерә белгечләр.
Мошенниклар белән эш итүеңне шундук аңлавы еш кына кыен. Шалтыратып, исем- фамилияңне әйтеп сөйләшкәч, хәтта шик тә уянмый кебек. Җитмәсә, сөйләгәне дә дөрескә туры килә кебек. Ә мошенник тизрәк корбанын куркыта башлый. Курку уяту – алар өчен эшнең яртысы башкарылган дигән сүз. Курыккан кешегә йогынты ясау артык авыр түгел. Шулай ук мошенниклар кешеләрнең җиңел баюга омтылышын актив куллана. Мәсәлән, «ниндидер эксклюзив акцияләр», «оттырышсыз» конкурсларда катнашырга тәкъдим итәләр. «Җинаятьчеләр төрле катастрофалар, табигый афәтләр һәм эпидемияләр вакытында активлаша. Алар корбанына тыныч кына карар кабул итү мөмкинлеген бирми – махсус ашыктыралар һәм басым ясыйлар», – ди Россия Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе составындагы Татарстан Республикасы Милли банк бүлегенең баш икътисадчысы, икътисад фәннәре кандидаты Михаил Иванов. Димәк, исегездә тотыгыз: финанс процесслары буенча карар кабул иткәндә сезне ашыктыралар икән, бу мошенниклар белән эш итүегезнең төгәл билгесе.
Белгеч сүзләренчә, мошенникларны танып була торган биш билге бар.
Беренчедән, сезнең белән үзләре элемтәгә чыгалар. Сезгә таныш булмаган кеше шалтырата икән, ул үзен кем итеп таныштырса да сак булыгыз. Ул шалтыраткан икән, димәк, аңа сездән нәрсәдер кирәк.
Икенчедән, сезнең белән акча турында сөйләшәләр. Мошенникларның төп максаты – чит кеше акчасына юл табу. Алдау схемалары һәрвакыт финанслар белән бәйле: барлык акчагызны «куркынычсыз счетка» күчерергә, «кредит алу өчен иминиятләштерү» түләргә яки иминиятләрегезне «бик отышлы» инвестицияләргә тәкъдим итәләр. Легендалар төрле булырга мөмкин.
Өченче билге – банк картагызның конфиденциаль мәгълүматларын сорыйлар, шул исәптән, гамәлдә булу срогын һәм арткы яктагы өч санны яисә банк сайтындагы шәхси кабинетка, яки мобиль кушымтага логин һәм парольләрне, банктан килгән хәбәрдәге кодларны һәм башка мәгълүматны.
Дүртенчедән, сездә көчле эмоцияләр уятырга тырышалар: куркытырга яки сөендерергә. Шул рәвешле алар сезне бутыйлар һәм уяулыгыгызны киметәләр.
Бишенчесе, сезгә басым ясыйлар. Мошенниклар, ситуация турында уйларга вакыт бирмәс өчен, ашыктыралар. Сезне нәрсәгәдер мәҗбүр итәләр, шартлар куялар: «хәзер яки соң булачак». Әгәр психологик уңайсызлык хис итәсез икән, аралашуны шунда ук туктатыгыз.
Белгеч шулай ук киңәш итә: нинди дә булса финанс оешмасыннан ашыгыч сорау яки тәкъдим белән көтмәгәндә шалтырату алсагыз, трубканы куегыз һәм оешманың рәсми сайтындагы номерны табып, үзегез шалтыратыгыз. Бу номерны кулдан җыегыз. Нинди дә булса «кызыксындыргыч тәкъдимнәргә» (ул «отышлы кредит» булсынмы яки көтмәгәндә чыккан компенсацияме) шунда ук ризалашмагыз. Үзегезгә уйлау өчен вакыт бирегез, танышларыгыз белән киңәшегез, интернетта компания һәм ул сезгә рекламалый торган «уникаль акция» турында мәгълүматны тикшерегез.
Алданганыгызны сизәсез икән, иң элек полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Якын-тирәдәге бүлекчәгә килеп, шәхсән гариза бирергә мөмкин, ләкин аны Эчке эшләр министрлыгы сайты аша җибәрү җиңелрәк. Гариза ирекле формада языла. Мошенниклык проекты турында кайдан һәм кайчан белүегезне, җинаятьчеләр сезгә нәрсә вәгъдә иткәннәрен, күпме акчаны һәм нәрсә өчен күчерүегезне языгыз. Аферистлар белән язышуның, аларның сайтының яки социаль челтәрләрдәге битләренең скриншотларын ясагыз. Банк өземтәләрен (выписка) һәм күчерүләр турындагы чекларны беркетегез. Әгәр мошенниклар сезгә нинди дә булса документлар (мәсәлән, килешү яки лицензия) җибәргән булсалар – аларны да өстәгез. Кырыкалдарлар турында акчаларыгыз яткан банкка да, акчагызны инде күчереп җибәргән башка банкка да хәбәр итү яхшырак. Сезгә зыян кайтарылмаса да, сезнең мөрәҗәгать башка кешеләргә җинаятьчеләр корбаны булмаска ярдәм итәчәк.
Алданмас өчен төп кагыйдә: һәрвакыт тәнкыйди карашта булу һәм үз гамәлләреңне, аларның нәтиҗәләрен анализлау. Игътибарлы булыгыз, ашыкмагыз һәм финанс процесслары белән уйлап эш итәргә кирәклеген истән чыгармагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк