Логотип
Актуаль тема

Хатын-кызлар карьера ясарга сәләтлеме?

Хатын-кызлар - уңышлы карьера ясарга сәләтле затлар. Соңгы елларда Россиядә гүзәл затларны ир-атлардан түбәнрәк баскычка куючылар саны шактый кимегән икән...
Әлеге төр сораштыруны Россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Тикшеренүдән күренгәнчә, соңгы елларда хатын-кызга карьера баскычы буйлап күтәрелү күпкә авыррак дип санаучы россиялеләр саны шактый кимегән. Хәзерге вакытта укуын тәмамлаган гүзәл затларга эшкә урнашу авыр дип санаучылар нибары 36 процент тәшкил итә. Ә менә гүзәл затлар карьера ясарга мөмкин дип уйлаучылар саны исә 93 процентка җиткән.

Хатын-кыз хезмәткәрләрнең компания өчен отышлы булмавы белән килешүчеләр саны да кимегән. Иң кызыгы: алай дип санаучыларның күбесе – хатын-кызлар үзләре икән.

Россиянең аеруча билгеле сәясәтче хатын-кызлары кемнәр, дигән сорауга исә күпләр Валентина Матвиенко дип җавап биргән. Шул ук вакытта Ольга Голодец һәм Эльвира Нәбиуллина дип җавап бирүчеләр дә булган.

Россиянең иң танылган гүзәл затын атарга кушкач, күпләр аптырап калган. Бу сорауга россиялеләрнең 50 проценты «белмим» дип җавап биргән. Халыкның 27 проценты “андыйлар юк” дигән. Җавап биргән кешеләргә килгәндә, алар фикеренчә, болар – Валентина Матвиенко, Валентина Терешкова һәм Алла Пугачева.

сылтама: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар