Иртәгә, 27 майда, Корбан бәйрәме уңаеннан Казансу яр буенда «Елмай» балалар паркында гомумшәһәр гаилә бәйрәме – «Корбан Фест» узачак.
Әлеге чара, яшьләренә һәм диннәренә карамастан, Татарстан башкаласында яшәүчеләрне һәм кунакларны берләштерәчәк.
Фестивальне ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм фонды теләктәшлегендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте оештыра.
Фестиваль программасы «Казан – ул...» концепциясе нигезендә төзелгән, ул шәһәрне дин, гаилә, тарих, спорт, юмартлык, хезмәт һәм зәвык аша ачачак. Төп сәхнәдә театр һәм филармония артистлары, шулай ук Татарстан Республикасының атказанган артисты Рифат Зарипов чыгыш ясаячак. Мөселман традицияләренә хөрмәт йөзеннән фестивальдә инструменталь музыка кулланылмый – моның урынына чыгышлар махсус тавыш форматы белән узачак.
Быелгы программада яңалык – 5 бәрән уйнату. Кунаклар аларны көч аттракционнарында, спорт эстафеталарында һәм гаилә ярышларында катнашып ота алачак. Җиңүче сарыкны үзе белән ала яки оештыручыларга тапшыра ала – ул чагында хайванны шәригать кушканча сую, ә итен мохтаҗларга тарату каралган.
Балалар өчен аерым зоналар эшләячәк. Балалар зонасында – ун метрлы буяу тактасы, тере күбәләкләр очкан чатыр, аквагрим, аниматорлар, эстафеталар, иҗади остаханәләр. Бәйрәм уңаеннан 2000 балага бүләк өләшү көтелә.
Яр буенда көч структуралары һәм патриотик клублар катнашында хәрби техника күргәзмәсе оештырылачак – «Казан – ул каһарманнар» зонасы. «Казан – ул спорт» мәйданчыгында Казанның спорт клублары тарафыннан мастер-класслар һәм гаилә стартлары үткәреләчәк.
Хатын-кызлар өчен яулык бәйләргә өйрәтү зонасы булачак. Теләге булган һәр кеше намаз уку нигезләре белән таныша алачак. Аерым сәхнәдә татар гаиләсендә Корбан бәйрәме турында Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачылар театры спектакль күрсәтәчәк. Кунакларны шулай ук гаилә һәм рухи-әхлакый кыйммәтләр турында лекторийлар һәм йөздән артык мастер-класслар көтә: каллиграфия, кызыл балчыктан әйберләр ясау, агачка рәсем төшерү.
«Корбан Фест» шәһәр гаилә фестивале 27 май көнне «Елмай» балалар паркында (Казан яр буе) узачак. Башлану вакыты – көндезге сәгать бердә, тәмамлану вакыты – кичке сәгать биштә. Керү ирекле.
Казанда гаилә бәйрәмнәре тагын Казанның «Әбугалисина» (27 май көндезге уникенче яртыда) һәм «Әхмәдзәки» (29 май, көндезге икенче яртыда) мәчетләрендә дә узачак. Татарстанның башка мөхтәсибәтләре дә халыкка бәйрәм программасы әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк