Италия – коронавирус иң күп таралган урын

(Бу илдә яшәүчеләр ни сөйли?)
Италия Европа илләре арасында иң күп коронавирус очраклары таралган дәүләт. Ул бу авырудан үлүчеләр саны буенча да беренче урында тора. Илдә чирләүчеләр саны 15 мең тирәсе, бер меңнән артык кеше якты дөнья белән хушлашкан. Анда ил буенча карантин игълан ителде. Халкы ничек яши?
Италиянең Модена шәһәрендә яшәүче София махсус «Сөембикә» сайты өчен менә нәрсәләр сөйләде: «Телевизордан маскадан йөрүче кытайларны күрсәткәннәр иде бит әле. Менә бездә дә хәзер әнә шундый вазгыять. Маскалардан, перчаткалардан йөрибез. Перчаткалар хәзер сатуда да юк. Гомумән, спирт, маскалар, кул өчен антисептиклар – дефицит. Башка әйберләр бар. Азык-төлек сатыла торган кибетләр эш көннәрендә эшли, ялларга ябыла. Ә башка кибетләр 3 апрельгә кадәр бөтенләй ябылды. Мәктәпләр 20 февральдән бирле эшләми. Эштә махсус карточка бирделәр. Юлда туктатсалар, шуны күрсәтергә кирәк. Әгәр бер сәбәпсез йөрисең икән, административ җәзага тарталар. Хәтта төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Эштә дә бер төркем хезмәткәрләр – иртәрәк, икенчеләре соңрак килә. Әбәт вакыты да төрлечә. Мәсәлән, башта ун кеше ашый, соңыннан – унысы. Бу кеше күп җыелмасын өчен эшләнә. Артык аралашулар булмасын өчен. Гомумән, аралашкан вакытта кешегә бер метрдан да якынрак килергә базмыйлар. Карантин режимы булгач, шәһәрдә бер районнан икенче районга барырга ярамый. Башка шәһәргә бару турында сүз дә булырга мөмкин түгел.
Әйе, коронавирустан өлкәннәр үлүе хак. Хастаханәләрдә урын юк. Авыргач, хастаханәгә барырга ярамый, анда бары кертмәячәкләр. Табиб чакыртырга гына була. Бездә чын-чынлап пандемия. Кайберәүләр өйләрендә үлә. Менә бүген генә бер егетнең өеннән үле гәүдәсен таптылар. Авырган булган. Табиб килеп температура төшерә торган дарулар эчәргә кушып киткән. Аның үпкәсе ялкынсынган һәм егет үлгән. Мин шуны әйтер идем: картлар гына түгел, патологиясе булган яшь кешеләр дә үлә бу авырудан.
Бездә бик куркыныч вазгыять. Соңгы ун көндә генә 7 мең кеше чир йоктырды. Итальяннар билгеле бер кагыйдәләргә буйсынып яшәргә яратмыйлар. Алар үзләре теләгәнчә яшәргә яраталар. Шуңа күрә дә әле авыру шулай тиз тараладыр бу илдә. Алар бернигә карамый йөриләр, аралашалар. Хәзер карантин кертелгәч кенә өйдә утырырга мәҗбүрләр. Урамда бик күп полицияләр, хәрбиләр. Бик нык контроль. Машиналар йөрми, урамда кеше юк. Ужаслар киносындагы кебек. Бу фаҗига тиз үтәр дип ышанып яшәргә генә кала».
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.