Логотип
Актуаль тема

Ирләр колагына: 8 мартта бирергә ярамаган бүләкләр исемлеге

8 Язның беренче бәйрәме якынлашканда, ир-атларның башында бер сорау: «Нәрсә бүләк итәргә?» Статистика мәгълүматларына караганда, бүләк сайлаганда ялгышу куркынычы бик зур. Бүләк сөендерерме, әллә кәефегезне генә төшерерме? Соңгы тикшеренүләр нәтиҗәсен карап узыйк.

 

🚫 «Бу бүләкне беркайчан да бирмәгез!» – Антирейтинг

Сораштыруда катнашучы хатын-кызлар үзләре теләмәгән бүләкләрен атады. Ир-атларга моны блокнотка язып куярга киңәш ителә:

Үлчәү (18%): бу бүләкне хатын-кыз «фигураңда җитешсезлекләр бар» дигән ишарә буларак кабул итә. Иң куркыныч бүләкләр исемлегендә ул беренче урында.

Йомшак уенчык (17%): тузан җыючы аю-куяннар күптән инде актуальлеген югалтты.

Целлофанга төрелгән бер роза (16%): бу бүләктә игътибар түгел, ә күбрәк «котылу» теләге чагыла, ди ханымнар.

Көнкүреш кирәк-яраклары: Үтүк (16%), кәстрүл һәм табалар (15%) бәйрәмне гади эш көненә әйләндерә. 8 Март – ул аш бүлмәсе бәйрәме түгел!

✅ Күңел теләгән бүләкләр: 

Хатын-кызларның күпчелеге (29%) – парфюмерия һәм косметика көтә. Ләкин монда да «яраткан хушбуен» төгәл белү – шарт.

Яңа тәэссоратлар бүләк итегез (27%): сәяхәткә чыгу, СПА-салонга бару яки кызыклы чарага билет – мондый бүләкләр хәтердә гомергә кала.

Сертификатлар (16%): сайлау иреген бүләк итү – иң хәвефсез юл.

🌷 Чәчәкләр дөньясы:

8 Мартта иң популяр чәчәк – лаләләр. Ул бәйрәмнең  алыштыргысыз атрибуты. Илдә ирләрнең  70% ы бәйрәмдә гүзәл затларга чәчәкләр бүләк итү ягында. Быелгы «чәчәк модасы» ничек соң?

Ирләрнең 37% ы – лаләр, 24% ы – розалар, 16% ы – хризантемалар, 7% ы – мимозалар,  6% ы чүлмәктәге гөлләр бүләк итәргә җыена.  

«Сөембикә» киңәше: бүләкнең бәясе түгел, ә аны никадәр белеп, чын күңелдән сайлавыгыз мөһим. Кадерле ир-атлар, кәстрүл белән үлчәүне башка көнгә калдырыгыз, ә 8 Мартта хатын-кызга үзен патшабикә итеп хис итәргә мөмкинлек бирегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар