Ирен көнләп, баласын үтергән

Чаллыда ирен көнләп тавыш чыгарганнан соң, хатын үч итеп ике яше дә тулмган баласына берничә тапкыр пычак белән кадый.
Бүген төнлә Чаллыда 59 комплекстагы йортларның берсендә яшәгән ир белән хатын арасында тавыш чыга. Хатыны, чираттагы тапкыр көнләшеп, гауга күтәрә. Ире әйберләрен җыя да әнисенә кунарга чыгып китә. Ачуы кайнаган хатын пычак алып, ике яшьлек улының күкрәгенә берничә тапкыр кадый. Интернет басмалары язуынча, канга баткан баласын фотога төшереп, иренә җибәрә. Кайтмаса, икенче улын да шул язмышка дучар итү белән яный. Янап кына калмый, олысына да ташлана. Соңыннан нишләгәнен аңлап алып, пычак белән үзен кисә башлый.
Куркыныч фотоларны алган ата, тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы чакырып, өенә юл тота. Алар фатир ишеген бер үк вакытта ачып керә. Кечкенә малай алган җәрәхәтләрдән үлгән була инде. Олысын һәм хатынны сырхауханәгә алып китәләр. Алты яшьлек малайның әлегә хәле авыр. Бу факт буенча җинаять эше ачылган. Хатынның гаебе расланган очракта, аны 12 елга ирегеннән мәхрүм итү яный.
Нишлибез без, хатын-кызлар? Иргә үч итеп, баласын үтергән хатынны акыллы дип булмый инде. Без ерткыч җанварлардан да куркынычракка әйләнеп барабыз түгелме? Бер хайван да, хәтта «аңгыра» кләймәсе сугылган тавык та чебиен кыерсытырга ирек бирми. Якын барып кара син, хәзер очып кунып күзеңне чукый! Югыйсә әтәч бөтен ишегалдындагы тавык хуҗасы булып тора.
Шушы көннәрдә ике яшь тулачак сабыена пычак белән кизәнгән вакытта ул хатын ни турында уйлады икән? Баласының тууы, йөреп китүе, чырык-чырык көлүе күз алдына килмәде микәнни соң? Акылыңа килеп, яраланган балаңа ярдәм итәсе урынга телефоннан аны фотога төшереп, әтисенә җибәргән вакытта да намусы уянмады микән бу хатынның.
Без, хатын-кызлар, бик көчле дип саныйбыз үзебезне. «Мин үзем булдырам» дигән феминистик уйлар да юк түгел бездә. Әйе, «ир бирмәк, җан бирмәк» дип әйтәләр борынгылар. Ләкин балаңның җаны бәрабәренә түгел бит! Яраткандыр диярсез. Бу инде ярату түгел! Бу – чир! Яраткан кешенең күңеле изгелек белән тулы аның. Анда явызлыкка урын булмый! Бу – үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы эгоистлык билгесе! Һәм тормыш авырлыклары белән очрашкан вакытта, хәтта кәеф булмаса да, иң элек балалаларга күсәкнең юан башы төшә. Чөнки алар үзләрен яклый белми.
Әлеге 32 яшьлек хатын социаль челтәрләрдәге аккаунтында төнге берләр тирәсендә «Гаиләмне ярата идем» дип язып куйган. Ә яратканнар пычакка үреләме соң, дигән сорау бирәсе килә.
Фото: www.pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
-
26 май 2023 - 19:36Без имениКая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнденӘнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
-
26 май 2023 - 11:04Без имениЕгетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеряКызлардан куркам
-
27 май 2023 - 18:50Без имениНиках вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.Кызлардан куркам
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.