Логотип
Актуаль тема

Ире урамда кыйнаган хатын: «Ул әйбәт кеше, дәгъвам юк»

Зәй шәһәрендә коточкыч вакыйга төшерелгән видеоны бу көннәрдә интернетта утырган күпләр күргәндер. Ир хатынын подъезд төбенә алып чыгып кансыз рәвештә кыйный. Ә хатын суд залында без бер-беребезне яратабыз, ди.

Вәхшиләрчә кыйнау

Әлеге вәхшилек домофон камерасына языла. Видео интернет киңлекләрендә таралып резонанс ала. Ир хатынын подъезд төбенә сөйрәп алып чыга. Күренеп тора, ул инде аны өйдә үк кыйнаган: хатынның торырга түгел, башын күтәрергә дә хәле юк. Ир һаман саен аның башына тибә, ахырда чүп чиләге белән кыйный башлый. 


Җинаять урынына ашыгыч ярдәм хезмәте һәм полиция килеп җиткәч тә, агрессор үзен һаман да адекват булмаган рәвештә тотуын дәвам итә: ул табибларга һәм полиция хезмәткәрләренә комачаулый, зыян күрүче хатын-кызга якын килергә бирми. Тирә-яктагы кешеләр белән сугышырга тели. Соңыннан хатын-кыз күпсанлы тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Золымчыны полиция кулга ала һәм берничә маддә – «Сәламәтлеккә белә торып җиңел зыян китерү», «Хакимият вәкилен мыскыллау», «Хакимият вәкиленә карата көч куллану», «Үтерү белән янау» нигезендә җинаять эше кузгатыла. 


Тикшерү барышында ир үзенең бу гамәлен көнчелек аркасында эшләвен таный.
Хатынны аяусыз рәвештә кыйнау вакыйгасы җәмгыятьтә зур резонанс тудыра. Һөҗүм итүдә шикләнелүче ирнең анасы сөйләгәнчә, зыян күрүче кыз әлеге коточкыч күренешне домофон язмасыннан алып интернетка урнаштырган күршесе өстеннән полициягә шикаять гаризасы язган. Ирнең әнисе сүзләренчә, кызның сөеклесенә карата бернинди дәгъвасы да юк. Ана хәтта бу конфликтның килеп чыгуын корбанның үзенең тәртибе аркасында дип саный, чөнки хатын алкоголь кулланган булган, имеш. Ул хастаханәгә барып йөрүен, видеодагы коточкыч кыйнау кадрларына да карамастан, кызның җитди җәрәхәтләр алмавы ачыклануын әйтә.


Суд залында көтелмәгән борылыш
Зыян күрүче хатын-кызның суд залындагы чыгышы төшерелгән видео күпләрне шаккаттырды. Ул урамга өстерәп алып чыгып вәхшиләрчә кыйнаган иренә карата бернинди дәгъвалары булмавы турында белдерә:
«Бу конфликтта без икебез дә гаепле, без нормаль яшәдек. Минем балам безнең белән яши, балам бу кешегә карата бик яхшы мөнәсәбәттә. Ул яхшы кеше... Аның мине үтерер өчен бернинди мотивлары юк, без бары тик икебез дә бераз гына кабынып киттек», – ди ул.


Судья аның ирен яклавын күреп: «Якыннарыгыз яки ирегезнең туганнары сезгә басым ясамыймы?» – дип сорый. Хатын-кыз исә «Юк», дип җавап бирә.
Ул иренең ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә һәм полициягә якын килергә комачаулавын үзен өйгә күтәреп алып кереп ярдәм күрсәтергә теләве белән аңлата. «Ул үзе миңа ярдәм итәргә теләде. Чөнки без бер-беребезне яратабыз, без бергә яшибез», – дип аңлата золым корбаны булган хатын.


Хатын-кызның суд залындагы бу чыгышы гайре табигый хәл түгел. Җәмгыятьтә бик күп хатын-кызлар золымчы ирен яклап яши. Моның психологик сәбәпләре дә юк түгел. Әмма видеодан күренгәнчә, бу агрессив ир җәмгыять өчен куркыныч. Видео астында язылган шәрехләмәләрдә дә ирне җәзасыз калдырырга ярамый, чөнки чираттагысы фаҗига белән тәмамланырга мөмкин дигән фикер өстенлек итә. 


Адвокат Руслан Нагиев әлеге хатын-кының адвокат хезмәтләреннән рәсми рәвештә баш тартуын әйтте. Димәк, хатын чын-чынлап ирен җинаять җаваплылыгына тартуларын теләми. Адвокат әйтүенчә, хатынның дәгъвалары булмаса да, вәхшигә карата авыр маддәләр ачылган. Эш судка җибәрелеп, хөкем карары чыгарыла ала. 


Өй золымында яшәгән хатын-кызлар бер Зәйдә генә түгел. Җәмгыятьтә мондый хәлләр очравын төрлечә аңлатып, төрле сәбәпләр табып буладыр. Нинди сәбәпләр генә булса, бу, беренче чиратта, хатын-кызның үз-үзенә хөрмәте булмавыннан килә! Ә андый кызларга карата, гадәттә, әйләнә-тирәдәгеләрдән хөрмәт тә, ярату да булмый. Күршеләр каршында кыйналып яшәргә дә риза, димәк, алар. Кыйналып үлүчеләр дә юк түгел. Узган ел гына Казакъстанда булган резонанслы вакыйга онытылмады әле. Әмма бу да үз-үзенә хөрмәте булмаган хатын-кызларга дәрес була алмый икән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар