Логотип
Актуаль тема

Икмәкнең кадерен белеп яшик!

Икмәк кадере – хезмәт кадере, тормыш кадере, бәрәкәт кадере ул!

Соңгы вакытта бер нәрсәгә еш игътибар итәм: ризыкның кадерен беләбезме икән? Кибет киштәләре тулы, табыннарыбызда ризыкның ниндие генә юк. Аллы-гөлле төргәкләргә төрелгән икмәкләр, күпереп пешкән күмәчләр, төрле-төрле камыр ризыклары... Кайсысын телибез – шуны сатып алабыз, кайсысын ашыйсыбыз килә – шуны пешерәбез. Аллага шөкер, бүген күпләребезнең өстәлендә ризык бар, тамагыбыз тук.

Ләкин шушы муллык арасында күңелне тырнап торган бер күренеш бар: ашап бетерелмәгән ипи күмәч сыныклары, башка ризыклар белән бергә чүп савытларына, хәтта чүплекләргә чыгарып ташлана. Кайчак чүп контейнеры яныннан узганда, пакетларда бөтен икмәк күреп туктап каласың. Берсен ачып карасаң, әле бер дә кул тимәгән, икенчесенең бер-ике кисәге генә сындырылган, өченчесе кибеттән алган килеш диярлек ята. Кичә генә табын түрендә булып, бүген исә чүп арасында аунаган икмәкне күрү бик кызганыч.

Ничек шулай мөмкин соң?  Кеше үз куллары белән икмәкне ничек чүплеккә чыгарып ташлый ала икән? Әллә муллыкка күнектекме, әллә икмәкнең нинди зур хезмәт белән табынга килүен оныттыкмы?

Ә бит безнең әби-бабаларыбыз икмәкне бөтенләй башкача кадерләгән.

Сугыш елларын искә төшерик әле. Авылларда тормыш нинди авыр булган! Ир-атларның күбесе фронтка киткән, авылда карт-коры, хатын-кыз, бала-чага гына калган. Өйдәге бөтен авырлык хатын-кызларның җилкәсенә төшкән. Кырда да эшләргә кирәк, мал-туарны да карарга, балаларны да үстерергә, өйдәге тормышны да алып барырга. Иртә таңнан эшкә китеп, караңгы төшкәч кенә өйләренә кайтканнар. Кайбер көннәрдә ашарга пешерергә дә хәлләре калмагандыр.

Иң авыры – ачлык. Икмәккә тилмергән еллар. Бүгенге кебек кибеткә кереп, үзең теләгән ипине сатып алу турында сүз дә булмаган. Икмәкне табу үзе зур бәхет саналган. Кырда үскән игеннең дә һәр бөртеге исәптә булган. Орлыкны сакларга кирәк, дәүләткә тапшырырга кирәк, гаиләне дә ач тотарга ярамый. Күпме хатын-кыз кырда башак җыйган, күпме бала коелып калган бөртекләрне эзләгән. Бер уч ашлыкның да никадәр кыйммәт булганын алар үзләре генә белгән.

Әбиләребез сөйләгәннәрдән күз алдына китерик: кышкы салкын өй, мичтә аз гына утын яна, өстәлдә зур табак түгел, бәлки бик аз гына ризык. Балаларның күзләре – мич авызында, әниләренең кулында. Булган ризыкны балаларына бүлеп биргән әниләре исә, «мин ашадым инде», дигән була. Бер телем икмәкне дә берничә телемгә бүлеп, һәр балага тигез итеп өләшә. Кайчак шул бер телем икмәкне ашап бетермичә саклап куючы балалар да булгандыр, чөнки иртәгә нәрсә ашарга туры киләсен беркем дә белмәгән.

Сугыш елларында күп гаиләләр төрле үлән тамырлары, кычыткан, алабута, бәрәңге кабыкларыннан әзерләнгән ризык белән көн күргән. Ипи пешерерлек он булмагач, калган аз гына онны башка нәрсәләр белән кушып, башка берәр ризык әзерләргә тырышканнар. Мунча мичендә, өй мичендә пешкән шул кечкенә генә икмәкнең исе тирә-якка таралганда, балаларның ничек сөенүләрен күз алдына китерү дә кыен.

Сугыштан соң да тормыш тиз генә җиңеләймәгән. Ирләрен көтеп ала алмаган хатыннар, әтисез үскән балалар, тол калган аналар... Илне яңадан торгызу өчен күпме көч куелган. Иген икәннәр, җир эшкәрткәннәр, йортлар салганнар. Шушы буын кешеләренең икмәккә карата буган хөрмәте аерым игътибарга лаек.

Хәзерге тормышка күз салыйк. Кибеткә керәбез дә, бер икмәк урынына ике-өчне алабыз. Өйгә кайткач, кайсын ашыйбыз, кайсысы өстәлдә кала. Берничә көннән кибә, ката, искерә. Аннары кемдер аны карап та тормыйча, пакет белән чүпкә чыгарып ташлый. Бәлки, ул икмәкнең яртысы яки чиреге генә кирәк булгандыр? Ә бит бер телем икмәкне дә кадерләп саклап була.

...Авыл өендә әби оныкларына чәй әзерли. Өстәлгә кайнар чәй, сөт, май, бал куя. Икмәк телемнәре дә һәркем алдына куела. Оныкларының берсе ашап бетермичә, ипи сыныгын өстәлдә калдырып чыгып китә. Әби шул кисәкне кулына алып бераз карап тора. Аннан оныгына эндәшә:

«Балам, ник ашап бетермәдең? Ипине калдырырга ярамый. Безнең яшь чакта бер телем икмәккә тилмергән көннәр дә булды. Сезгә бүген бөтен нәрсә бар. Шуның кадерен белегез», – ди.

Бәлки, бала бу сүзләрне ул вакытта аңлап та бетермидер. Әмма еллар узгач, әбисенең шул сүзләре исенә төшәр, чөнки тәрбиянең иң зур өлеше нәкъ менә шундый гади көндәлек гамәлләрдән тора.

Икмәк бит ул кибет киштәсендә генә барлыкка килми. Аның артында никадәр зур хезмәт ята! Башта җир сөрелә, орлык чәчелә. Язгы яңгырлар, җәйге челлә, җил-давыллар аша иген үсә. Игенче кырда тир түгеп эшли, комбайнчы урып-җыя, машина йөртүче ашлыкны ташый, тегермәндә он тарттырыла, икмәк пешерүчеләр төннәр буе эшли. Бер телем икмәккә күпме кешенең хезмәте, күпме тир тамчысы сыйган! Икмәк – җирнең бүләге генә түгел, анда никадәр хезмәт куелган!

Дөрес, хәзер ачлык еллары түгел. Аллага шөкер, өстәлләребез тулы, табыннарыбыз мул. Ләкин бу муллык ризыкны әрәм-шәрәм итәргә этәрмәсен иде. 
Әйдәгез, ипине кирәк кадәр генә сатып алыйк әле. Табынга күп итеп икмәк кисеп куймыйк. Ашап бетерә алмасак, катып киткән икмәктән сохари ясап була, кыздырып ашарга мөмкин, ашка салырга була. Чүплеккә генә ташламыйк!

Ә иң кирәклесе – балаларыбызга икмәк кадерен өйрәтергә кирәк. Бала безнең сөйләгән сүзебезгә генә түгел, кылган гамәлләребезгә карый бит. Әгәр без үзебез икмәкне кадерләп тотабыз икән, алар да шуны күреп үсәчәк. Әгәр без бер валчыкны да әрәм итмибез икән, алар да ризыкка хөрмәт белән карарга өйрәнәчәк.

Юкка гына: «Икмәк булса, җыр да була», – дип әйтмәгәннәрдер. Икмәк – тормыш нигъмәте, табынның бәрәкәте, гаиләнең иминлеге. Өстәлдә икмәк булу – үзе зур бәхет. Аның кадерен белү өчен кайчак юклыкны күрергә кирәкми, бары тик үткәннәрне искә төшерү дә җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар