Их, машина-машина!..

Казан шәһәре матурая-үсә. Җитәкчеләр бу җөмләне еш кабатларга ярата. Тик аларның читтәрәк урнашкан йортларның ишегалларына кергәне юктыр! 

Безнең ишегалдында берни «үсми дә, матураймый да». Андагы юлларның исеме генә «юл» – асфальт җимерелеп, чокыр-чакырга әверелеп беткән. Тирән-тирән ул чокырлар яңгырдан соң күлгә әйләнә. Җитәкчеләр безнең ишегалларына керми шул, каян белсен­нәр! Башка төшкәч, җимерек юлдан да йөрербез – безне алай гына куркытып булмый! Теңкәгә тигәне башка. Машиналы күршеләр канны боза!

Беренчедән, машиналарын җәяүлеләр сукмагына куялар. Коры көнне куйсалар – бер хәл, ничек булса да урап үтәрсең. Ә менә яңгырлы көнне?! Ни сулдан, ни уңнан урап узмалы түгел. Йә су җыелган, йә куаклар баскан. Үзең генә булсаң, тәвәккәллисең инде. Ә минем ише бала арбасын тарткан әниләргә нишләмәк кирәк?! «Күлне» ерып кереп китми хәлең юк. Тубыктан суга чумып, аякларны чылатып чыгасың. Машина хуҗалары үзләренә яудырган ул каһәргә ничек чыдап бетәрләр! Ишегалды­быздагы яшеллекне корытучылар да шул машина хуҗалары. Ишегалды дигәнебез яртылаш парковка инде ул. Балалар шушы газ исен сулап йөгереп йөри. Чирәмлек әсәре дә юк. Кайсыбер оятсызлар машиналарын балалар мәйданчыгына терәп үк куя!

Элек бу хәлгә нәфрәтләнсәм дә, алдыма карый идем дә чаба идем. Хәзер, үзем әни булгач, күз йомып китә алмыйм – мондый юньсезлекләр белән үземчә көрәшәм. Тәртип бозучы машиналарны, номерлары күренерлек итеп, телефонга төшереп алам, хәлне тасвирлап, www.gibdd.ru/letter/ адресы белән ГИБДД сайтына урнаштырам. Мөрәҗәгатем җавапсыз калмый тагын үзе, бераздан җавап хәбәре килеп ирешә – килгәннәр, тикшергәннәр, беркетмә төзегәннәр. Дәгъвамны җибәрүен җибәрәм дә бит, ишегалдындагы хәл генә үзгәрми. Әллә штраф салынмыймы? Салынып та, бик арзанмы? Аңламыйм.

Автомобиль ияләренең дә хәленә кереп буладыр – машина куярга урын җитми, парковкалар йә юк, йә алар бик ерак, йә кыйммәттер инде. (Югыйсә тәртип бозучылар хәерче түгел – балалар уйный торган мәйданчыкта иномаркалар гына.) Ник автомобиль ияләре парковка проблемаларын миңа һәм балама төкереп хәл итәләр икән соң?!

Кыскасы, без машиналарын тротуарга куеп, узарга урын калдырмаучыларны «Народный инспектор» приложениесе ярдәмендә видеога төшереп, кирәкле урынга җибәрә башладык. Берникадәр вакыттан соң күршеләребезгә штрафлар килә башлады. Әз түгел - 1 000 сум. Конфедициальность сакланмады, күршеләр төшерүчеләрнең кем икәнлеген белде. Күршеләрнең берсе хәтта янады да. Үзенең алга таба да машинасын ничек тели шулай куячагы турында сөйләде - янәсе, машинаның номерын борып ала да, куя. Шулай эшләде дә ул.
Аның каравы, мисал өчен, бүген, подъездыбыз янындагы машиналарын тротуарга пешеходлар уза алырлык итеп куйды. Алга таба ни булыр...

фото: pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Дус кызымның ире икенче хатын алган  Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
    6130
    0
    49
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    3832
    0
    32
  • Кабатланган язмыш  Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән. 
    3756
    0
    23
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    2707
    1
    17
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 18 март 2023 - 10:28
    Без имени
    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады
    «Кичер мине, әни!»
  • 17 март 2023 - 11:47
    Без имени
    Тели белсэн телэк, Тели белмэсэн имгэк
    Теләк
  • 16 март 2023 - 17:44
    Без имени
    Искиткеч!!!! Тагын шундый әсәрләр көтеп калабыз!!!
    Серле сандык
  • 15 март 2023 - 13:47
    Без имени
    Гөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!
    «Ватаным Татарстан» аңлата
  • 15 март 2023 - 16:33
    Без имени
    БИК сокландым исэн САУ булып яшэгез!!!
    Уйларыбыз да бертөрле
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату