Логотип
Актуаль тема

Икенче втомобиль уйнату нәтиҗәсе гамәлдән чыгарылган

«Сайлауларга бөтен гаилә белән» фотоконкурсында бүген автомобиль уйнату нәтиҗәсе гамәлдән чыгарылган

 

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, җиңүченең фотоконкурс шартларына туры килмәве ачыкланган – аның белән элемтәгә чыкканнан соң аңа 15 яшь булуы билгеле булган.

Фотоконкурс нигезләмәсенең 7.10 пункты буенча анда 18 яшькә җиткән затлар гына катнаша ала. Шуңа күрә бүгенге автомобиль уйнату нәтиҗәләре исәпкә алынмаган. Оештыручылар җиңүчеләрнең конкурс шартларын үтәвен җентекләп тикшерүләрен билгеләп үткән. Алар әйтүенчә, әлеге очракта җиңүче «ВКонтакте»дагы битендә  яшен дөрес күрсәтмәгән.

Шулай итеп, бүген уйнатылган төп приз – автомобиль – иртәгә кич өченче автомобиль белән бергә яңадан уйнатылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар